Гариф Ахунов иҗатында Әлмәт шәһәре

Язучының хәзинәсе. Гариф Ахунов иҗатында Әлмәт шәһәре

Кереш

Актуальлек. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, публицист, драматург, прозаик Гариф Ахуновның (1925-2000) «Хәзинә» (1963) романы татар әдәбиятында зур урын алып тора. Заман әдәбиятын ул яңа тема, яңа геройлар белән баета. Ләкин әсәрнең төп әһәмияты анда гына түгел. Романның үзәгендә – хезмәт кешеләре, аларның язмышлары. Шуңа күрә ул бүген дә актуальлеген югалтмый.
Максат. Бу хезмәттә без Гариф Ахуновның Әлмәт чорына күзәтү ясыйбыз, «Хазинә» романының бүгенге заман өчен дә әһәмиятле кайбер моментларын ачыклыйбыз.
Бу максатка ирешү өчен түбәндәге ысуллар кулланыла:
— әдипнең «Әлмәт чоры» белән танышу.
— шул чорда язылган әсәрләрен барлау, өйрәнү, аларга бәя бирү;
— язучы иҗаты турында әдәби тәнкыйть мәкаләләрен өйрәнү
Өйрәнү объекты итеп, Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы, истәлекләре һ. б. әсәрләре сайланды. Шулай ук татар язучыларының автор турындагы язмалары файдаланылды.
Тикшерү методы итеп, әдәби анализ һәм бәяләмә алымнары кулланыла.
Фәнни-гамәли әһәмияте. Соңгы елларда совет чорында хезмәт темасына язылган әсәрләрнең барсын да диярлек «производство темасы» дип кимсетү модага керде. Гариф Ахунов мисалында без бу фикернең бик үк дөрес түгеллеген күрәбез. Чөнки аның нефтьчеләр тормышына багышланган әсәрләре иң беренче чиратта кеше турында, хезмәт кешесе турында. Шуның белән беррәттән, аларда бүгенге көн өчен дә актуаль булган экология, әхлак, кешелеклелек һ. б. проблемалар да чагылыш таба. Бу хезмәт совет чоры язучыларының әсәрләрен гадел бәяләү юнәлешендә кечкенә бер тамчы булырга мөмкин.

Төп өлеш
Гариф Ахунов татар әдәбиятында иң тирән эз калдырган язучыларның берсе. Күренекле җәмәгать эшлеклесе. Ул дрматургиядә дә («Чулпы жыры», «Утлар яна учакта», «Тынгысыз йөрәк» һ. б.), публицистикада да ( «И кадерле туган як»), тәрҗемә өлкәсендә дә (В. Закруткин «Плавучая станица», А. Макаренко «Педагогическая поэма», М. Шолохов «Тихий Дон», Н. Шундик «Быстроногий Олень», һ. б.) бик актив эшли. Шулай да Гариф Ахунов иҗатында иң төп урынны проза жанры, күпсанлы роман һәм повестьлар алып тора. Ул әсәрләрнең күбесе рус, украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ. б. телләргә тәрҗемә ителә, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә дә басылып чыга. Бер сүз белән әйткәндә, аның унбиш телдә 57 китабы дөнья күргән. Шуның унҗидесе рус телендә басылып чыккан. Әйткәндәй, «Хәзинә» романы язучы иҗатында иң күренекле урын алып торган әсәрләрнең берсе. Аның буенча Свердловск киностудиясе тарафыннан нәфис фильм төшерелгән. Һәм әдип бу әсәре өчен Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була. Нәкъ менә шушы романыннан соң Гариф Ахуновны «Хәзинә тапкан язучы» дип йөртә башлыйлар.
1956 елның көзендә Гариф Ахунов Татарстанның нефтьчеләр төбәге Әлмәт шәһәренә юллана — бер еллык иҗат командировкасына бара. Язучының нәкъ шушы төбәк белән кызыксынуы очраклы түгел. Моннан берничә ел элек кенә Әлмәт авылы тирәсендә бик бай нефть яткылыклары табалар. Авыл башта эшчеләр поселогы, ә 1953 елда шәһәр статусына ия була. Нефтьчеләр шәһәре әдипнең кызыксынуын арттыра гына. Командировка срогы бетүгә, шушы шәһәргә күченеп килә һәм монда 1968 елга кадәр яши. Гариф Ахуновның иң яхшы, иң әһәмиятле әсәрләре шушы чорда иҗат ителгән дип исәпләнә.
Әлмәттә үткәргән унике ел аның иҗатына чынлап та зур йогынты ясый. Барсын да белергә, үз күзләре белән күрергә теләп, язучы нефтьчеләр арасында кайный: көннәрен дә, төннәрен дә буровойда уздыра. Аларның яшәешен, көндәлек тормышын, эшләү ысулларын, хезмәт уңышларын өйрәнә. Нефтьчеләр тормышына кагылышлы бик күп мәкаләләр, хикәяләр, повестьлар яза. Шул рәвешле «Еллар чатында» (1959) «Хыялый Хәйрүш егетләре» (1965), «Артышлы тау буенда» (1960), «Канатлар кая илтә?» (1967) дигән китаплары басылып чыга. Һәм соңыннан бөтенсоюз күләмендә танылачак «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» романнарын иҗат итә. Бу романнар алтмышынчы еллар татар прозасын яңа тема, яңа каһарманнар белән баеткан әсәрләр буларак югары бәяләнә. Аларда Татарстанда нефть яткылыклары табылудан халыкның тормышына үтеп кергән үзгәрешләр бәян ителә. Яңа шартларда төрле буын һәм төрле һөнәр ияләре арасындагы социаль мөнәсәбәтләр, әхлак мәсьәләләре чагылдырыла.
Гариф Ахуновның Әлмәттә яшәгән дәвере әдәбият өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, ә иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән дә әһәмиятле. Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге 1963 елда рәсмиләштерелә. Аның беренче җитәкчесе итеп Гариф Ахунов билгеләнә. Язучы шушы төбәктә яшәүче талантлы каләм ияләрен барлау һәм үстерү буенча җитди эшләр башкара. Шушы вакытларда ул ике тапкыр шәһәр советы депутаты булып сайлана һәм шәһәр халкын борчыган бик күп проблемаларны хәл итүдә катнаша.
«Әлмәт минем язучылык эшемдә иң зур булышчым, иң зур сөенечем, гомер бишегем булган шәһәр… Мин нефтьчеләр арасына чумдым. Кешеләр арасына… Иң зур илһам, иң кайнар тойгылар белән яшәгән елларым әнә шул чорга, Әлмәт чорына туры килә» — дип яза әдип үзе дә «Әлмәт — гомер бишегем» мәкаләсендә.
Әдәбият белгечләре тарафыннан да, укучылар тарафыннан да иң җылы кабул ителгән әсәрләрнең берсе — «Хәзинә» романы. Әсәр Бөек Ватан сугышыннан соң үсеш алган нефтьчелек тармагының республика һәм дәүләт иктисадына олы үзгәрешләр кертүен генә түгел, ә авыл халкы тормышында да җитди борылышлар тудыруын, күп кенә язмышларны бөтенләй көтелмәгәнчә үзгәртеп җибәрүен сурәтли.
Әсәр татар авылында сирәк очрый торган озын гомерле Йөзлекәй карчык турындагы хикәят белән башланып китә. Йөзьяшәр Йөзлекәй карчык — хәсрәт-кайгыны батыр күтәрә алган чыдам кешеләрнең берсе. Күпне күргән, күпне кичергән. Аның язмышы Кәлимәт авылы язмышы сыманрак. Бу авыл кешеләре дә гомер-гомергә матур итеп яшәү турында хыял йөрткәннәр. Күпләре бәхет эзләп Бакуга да, Грозный якларына да китеп караган. Әмма кара сакаллары үзләреннән калмаган. Йөзлекәй карчыкның өлкән улы Шәвәли дә картаеп килә, аның гайрәтле чаклары инде артта калган. Шулай да ул үзенең дөнья көтә белүенә бик нык ышана һәм нефть чыгарырга киткән күрше малае Лотфуллага өстәнрәк карый. Әмма озак еллардан соң Лотфулла Дияровның абруйлы нефть мастеры булып туган нигезенә кайтуы һәм гөрләтеп тормыш корып җибәрүе фикерен үзгәртергә мәҗбүр итә. Шәвәли белән Лотфулла Дияров образлары аша автор искелек белән яңалыкның бәрелешүен күрсәтә.
Әсәрдәге тагы бер чагу образ — Кәрим Тимбиков. Ул мин-минлеге, дан яратуы белән аерылып тора. Ул үзе боларны сизми, үсештән туктала, рухи бушлык кичерә башлый. Котылгысыз һәлакәт юлыннан аны Кожанов алып чыга.
Тормыштан артта калмаска омтылып, алга карап яшәгән кыю персонажлар үз теләгенә ирешә. Шәвәли картның кызы Фәйрүзә яраткан эшен дә, яраткан кешесен дә таба. Матур тормыш корып җибәрә. Арыслан да үз тиңе Сәгыйдәгә өйләнә. Ә заманнан артта калганнар җиңелүгә дучар була. Монда да искелек белән яңалык бәрелеше ачык чагыла.
Нәрсә ул Хәзинә? Әлбәттә, әсәрнең нефтьчеләр тормышына багышлануын исәпкә алып, иң беренче:» Хәзинә ул — нефть!» — дип әйтәсе килә. Чынлап та хәзинә ич инде. Моны бүгенге көнгә карап та әйтеп була. Ләкин язучы мәсьәләне аз гына башкачарак хәл итә. Моны без Лотфулланың сүзләрендә дә ачык күрәбез. «Гәзитләрдә без нефтьне кара алтын дибез. Алтын — димәк, Хәзинә. Ләкин безнең байлыгыбыз нефть кенә мени? Аны табучылар байлык түгел мени? Иң зур Хәзинә — кешеләр.»
Әсәр сәнгатьчә югарылыкта иҗат ителгәнлектән, бер нефтьчеләр тормышы, бу тормыштагы үзенчәлекле образлар белән генә чикләнми. Халыкның көнкүрешен, аның йолаларын, гореф-гадәтләрен дә тулы чагылдыра. Шулай ук әхлак, кешелеклелек проблемаларына да киң урын бирелә. Моның бер чагылышы буларак, табигатьне саклау мәсьәләсе дә калкып чыга. «Хәзинә» романында да, башка әсәрләрдә дә кешелеклелек, гаделлек, намуслылык, хезмәт сөю мәсьәләләре үзәктә тора. Ә болар һәр заман өчен хас, һәр чор өчен актуаль. Шуңа күрә, Гариф Ахуновның үз иҗаты да әдәбиятыбызның бер хәзинәсенә әверелә.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Йомгак
1956-1968 елларда язучы Әлмәт шәһәрендә яши. Моннан өч ел элек кенә шәһәр статучы алган Әлмәтнең нефтьчеләр үзәгенә әйләнү процессының шаһиты була. Бу дәвердә ул күп гомерен нефтьчеләр арасында уздыра, көннәре дә, төннәре дә шулар янында, буровойларда үтә. Язучы аларның тормышын, көнкүрешен, шәхси проблемакларын, эш ысулларын, уңышларын һәм уңышсызлыкларын өйрәнә. Нефтьчеләр тормышыннан мәкаләләр, хикәяләр, повестьлар яза. Алар республика матбугатында даими басылып тора. Әлмәт Гариф Ахунов иҗатында хәлиткеч бер чорга әйләнә.
Шушы чорда иҗат ителгән «Хәзинә» романы киң җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы кабул ителә. Ул Г. Тукай исемендәге премиягә лаек була.
Әсәр нефтьчеләр тормышына багышланган. Бу һөнәр ияләренең тормышы һәм эшчәнлеге тулы чагылыш тапса да, романны фәкать «производство романы» кысаларына гына кертеп булмый. Чөнки анда индустриялләштерү сәясәте нигезендә барлыкка килгән нефтьчелек сәнәгате нәтиҗәсендә туган социаль каршылыклар белән беррәттән, шәхеснең күңел каршылыклары да, рухи эзләнүләре дә чагылыш тапкан. Халык тормышы, аның йолалары, гореф-гадәтләре тулы һәм җентекле итеп сурәтләнгән. Язучының башка әсәрләрендәге кебек үк, монда да игътибар үзәгендә – кеше. Һәм иң зур хәзинә дә, нефть түгел, ә кеше. Аның эшчәнлеге, хисләре, кичерешләре, рухи үсеше. Хезмәт кешесенә дан җырлау, аның күңел халәтен төгәл чагылдыру, халык тормышын тирән белеп сурәтләү бу әсәрнең үзен дә халкыбызның рухи байлыгына әверелдерә.

Кулланылган әдәбият
1. Ахунов Г. А. Хәзинә. I том. – Казан Татар. кит. нәшр., 1981.
2. Гариф Ахунов: Истәлекләр / Төз. Ш. Г.Максудова, Н. Г.Ахунова. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 239б.
3. Гайфуллина Ф. А. Гариф Ахунов прозасы (иҗат үсеше). – Казан:
Идел-Пресс полиграфия-нәшр., 2003. – 128б.
4. Галимуллин Ф. Г. Идел җырчысы: Гариф Ахунов иҗат портреты //
Казан утлары. – 1980. – №8. – Б.152-164.
5. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты.
– Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001. – 544б.
6. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том / төз.
Р. Н.Даутов, Р. Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 751б.