Бернард Шоу әсәрләреннән цитаталар

Бернард Шоу Нобель премиясен дә, «Оскар»ны да бер үк вакытта алган бердәнбер язучы. Анекдотка тиң мизгелләре белән дә, үткен афоризмнары белән дә дан казанган шәхес. Үзе ул мәктәптә бернигә дә өйрәнмәвен әйтә. Бөтенесен дә әдәби китаплардан, музыкадан һәм тормыштан алган. Һәм искитмәле әсәрләр калдырган. Сезгә Бернард Шоу әсәрләреннән цитаталар тәкъдим итәбез.

* * *
Дөнья эшләми баерга теләгән булдыксызлардан һәм байымый эшләргә әзер шыр тилеләрдән тора.
* * *
Бию — горизанталь хисләрнең вертикаль чагылышы.
* * *
Нәфрәт — куркакның үз шүрләве өчен үч кайтаруы
* * *
Бәхет җитештермәгән килеш аны кулланырга хакыбыз юк
* * *
Идеаль ир — хатынын идеаль дип уйлаучы ир.
* * *
Ялгызлыкка чыдау һәм аннан ләззәт алу — бөек сәләт
* * *
Ихлас булу куркыныч түгел, бигрәк тә ахмак булсагыз.
* * *
Кайчагында кешеләрне көлдерергә кирәк, сезне асып кую теләген оныттыру өчен.
* * *
Якыннарыңа карата иң зур гөнаһ нәфрәт түгел, ә гамьсезлек; кешелексезлекнең иң югары ноктасы шушы.
* * *
Безнең кем белән хыянәт итә алуыбызны хатын-кызлар алдан күрә. Кайчагында бу уй безнең башка килгәнчегә кадәр.
* * *
«Сау бул» дигәнне утыздан да кимрәк сүз белән әйтә алучы хатын-кыз юк.
* * *
Күңелсез хатынга караганда, дәртле хатын яхшырак. Дөрес, дәртлеләрне кайчак буалар, тик ташламыйлар.
* * *
Алкоголь — тормыш дигән операцияне җиңелрәк кичерергә ярдәм итүче анестезия.
* * *
Тормышны объектив кабул итүне чынбарлык тойгысын югалкан кайберәүләр «цинизм» дип атый.
* * *
Яраткан нәрсәләрегезне булдырырга өйрәнегез, юкса, булганын яратырга туры килер.
* * *
Картаю — күңелсез, ләкин бу гомерне озайтуның бердәнбер ысулы.
* * *
Кешеләрнең тарихтан бер сабак та алмавы — тарихтан алырга мөмкин булган бердәнбер сабак.
* * *
Репутация — битлек, аны чалбар, яки күлмәк кебек үк киеп йөрергә туры килә.
* * *
Бер нәрсәгә дә ышанмаган кеше бар нәрсәдән дә курка.
* * *
Хәзер, кошлар кебек очарга, балык кебек йөзәргә өйрәнгәннән соң безгә бер генә нәрсә җитми — җирдә кеше кебек яшәргә өйрәнү.