Джоан Роулинг
Әдәбият

Джоан Роулинг: тормыш кагыйдәләре


Бер Америка журналисты миннән болай дип сорады: «Ә Гарри Поттерның беренче китабын сез чынлап та салфеткаларда яздыгызмы?» Мин чак кына: «Юк, җаным, мин аны чәй капчыкларында яздым, әлбәттә шулай» — димичә тыелып калдым.

Ярлылык — ул кимсетелү, курку, сагыш һәм тагын әллә күпме коточкыч төшенчә. Бары тик ахмаклар гына аннан романтика эзли ала.

Берничә ел элек бер оешмадан хат алдым, американыкы иде бугай — алар миңа «ел эшкуары» дигән титул бирмәкче икән. Мин баш тарттым. Чөнки бу китапны мин баерга теләп түгел, ә яхшы әсәр язарга теләгән һәм аның яхшы икәнен аңлаган өчен яздым.

Паттеромания ул могаен битломания кебегрәктер. Мин үземне кайвакыт The Beatles төркеменең бер кешесе сыман хис итә идем. Тик аермасы да бар — аларны һәркайсы бер-берсенә карап: «Менә, без данлыклы» — дип әйтә ала. Ә мин — юк.

Танылу төрлечә була, һәм язучының танылуы — үзенчәлекле. Сине беркайчан да бикинидан фотога төшерергә теләп папарацци сагалап тормый.

Минем тормыш гадәти, кемгәдер күңелсез дә булып тоелырга мөмкин. Ашарга пешерергә яратам, балаларым белән өйдә булырга. Бары тик кайчагында гына матур күлмәк киеп, берәр премьерага барып киләм.

Минем беркайчан да ике атнадан да озаграк көндәлек алып бара алганым юк.

Хатын-кызлар өчен китапларны, фантастика, фэнтезины укымаска тырышам. Ләкин кул астында булса, теләсә-кайсы китапны укып чыгарга мөмкинмен. Язарга өйрәнү өчен күп укырга кирәк — шул гына ярдәм итә.

Мин үземнең редакторыма беркайчан да «Пятьдесят оттенков серого» китабын тотып карамаячакмын дип ант иттем.

Китапларыма балаларыма карагандай карамыйм. Улыма карыйм, һәм минем өчен ул камиллекнең үзе. Ә китапларыма карасам, теге урынын бераз үзгәртергә кирәк булган бугай, дип уйлыйм.

Яшьләр картлыкның нәрсә икәнен белә алмый. Тик мин үзләренең яшьлеген оныткан өлкәннәрне күралмыйм.

Ни өчен «юан» дигән сүзнең начарлык синонимына әйләнә баруын аңламыйм. Юан кеше үчлекле, көнчел, сай, тәкәббер, аяусыз кешегә караганда да начарракмы әллә?

Британиядә беркем дә урта сыйныфның гадәти кешесенә караганда ике йөзлерәк түгел.

Кешеләрнең үзләренә кирәкмәгән нәрсәне сайлап ала торган уникаль сыйфаты бар.

Үзенә бирелгән таланттан мөмкин булганның барсын да алган хатын-кыз буларак тарихта каласым килә.

Барсыннан да бигрәк үкендергәне — минем язучы булуымны әнием күрә алмады.

Кибеттә бер кыз килде дә:»Мөмкинме мин сезне кочаклыйм» — ди. Мин ризалык бирдем. Кочаклаштык. Ә соңыннан ул әйтә:»Сез — минем бала чагым.» Мондый сүзләрне еш ишетмисең.

Сугышның иң коточкыч ягы — әти-әнисез калган балалар.

Мин гел кычкырып сөйләшәм. Әйтер сүзең булганда пышылдау мөмкин түгел.



Добавить комментарий

WordPress: 24.21MB | MySQL:118 | 2,711sec
Рейтинг@Mail.ru