Әдәбият

Феномен!


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

(реплика)

Интертат электрон гәзите “Татар телендә югары дәрәҗәдәге әдәбият хәзер язылмый” дигән баш астында Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов белән әңгәмә тәкъдим итә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булып эшләгән, “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең башлангычында торган әфәнде: “Минемчә, татар әдәбияты бик начар хәлдә хәзер” – дип белдерә. Мондый фикергә ул хәзерге татар әдәбияты белән танышып чыкканнан соң түгел, ә дусларыннан, таныш-белешләреннән сораштырулар нәтиҗәсендә килгән икән.
Халык фикерен өйрәнүнең бик уңайлы ысулын уйлап тапкан бу сәясәт фәннәре кандидаты. “Соңгы егерме елда язылган нинди татарча романны бер секунд та уйламыйча, бернинди шөбһәсез, менә бу шәп китап дип миңа тәкъдим итәр идең укырга?” – дип сорыйсың да – эшең дә бетә. Җайлы. Үзем сораштырып карадым. Сорауларны “нинди рус романын”, “инглиз романын”, “нинди язучының романын” дип тә үзгәртеп карадым. Беркем дә җавап бирәлми. Бөтен кеше уйлый башлый: “Нәрсә бар иде әле, мин нәрсә укыган идем әле?”

Нәтиҗә чыгару гына авыр, шундук өч төрле җавап баш калкыта. Сәясәт фәннәре кандидаты булмагач, кайсы җавап дөрес икән дип мин бик этләндем инде. Шуңа өчесен дә китерәм, теләгәнен сайлап алыгыз:
1. Татар (сорау вариантына карап – рус, инглиз, дөнья) әдәбияты бик начар хәлдә – тәкъдим итәрлек бер әсәр юк.
2. Дуслар надан – бернинди роман да укымаганнар.
3. Үзем ахмак – сорауны дөрес бирмим.

Әле мин дусларга тагын нейрохирургия, квант физикасы, нанохимия, космогония өлкәсенә кагылышлы сораулар да биреп карадым. Җайлы бит: “Соңгы егерме елда … өлкәсендә… нинди ачышны иң шәп дип исәплисең?” Беркем җавап бирә алмады. Бу өлкәләрдә дә бернинди ачыш булмаган икән! Коточкыч бит. Кайда тәгәри бу Җир шары, ә!?

Татар әдәбиятын укымый бит инде бу әфәнде. Борынгы һәм совет чоры язучыларыннан берничә исемне атый алса да соңгы егерме елдагысын бөтенләй белми. Хәтта Зөлфәт Хәким, Флүс Латыйфи романнары да аңа таныш түгел. Йолдыз Миңнуллина, , Айгөл Әхмәтгалиева повестьларын да, Ркаил Зәйдулла, Фирүзә Җамалетдинова хикәяләрен дә күрмәгән. Илфак Шиһаповның юмористик әсәрләрен дә. Шигырьләре белән икешәр сәгать буе Камал театры залын тота алган Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек шагыйрьләр барын да белми. (Әйткәндәй, Е. Евтушенко, А. Вознесенскийлардан соң зал тота алырдай шагыйрьләр рус әдәбиятында булдымы? Кемнәр?) Әсәрләре сәхнәдән төшмәгән драматург Илгиз Зәйниев та юк аның өчен. Башкалар да…
Зифа Кадырова исемен ишеткән. Ул аны (әңгәмәдән цитата китерәм!): “фәлсәфә һәм тирән фикерләр белән сугарылган милләт турында язылган кызыклы әсәрләре белән китап укучыларны үзенә җәлеп итә алган” – дип уйлый.

Әдәбият өлкәсендә шыр надан булу – гафу ителмәс ахмаклык түгел. Ләкин теманы белмәгән, бу хакта дуслары фикеренә таянып кына эш йөртүче кеше бүгенге әдәбиятка бәя бирергә, аның үсеш юлларын билгеләргә алына икән, бу инде – феномен.

P.S.: Интертат… Юк, бөтен татар журналистларына бер үтенеч бар. Гел галимнәрдән, милләтчеләрдән, сәясәтчеләрдән генә интервью алмагыз инде, пажалыста. Татар әдәбиятын укымый һәм белми торган надан кешеләр тагын бомжлар, психбольница пациентлары һ.б. арасында да бардыр. Зинһар өчен, шулар белән дә әңгәмәләр оештырыгыз әле: безнең әдәбиятны ничек бәялиләр, аны күтәрү юлларын нидә күрәләр икән. Бу татар әдәбиятын бик начар хәлгә төшергән безнең ише язучыларга һәм китап укучыларга әйтеп бетергесез ярдәм булыр иде.

Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика