Эльмира Җәлилова

Бүгенге чор шигъриятенең иң күренекле вәкилләрен билгели башласаң, Эльмирасыз булмый икән. Популяр җырлар авторы, популяр шигырьләр авторы… Үзе дә бик популяр шәхес… Һәм шигырьләре кебек үк бик үзенчәлекле шәхес. Кемнәрдер, әйтик, язучылар берлегенә керү өчен ришвәт бирергә дә әзер. Ә моның үзенә ришвәт бирсәң дә анда кертеп булмый. Кыскасы, бездә кунакта — Эльмира Җәлилова.

— Бүгенге заман ул шагыйрьләр заманымы?
— Андый заман булдымы икән соң ул?! Хәер, Казанга укырга килгән чорларымда (1996нчы ел) гәзит-журнал редакцияләрендә эшләүче язучы-шагыйрьләрнең иҗатка вакыты да, теләге дә күбрәк шикелле тоела иде миңа. Ничектер заман темпы башка идеме?! Як-ягыңа каранып, дөньяга сокланып, шигырь укып йөри торган чак иде кебек. Тик ул заман шагыйрьләр заманы булганнан гына микән?! Əллә язучылар шул заман белән бер аяктан атлап барганнанмы ул?! Ничектер халыкка якынрак булганнар димме әдипләребезне?! Мәдәният йортларында шигырь укып, зал тулы халык җыя алган заманнары булган шагыйрьләрнең. Килгән бит халык, тыңлаган, таныган, яраткан. Хәзер дә килер иде кебек укучы… тик хәзер әдәбият-сәнгатьтән бизнес ясамакчылар.
— Бүген һәр тарафтан ишетелә торган: «Татар әдәбияты начар хәлдә?» — дигән сүзгә ничек карыйсың?
— Ничек карыйм?! Инкарь итә алмыйм. Классик әдәбиятыбыз белән кызыксынган буын картаеп килә. Яңа буынны шаккатырырлык әсәрләр ай-һай сирәк… Мин моны ике бала анасы буларак әйтәм, яшь буынны үзенә кызык булмаган нәрсә белән шөгыльләнергә мәҗбүр итеп булмый, кызык булмаган әдәбиятны укытып булмый аларга. Ярый ла ул без-авыл балаларына әллә ни сайлау мөмкинлеге булмаган- нинди китап табалганбыз, барысы су кебек эчелгән. Хәзерге заман баласына информацион чыганаклар бихисап, ул бит бездән инде бер гасырга акыллырак. Минем менә җавап итеп язучыларга сорау бирәсем килә: сезнең балалар татар әдәбиятын укыймы?! Юк икән, әдәбиятыбызның ничә ел гомере калуын чамалау авыр түгелдер…
— Хәзерге татар әдәбиятыннан кайсы язучыларның әсәрләрен башкаларга да укытырга теләр идең? Ни өчен?
— Прозада- Зөлфәт Хәким һәм Марат Кәбиров! Аларның әсәрләрен укыганнан соң үзеңә яңалык ачу гына түгел, үзеңә үз-үзеңне ачасың. Поэзиядә мин һәр шигырь аңлаучыга- Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар һәм Рүзәл Мөхәммәтшинны тәкъдим итәм. Ни өченме?! Нибары шигырь шундый булырга тиеш булган өчен.
— Язучы (шагыйрь) өчен иң мөһиме нәрсә?
— Иҗаттамы?! Башкалар өчен җавап бирә алмыйм: миңа шигърият күп катлы булырга, стандарт ритм-рифмалардан, сүз чикләреннән азат, тирән булырга тиеш.
— Эльмира Җәлилова шигърияте башкалардан нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсың?
— Бу сорауга укучылар төгәлрәк җавап бирер иде дә бит… Мин шигырьне бармак очыннан суырып, уйлап чыгарып, алдан сюжетларын корып язалмыйм. Җандагы әрнүләрнең инде төзәлә башлаган кутырларын куптарып бетереп, дөнья белән алыш-бирешне өзеп язылганнары гына үз. Зомби халәтендә димме?! Үз шигырьләремдә дә, башкаларда да фальш нотасын кабул итәлмим. кайчак гел үз-үземдә генә казынам, темалар төрләндермим кебек тоела башлый. Тик акланырлык дәлилем дә бар- үзем тоймаганны яза алмыйм мин. Шул халәтне кичермәсәм, укучы җанына барып җитәрлек итеп тасвирлый алмыйм. Миңа язганыма, укыганыма ышанырга кирәк. Кайчак камил генә язылган шигырь юлларына тап булам: тик ул мине дертләтми, уйландырмый, уятмый. Күз йөртеп чыгуга онытыла: шигыре дә, язучысы да. Ихласлык шулкадәр тансык нәрсәгә әверелгән бу чорда мин үз шигырьләремә бер генә тамчы фальш та кертмәскә тырышам.
— Шигырьләреңне күзәтеп барам. Андагы хисләр тирәнлеге, ихласлык, моң ошый. Баштарак традицион стильдә иҗат итсәң, хәзер һәртөрле эксперементлар да еш күзгә чалына. Бу нәрсә: заманга иярүме, яңа киңлекләргә талпынумы, әллә бөтенләй бүтән нәрсәме?
— Эксперимент димәс идем. Чөнки эксперимент, кая менә болай эшләп карыйм әле, дип аңлы рәвештә кылына. Минем иҗатта булган үзгәрешләр табигый рәвештә һәм үзем яратып укыган авторлар шигърияте тәэсирендә барлыкка килгәндер дип исәплим. Эзләнү, үзгәрүләрсез үсеш булмас дигән уй да юк түгел.
— Синең сүзләргә бик күп җырлар язылган. Шагыйрьгә моның нинди файдасы бар: дан өстиме ул, баетамы, күңелгә шифа бирәме… бүтәнме…
— Җыр язармын дип башыма да китергәнем юк иде. Яшүсмер вакытымда бер үзешчән композиторның «кеше укырдай шигырь яз инде, җыр да иҗат итеп булмый бит синең сүзләргә» диюе шулкадәр тирән эз калдырган иде күңелдә. 12 еллык иҗади тәнәфестән соң Фирзәр абый Мортазин интернет челтәреннән бер шигыремне күреп алып, җыр язып, аны Салаватка тәкъдим итмәгән булса, Эльмира Җәлилова беркайчан татар эстрадасына килеп кермәгән булыр иде дип уйлыйм. Җыр язу ни бирә, дигәннән,миңа рухи кәнәгатьләнүдән кала берни берми инде ул. җыр сатып акча эшләгәнем юк- чөнки җырлый белмәгән бер генә кешегә дә җыр язмыйм. Инде үзем тыңларга яраткан артистларга җыр сатып — баеп булмасын аңларлык яшьтә.
— Җыр кирәкме бүген халыкка? Кайда карама, җырчыларны, җыр язучыларны, җырларны сүгәләр — шуңа соравым.
— Татар халкы җырсыз-моңсыз яши алмыйдыр ла ул! Җыр кирәк аңа, тик бүген эстраданы тутырган гарип-гөрәбә «җырлар» түгел. Бу темага хәзер әллә-күпме акыл сатарга булыр иде. Тик мәгънәсе юклыгын аңлап, үзем өчен шундый гына нәтиҗә чыгардым: телевизор карамыйм, радио тыңламыйм, гәзит-журнал укымыйм, концертларга йөрмим, тавышсыз җырчыларга җыр язмыйм! Үзем яраткан татар җырлары минем телефондагы аудиоязмаларга теркәлгән, күңелем булганчы тыңлыйм. Кайта-кайта классик әсәрләр укыйм: прозадан поэзиягә, поэзиядән-прозага күчә-күчә. Театрга йөрергә тырышам. Опера сәнгатен яратам.
— Уңышка ирешкән кешенең хыянәтсез юлдашы булган гайбәткә, мактау-тиргәүләргә ничек карыйсың?
— Мин алай үземне ниндидер уңышка ирешкән кешеләр исемлегенә кертә алмыйм. Тәнкыйтьне, мине тәнкыйтьләгән мәсьәләдә компетентлы булганннардан бик уңай кабул итәм. Остазым Рәдиф абый Гаташ гел «кыздырып» тора. Минем әле дә язучылар союзында булмавымны өнәми инде ул. Ə мин һаман күңелем кушмаган гамәл кылмаячакмын, дим. «Озын язасың!» дип тә тәнкыйтьләп ата. Аннары «һәр сүзең шигырьгә әйләнгән икән бит синең!» дип канатландыра. Халык шагыйрьләре арасында сабыйларча ихласлылыгын саклап, тормыш ваклыкларыннан өстен чын кеше булып кала алган бердәнбердер ул, мөгаен! Тик менә нахак сүзләрне бик авыр кичерәм… минем исем белән авыз чайкарга маташучы профессионализм дигән сыйфаттан мәхрүм журналистлар барын җиткерделәр. Минем белән дә, иҗатым белән дә таныш булмаган килеш әллә нинди пычрак сүзләр ыргытучылар барын ишеттерделәр. Башта елап беттем. Рәнҗедем. Озак уйланганнан соң шундый нәтиҗәгә килдем: мин инде шундый яшькә җиткәнмен — үз кешеләремнең миңа булган мөнәсәбәте, фикере мөһим. Ə калганнар фикере?!. Аеруча мондый матбугат чаралары фикере?! Əлбәттә, мин аларны рәхәтләнеп җавапка тарта ала идем, тик урысчалап әйткәндә «много чести». Алар дәрәҗәсенә төшәсем килми. Аңлаганнардыр дип уйлыйм: кызганам мин андыйларны. тик… ярдәм итә алмыйм.
— Син интернетта да бик актив. Үз сайтыңны булдыргансың (адресы — http://жэлилова.рф) Соцчелтәрләрдә фотоларың, видеоязмаларың, шигырьләрең даими күренеп килә. Шагыйрь өчен интернетның файдалы һәм зыянлы якларын билгели аласыңмы?
— Интернет- язган шигырьләр, күңелдә кайнаган фикерләр белән бүлешер өчен менә дигән мөмкинлек инде ул үзе. Тик шул виртуаль дөньяга алданып, тере аралашулар кими бугай шул. Ничә кеше укыйдыр минем шигырьләрне, мин белмим, тик алар белән күрешеп, күзгә-күз шигырь укышып, фикерләшеп утырасым килә!
— Менә бүгенге шигърияткә игътибар итсәң, анда күбесенчә хатын кызлар. Һәм иң популярының барсы да чибәр. Илһам кошы чибәрләр иңенә генә куна мени соң? Үзе матур кешенең әсәрләре дә матур булып тоеламы? Әллә киресенчәме: әсәрләре күңелгә яткан өчен чибәр булып күренәме алар (күренәсезме сез -))?
— Марат абый, бик авыр сорау бирдегез әле сез. Ничек дип кенә җавап биреп котылырга дип ярты көн уйларга кирәк. Əйдәгез, мин үзем яратып укыган ике шагыйрь хатын-кыз турында гына әйтәм: Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар. Алар чынлап иң матур кешеләр, чөнки рухи дөньялары чиксез тирән. Күзләренә бөтен дөнья сыйган. Матурлык бит ул-табигыйлек! Шуңа аларның иҗаты да матур. Чөнки алар уйдырмалар уймый- шигырьне яши! Шигырьне сулый! Җаннарында ярату мөлдерәмә аларның. Ə яраткан һәм яратылган хатын-кыз һәрчак матур була.
— Синең дәрәҗәдәге иҗат кешесе һәрвакыт күз алдында, игътибар үзәгендә — талантлы, хисле, чибәр… Моның гаилә тормышына зыяны тимиме?
— Алай егылып китеп игътибар үзәген хис иткәнем юк минем. Мин бит бик сирәк кеше белән аралашам. БИК сирәк чараларда катнашам. Күзгә сукыр чебен булып тулган кешеләрне өнәмим. Үзем дә артык күп булудан куркам. Кеше тансык булырга тиеш дип саныйм. Бөтен кешегә дә ачылып-түгелеп йөри торган бәндә түгелмен. Шуңа ниндидер зыян булырга тиеш дип исәпләмим. Дөньяга чыкканда да мин гел ирем белән булырга тырышам. Шулай кирәк булганнан түгел, шулай җайлы, җылы, рәхәт булганнан. Əле ирем 12 ел элек » Син быел китап чыгарырга тиеш!» дип мәҗбүр итмәсә, мин каләмемнең кая икәнен дә оныткан булыр идем. Шуңа, кайсыдыр бер гомеремдә кылган саваплы гамәлем өчен бирелгән кеше ул миңа- үз-үзенә ышанган, төпле ир-ат. Вакланмый. Мөнәсәбәтләрне дә вакламый. Үз-үзендә бик сирәк кунак була торган иҗат кешесе белән яшәве аңа кыендыр, бәлки, тик мин аны һәрчак «миңа үземә дә үзем белән яшәү җиңел түгел!..» дип юатам.
— Гаиләдә тату яшәү реөепты? Эльмира Җәлиловадан.
— Минем әтинең һәр гаилә бәйрәмендә кабатлый торган сүзе бар: » гомер ничек яшәсәң дә үтә, матур итеп яшәсәң лутшырактыр алай да» ди ул. Матур итеп яшәүне һәркем үзенчә аңлый, әлбәттә.
Без аны гаиләдә ирем белән икебез бертөрле тоябыз бугай: бер тарафка карап, һәрчак нәрсәгәдер омтылып, ирешеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәгәндә теге җилкәгә баса торган тормыш арбасын сөйрәве җиңелрәк тоела. Кухняда түгәрәк өстәл тора безнең- һәр кич шуның артында ирем эштән, балалар укудан кайтуга дүртәүләп җыелып гәпләшәбез: кемнең көне ничек үткән, кем ниләр кылган, нинди планнары бар?! Нидер төзибез икән- без анда һәр розетканың кайда буласына кадәр бергә билгелибез. Кемдер театр ярата, кемдер кино, кемдер футбол- димәк, без һәрберсенә дә барабыз. Бергәләп. Мәшәкатьнең «синеке» «минеке» юк. Бары бергә, югы уртак безнең. Гел!
Аннары әти «өчне бирми, бишне алып булмый!» да ди әле. Монысында да мин үземчә аңлыйм бугай: яратуны күпме бирәсең, шулкадәр күбрәк аласың. Шагыйрьме- түгелме, мин иң беренче чиратта хатын-кыз. Үбеп-кочаклап эшкә озатам. Бездә төрле карашлы кешеләр бар, төчелек диючеләр дә табылачагына иманым камил. Аклану түгел, аңлату- ир-ат җылылык көтеп торган җиргә сөенеп кайтуын белгәнгә шулай итәм. Аннары, яратуның беркемгә дә артык булганы юк әле!..

Марат Кәбиров