Чак Паланиктан провакацион цитаталар

Чак Паланик «Сугышчылар клубы» әсәре белән танылу яулый. Ләкин башка әсәрләре дә — тиешле дәрәҗәдә. Романнарының геройлары тормышта үз урынын эзли, төрле хәлләргә юлыгалар, аларга адәм баласына хас булган бер нәрсә дә ят түгел. әнә шул тормышчан кешеләрнең уй-хисләре дә, әйткән сүзләре дә — нәкъ безнең тормыштагы шикелле. Аларда юмор да, бераз цинизм да, ачы ирония дә бар. Чак Паланик әсәрләреннән берничә өзек тәкъдим итәбез.

Эчмәгән, тартмаган, беркайчан да сүгенмәгән һәм җенси темага сүз әйтмәгән кешеләр миндә ниндидер шик уята. Төннәрен алар ниндидер начар эшләр белән шөгылләнәдер кебек.
© Исән калучы (Уцелевший)

Бары тик үзләренә кирәксез әйберләрнене сатып алу мөмкинлеге өчен кешеләр, буыннан буынга, җеннәре сөймәгән эшләрдә эшли.
© Сугышчылар клубы (Бойцовский клуб)

Арт ягыңа канат куеп кына тутый кош булалмыйсың.
© Сугышчылар клубы (Бойцовский клуб)

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кешеләр өчен хәзер иң мөһим сорау «Тормышның мәгънәсе нәрсәдә?» — дигәне түгел. Иң мөһим сорау — «Бу цитата кайдан?»
© Исән калучы (Уцелевший)

Сәнгать кайгыдан гына туа. Шатлыктан — беркайчан да.
© Буылу (Удушье)

Үз-үзеңне камилләштерү, бәлки, иң мөһим нәрсә түгелдер, үз-үзеңне җимерү күпкә мөһимрәктер, бәлки.
© Сугышчылар клубы (Бойцовский клуб)

Мин явыз түгел. Мин бары тик кешеләргә кырыс һәм ямьсез дөреслекне әйтүдән куркам. Без кырыс һәм ямьсез дөньяда яшибез.
© Буылу (Удушье)

Безнең тамугка эләгү, бәлки, кылган гамәлләр өчен булмас. Бәлки, без тамугка кылмаган гамәлләр өчен керербез. Җиренә җиткерелми калган эшләр өчен.
© Бишек җыры (Колыбельная)

Кеше чынында ничек күренә һәм үзен ничек күзаллый — моның аермасы баш китәрлек. Бәлки, вампирлар көзгедән һәм фотодан үзләрен күрә алмаган өчен мәңге яшидер.
© Өрәкләр (Призраки)

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Әрнүне оныту кыен, әмма шатлыкны искә төшерү тагы да авыррак. Бәхетнең җөе калмый. Тыныч тормыш бернәрсәгә дә өйрәтми.
© Көндәлек (Дневник)

Җенесләр тигезлеге турында бернинди дә сүз булуы мөмкин түгел. Әгәр ирләр бала таба башласа, менә шунда тигезлек турында сөйләргә мөмкин булачак.
© Буылу (Удушье)

Барсын да баштан үткәреп була — хәтта иң куркыныч газапны да. Бары тик игътибарыңны гына нәрсәгәдер юнәлтергә кирәк. Чигү чигеп карагыз.
© Бишек җыры (Колыбельная)

Без фаҗига яратабыз. Гаугаларга гашыйкбыз. Безгә Иблис кирәк, әгәр Иблис юк икән, без аны үзебез ясыйбыз.
© Өрәкләр (Призраки)

Безне иң нык чыгырдан чыгарган нәрсә… ниндидер эчкече, беткәнбаш ялкау, яки бик тәртипсез адәм кинәт шедевр тудыра. Бернинди көч куймыйча гына эшләгәндәй. Менә шуны без күралмыйбыз, гафу итәлмибез.
© Көндәлек (Дневник)

Гомер буе алла булырга тырышасың, ә аннан соң үләсең.
© Күзгә күренмәс (Невидимки)

Безнең кайберләребез кеше булып туа. Калганнар гомер буе кеше булырга омтыла.
© Рэнт. Бастер Кейси биографиясе (Рэнт. ​Биография Бастера Кейси)

Иң ихлас шатлык — кеше кайгысына сөенү.
© Өрәкләр (Призраки)

Без барыбыз да үләбез. Максат — мәңге яшәү түгел, ә яшәүгә сәләтле әйберләр тудыру.
© Көндәлек (Дневник)

Нәрсә өчен көрәшергә белмисең икән, нәрсәгәдер каршы көрәшергә мөмкин.
© Сугышчылар клубы (Бойцовский клуб)

Телевидениедагы елмаю трекларының күбесе илленче еллар башында яздырылган. Димәк, син ишеткән көлү тавышының хуҗалары бүген теге дөньяда. Син әрвахлар көлүен ишетәсең.
© Бишек җыры (Колыбельная)

Чама белмәгән мактау яңакка суккандай тәэсир итә.
© Көндәлек (Дневник)

Кергән ризык барыбер кире чыга, әмма бу ашауның кирәксез гамәл икәнен аңлатмый.
© Пигмей

Кайчан да булса мин яхшылык та эшләргә җыенам, ә бу инде начарлыктан тыелу гына түгел.
© Буылу (Удушье)

Дөньяда ялангачлыктан да күңелсезрәк нәрсә юк. Хәер, нәрсәдер булырга тиеш. Намус.
© Күзгә күренмәс (Невидимки)

Башкалардан аермалы буларак, байлар шуны белә: күперләрне яндырырга ярамый. Бу исраф итү. Күперләрне сатарга кирәк.
© Рэнт. Бастер Кейси биографиясе (Рэнт. ​Биография Бастера Кейси)

Матурлык — ул көч, акча кебек, корулы пистолет кебек.
© Күзгә күренмәс (Невидимки)

Бүгенге кичтәгедән дә яшьрәк булалмыйсың инде.
© Рэнт. Бастер Кейси биографиясе (Рэнт. ​Биография Бастера Кейси)

Кем булдыра ала, нидер эшли. Кем булдыралмый, ул тәнкыйтьли.
© Өрәкләр (Призраки)

Ә чынлыкта бөтен дөнья шыр тилеләрдән тора.
© Бишек җыры (Колыбельная)

Чак Паланик китаплары — Аудио һәм электрон китаплар