әдәбият, язучы - иллюстраөия
Әдәбият

Әдәбият. Язучы. Китаплар.


(Язучылар корылтаеннан соң уйлану)

Әдәбият турында, язучының урыны турында уйлану өчен каләм әһеленә бернинди корылтай да кирәкми. Әдәбият — үзебез сайлаган бәхет һәм бәхетсезлек: ул безнең язмышыбызны да яшәү рәвешебезне дә билгели. Һәм язучының әдәбият турында уйламаган бер генә мизгеле дә юктыр. Уйлау бер нәрсә, ә сүз әйтү – бүтән. Киң масштабта узган әдәбиятка кагылышлы чаралар шул уйларны кычкырып әйтү, башкалар белән дә уртаклашу мөмкинлеге бирә. Мин дә шушы мөмкинлектән файдаланырга булдым.

Татар әдәбияты бар ул

Күпләр бүген: “Татарда укырлык китап юк, юньле язучы юк” — дип зарланса да әдәбият бар. Ул үсештә. Яхшы китаплар да, яхшы язучылар да бар. Мин берничә исем генә атап үтәм. Айдар Хәлим — “Өч аяклы ат”, Флүс Латыйфи “Хыянәт”… Болар инде өлкән буын, кичәге әдәбият дисәгез: Галимҗан Гыйлман “Албастылар”, Зөлфәт Хаким – һәр романы һәм повесте диярлек… Ркаил Зәйдулла, Фируза Җамалетдинова хикәяләре… Күп санап булыр иде. Исеме искә алынмый калучылар мине, зинаһар, гафу итсен. Болар популяр әдәбият дигән өлкәгә кагылмый торган әсәрләр. Болар инде популярлыклары өчен төрле даирәдә төрле карашка хөкем ителгән Зифа Кадыйрова да, Нәбирә Гыйматдинова да, Марат Кәбиров та түгел. Һәм… шушы проза осталарының әсәрләрен һич куркусыз бөтен дөнья укучысына тәкъдим итәргә мөмкин булыр иде – иманым камил, йөзегез кызармаячак.
“Укырлык китап юк” — дип зарлануның нигезендә, гадәттә, үз милләтеңә, аның язучыларына да, өстән карарга тырышу ята. Үз халкыңа өстән карарга тырышу – үзе үк рухи чикләнгәнлек, шәхес булып өлгереп җитә алмау нәтиҗәсе. Бу инде үз милләтеңнән, үз телеңнән, үз анаңнан оялу сыманрак нәрсә. Башкаларга иярергә, яраклашырга тырышу. Коллык сүзен куллансам, кимсетү кебек ишетелер инде… Ләкин көчле шәхесләр үз анасыннан оялмый, көчлеләр аны башкалар да яратырлык итеп (һичьюгы аңларлык, гаебе булса гафу итәрлек итеп) балкый һәм балкыта белә. Халык белән дә шулай.
Шул ук вакытта, “укырлык китап юк” диюнең башка сәбәпләре дә бар. Укырлык китаплар булса да, аларны табу авыр. Чөнки бездә китап тәкъдим итү, сату системасы юк. Нәшрият бар. Ул китапларны чыгара һәм… Менә күз алдына китереп карагыз… Газ бар безнең республикада… аны чыгаралар… Тик, әйтик, ул газ сезнең йортыгызга килеп җитми икән, сез ни уйлыйсыз? Әлбәттә, шулай: “Менә, чит төбәктә газ һәркемнең йортына үзе килә. Алар бер шырпы сызу белән газ плитәсендә аш әзерли ала. Ә бездә газ юк…” — дисез. Газга ихтыяҗ бар. Хәтта газ плитәсе дә бар. Ә газ юк. Әдәбият белән дә шул ук хәл. Язучылар бар. Яхшы әсәрләр бар. Тик ул сезгә килеп өлгәшә алмый. Районнарда татар китапларын сата торган кибетләр юк. Казанда – бар! Хәтта икәү – берсе Баумандагы подвалда, икенчесе “Татмедиа”ның хәтта шунда эшләүче журналистлар да көчкә эзләп таба торган бер өлешендә. Бу урыннарда китап кибете түгел, ә бушка ашату (яки эчертү) үзәге оештырсаң да анда кеше сирәк керер иде.
Гадәттә, һәртөрле исәп-хисап кәгазьләрендә: “Татарстан китап нәшриятында чыккан китапларның 80 проценты китапханәләргә таратыла” — дияргә яраталар. Тик Татарстан районнары буйлап йөргәндә, мин үземнең бер китабымны да бер район китапханәсендә дә  очратканым булмады. Ярый, бәлки, минекеләрне китапханәләргә таратып ваксынмыйлардыр инде. Таратмаулары, бәлки, хәерлекрәктер дә. Әйткәндәй, ә сез бүгенге татар язучысының китабын эзләп китапханәгә кайчан бардыгыз?
Бер сүз белән әйткәндә, яхшы әдәбият бүген – аллаһы тәгалә кебек: барлыгы хак, берлеге хак, әмма кулга тими, күзгә күренми.

Әдәби тәнкыйть

Әдәби тәнкыйть әдәбияттагы вакыйга булырлык әсәрләрне укучыга тәкъдим итәргә тиеш. Белинский шул фикердә булган һәм үз заманы өчен катлаулы булып тоелган бик күп язучыларның киң популярлык алуына булышлык иткән.
Бүген татарда әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнүчеләр кемнәр? Мин бу өлкәдә абруй яулаган, әйткән сүзе канун саналган берничә аксакалны исемли алыр идем. Тик алар… бүгенге әдәбият тәнкыйтьчеләре түгел, алар кичәге тәнкыйтьчеләр. Эш монда фикер йөртү рәвешендә дә түгел. Барсы да гади генә. Алар инде бик өлкән яшьтә. Бүгенге китапларны укып бара алмыйлар. Аларны аңларга да кирәк: заманында кулларыннан килгән кадәр көч куйганнар ич инде – шул җиткән. Күзләре дә күреп бетермидер, сәләмәтлекләре дә чамалы. Үзләре өчен оныкка ярарлык бала-чага иҗатын укып бару аларга түбәнчелек булып та тоелырга мөмкин. Шуңа күрә, тәнкыйтькә кагылышлы чыгышларында Кол Гали, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ.б. кебек бөекләребез иҗатыннан ары китәлмиләр икән – бу табигый. Болар – бәйрәм генераллары. Ләкин бүгенге әдәби вәзгыять турында шушы шәхесләрдән сүз әйттерергә маташу… гафу итегез, бу объективлыкка дәгъвә итәлми, бу данлыклы тәнкыйтьчеләребезнең абруен эксплуатацияләргә тырышу, ә тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, әдәбиятка карата да, әлеге тәнкыйтьчеләргә карата да оятсызлык булып тоела.
Һәм бу чарасызлык та.
Бүгенге көн әдәбиятына бәя биреп барырлык тәнкыйтьчеләр юк та бит. Уфада Лилия Сәгыйдуллина бар. Ул татар язучылары иҗатын дөнья әдәбияты масштабында һәм тарихи тирәнлектә карап бәя бирә ала. Тик аның сүзе Татарстанда иштелми.  Хәтта “Казан утлары” да аның барлыгын белми бугай. Югыйсә, махсус заказлар биреп, махсус килешү белән эшләтерлек шәхес. Дания Заһидуллина бар. Ул татар әдәбиятында модернизм күренешләрен өйрәнә. Бу юнәлеш – әле һаман да социалистик реализмнан баш күтәрә алмаган татар әдәби тәнкыйте өчен яңа күренеш. Аның хезмәтләре аша без яңалыкка омтылу (модерн) татар әдәбиятында Октябрь революциясенә кадәр үк башланганын, дөнья әдәбияты өчен хас булган алымнарның берсе дә татар әдәбиятын читләтеп үтмәвен төшенә алабыз. Ул алып барган юнәлеш татар әдәбиятын яңа платформага чыгаруга булышлык итә. Тик әлеге тәнкыйтьчебез,  беркемгә дә, бернәрсәгә дә кирәкмәгән эш белән шөгылләнүче сыман, үзе үк күләгәдә кала бирә. Тагын, бәлки, берничә кешене исемләргә мөмкиндер. Әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнүченең кадере юк. Язучыны әле кемдер укырга, ул популярлык исәбенә яшәргә мөмкин, ә тәнкыйтьчегә мондый бәхет тә елмаймаячак. Тәнкыйтьче – бик авыр, четерекле  һәм рәхмәтсез шөгыль. Шуңа күрә, замананың прагматик балалары мондый эшкә бик атлыгып тормый.
Әдәби тәнкыйтьнең юкка чыга баруы – ул әдәбиятның юклыгыннан, яки түбәнлегеннән түгел, ә әдәбиятка игътибар азаюдан килгән күренеш. Бу кечкенә фаҗига. Әдәби тәнкыйть профессиональ югарылыкта түгел икән, үзешчән әдәбият хакимлеге башланачак.

Әдәби тәрҗемә

Соңгы елларда татар әдәбиятын дөнья аренасына чыгару турында сүзләр бик еш ишетелә. Һәм моның иң төп шарты — әдәби әсәрләрне чит телләргә тәрҗемә итү дип уйлыйлар. Кайбер даирәләрдә инде нинди әсәрләрне тәрҗемә итәргә кирәклеге турында да сүзләр ишетелә. Бу, әлбәттә, бик яхшы омтылыш. Ләкин бу бик беркатлы омтылыш. Һәм менә ни өчен.
Мин – татар язучысы. Һәм минем әсәрләрем иң кирәкле булырга мөмкин дигән бер генә урын бар – ул Татарстан (яки татарлар тагы да күбрәк яшәгән бүтән төбәк). Һәм мине популяр итә ала торган бер генә тел бар, ул – татар теле. Әгәр мин ниндидер әсәрем белән шушы төбәктә, шушы телдә дә популяр була алмыйм икән, ник әле сез бу әсәргә иңглиз, яки француз табыныр дип уйлыйсыз?
Әлбәттә, читтә танылу идеясы иң мавыктыргыч мифларның берсе. Ләкин бу – миф. Әгәр татар әдәбиятын үз илендә дә яратмыйлар, аңа үсәргә, канат җәяргә, үз халкының яратканы булырга ирек бирмиләр икән – аны беркайчан да, бер җирдә дә яратмаячаклар. Бу очракта язучы шушы хакимиятне фашлап, яки мыскыллап кына дөньяда танылу алырга һәм үз әдәбиятын танытырга мөмкин. Тик андый язучылар көтү белән йөрми һәм аларны исемлек буенча тәрҗемә итмиләр.

Язучы статусы

Башкаларны авыр хәлгә куймас өчен, үземне мисалга китерәм. Миңа кырык җиде яшь була. Унҗиде яшьтән – әдәбиятта. Санаулы вакыт эчендә сатылып бетә торган китаплар авторы. Бик күп эстрада йолдызларының концерт сценарийлары – минеке. Бик күп популяр җырлар — минем сүзләргә. Бик күп сатира-юмор осталары минем әсәрләр белән ил гизә. Хәтта бик югары түрәләрне дә минем шигырьләр белән котлыйлар. Бу – мактану түгел. Һәм мактану түгеллеген хәзер аңларсыз.
Шул дәрәҗәдәге язучының бүгенге көндә хәтта ипотекага фатир алырлык та хокукы юк. Әгәр бернинди дә бюджет структурасында эшләмим икән, мин – ноль. Һәм синең китапларың да, һәр татарның бәйрәм тантаналарында яңгыраган җырларың да, кыскасы, синең язганың дәүләт өчен тишек бер тиенгә дә тормый.
Мин, язучы Марат Кәбиров, бу дәүләт өчен беркем дә түгел. Күпләр шушы беркем дә түгеллеген җуяр өчен журналист булып эшләргә, төрле премияләр, мактаулы исемнәр алырга тырыша. Минем, мәсәлән, ходай язарга дип биргән гомеремне һәртөрле интригаларга тыгасым килми. Һәм…
Бу – зарлану түгел. Бу язучының бүгенге хәлен үз мисалымда күрсәтү генә. Аллага шөкер, минем укучыларым бар һәм алар булганда мин беркайчан да ачтан үлмәячәкмен, үзем язып торсам, әлбәттә. Тик мин үз балама беркайчан да:”Улым, язучы бул, синең талантың бар бит” — дип әйтергә теләмим. Үз балама теләмәгән нәрсәләрне мин кеше баласына да тели алмыйм. Шуңа күрә, бүген “яшьләрне әдәбиятка тарту”, “яшь талантларны үстерү” кебек матур лозунглар астында үткән чаралар миңа аларны бәхетсез итәргә тырышу кебек күренә. Һәм шуңа күрә мин үземә килгән яшьләрне кире борам: “Нигә сиңа әдәбият?!.”

Манкортлыкта гаепләмәгез

Бик күп классикларның балалары татарча белми. Хәтта язучы булып киткәннәре дә чит телләрдә яза. Бу очракта бик милләтчел кеше булып аларны манкортлыкта гаеплисе дә килеп куя. Тик бу дөрес гамәл түгел.
Алдагы фикерне дәвам итеп. Мин аңа: “Язучы булма, балам” — дим. Ә аның язучы буласы килә, мөмкинлекләре дә бар. Ник мин аркылы төшәргә тиеш?!. Һәм үз тәҗрибәмнән чыгып, өстәп куям: “Татар язучысы булма.” Хәер, болай дип әйтүнең кирәге дә юк – ул бит шушында, татар язучысы гаиләсендә, әтисенең (яки әнисенең) бөтен михнәтләрен күреп-кичереп, аның беркемгә дә кирәк түгеллеген аңлап үскән бала.
Һәрбер язучының башка телдә иҗат итүче баласы, яки оныгы – ул әлге язучыга карата үз заманында күрсәтелгән гаделсезлек һәм мәрхәмәтсезлек нәтиҗәсе. Әтиләренең (татар язучысының) абруйлы һәм бәхетле булуын күреп үскән балалар ике дә уйламыйча татарны сайларлар иде.

Хакимият һәм әдәбият

Әдәбиятка бүгенге хакимиятнең мөнәсәбәте – ул бүгенге әдәбиятны үзгәртә алмый. Мин татар язучысы булып туганмын – татар язучысы булып үләчәкмен. Мин Башкотостанда да татар язучысы идем, Казанда да – шулай. Мин Африкада булсам да – татар язучысы. Әдәбиятка бүгенге хакимиятнең мөнәсәбәте иртәгәге әдәбиятны үзгәртә. Һәм ул мөнәсәбәтне бүгенге яшь язучыларга премиялар таратып кына да,  яхшыртып булмый. Әдәбиятны үстерү өчен язучы дигән статусны булдыру һәм язучы абруен дәүләт дәрәҗәсендә күтәрү  кирәк. Һәм әлбәттә өлкәннәрне хөрмәт итү, бүгенгеләрнең кадерен белү, яшьләргә юл ачу. Бүгенге хакимият вәкиленең берсе дә киләчәктәге татар әдәбиятының бугазына басучы булып тарихка кереп калырга теләмидер. Шуңа күрә, минем үсешкә, әдәби күтәрелешкә өметем өзелгесез.

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.19MB | MySQL:58 | 0,988sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика