Әдәбиятка бүген нәрсә җитми?

Дөньяда нинди хәлләр бар икән, дип мин кайчагында чит илләрнең әдәбиятка кагылышлы сәхифәләрен дә караштырып чыгам. Кызыклы кебек тоелган нәрсәләрне алып куям. Менә шундый язмаларның берсе — иңглиз телендәге һинд әдәбиятының бүгенге хәле турында. Нәрсәсе белән кызык тоелуын төгәл әйтә алмыйм, үзебез белән эчке чагыштыру тойгысы булдымы соң… Җитештерүчәнлек ягыннан ярыйсы ук алга киткән әдәбиятны нинди проблемалар сагалавын кисәтү теләгеме… Белмим… Кызык тоелса, үзегез карап чыгыгыз.

Иңглиз телендәге һинд әдәбиятына бүген нәрсә җитми?

Әдәбият яңалыклары белән танышып барган һәр кешене бүген шушы сорау борчый. Һиндостандагы иңглиз фантастикасы бүген кайсы юнәлештә хәрәкәт итә? Авторлар нәрсә эшләргә тырыша? Максатлары нинди? Сорауларны тагын күп төрле итеп куярга мөмкин. Ләкин проблемага якынрак килеп карыйк.

Формат Quick-Fix

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Соңгы вакытта авторлар адәм укырлык әсәрләр язуга түгел, әдәбиятта барган тенденцияләргә күбрәк игътибар бүлә. Фейсбук аша туган мәхәббәт, үсмерләр арасындагы виртуаль мәхәббәт, бәхетсез мәхәббәт һ. б.,һ. б. темалар өстенлек итә. Мәхәббәтнең төрлечә чагылышы… Шулай да бу әсәрләрне укучылар җылы кабул итә һәм яратып укый. Җитди укучылар һинд әдәбиятының алтын дәверен сагына, Амитав Гош һәм Адига сыманрак язучыларның җитди әсәрләрен көтә.

Интернеттагы укучыларга артык күп игътибар бүлү

Нәшриятларның да авторларның да игътибары, нигездә, интернет кулланучыларга һәм социаль челтәрләрдә утыручыларга юнәлтелгән. Аларның әсәр турындагы фикерләре, кабул итү-итмәүләре хәлиткеч роль уйный. Шул ук вакытта, интернетка исе китми торган укучылар да барлыгы бөтенләй исәпкә алынмый, диярлек. Соңгы еллар нәтиҗәсе күрсәткәнчә, бу күренеш әдәбиятка файда китерми, аның даирәсен чикләүгә генә булышлык итә. Популяр темаларның, сюжетларның әледән әле кабатланып торуы — шуның нәтиҗәсе.

Табыш артыннан куу

Бу нәшриятлар өчен гадәти күренеш. Ләкин авторларның да табышны иң беренче шарт итеп куюы әдәбиятны кызганыч хәлгә калдырды. Алар бөтен игътибарын акча китерә торган темаларга юнәлтә һәм беркөнлек популярлыкны җитди әдәбият әсәре язудан өстенрәк күрә. Шуңа да укучы күңелендә уелып калырдай исемнәр юк, ә авторларның күбесе инкубатор чебешләре сыман бертөрле. Монда инде Нобель премиясе турында сүз дә булуы мөмкин түгел.

Конкуренция

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Нәшрият индустриясе көненә 400-гә якын китап тәкъдим итә. Конкуренция чорында һәрвакыт сыйфат ягы аксый, шуңа күрә яхшы әсәсрләрне эзләп алырга туры килә. Һәркем үз товарын мактап торган чакта бу да бик үк җиңел эш түгел.

Хәл итү юллары

Безгә дан һәм мал артыннан куучы авторлар түгел, ә үз дәрәҗәсен саклый белүчеләр кирәк. Һәр сүзе, һәр әсәре өчен җаваплылык тойган язучы өч көнлек данга, күпмедер акчага алданып теләсә-нәрсә язарга әзер торган автордан күпкә өстенрәк.
Шул ук вакытта укучының зәвыгын күтәрү, уку сыйфатын яхшырту юнәлешендә дә күп һәм җитди эш башкарырга кирәк.

Чыганак: https://literaturenews. in/opinions/contemporary-indian-english-fiction-problems-ideas/

P. S.: Әлеге язмага игътибар итүемнең төп сәбәбе — «иңглиз телендәге һинд әдәбияты» дигән сүз булган икән. Чит телгә күчкән әдәбият, хәтта нәшер итүнең һәм маркетингның алдынгы технологиялары белән эшләсә дә, барыбер, көрчеккә килеп терәлә. Ул һиндныкы булудан туктый һәм иңглиз әдәбиятына да барып җитәлми. Чөнки иҗатның төп шарты — үз йөзең булу. Шәхси йөзең. Милли йөзең.