әнгам атнабай - фото
Әдәбият

Атнабай канаты астында


1. Барыбер, молодец!

Мине бик күп еллар буе “Икенче Атнабай” дип йөрттеләр һәм Атнабайның үзеннән башка миндәге “Беренче Марат Кәбиров”ны танучы булмады да шикелле.

Әгәр бүген берәрсе:” Атнабай иҗаты белән кайчан таныштың?” — дип сораса, төгәл җавап бирә алыр идем микән? Юктыр. Мин аны бу дөньяга килгәнче үк белгәнмендер, Атнабай шигырьләре ана суты белән җаныма сеңгәндер кебек. Бездә аны нык яраталар иде шул. Бер класс белеме булмаса да җыр-моңга, әдәбиятка мөкиббән киткән дәү әнием тоташ дастаннарны яттан белә иде. Тукай әсәрләрен бик ярата иде ул. Һәм, әлбәттә, Атнабайны. “Кара икмәк”, “Кешегә нәрсә җитми” кебек шигырьләрен яттан сөйләр дә: “ Эх, шушы баланы бер генә күреп, аркаларыннан сөйсәң иде!” – дип куяр иде. Мин дәү әнием тәрбиясендә үстем.

Гомер буе малчылыкта эшләгән әнием дә Атнабай шигырьләренә мөкиббән кеше. Менә шушы мөхит миндә Атнабай иҗатына кызыксыну уятты да инде. Әле укырга да бармаган малай, танавымны тарта-тарта авыл клубында урнашкан китапханәгә килдем: “ Миңа Әнгам Атнабаевның берәр китабы кирәк иде” Китапханәче сәерсенеп карап торды да елмайгандай итте: “Үскәнем, син беренчедән укый белмисеңдер, икенчедән, андый әйберләр бездә озак ятмый. Әнә теге апаларың урлап бетерәләр.”

Миңа башны түбән иеп кайтып китүдән башка чара калмады. Шулай да мин Атнабай шигырьләрен уку бәхетенә ирештем. Бала чак – кызык чак бит ул. Бер дустым бар иде. Беркемгә дә сөйләмәскә ант иттергәннән соң, серемне чиштем:

— Уфада Әнгам Атнабаев дигән шагыйрь бар икән. Аның китаплары да бар икән. Давай, берәр китабын безгә җибәрүен сорап хат язабыз!

Аның беренче соравы шул булды:

— Ә син яза беләсеңме соң?!

Мин яза белми идем. Тагын башымны ияргә мәҗбүр булдым. Ләкин дустым кайгырырга ирек бирмәде:

— Минем апада бар аның китабы. Юка гына үзе. Урларга да җайлы.

Мәсьәлә шуның белән хәл ителде. Икенче көнне “Йөрәгем юллары” дигән китап минем кулымда иде инде. Китап барлыгын бар да, укый белеп булмый. Әнием өйрәткән хәрефләр запасы гына моңа мөмкинлек бирми.

Моңа кадәр кәнфит биргәннәре өчен генә “Әлифба” актарып маташкан малай хәзер үзе хәреф өйрәнергә тотынмасынмы! Беренче класска барганда Әнгам Атнабаевның берничә шигырен яттан белә идем инде. Һәм аны үзем укып ятлавым белән рәхәтләнеп горурлана идем.

Гомумән, мәктәп елларында шигырьләрне тиз отып ала идем мин. Бишенче класста укыганда, шул сәләтемне искә алыптыр инде:” Иртәгә, Октябрь бәйрәменә багышланган концертта шушы шигырьне сөйләрсең, “ дип, Хәниф Кәримнең “Ленин һәйкәле” дигән шигырен бирделәр. Бик авыр ятладым., шулай да “интонация белән” сөйләрлек дәрәҗәгә җиткердем. Концерт башланды. Минем чират. Исемемне игълан иттеләр. Сәхнәгә чыгып бастым. Бастым да… каттым. “Ничек башлана иде соң әле?!.” Көннәр буена интегеп ятлаган, йөзәр кабат укылган шигырем искә төшми генә бит. Исемен дә искә төшереп булмый. Зал көтә, халык көтә. Ә мин газапланам. Күңелдә — яттан белгән шигырьләр парады. Тик берсен дә тотып укып булмый. Алан-йолан карангалап алам. Укытучым сәхнә артында нәрсәдер пышылдый, ә мин аны ишетерлек дәрәҗәдә түгел. Сәхнәдән йөгереп чыгып китәсем, инде түземлеге бетеп кул чаба башлаган халыкны кайдадыр олактырасым килә. Кузгалырлык та көч юк. Нишләргә?

Шул чак һәрвакыт хәтеремдә йөргән бер шигырьне укырга тотынам:

Мин бер көнне кинәт үлеп киттем,

Шундый рәхәт, шундый күңелле…

Зал тын. Югары пафослы, патриотик шигырь көткән халык авызын ера биребрәк миңа төбәлгән. Ә миңа нәрсә, рәхәтләнеп дәвам итәм:

Хәтта хатын мактый, эчмәгәнмен,

Гүләйт итмәгәнмен, уңганмын.

Алтын кебек кеше булганмын бит,

Үлеп кенә харап булганмын…

Бот буендай малайның Октябрь бәйрәмендә шундый шигырь сөйләп торуын күз алдына китерегез әле! Зал шаулатып кул чаба. Зал тәгәрәп ятып көлә…

Сәхнәдән чыгуга уку бетереп кенә килгән яшь класс җитәкчесе мине шаңлап җибәрә:

— Яндырдың бит син мине!.. Харап иттең бит…

Үзе шундук кочаклап ала:

— Барыбер, молодец! Барыбер, молодец!..

Ни өчендер, укытучымның шушы сүзләре хәтергә нык сеңеп калган. Юньлерәк әсәр язганда, сизелерлек ялгышлар эшләп ташласам да үземне:” Барыбер, молодец!”- дип юатам. Бәләкәй чакта, Атнабай китапларын урлаган дәверләрдә, тотылганнар да булды. Нык кына тиргәделәр дә. Ә мин “барыбер, молодец…”

Мин генәме соң әле! Кеше малына кул сузу гына түгел, кырын да карамаган әнием дә “молодец”. Сиксәненче еллар башында ул “Янган тау” шифаханәсенә ял итәргә барды. Шул вакытта (колхозчы димә инде!) кибеттән кирза итек алырга булган. Алып киткән бу моны. Бүлмәгә кайткач, кияргә итеп караса… итек эченнән бер төргәк акча килеп чыккан. Унике мең!

Укымышлырак кеше булса, бәлки, аллаһы тәгаләгә һәм коммунистлар партиясенә рәхмәт әйтеп, акчаны чемоданына тыгып кына куяр иде. Әни, гади авыл кешесе, теге акчаны кибеткә кире илтеп биргән. “Эх, Атнабай кайтып китте шул, ул булса, берәр нәрсә язмый калмас иде!” – дип үкенгән бу хәлне белүчеләр. Ләкин эш аның нәрсәдер язу-язмавында түгел. Ун меңнән артык акчаны кире илтеп биргән әни шифаханә китапханәсеннән Әнгам Атнабаевның ике китабын урлап алып кайткан. Миңа шуннан да зуррак бүләк юк иде инде. Бу хакта уйласам да теге сүз искә төшә — “барыбер, молодец!”

2. Тәүге дәрес

Шул рәвешле миңа шигырь йокты, Атнабайлык йокты. Үземчә, бер-ике генә куплетлык нәрсәләр маташтырган булам. Ярыйсы гына килеп чыгалар. Сизеп торам, “Ялкын”, “Пионер” журналларында басылган күп шигырьләрдән әйбәтрәкләр. Тик алар кебек “бишле алдым”, “әниемә ярдәмләшәм”, “безнең песи” ише бала-чага темасына язылмаган, ә күпкә җитдирәк әйберләр. Мин үземне бик зур кеше итеп тойганмын, күрәсең, мәхәббәт, көнкүреш, сугыш турында язганмын. Сугыш турындагыларында Муса Җәлил иҗатының да тәэсире зур булган. Чөнки ул минем өчен батырлык символы иде. Шигырьләремне балалар гәзитендә чыгармаячакларын чамалыйм. Алар зурларчарак. Өлкәннәр гәзитендә дә басмаячаклар – алар чын шагыйрьләрчә үк түгел. Юк, редакцияләргә җибәрергә бик атлыгып торганнан әйтмим. Бу бары тик үз дәрәҗәмне билгеләү өчен генә. Шулай да шигырьләрне гәзит-журналларга җибәрергә мәҗбүр булдым. Һәм менә ни өчен.

Бәләкәй чагымда мин шук та, усал да идем. Әгәр рәнҗетә башласалар, бүтән малайлар:”Әтигә әйтәм!”, яки “Абыйга әйтәм!” – дип куркыта. Минем әтием дә, абыем да юк. “Әнигә әйтәм!” – дип булмый бит инде. Шуңа күрә, телисеңме-теләмисеңме усал булырга туры килә. Үз тиңнәремнән рәнҗеттерерлек дәрәҗәдә көчсез түгел идем. Ләкин өлкәннәр бар. Аларга хәл җитми. Менә шундый чакларда яклап-саклап йөртүче күрше малайлары бар иде. Алар беркемнән дә җил-яңгыр тидертмәде. Шушы абыйларның миннән бер генә яшькә зуррак сеңлелеәре бар. Гашыйк булырга кайчан өлгергәнмендер, хәтерләмим. Әмма авылда бер туй булганда:” Тукта! Көтеп тор, мин дә сиңа өйләнәм!” – дип шул кызның артыннан йөгергәнемне хәтсез вакыт кызык итеп сөйләделәр. Миңа ул чакта биш яшь чамасы булган. Әгәр очрашуларда:”Беренче шигырегезне кайчан яздыгыз?” – дигән сорауга:”Биш яшемдә. Күрше кызына гашыйк булгач.” – дип әйтәм икән, бу дөреслектән мәхрүм түгел.

Мәктәптә укыганда “отличник”ларга ел саен мактау кәгазе, почет грамотасы бирәләр. Ул да – отличница. Минем дә грамота аласым, Аңа тиң буласым килә. Тик чирек ахырында я берәр “дүртле”, я “өчле” чыга да грамота эләкми. Кыен. Көтмәгәндә мәктәбебездә укыган бер кызга “Пионер” журналыннан грамота килеп төште. Рәссамнар конкурсында катнашып, беренче урынны алган. Грамотасы шәп, матур! Мактау кәгазьләре моның янында пүчтәк кенә. Бөтен мәктәп алдында зурлап тапшырдылар. Озак итеп кул чаптык. Мин чәмләнеп киттем һәм шигырьләрне бер-бер артлы гәзит-журналларга җибәрә башладым. “Кызыл таң”га, “Совет Башкортстанына”… Исәбем – зурырак гәзиттән зурырак грамота алу.

Шигырьләр бер басмада да күренмәгән иде әле. Көннәрнең берендә “Совет Башкортстаны”нан зур конверт килеп төште. Эчендә катыркага охшаш нәрсәсе дә бар. Минем күңелгә рәхәт җылылык йөгерде. Һәм шундук диярлек үкенеч уянды:” Ә нигә мәктәпкә җибәрмәделәр икән?! Бөтен мәктәп алдында тапшырмагач, бу грамотаның ни хәҗәте бар инде?..” Әмма тагын җан юатырлык уй ялтлап китте:”Ә мин аны район үзәгенә баргач, яңа коверт белән мәктәп исеменә җибәрермен. Тапшырсыннар зурлап! Заслужил!”

Конвертны ачу белән, аның эченнән бер катырка чыкты. Подписка буенча реклама кәгазе икән. Һәм гади кәгазь битенә машинкада язылган хат. “Хөрмәтле Марат Кәбиров иптәш! Хатыгызны алдык. Каләмегез бар. Ләкин шигырьләрегез әлегә гәзиттә бастырырлык түгел. Күңелегезне төшермәгез, язышып торыгыз. Гәзитебезгә авыл тормышын чагылдырган мәкаләләр, үткен телле фельетоннар бик кирәк… ”

Бернинди грамота да юк.

Мондый хатлар башка редакцияләрдән дә килде. Мин аларны күбесен укып та тормыйча мичкә ыргыттым. Җылысы, әлбәттә, аз иде аларның. Һәм беркайчан да, бер гәзиткә дә шигырь җибәрмәскә булдым.

Җиденче класста укыганда әдәбият укытучысы булып Рәшидә апа Шәмсетдинова килде. Ул әдәбият түгәрәге ачып җибәрде. Рәшидә апа үзе дә шигырьләр яза, әллә күпме гәзит-журналларда әсәрләре басылган, әллә күпме язучылар белән күзгә күз карап сөйләшкән кеше. Хәтта Әнгам Атнабаевның үзен дә күргәне бар икән. Ерактан, әлбәттә…

Һәм ул минем шигырьләрне сорап йөдәтә башлады. Ә мин бирергә ашыкмыйм. Беренчедән, яшь укытучы кызлар безнең өчен әлләни “апа” булып күренми инде. Шаяртасы, ирештерәсе, һәрвакыт игътибар үзәгендә буласы килә. Икенчедән, теге хатлар әйбәт сабак булды һәм шигырьләремнең әлегә бик үк өлгереп җитмәгәнлеген үзем дә чамалап торам.

Сигезенчене тәмамлап, җәйге каникулга туктагач, “Башкортстан пионере” гәзитендә бер шәлкем шигырьләр дөнья күрде. Рәшидә апаның баш сүзе белән. Рәшидә апа минем язмаларны әнидән сорап алган булган икән. Шул ук җәйдә ул мине район гәзитендә эшләп йөргән шагыйрь Ринат Хәйри белән таныштырды.

Үрге Яркәй һөнәрчелек училищесында укыганда мин Ринат абый белән еш очраша идем. Сөйләшәбез. Мин үземне борчыган сораулар белән аның башын катырып бетәм. Шигырьләремне күрсәтәм. Ул киңәшләр бирә. Хәтта озаклап сөйләшеп торырга вакыты булмаганда да аны күрү, ягымлы карашын тою күңелгә рәхәтлек бирә.

Көннәрнең берендә ул миңа Әнгам Атнабаевның визит карточкасын тоттырды. Үзе мыек астыннан гына елмая. Һәм карточканың артындагы язуга күз салгач, елмаюының сәбәбе ачыкланды. Анда:”Марат! Шушы адрес белән шигырьләреңне җибәр. Шушы адрес белән килеп кер. Ә. Атнабай” дип язылган иде. Мин, әлбәттә, анда тиз генә барып керәлмәдем. Һәм ни өчендер шигырьләремне дә җибәрмичә калдым.

Сиксән җиденче елның 23-26 мартында Республиканың яшь язучылар семинары үтте. Ринат абыйның хәстәрлеге белән анда мин дә эләктем. Һәм… Вәт, могҗиза! Вәт, әкәмәт! Семинарның яртысы диярлек минем шигырьләргә багышланып китте. Миңа, үз гомеремдә беренче тапкыр шулкадәр күп язучы күргән кешегә, “яңа талант ачтык”, “әдәбиятыбызның киләчәге” кебек сүзләрне ишетү рәхәт тә, гаҗәп тә иде. Бу хакта соңыннан гәзит-журналларда да язып чыктылар. Шәриф Биккол, Тимер Йосыпов, Асылгужа Багуманов һ.б. шагыйрьләрнең мактау сүзләре башны әйләндерерлек бар иде. Тик ни сәбәптер, мин моңа артык нык шатланмадым, ә “Чынлап шулай шәп язам микәнни,” — дип гаҗәпләндем генә. Куанычның зурысы — семинарга килгән яшьтәшләрем белән аралашу иде. Мин аларның күбесен “Башкортстан пионере” аша укып белә идем.

“Башкортстан пионере”ндә эшләгән шагыйрә Зөһрә апа Котлыгилдина мине семинардан соң, редакцияга алып китте. Һәм шунда Әнгам Атнабаев белән таныштырырга тәкъдим итмәсенме! Миңа, әдәбият дөньясында тәпи басарга маташып йөргән малайга, Зөһрә апа зур таяныч булды. Акыллы киңәшләре, җылы карашы, кайгыртучанлыгы белән үз-үземә ышаныч уятканы өчен мин аңа һәрвакыт рәхмәт укыйм. Ләкин боларның берсе дә булмаган хәлдә дә, бары тик Атнабай белән очраштырган өчен генә дә, мин, барыбер, аңа бурычлы булыр идем.

Без “Һәнәк” журналының бер бүлмәсенә кергәндә, ул үзендә түгел иде, аз гына көтәргә туры килде. Менә УЛ килеп керде. Әнгам Атнабаев! Үзе… Озын буйлы. Салмак кына, дәрәҗәсен белеп кенә атлый… Беренче карашка ул бик тә кырыс, бик тә тәкәббер, үтә дә җитди булып тоелды. Мин, әле Язучылар берлеге идарәсендә генә “яңа ачылган талант”, “әдәбиятның киләчәге”, аның янында бермә-бер кечерәеп калдым. Юньле-рәтле исәнләшә дә алмадым шикелле. Ул нәрсәдер сөйли башлады. Карале, тавышы шундый ягымлы икән бит!.. Шуннан нәрсәгәдер көлешеп алдылар. Көлүе дә әллә нинди җанга ятмалы икән.

— Ничек язасың соң?

Миңа эндәшә икән бит! Күтәрелеп карадым – алдымда искиткеч ягымлы һәм бик тә гади кеше тора иде. Мин кыюланып киттем.

— Ничек инде?

— Язмый тораласыңмы? – Атнабайның күзләре елтырый, иреннәре елмаерга әзерләнеп бөрелгән – мыек астыннан көлү эталоны.

— Язылганда язам инде… – дидем мин.

— Илһам килсә, язабыз- дисеңме?..

Ул Толстой турында сөйләп алды. Тәмләп кенә, сүз кадерен белеп кенә сүтә бу.

Толстой үзе янына килгән бер яшь язучыдан: “Язмый тораласыңмы?” — дип сораган. Тегесе:” Торалам”, — дип җаваплагач, әйткән бу:” Алайса, бөтенләй язма!”

— Әгәр язмый торалмыйсың икән, әгәр үзеңдә көч, сәләт сизәсең икән – яз. Бу эшеңне ташлама. Язучы өчен иң мөһиме – күпне күрү. Язучының үз биографиясе булырга тиеш. Үз биографиясе, үз географиясе. Әсәр тормыштан алынырга тиеш. Әсәр тормышка кагылырга тиеш. Менә шунда гына ул озын гомерле була.

Редакциягә җибәрелгән беренче шигырьләрем уңышсызлыкка очрагач, мин әдәбият гыйлеменә кагылышлы бик күп китаплар укыдым. Башкортчасын да, татарчасын да, русчасын да. Алар белән соңыннан университетта гына очрашырга туры килде. Әлбәттә, яхшы китаплар иде алар, күп нәрсәгә өйрәттеләр. Тик Әнгам Атнабаев әйткән әлеге сүзләр миңа бөтенләй бүтән яссылыкны ачарга ярдәм итте. Язучының үз биграфиясе булырга тиеш! Бу инде:”Син нәкъ үзеңчә, җаның кушканча яшә. Хаталан, адаш, дөрес юлны эзлә. Син безгә нәкъ үзеңнеке генә булган ялгышың, үзеңнеке генә булган табышың, үзеңнеке генә булган язмышың белән кадерле. Чөнки, бары тик шунда гына, син башка беркем дә язмаган әсәрләр иҗат итә алачаксың.” – дигән сүз. Бу инде…

Әлеге очрашу Әнгам Атнабаевтан алыначак әдәбият дәресләренең беренчесе иде.

3. Атнабай премиясе.

Шушы очрашу вакытында мин шигырьләремне калдырган идем. Бераздан “Кызыл таң” гәзитендә алар, зур шәлкем булып, Әнгам Атнабаевның баш сүзе белән басылып чыкты.

Мин әле бу хакта белми идем. Училищеда ярымхәрби тәртип иде. Иртән безне линейкага тезәләр. Һәрбер группаның старостасы директор урынбасары каршына басып, үткән атна нәтиҗәләре турында рапорт бирә. Мин дә рапорт бирергә әзерләнеп басып торам. Ләкин бу юлы андый нәрсә булмады. Училище линейкага тезелү белән Хәниф Абулович уртага чыкты да бер генә сүз әйтте:

— Кәбиров!

Директор кырыс холыклы кеше. Тавышы бөердән чыга. Чебен очкан тынлык урнашты. Мин бер адым алга күчеп куйдым.

— Тә-әк… – Хафизов шул рәвешле барыбызны да айкап чыга да, тавышын бераз йомшартып миңа эндәшә, — Чык әле алгарак…

Мин кыюсыз гына уртага чыгам. Группамда кем тәртип бозды икән, нәрсә булды икән дип баш ватам. Ә директор һаман суза. Тынлык.

— Син нәрсә?! – дип миңа төбәлә бераздан Хафизов, — Әллә үзең дә белмисеңме?

Мин баш чайкап куям.

— Тагын кемнәр белми?! – Хәниф Абулович, карашлары белән барсын да урап чыга, — Сез дә белмисезме?

“Ә нәрсә булган? Кем нәрсә эшләгән?” – дигәнрәк пышылдашу сизелеп кала.

— Ә менә нәрсә булган! – дип кулындагы “Кызыл таңны” ача директор, — Гәзиткә язганнар!

Хафизовның тавышы көр, кырыс. Аның шатланамы, әллә ачуланамы икәнен дә аңларлык түгел. Барыбыз да көчергәнешле хәлдә.

— Әнгам Атнабаев үзе язган! – ди директор һәм кычкырып укый башлый.

Моңа кадәр билгесезлектән ни кылырга белми торсам, хәзер сөенечтән түзеп булмый. Ирексездән ерыла барган авызны җыярга тырышам. Башкаларның да кәефе күтәрелә. Иреннәргә елмаю куна. Моңарчы саклыгын җуймаган карашлар ягымлы яктылык белән мине сыйпап үтә.

— Менә бит ничек?! – ди Хафизов, укуыннан бүленеп, — Ишетәсеңме, Кәбиров! Менә Әнгам нәрсә яза синең турда?! Ә?!.

Хәзер инде аның тавышында соклану, горурлану сизелә. Ул укып бетерә дә:

— Әле безнең училищеда Әнгам Атнабаевны сокландырырлык шагыйрь укыганы юк иде, — дип, сүзенә аклау эзләгәгәй, янындагыларга карап ала, тегеләр баш кага, — Бу вакыйганы болай гына калдырырга ярамый.

— Директор белән бер “ярты” бушатасыз инде болай булгач, — дип пышылдый группадашлардан бер шаяны, — Юарга кирәк, ди бит…

Аның сүзләрен Хафизовның тавышы күмеп китә:

— Степендия аласыңмы? – дип миңа төбәлә ул һәм дәвам итә, — Степендияңә өстәп, премия дә алырсың.

Тирә-як алкышка күмелде. Мин ирексездән мәктәптә, грамота алырга тилмереп йөргән чагымны хәтерләдем. Ирендәге елмаю дерелдәп куйды. Бер генә мизгелгә…

Хафизов сүзе – закон. Төштән соң ук премия акчасын китереп бирделәр. Мин аны күңелемнән генә “Атнабай премиясе” дип атадым. Бу әдәбият өлкәсендә алган беренче бүләгем иде.

Беренче карашка, әлеге хәлләрнең Атнабайга турыдан-туры катнашы юктыр да кебек. Ләкин мин аларны мактанасым килгәннән генә язмыйм. Бу хәлләр Атнабайның абруе никадәр зур булуын күрсәтә. Әгәр шигырьләрем бүтән берәүнең баш сүзе белән чыкса, бәлки, искә дә алучы табылмас иде.

Сүз монда Әнгам Атнабаевның үзе турында гына түгел. Сүз аның үзеннән башка да хәрәкәт итә торган көч — Шагыйрь рухы, Атнабай рухы турында бара.

Әдәбияткә мине Атнабай рухы тартып китерде. Атнабай рухы якты күңелле кешеләр белән очраштырды. Дуслаштырды, аралаштырды. Шәхес буларак ныгынган дәвердә шул рух таяныч булды.

Нәкъ менә үз шигырендәге кебек:

Агай кирәк –

Кайчагында

Барлыгын тою җитә,

Мин агайлы” дигән уй да

Кешене кыю итә.

Мин кайчагында, әгәр Әнгам Атнабаев минем язмышымда очрамыйча калса ничек булыр икән, дип уйлыйм. Һәм моны күз алдына китерә алмыйм…

4. Остаз

Уфага килгәч, Әнгам абый белән ярыйсы ук аралашып яшәдек. Күңелем төшкән чакларда да, күкрәгемә сыймас шатлыгым булса да аңа бардым. Озаграк күренми торсам, үзе телефоннан шалтырата иде:

— Кайда югалдың син? Кил! Сагындым!

Тормыш иптәше Сәвия апа да һәрвакыт ачык йөзен кызганмый, килеп керү белән табын әзерләргә тотына. “Син бит студент кеше, хәстәрләп торучың юктыр. Әйдә, тартынып торма, кил!” – ди. Әниең кебек, хәл-әхвәлләреңне сораша.

Ул мондый нәрсәләргә күнегеп беткән инде. Чөнки Атнабай канаты астында бихисап шагыйрьләр үсеп чыкты. Аларның күбесе хәзер татар, башкорт әдәбиятының төп көчен хасил итә. Ә яшь чакларында менә шушы гади дә, гали дә булган Атнабай йортына бик еш килгәннәр. Куанычлары булганда да, кәефләре юкта да, болай гына, карыннары ачып киткәндә дә… Тамакларын да туйдырып, рухи азык та алып киткән алар.

Мин шундыйларның иң кечесе булдым. Әнгам абый белән Сәвия ападан:”О, безнең кече улыбыз килгән!” – дип әйттерә торганы булдым. Миңа, әтисез үскән малайга, Әнгам абыйның:”Улым” – дип әйтүен ишетү рәхәт иде. Һәм мин аны чынлап та, әтием буларак, рухи әтием буларак, ярата идем.

Әнгам Атнабаевның шәкерте булу бик җиңел дә түгел. Ул шигърияткә, әдәбиятка да, иҗатчының үз-үзен тотышына да таләпчән, кырыс, җитешсезлекләреңне әйткәндә хәтта бераз аяусызрак та. Уратып-чуратып, салпы ягыңа салам кыстырып тормый, турыга яра да сала. Чыдасаң чыда, чыдамасаң утырып ела, я ишекне бәреп чыгып кит. Ләкин түзәсең. Чөнки Атнабай бөек остаз, ул гадел хөкем йөртә, әдәби иҗатның авырлыгын да, тормышның аяусызлыгын да яхшы белә ул һәм сине дә шул кырыс чынбарлык белән якалашырга әзерли.

Мондый чакларда Сәвия апа безнең янга килеп бер әйләнә… ике… Өченчесендә түзми, әйтеп куя:

— Җитәр инде! Бала гына бит әле ул…

Атнабай:”безне аңламый бу, әйеме?!” – дигәндәйрәк карашын миңа төбәп ала да, елмаюын тыебрак каршы төшә:

— Нишләп бала булсын ди! Шагыйрь ул!

— Унсигезе дә тулмаган бит әле…

— Шулай мени?! – Монда инде Атнабайның шаян гаҗәпләнүле йөзен күрергә кирәк, — Унсигез дә юк мени әле?!

Без Сәвия апа белән икебез дә кычкырып көлеп җибәрәбез. Атнабай да кушыла…

Аның тәнкыйте дә, мактавы да һәрвакыт төпле, нигезле иде. Һәр сүзенең изге ният белән әйтелгәнен беләсең, шуңа кимсенмисең дә, һаваланмыйсың да. Әтиләрчә кырыс, әтиләрчә назлы иде Атнабай.

Әнгам Атнабаев кебек остазың булу – шагыйрь өчен зур бүләк. Язмыш бүләге. Ә ул күпләрнең, бик күпләрнең остазы иде. Роберт Миңнуллин, Ринат Хәйри, Рәдиф Гаташ, Рәдиф Тимершин, Салават Рәхмәтулла… Алар күпләр…

Ләкин Атнабай шагыйрьләрнең генә остазы булып калмады. Ул моңа кадәр әдәбият белән бөтенләй кызыксынмый торган кешеләрне дә шигырь укырга, шигырь яратырга мәҗбүр итте. Яшь талантларны язарга, ә халыкны шигырь укырга өйрәтте ул. Һәм шуның белән халыкның да бер остазына әйләнде.

5. Атнабай йорты

Көтмәгәндә-уйламаганда телефон шылтырый. Трубканы алуга, көр, ихлас тавыш яңгырый:

— Них-холь, Марат?!

Тормыш булгач, төрле вакыт була. Шатлыктан түбәң күккә тиеп йөргән чагың да, кайгыдан кара көеп йөргән мәлеңдә, эчпошыргыч бертөрлелектән ничек котылырга белмәгән вакытың да…

Ләкин кайсы чагыңа гына туры килмәсен, әлеге көр тавышны ишетү белән, күңелең күтәрелеп китә, ирексездән елмаеп җибәрәсең һәм шылтыратучының үзе сыманрак шаяртып җавап бирәсең:

— Әйбәт шул, Әнгам абый.

— Шуңа аптырап утырасыңмы?

Икебез дә яңгыратып көлешеп алабыз. Бу инде бер-беребезгә шылтыратышкан саен кабатлана торган сүзләр, мин аның хәзер ни әйтерен дә чамалап торам:

— Кайчан киләсең?

— Кайчан килим?

— Хәзер үк кил, — Атнабайның тавышында ягымлы түземсезлек чагылып китә, син аның мөлдерәп торган карашын да тойган кебек буласың.- Сагындым…

Мин аның әнә шул «сагындым» дигән сүзен яратам. Әтиләрчә хәстәрлек, әтиләрчә ярату белән әйтә иде ул аны. Әнә шул бер сүзе белән генә дә бөтен зарларыңны оныттырырлык итеп, үзеңнең әле ялгыз түгеллегеңне, кемгәдер кирәклегеңне төшендерерлек итеп әйтә иде.

Әлбәттә, төрле сәбәпләр чыгып баралмый калган чаклар да булгалый иде Атнабайга. Ә барып керсәң инде, кайталмый азапланасың, шушы якты күңелле шигъри мохитне калдырып китәсе килми. Шагыйрьнең хатыны Сәвия апа һәрчак ачык йөз, сыйлы табын белән каршылый. Хәл-әхвәлеңне белешә. Шулай кирәк булган өчен генә түгел, ә ихлас күңелдән. Кирәк чакта кыйммәтле киңәшен дә бирә, шелтәләп алырга да күп сорамый. Үз итеп, әлбәттә, якын итеп.

Сәвия апага мин һәрвакыт сокланып карыйм. Шагыйрь язмышы бер дәвердә дә җиңел булмыйдыр. Гомере сөргендә үтмәсә дә, башларын балта кисмәсә дә, җан өзгеч чорлары күп була шагыйрьнең. Менә шундый мәлләрдә таяныч була алу, шагыйрь язмышын уртаклаша алу сәләте бөтен хатын-кызга да бирелмәгәндер, шагыйрь хатыны булып кала алу өчен дә аерым бер талант кирәктер кебек тоела. Әгәр, бер могҗиза белән, «атказанган шагыйрь хатыны» дигән мактаулы исем булдырылса, аңа иң беренче чиратта Сәвия апа лаек булыр иде…

Бүгенге көндә күренекле булып киткән шагыйрьләрнең күбесе Атнабай йортында үскән. Шушы йортка гына түгел, ә әдәбият дөньясына да аларны Атнабай иҗаты тартып китергәндер, дип уйлыйм. Чөнки барыбызның да яшьлек шигырьләрендә атнабайлык ярылып ята бит. Турыдан-туры, сукырларча иярүләр дә бар, аның алымнарын үзебезчә дәвам итәргә тырышу да. Темалар, шигъри бизәкләр уртаклыгы да. Монысы — иҗат өлкәсендә. Ә кайберләребезгә тормышка Атнабайча карау да йогып калды, бугай. Аның мыек астыннан елмаюлары, ихласлыгы, баш бирмәс горурлыгы, үз намусына хыянәт итмәве… Бу сыйфатларны «йоктыра» алган бәхетле язучыларыбыз да аз түгел бит әле. Менә шуларны уйласаң, Атнабай йорты, әдәбият юлына аяк басучылар өчен, иҗат серләренә төшенү урыны гына түгел, ә Шагыйрь Рухы тәрбияләү мәктәбе булды. Һәм ул мәктәп әдәбият гыйлеменә өйрәтү белән бергә, иң беренче чиратта, каләм әһеленең кешелек сыйфатларына игътибар итте, үз принципларын сатмый, ярамсаклана белми торган Шәхес тәрбияләүне максат итеп куйды.

Әнгам Атнабаев таләпчән остаз иде. Әсәреңдәге бер ялгыш сүз өчен озак итеп тиргәргә дә иренми Мондый тиргәлүләр озаккарак китсә, баласын курчаларга җыенган ана кебек, Сәвия апа яклашырга килеп җитә:

— Шул кадәр әрләмә баланы! Бүтән язмаслык итәсе бит…

Әнгам абый аңа, син мон каян килеп чыктың дигәндәй, бертын карап тора да кеткелдәп ала. Аннан соң, язмаңның теге өлеше кычкырып укып күрсәтә.

— Нигә, әйбәт бит инде,— ди Сәвия апа.

Әнгам абый мыек астыннан гына елмаеп әйтеп куя:

— Әйбәт булганга тиргим бит инде. Начар булса кәрзингә генә ташлар идем.

Гәзит-журналларда басылган язмаларыңны да укып бара ул. Һәм шундук телефоннан шылтырата. Саран гына мактап ала. Яки җитешсезлегеңне әйтә. Кыска гына итеп, ләкин онытылмаслык итеп әйтә ул. Бөтен халыкның яраткан шагыйре авызыннан ниндидер сүз ишетү үзе бер шатлык булып тоела. Атнабай тиклем Атнабай укыгач, бик хөрт язучы да түгелмендер әле, дип уйлап куясың.

Үз шәкертләренең әдәби әсәрләренә генә түгел, ә кешелек сыйфатларына да, теге яки бу ситуациядә үзләрен ничек тотуына да игътибарлы иде ул. Авыр хәлләрдән үз абруен югалтмыйча чыга белсәләр, сабыйларча шатлана, алар өчен ниндидер бер горурлык кичерә, ә хилафлык кылсалар, я чакырып алып, я телефоннан шылтыратып тирги, алар өчен үзе гаепле сыман өзгәләнә иде.

Без һәрвакыт аның барлыгын, ихтирамлы игътибарын тоеп яшәдек. Шуны тою үзе генә дә кыюлык өсти иде.

«Аклан»да да хәзер кызык бетте,

Каләмдәшләр җиргә туңкайды,

Илһам кошын тавык алыштырды,

Тирес каплап китте Тукайны,-

ди ул үзенең бер шигырендә. Әдәбиятны халыктан, халыкны әдәбияттан читләштерергә маташкан дәвердә, Атнабай йорты Башкортостандагы татар әдәбиятының мәркәзе вазифасын үтәде, һәм Әнгам Атнабаев, язучыларның үз-үзенә бикләнә баруын күреп, аларга аралашып яшәү, бер-берсенә терәк булу өчен этәргеч бирергә тырышты…

Ә хәзер…

Шагыйрьнең, үз шигырен аз гына үзгәртеп:»Әнгам абый, әллә нишләдек без, әллә нишләдек без, син киткәч…»—дип әйтерлегең дә бар хәзер. Йомышлары гына булмаса, язучылар бер-берсенә: «Сагындым. Килеп чык әле,»—дип түгел, хәл белеп тә шылтыратмый. Гәзит-журналларда басылган әсәрләр уңаеннан әңгәмәләшү түгел, чыккан китапларны да «күрмибез». Алай гына да түгел әле, кайберләребез, үз горурлыгын таптап, җил уңаена карап кыйбла үзгәртергә дә остарып бара.

Әллә нишләдек без… Һәм үзебезнең әллә нишләвебезгә исебез дә китми… Ә тиргәргә Атнабай юк…

Атнабайның үзен дә онытып барабыз, бугай. Дөрес, әдәби тәнкыйть тә, каләмдәшләре дә аны, үзе исән чакта да, җылы сүзләр белән артык иркәләмәде. Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин әйтмешли :»Дәшми калу, күрмәскә тырышу, битарафлык — үзе тәнкыйтьнең бер төре бит. Аның ачысын шагыйрь үзе сизде микән?»(«Атнабайны каршылагыз»— “Җиз кыңгырау моңнары”, Уфа: Китап, 1998) Хәер, халык арасында чиксез абруй казанган шагыйрь аңа бик мохтаҗ да булмагандыр. Яңа шигырьләре дөнья күреп торды, укучылар күңелен яулап торды ул чакларда. Онытырга теләсәң дә, онытырга мөмкин түгел иде. Әле менә үзе арабыздан киткәч, ниндидер сәер тынлык урнашты. Шулай да бу тынлыкның шагыйрьне онытырга тырышу, аның бу дөньяда якты эз калдырып киткәнлеген күрмәскә омтылу икәненә ышанасы килми. Аны Әнгам Атнабаев иҗатын җитди өйрәнү алдыннан, җәмәгатьчелекнең, әдәбият белгечләренең уйлану вакыты дип кабул итәсе килә.

Аннан соң, арабыздан киткәненә ун елга якын вакыт үтсә дә, Атнабайның үлеменә ышанып җитеп булмый. Гәзит-журналларда яңа әсәрләре килеп чыгар да, бөтен күңелеңне әсир итәр кебек. Эфир дулкыннарында аның тавышы яңгырап китәр сыман. Ул әле дә сиңа игътибарлыдыр, кылган гамәлләреңне күзәтеп торадыр да, «молодец» дип әйтер, яки тиргәп алыр өчен менә-менә телефоннан шылтыратыр кебек.

Тик ул шылтыратмый да шылтыратмый…

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.31MB | MySQL:58 | 0,995sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика