Гөлүсә Батталова
Әдәбият

Гөлүсә Батталова: Күңелем нәрсә куша – шуны язам


«Таныш булыгыз — Әтнә районы Түбән Шашы авылы кызы Гөлүсә Батталова…» — дип тәкъдим итә торганнар иде элегрәк. Хәзер инде аны белмәгән укымаган шигырь сөюче юктыр да кебек. Ул вакытлы матбугатта һәм интернетта чыккан шигырьләре белән укучылар мәхәббәтен яулап өлгерде. Һәм ул бүген — безнең кунагыбыз.

— Миңа ни өчендер син әдәбият сөючеләргә, нигездә, интернет аша танылдың кебек тоела. Бу безнең әдәбият өчен бик гадәти хәл түгел. Сөйлә әле шул хакта, ничек башланды, ничегрәк килеп чыкты. Или мин ялгышаммы?
— Мин үземне әдәбият мәйданына шигырьләрем “Казан утлары”, “Идел” журналларында бер-бер артлы дөнья күргәннән соң килеп кердем дип саныйм. Сезгә иҗатым интернет аша таныш икән – сөенәм генә. Ник дигәндә, интернет – бик зур мөмкинлекләр мәйданы ул. Шул исәптән, әдәбият өчен дә. Күпме генә тискәре фикерләр булмасын, кәгазь китапка күпме генә табынмыйк (үзем дә китап исенә мөкиббән, шунсыз яши алмыйм) – бүгенге көндә укучыга барып җитүнең иң тиз, иң җайлы юлы – интернет. Кеше хәзер китап укымый дип зарланган, газета-журналларның тиражы кимегән заманда һәркемнең уч төбендә – бөтендөнья пәрәвезе. Бүген син әсәреңне яздың, шул мизгелдә интернетка элдең – сине укыдылар һәм шунда ук фикерләрен белдерделәр. Я, бу начармы? Әйе, интернет – ул битлекләр иле. Матур исем һәм гүзәл фото артында кем утырганын кайчак берәү дә белмәскә мөмкин. Синең шигыреңә куелган лайклар, караулар саны да – алдавыч! Әмма, телибезме без, юкмы – дәрья суындагы айсбергка охшаш интернет киңлеге – татар әдәбиятын, шигъриятен пропагандалауның безнең өчен бүгенгә иң үтемле ысулы. Инде шәхсән үземә килгәндә, интернетта иҗатыма кагылышлы махсус эшләнгән сайтым да, төркемем дә юк. Шәхси сәхифәләремә һәр язган шигыремне урнаштырып барам. Иҗат җимешләремне көтеп алып укып, үз фикерләрен (һәрчак уңай дип ялгыша күрмәгез) җиткереп баручы укучыларым бар. Башта битемә язылалар, танышалар, соңрак китабымны эзли башлыйлар. Интернет аша кемне дә булса китапка тарта алабыз икән – монысы да зур җиңү бит!

— Бүгенге чорда яшьләргә әдәбиятка килер өчен шартлар юк дип әйтеп буламы? Әдәбиятта танылу өчен нинди сыйфатлар иң мөһиме дип саныйсың?
— Яшьләргә әдәбиятка килү өчен шартлар бар, ә менә әдәбиятка килгән яшьләрне әдәбиятта калдыру өчен шартлар бармы икән – менә бит хикмәт нәрсәдә! Үсмер чорда, яшьлек елларында бик күпләрдә буладыр ул күңелнең күбәләктәй канат каккан чаклары. Сиңа кадәр килеп киткән шагыйрьләр белән җенләнәсең – йөрәккә тәүге мәхәббәтнең җиле кагылганда дөнья тоташ шигырьдән торган иләс мизгелләрне кайсыбыз үтмәгән? Иҗат иткән шедеврларыңны (әйе, ул чорда бары тик шулай уйлыйсың!) башкалар да укып, уңай бәя бирсә, яшь иҗатчылар өчен һәрдаим уздырылып торучы бәйгеләрдә дә җиңеп куйсаң – шигърият җене кагылырга күп кирәкмени соң? Әдәбиятка алгысынган яшьләр өчен бездә “Калеб”, “Әлләүки”ләр бар үзе – әмма, дөресен әйтик, алар бүген энтузиастлар кулында! Дәүләт тарафыннан да ниндидер колачлы проектлар тормышка ашырылса (“Үзгәреш җиле” кебек берәр зур бюджетлы чара яшь каләм ияләренә язык булмас иде дә бит), яшь язучыларның иҗатын, китапларын пропагандалау бүгенге заман таләпләренә бәрабәр булса… Кызганыч, әлегә яшьләргә кагылышлы хыяллар шарт фигыль һәм күп нокталарга гына кайтып кала шул.
Әдәбиятта танылуга килсәк, мин, әлбәттә, иң әүвәл иҗатчының таланты, фикере, белеме, язганнарының дөнья өчен кыйммәте булуда дип уйларга теләр идем. Әмма заман приоритетларны башкачарак куя. Бүген танылу өчен гавәмнең нәрсә укырга теләвен чамаларга, шул хакта язарга, язганнарыңны тәкъдим итә, ягъни сата белергә, мобиль булырга кирәк. Минем уемча, танылуның теориясе менә шул. Практикасын белмим, чөнки күңел кушканны язам, язганнарымны таныту өчен махсус берни кылганым юк.

— Хәзер шагыйрьләр заманы түгел, диләр. Яшәү темпы чынлап та тиз, тормыш максаты бүтән, кеше-ара мөнәсәбәтләр дә үзенчәлекле. Синеңчә ничек, шагыйрьләр өчен ниндидер аерым бер чор кирәкме, әллә алар дәверне үзгәртергә сәләтлеме?
— Дәверләрне үзгәртердәй шагыйрьләр булган! Кешеләр аңына сеңгән идеологиягә куркыныч тудыра алырдайлардан котылу җәһәтеннән күпме гомерләрне әрәм итмәгән шәхес культы тегермәне? Хәзер, әлбәттә, башка чор дибез. Бүгенге көн шагыйрьләре дәверләрне үк үзгәртә алмас, билгеле. Әмма шигырь кешеләр күңеленә, җанына, димәк, яшәешенә әле дә зур тәэсир итә икән! Мин моңа үзем белән булган бер вакыйгадан соң инандым. Өченче балама 3-4 айлар булгандыр, миңа бер ханымнан хат килеп төште. “Моңа кадәр дә иҗатыгызны яратып, кызыксынып укып бара идем… Сезнең улыгыз туган көнне минем әтием үлде. Кемдер килде дөньяга, кемдер китте… Мин ул көнне сезгә, нишләптер, тагын да якынайдым. Әлеге вакыйгаларда үз җаным өчен ниндидер бәйләнеш тойдым. Сез җырлый-җырлый бала тирбәткәндә, мин елый-елый сезнең шигырьләрне укыдым. Ачы хәсрәтемне күтәрергә көч, дөньяның яктысын кабат тоярга дәрман алдым…” диелгән иде ул хатта. Укучыларыннан шундый хәбәр алганга кемдер сөенер иде, мине исә курку биләп алды. Каләмемнән төшкән һәр сүзем өчен үземнең никадәр җаваплы икәнемне, син язганнар кемгәдер яшәү көче бирергә, ә кемнедер дөньядан ваз кичәргә мәҗбүр итә алганын мин менә нәкъ шушы хаттан соң аңладым кебек. Шигырьләр кешеләргә тәэсир итәләр, ә кешеләр – дәвергә. Димәк, шагыйрьләр дә дәверне үзгәртергә сәләтле булып чыга бит!

Kupivip RU

— Татар шигърияте башка халыкларныкыннан ничек тә булса аерыламы? Анда бүген нинди тенденцияләр өстенлек итә.
— Татар шигърияте – бөек милләтнең бөек шигърияте ул. Җир шарындагы теләсә-кайсы халыкның шигъри сүзе белән тиңләшерлек бай, тирән һәм кызыклы дип әйтер идем аны. Безнең шигърияттә, гомумән, әдәбиятыбызда минем күзгә ташланган, дөресрәге, җанымны сызлаткан бер үзенчәлек бар – ул безнең фаҗигале үткәннәребез белән бәйле. Үз дәүләтчелеген югалткан, яралары әле дә булса җөйләнмәгән халкыбызның шигъриятендә дә ниндидер эчке бер әрнү бар. Милләт, тел, дин хакында язылмаган шигырьләрдә дә сизәм мин аны. Җаным белән тоям. Ә икенче соравыгызга килсәк, бүгенге шигъриятебез фәлсәфи эзләнү юлында кебек тоела миңа. Ниндидер яңалыкка, үзгәрешкә сусау, омтылу бар. Һәм бу бик әйбәт! Тере әдәбият, тере шигърият шулай булырга тиеш! Экспериментлар, төрле жанрларда һәм өслүбләрдә каләмеңне чарлау – өйрәнчекләр өчен генә диючеләр нык ялгыша, миңа калса. Бу җәһәттән, күңелемдә бер генә теләк – Көнбатышның ымсындыргыч йогынтысы белән илһамланып иҗат иткәндә тамырларыбызның Көнчыгышның ерак далаларында, Шәрыкнең мең дә бер дәвергә җитәрлек рухи мирасында икәнен онытмасак иде.

— Гөлүсә Батталова шигърияте башкалардан нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсың?
— Үз-үземә бәя бирә алмыйм. Укучы, авторы күрсәтелмәгән очракта да, шигырьләремне минеке икәнен танып укырлык дәрәҗәгә җитә алсам, бик бәхетле булыр идем.

— Шигырьләреңне күзәтеп барам. Минем хатын-кызлар иҗатыннан тоташ лирика ишетергә күнеккән колак өчен алар сәеррәк яңгырый. Синдә милли, сәяси, фәлсәфи темалар күбрәк сыман. Һәм алар тирән һәм үткен кичерешләр аша бирелә кебек. Бу миңа гына шулай тоеламы? Сәбәпләре нидә?
— Хатын-кызлар һәм ирләр иҗаты дигән бүленешне кабул итә алмыйм. Ничек була соң ул: җитди, саллы темалар – ирләрнеке, ә хис дөньясы – хатын-кызныкымы? Дөнья, җәмгыять, сәясәт, ил-көн гаме хакында гүзәл затлар уйларга сәләтсезме? Кешеләр аңында ниндидер сәер стереотип формалашкан, һәм менә шул кысалардан җәмгыять фикере генә түгел, хәтта кайчагында авторлар үзләре дә чыга алмый кебек тоела миңа. Танылган бер шагыйрәнең сүзләрен хәтерлим: “Иҗтимагый шигырьләрем бик күп, әмма мин аларны күрсәтергә оялам. Кая үреләсең дип, шелтәләрләр төсле”, дигән иде ул. Менә шул темага языйм әле дип, махсус язылган бер генә шигырем дә юк. Күңелем нәрсә куша – шуны язам. Шигырь язылганда бәгырь актарыла, мең тапкыр җан биреп, мең тапкыр яңадан туам – сез тойган тирән һәм үткен кичерешләр әнә шуннандыр.

— Бүген һәр тарафтан ишетелә торган: «Татар әдәбияты начар хәлдә?» — дигән сүзгә ничек карыйсың?
— Минемчә, әлеге сүзләрне татар әдәбиятын белмәгән, укымаган, дөнья әдәбияты яссылыгында чагыштырып карау мөмкинлеге булмаган кеше әйткәндер. Әдәбиятыбыз һич кенә дә начар хәлдә түгел! Шулкадәр кызыклы авторлар, тирән фикерле, үзенчәлекле фәлсәфәле әсәрләр языла – укы гына! Бездә әдәбият начар түгел, бездә шул әдәбиятны, китапны пропагандалау начар. Китап маркетингы, агентлыклар, аларның эшләү механизмнары – ни кызганыч, бездә болар берсе дә юк. Дөнья әдәбиятында әйтерлек үз сүзбезе юк дигәннәргә җавап бу. Язылган әсәрләр, китаплар күп – әмма аларны дөнья китап базарына чыгару буенча берни дә эшләнми. Тискәре һәм уңай тәэсирләр буенча татар җәмәгатьчелеген кыл урталай бүлгән Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабын гына алыйк. Әлеге роман бүген дистәләгән телләргә тәрҗемә ителде, аның дөнья буйлап миллионлаган укучылары бар. Авторның талантын һәм әсәрнең яхшы булуын таныган хәлдә дә, хакыйкать күз алдында – “Зөләйха…”ның популярлыгы – нәшриятның уйланылган, уңышлы менеджмент нәтиҗәсе. Яхина бит илдән илгә йөреп, тәрҗемәче дә эзләми, китабын кибетләргә дә таратмый. Ул – автор, ул яза. Ә калганы – китапка кызыксыну булдыру, реклама, тәрҗемә, чит ил нәшриятлары белән эшлекле сөйләшүләр, сату – боларны барысын да шушы өлкәдәге белгечләр эшли. Кыганыч, әмма татар китабын дөнья базарына чыгару нисбәтендә әлегә бездә ниндидер уңышлы проектлар күренми. Дөресрәге, алар бөтенләй юк. Моның белән кем шөгыльләнергә тиеш соң дигән урынлы сорау туа. Нәшриятлар булырга тиеш, әлбәттә. Китап базарын, андагы маркетинг кануннарын өйрәнү, эш механизмнарын, элемтәләр булдыру һ. б. шактый вакыт, көч, матди чыгымнар һәм бигрәк тә фидакарьлек сорый торган әлеге хезмәткә алынучы булырмы, белмим. Ә бит бүгенге татар әдәбиятында дөнья классикасы үрнәге булырдай әсәрләр бар! Марсель Галиев иҗатын аның биеклегендә тәрҗемә итеп, дөньякүләм таныта алсаң, иманым камил, интеллектуаль проза өлкәсендә иң танылган, иң укыла торган, китаплары миллионлаган тиражлар белән төрле илләрдә таралучы автор булыр иде ул.
Их, совет заманында китаплар да чыга иде, тәрҗемә дә ителә иде, сатыла да иде дигән ностальгиягә карата да үз фикерем бар. Ул заманда да авторлар һәм әсәрләр идеологиягә мөнәсәбәттә пропагандаланган. Тупасрак чагыштыру булса да, бер мисал китерәм: Чыңгыз Айтматовның “Пегий пёс, бегущий краем моря” повесте бар. Миңа калса, Айтматовның иң уңышлы әсәрләренең берсе. Гаҗәеп көчле психологизм, мәңгелекнең тутыкмас фәлсәфәсе, җан-бәгырьне сулкылдатырдай сюжет. Табыныр дәрәҗәдә яраткан Эрнест Хемингуэйның “Старик и море” хикәясе әлеге повестьне укыганнан соң тоныкланып киткәндәй була. Ә нигә соң без алайса Айтматов дигәндә иң әүвәл аның бөтенләй башка әсәрләрен күз аллыйбыз? Совет пропагандасы безгә нинди әсәрне тәкъдим иткән, шуны укыганбыз. Ә дәрья төбеннән чын җәүһәрләрне үзлегеңнән эзләп табучылар күп түгел.

— «Укучы зәвыгы» дигәнрәк нәрсә бар. Бу беренче карашка бик абстракт булып тоелса да, иҗатчының популярлыгын билгеләүче төп нәрсәләрнең берсе. Ул зәвык белән берәр ничек идарә итеп буламы?
— Әлеге мәсьәләгә мин моңарчы шиклерәк карашта идем. Такмак яратучыларның фәлсәфи әсәрләргә, җитди әдәбиятка тартып булмыйдыр, пәри башка, җен башка ул дип уйлый идем. Әлеге фикеремне, ышанасызмы-юкмы, эстрада үзгәртте! Хәзер шоу-бизнеста Алла да юк, мулла да юк, тозсыз мәзәк, арзанлы юмор гына кирәк дип йөргәндә, кайбер артистлар үз концерт программаларын затлы шигырьләр белән бизи, танылган шагыйрьләр иҗатына мөрәҗәгать итә башлады. Һәм, беләсезме, нәрсә булды — зәвык ягы шуның ише генә инде дип, өметсез дип саналган тамашачы шигырьгә төрелгән концертларны ярата, көтеп ала, хәтта сәхнәдән шигырь укылганда залда елап утыручылар бар! Димәк, зәвык белән идарә итеп була. Безнең халык белемле дә, фикерле дә, мәгънәле дә, нечкә күңелле дә ул – чын әдәбиятны аның бәгыренә барып җитәрлек итеп тәкъдим генә итә белерегә кирәк.

— Менә бүгенге шигърияткә игътибар итсәң, анда күбесенчә хатын кызлар. Һәм иң популярының барсы да чибәр. Илһам кошы чибәрләр иңенә генә куна мени соң?
— Хатын-кызларның һәммәсе дә чибәр инде ул – каләм тотканы да, көрәк тотканы да, ат иярендә гаскәр белән идарә иткәне дә – шулай бит? Ә әдәбиятта, шигърияттә хатын-кызларның күплеге — табигый. Хәзер кайсы гына өлкәне алма – анда хатын-кыз. Безгә бит табигать тарафыннан ныклык, үҗәтлек, психиканың сыгылма булуы туганда ук бирелә. Ә бүгенге заманда әлеге сыйфатлар – иң кирәклелеләре.

— Синең дәрәҗәдәге иҗат кешесе һәрвакыт күз алдында, игътибар үзәгендә — талантлы, хисле, чибәр… Моның гаилә тормышына зыяны тимиме?
— Артык игътибар үзәгендәмен дип әйтә алмыйм. Әдәби мохиттән шактый читтә, тыныч кына авылда гомер итеп ятам. Иҗат кешесе белән бер түбә астында яшәү җиңел түгелдер, бер шигырьне язганнан соң дөньяны кочардай булсаң, икенче юлы исә, шигырь туганнан соң җанда коточкыч бушлык кала. Әнә шул мең төрле халәтеңдә дә сине ничек бар, шулай кабул иткән, аңлаган һәм яраткан гаиләң булу бик зур бәхет ул. Һәр иҗат кешесенә, иң беренче чиратта, әнә шундый шәхси бәхет теләр идем.

Әңгәмәдәш – Марат Кәбиров

Гөлүсә Батталова - photo

 

Гөлүсә Батталова: Үзем турында үзем.

Бүгенге заман өчен үземне бераз сәеррәк һәм шактый беркатлы кеше дип саныйм. Прагматиклар баскан бу тормышта артык хыялый да күренәмдер, һәрхәлдә, яхшылыкның, матурлыкның дөньяны коткарачагына чын күңелдән ышанам. Язмыш кизәнгән саен елмая, бик еш кунак булучы кризисларны көр күңел белән каршылый һәм озата торган гадәтем бар. Холкымның гайре табигый сыйфатлары нәселдән күчкәндер дип уйламыйм, гаиләбездә миннән кала барысы да “нормальныйлар”. Уйлый торгач, очына чыктым кебек, 11 айлык сабый чагымда шактый катлаулы операция кичергәнмен, тулысы белән канымны алыштырганнар. Әнә шунда миңа салынган төрле кешеләрнең каны үз эшен эшләгәндер ахры – кайчагында үз-үземне дә танымый торам.

Мәктәптә гел бишлегә генә укыдым, әмма китапка, фәнгә кереп чумган, карусыз укучы булалмадым. Тынгысыз, кыбырсык, дәресләрдә гел сөйләшеп утыручы буларак укытучыларымның шактый чәчен агарттым кебек. Журналист булу хыялымны ул даирәдә шактый билгеле бер профессор абый чәлпәрәмә китергәч (мәктәп чорында район газетасында басылган мәкаләләрем белән танышкач, синнән журналист чыкмый дигән иде ул), гарьлегемнән чит телләр факультетын кызыл дипломга тәмамладым, әмма бер көн дә укытучы булып эшләмим, бер дәрес тә укытмыйм дип, үз-үземә сүз бирдем. Юк, укытучы хезмәтен яратмаудан түгел. Миңа калса, иң кирәкле, иң җаваплы, иң хөрмәтле, иң югары хезмәт хакы түләнергә тиешле һөнәр ул. Бертуган ике апам укытучы булып эшләсә дә, мин бу һөнәргә алынырга базмадым. Сабырлыгым, тырышлыгым, таләпчәнлегем җитмәс дип курыктым булса кирәк.

Инде килеп, бик күпләргә сәер тоелырдай гамәлем хакында да язмый кала алмыйм. Институтны тәмамлап, аспирантурага, радио дикторы карьерасына юллар ачылып торганда, Казан пропискамны, тулай торактагы үз куышымны ташлап, авылга – Әтнәмә кайтып киттем. Ышанырсызмы-юкмы, әмма инде менә дистә елдан артык бер тамчы үкенми, рәхәтләнеп авылда яшәп ятам. Түбән Шашы исемле гаҗәеп матур табигатьле туган авылымнан үз районыбызның Ашыт суларыннан ямь, Кала тауларыннан гамь алган Күәм авылына кияүгә чыктым. Баскан саен эзләрем туган җиремдә кала бит дип, рухи ләззәт алып гомер кичерүемне кемдер аңламас та, бәлки. Ә миңа янәшәдә генә агып яткан инеш буендагы таллардагы сандугач сайравыннан колакларымның изрәве, кышкы зәмһәрир салкыннарда үпкәләрне ярып кергән саф һава дулкыны, авылның ихлас-самими яшәеше, гадилеге кирәк. Шулардан башка мин ул мин түгел. Үземне кирәкле, кадерле, бәхетле итеп тояр өчен миңа Әтнәм кирәк. Дөньяның үзәге, җирнең кендеге нәкъ менә Әтнәдә дип исәплим. Шулай уйлау миңа рәхәт. Башкалар, зинһар, үпкәләмәсен. Табигать фасылларыннан пыскып яуган соры яңгырлары белән кара көзне яратам. Әйе, әйе, шомырт чәчәкләреннән исергән май да, җиләкле җәйләр дә никтер миңа илһамны көзнең шул пыскак көннәре кадәр бирә алмый. Көзләрдә мин дөньяга яңадан туган кебек булам. Дөресрәге, минем баштагы компьютерым перезагрузка ясый. Һәм өр-яңа биткә, өр-яңа илһам белән шигырьләр ургылырга тотына.

Гаиләмә килгәндә, ирем Алмаз белән без икебез ике планетадан, җир шарының ике полюсыннан. Ул физик, мин гуманитарий. Ул җиргә нык басып атлый торган, реаль тормыш кешесе, мине кайчак хыял болытларыннан тартып төшерергә кирәк. Әмма плүс белән минус бер-берсенә ничек тартылса, без дә нәкъ шулай. Мәхәббәт җимешләребез — кызыбыз Диләрә, улларыбыз Аяз белән Айрат үсеп килә. Мин бик бай һәм бәхетле кеше – Аллага шөкер, туган нигеземә кунакка килсәм, әти-әнием, әбием, туганнарым каршы ала. Мине язмыш мизгел саен балалар дип яшәргә күнеккән әти-әни, сеңлем, апа дип өзелеп торган ике апам, энем белән бүләкләгән. Бала чагым да, яшьлек елларым да сагынырлык рәхәт, күңелле үтте. Әмма мин үземне бу дөньяга бераз соңгарак калып килгән кеше дип исәплим. Нигәдер узган гасырның 60 елларында туып, 70-80 елларда яшьлек чорын кичерергә тиеш булганмындыр кебек. Ул чорның рухы, романтикасы, тормыш рәвеше, киемнәре, җырлары, әдәби әсәрләре җаныма якын. Алга чапкан дөнья артыннан артык кумавым, кешеләрдән яхшылык, киләчәктән бары яктылык кына көтүем дә, бераз сәерлегем дә бәлки шуннандыр.

Гөлүсә Батталова шигырьләре

Көтмә син!

Көтәсең… Көтмә! дип сорадым,
Көтмә дип үкседем ялварып.
Җилләрдән үтендем: илтегез,
Сөйми дип, сүзләрнең ялганын!..

Ничә кат киселгән өметләр,
Өеңдә җиде ят ут элгән…
Юлыма төбәлгән күзләрең —
Көтмә син! Көтмә син… Үтенәм…

Чакрымнар, дәверләр, дөньялар
Кайчандыр аерган кисәкләп…
Йөгәннәр кулда дип, кем генә
Бәхетне туа соң исәпләп?

Көтәсең… Чытырдап кысылган
Учыңда — дәвасыз әрнүең.
Нигә соң җаннарны кузгатмый —
Һәр китү? Һәр кайту? Һәр үлем?

Көтмә, дип, көтмә! дип, юлларны
Бураннар иркенә тапшырдым.
Ә үзем… чарасыз тәкъдирдән
Кар күмгән эзеңә баш ордым…

Бәхиллек сорады иреннәр:
Гафу ит!.. Риза бул!.. Көтмә син!..
Күшеккән җанымда — әманәт:
Минем дә көткәнне белмәсен…
31.01.2019

***
Китү микән, кайту микән соң бу ?..
Әнә йолдыз үтте сызылып.
Тәгәрмәчләр һаман әйләнәләр…
Бәгырь генә калды өзелеп.

Китте… китте… үксезләрне бүген
Кем юатып, җырын багышлый?
Китмәде ул, тик тукталган иде
Үз өенә кайтып барышлый…

Мизгел генә иде ул тукталыш —
Якты иде күмер күзләре…
Кайтавазы калды: югалтсагыз —
Йөрәкләрдән мине эзләгез…

Китте… китте… бер мизгеллек дөнья
Гомер булмаганча сагышлы…
Китмәде ул, тик тукталган иде
Мәңгелеккә кайтып барышлый…
15.01.2019

* * *
Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк
Елмаеп эшләгән аларның этлеге.
Кыямәт көн әллә килеп тә җитттеме –
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.

Мәңгелек кыйммәтләр аунаса чүплектә,
Дәшмәүне хуп күрсә иң гадел мәхкәмә…
Дөньяның күзенә карарга иде лә
Чын кеше буларак бары бер мәртәбә.

Нарасый җаннарны типкәләп җил куа,
Бугазга ябыша гамьсезлек читлеге.
Я Раббым, ярлыка җәһәннәм утыннан –
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.

Ай — иманың

«Әни, кара, ай минем белән кайта!..»
(Нәни дустым Ришат сөйләгәннән)

Ай иярткән төннәр аз булдымы?
Тулган айлы юллар ни чакрым?
Томырылып чапкан чаптарларның
Адымнары бүген ник акрын?

Үз Күгеңдә айсыз калу — хәтәр,
Нурың булмау күңел ямарлык…
Тәкъдир бирмә, җаһил чорны үткән
Манаралар хәлен аңларлык!..

Кая китсен, тәгәрәмәс әле,
Күге качмас, менә — Җир! дисең…
Төн карасы ятса, беләсеңме,
Үзеңне дә тереләй җирлисен…

Синең адымнарда — Ай аршыны,
Ай бизмәне — Күгең, Җиреңдә.
Болытларны ертып, пышылдый күк:
Караңгы дип, кире чигенмә!
Чигенмә!
26.01.2019

* * *
(Украина, Сирия, Әфган һ. б. халыкларга багышлана)

Август-Сентябрь. Йолдыз яңгыры.
Безнең күңелләр шуңа күнеккән.
Июль – аҗаган. Август – йолдызлар.
Бар да табигый. Элек-электән.

Чыклы иртәләр, шәфәкъле кичләр
Мәңгелек булып сеңгән каннарга.
Юатырга дип ни генә әйтик
Шушы бәхеттән мәхрүм җаннарга?!

Кинәттән яуган бомба яңгыры,
Тыкрыкка гына поскан әҗәлең…
Мәхшәр көненә нокта куюның
Табарга иде берәр әмәлен.

Җимерек йортлар, тузгыган нигез –
Сүрәт рәссамы – пычрак сәясәт.
Чынбарлык түгел, гүя төш кенә –
Теге дөньяга тәүге сәяхәт.

Илдәш булганнар , кардәш булганнар –
Язмышлар гына нигә аяныч?
Упкынга илтер татлы рәшәме
Океан артыннан көткән ышаныч?

Җир шары чыдый. Бетмәс сугышлар
Мәтам маршыдай шомлы яңгырый.
Йолдыз явасы шушы кичләрдә
Бомба яңгыры күкне томалый.

Август-Сентябрь. Томанлы иртә.
Рәхмәтлеме без тыныч таңнарга?
Юатырга дип ни генә әйтик
Шушы бәхеттән мәхрүм җаннарга?!

Кояш исе!

Бу дөньяның төксе чыраена
Ияләнгән идем! Күптәннән…
Арган идем, Кеше тапмый йөдәп,
Карашларын җирдән күтәргән…

Вак җаннарның эре адымына,
Түбәннәрнең биек үренә…
Күнеккән дә кебек иде күңел,
Юшкын яткач бәгырь түренә.

Иртәләре — гадәтләнгән иртә —
Җайлы ләса атлау бер эздән!
Кояш исе!
Кояш исе керде! —
Тансык тамчы тамды күземнән.

Кояш исе! — читән-коймаларда,
Черем иткән киртә очында!..
Ышанмыйча тезгеннәрен тарттым:
Рәшәдер ул, күңел, очынма…

Кояш исе! керде һәм туктады
Егыла-тора чапкан дөньясы.
Колакларга тынлык пышылдады
Фани җирнең бакый догасын.

Чуар уйлар эңгерләрдә калды,
Гамь йөгерде кинәт каныма.
Рәхәт бәхет: күнегәсем килә
Кояш исе! кергән җаныма.
23.01.2019.

“1944”

(“Евровидение”дә җиңү яулаган Кырым татар кызы Джамалага)

Ауропаны тезләндерде бер җыр!
Ауропаны тетрәндерде бу җыр…
Тарих шаһит: халык фаҗигасен
Дәшми генә эчкә йотты ул чор…

Йорт-җиреннән беркөн кубарылып,
Сатлык дигән мөһер сугылганын,
Кырымыннан түгел, гәүдәсеннән
Җаннар йолкып алып куылганын –

Бәян итте Кырым татар кызы –
Сулык-сулык бәгырь үкседеме?
Җансызлыкны кыйбла иткән җаннар
Хакыйкатьне әллә күпсендеме?

Читтә туфрак булган миллионнарның
Бәддогасы эзләр ияләрен.
Чорлар аша хәтта җырлар булып,
Җавап көтеп кысар чигәләрен.

Кырым, Себер, мәшрикъ-мәгърибләргә
Очкан икән татар тузан булып…
Яраларга ялгыш кагылмагыз –
Күтәрелер беркөн туфан булып!

Аңламаслар җанның тантанасын,
Сатлык диеп үртәр кайсысы?
Ауропада бүген татар җыры –
Кемнәрнең соң кемдә кайгысы?!
Ауропаны тезләндерде бер җыр!
Ауропаны тетрәндерде бу җыр…
Дөнья шаһит: гамәл дәфтәрләрен
Бизмәннәргә салып килер ул чор!
Килер ул чор!
Ауропаны тетрәндерде бу җыр…

Барыбер

Тимәгез җаныма, керсен дә бикләнсен —
Гасырга, мең елга… инде бит барыбер…
Барыбер — шом тулган бу сүзнең дәһшәтен
Аңларга ничек тә бер йөрәк табылыр.

Табылыр! Ваемсыз изрәгән җилләрне
Уятып йөрер дә, офыкка кул изәр.
Ә-һә-һәй! дияр ул, дөньяга яратып,
Каршы ал, кабул ит — яшәргә Мин киләм!

Җилләрдә җилфердәр җитен чәч бөдрәсе,
Күзләре йөгерер үзәннән тауларга…
Сизмәс тә, җәяләр, мылтыклар, ятьмәләр
Мең хәйлә корырлар бер йөрәк ауларга.

Хыяллар калыр да офыкка эленеп,
Битләрдән җуелыр гөнаһсыз алсулык…
Кыйналган, кешеләр җанына сыймаган
Ул әйтер йөрәккә, китик без, алҗыдык…

Дөньяны кочам дип ымсынган күңелләр,
Киереп ачылган ишекләр ябылыр…
Ничәнче мәртәбә бертөрле чишелеш:
Миңа да, сиңа да, аңа да… барыбер…
20.01.2019

* * *
Мәҗүсилек безнең каннардадыр –
Бичураны күптән үз иттек.
Поста йортның шомлы чормасыннан
Сагыш-зарлы җыру ишеттек.

Җил капкалар җилдә ыңгырашты,
Нигез-ташның рухын елатып.
Җансыз авылны соң кем яшергән,
Кычытканнар белән уратып?!

Заман ясин чыккан урамнарда
Күпме тарих гамьсез җирләнгән.
Тәүбә итеп нинди дога кылыйк –
Җаннар инде шактый керләнгән.

Бохарада укып кайттык әллә –
Бармы акыл бездә сатарлык?
Караңгыга чумган дөньябыздан
Бичуралар куркып качарлык!

Мәҗүсилек безнең каннардадыр –
Ия-рухлар никтер үз күрде.
Ак әбиләр безне бисмиллалап,
Җен-пәридән саклап үстерде.

Бер Аллага алар ышануын
Какшатмаган юаш бичура.
Мең дәверле иман хәзинәсен
Шыр наданнар җилгә очыра.

Мәҗүсилек безнең каннардадыр,
Күз йомарга нигә үткәнгә?
Туган нигезләрне ятим итмик,
Бичуралар өзелеп көткәндә.

* * *
Мин сине бураннан эзләрмен,
Кыш килеп, кар күмсә юлларны.
Сагыштан тилергән мәхәббәт хакына
Чигерик үткәнгә елларны.

Мин сине җилләрдән сорармын,
Хәтерләп мең кабат сүрәтең.
Җавапсыз җилләргә ышаныр идемме,
Мин сине яратам, күрәсең.

Мин сине эңгердә уйлармын,
Адашмас микән дип төннәрдә.
Яшемә чыланган иртәнге төшемне
Бәхеткә юрадым өннәрдә.

Мин сине барыбер табармын,
Сагынмас идем бит, югыйсә.
Беркатлы өметне күңелдә бөтереп,
Эңгердә буранлап җил исә…

* * *
Балачактан йөгереп кенә үттек –
Әкият дөньясында чикләр юк.
Кыш бабайдан ел да бүләк алгач,
Чыршыда дип белдек чикләвек.

Вакыт аямады сабыйлыкны,
Тиз югалды бездән иркәлек.
Сорау арты сорау туды җанда –
Каендамы әллә чикләвек?!

Сыек чыбык кебек холыкларны
Аннан-моннан ямап сипләдек.
Акыл теше чыккач кына белдек –
Юкәләрдә икән чикләвек!

Офыкларга карап күзләр талды:
Бәхет үтте, ахры, читләтеп.
Тәннән дәрман киткәч бер аңларбыз –
Имәннәрдә булган чикләвек…

Хыянәт

Ак биләүдән калган ал яулыкны
Кыса төшеп маңгай тирәли,
Бии-бии ардык. Ә аннары —
Җил йөгерде җаннан үтәли…

Иреннәрдән күкрәк сөте тамган,
Җәннәт исе истә чагында
Кем уйлаган гайрәт чигәр диеп,
Дөньясыннан еллар чатында?

Без килгәндә, юкса, мәхәббәттән
Тулган иде һәрбер күзәнәк!
Гамьсезлеккә алыштырдык барын
Һәм… Күкләргә иттек хыянәт…

Эзләнгәндәй булдык, вөҗдан дидек…
Салкын идек җиһан өшерлек.
Бер ятланган сүзләр кабатланды…
Ә тансыгын… ерак яшердек.

Үз балтабыз чапты тамырларны
Ярым шашкан идек… ярым ач…
Шул халәттә кире кайтырбыз бер…
Күкләр ләкин инде танымас…
16.01.2019
Гөлүсә Батталова



Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

WordPress: 29.04MB | MySQL:102 | 8,794sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика