Сәламәтлек

Бу бүлектә сез сәламәтлек, саулык саклау, төрле препаратлар һәм медицина әсбаплары турындагы язмалар, халык дәвалау ысуллары, белгеч киңәшләре, һ.б. кызыклы язмалар белән танышырсыз. Бу файдалы киңәшләр бары тик белем офыгын киңәйтү өчен генә. Ниндидер рецептларны кулланырга уйласагыз, врач белән киңәшләшергә онытмагыз. Язмаларның барсы да диярлек интернетның ачык чыганакларыннан җыелды — кайберләре баштан ук татарча иде, кайберләрен төрле телләрдән тәрҗемә иттерергә туры килде. Медицинада үземнең маһирлык юк, бу бары тик сайт укучыларының сорауларын искә алып башланган «ачы тәҗрибә» генә… Ничек килеп чыккандыр. Фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне язып калдырыгыз, бәлки, алар эшне яхшыртып җибәрер.

Ә мин, язучы буларак, сезнең рухи сәламәтлекне ныгыту, гомерегезне озайту өчен өч кенә нәрсә тәкъдим итә алам:

1. Мәхәббәт романнары
2. Шигырьләр һәм җырлар
3. Көлкеле әсәрләр

Алыгыз, укыгыз, сәламәт булыгыз!

WordPress: 29.3MB | MySQL:148 | 1,887sec
Рейтинг@Mail.ru