Галимҗан Гыйльман - фото
Әдәбият

Илһам ул — тылсымлы бер халәт


Быел Г.Тукай иемендәге бүләккә тәкъдим ителгән язучылар арасында татар прозасына яңа сулыш алып килүче әдип Галимҗан Гыйльман да бар. Бүген ул – безнең кунагыбыз.

— Мин әле «Албастылар» романының «Казан утлары» журналында басылып чыккан чагын хәтерлим. Башкортостанда яши идем, әдәби даирәдәгеләр:» Татар әдәбиятында булмаган нәрсә бит бу!» — дип аһ-уһ килде. Чынлап та ул роман татарда беренче… күләмле фэнтези дип әйтимме соң… Ә сез үзегез аның жанрын ничек билгеләр идегез?
— “Албастылар” — минем өчен язмыш әсәре булды. Ә язмышның әйдәүче көче — ничек кенә сәер булмасын, очраклы хәлләр. Мин дә бу әсәрнең тууын, язылуын, дөньяга чыгуын, укучылар күңеленә хуш килүен сизми дә калдым. Ул хәзер минем әсәр кебек тә түгел. Мин хәтта аның жанры хакында сөйләшергә куркам. Чөнки бу әсәрне язганда, ә ул кысан электричкада, бакчага йөргәндә, тез өстендә, гап-гади карандаш белән бер җәй эчендә язылды, мин аның жанры, методы, методологиясе хакында бөтенләй дә уйланмадым. Кайсыдыр уяулы-йокылы төштән килеп кергән “хәтер эзләү” мотивы мине бөтереп алып кереп китте дә соңгы ноктаны куйганчы үзеннән ары җибәрмәде.
Мин нәкъ менә “Албастылар”дан соң әдәби жанрлар турында карашымны үзгәрттем. Әсәрнең сыйфатын билгеләгәндә жанрың әһәмияте икенче плангарак күчә шикелле… Нигә аны ниндидер кысага, аранга куып кертергә? Әсәр укучыга ошасын, кызык тоелсын, аның рухи таләбен, күңел ихтыяҗын канәгатьләндерсен! Әмма! Әмма әсәрне аңларга теләсәк, мәгънәсенә төшенергә уйласак, жанр, поэтика, конфликт (интрига), сюжет үстерелеше, образлар системасы дигән төшенчәләрне, һичшиксез, кулланырга туры киләчәк. Синең сорау да шул максаттан бирелгәндер дип уйлыйм. Бер мөһим искәрмә: җанрны билгеләр алдыннан, әсәрнең нинди методологик кысаларда язылган булуын ачыклау зарур дип уйлыйм. Мин үземне реалист язучы дип беләм, бөтен фикерләвем, дөньяга карашым, дөньяны кабул итүем шул юнәлештә бара. Син әйткән “фентези” минем иҗатта әсәр тукымасындагы бизәк булып кына яши. “Казан утлары” тәкъдим иткән (Флүс Латыйфи биргән атама) “хыялый кыйсса” варианты да “фентези”дан әллә ни аерылмый. “Постмодернизм”га, бер дә булмаса “метафизик реализм”га ныграк туры килә “Албастылар”. Җанрны да шушы тирәдәрәк эзләргә кирәктер. Әлбәттә, повесть, дөресрәге дүрт повестьтан торган әсәрләр циклы. Чын реалистик вакыйгалар тезмәсе… Шулай дигәч, кайберәүләр: “Кешедән — албастыга, албастыдан кеше кыяфәтенә күчеп йөргән урман затлары ничек инде реалистик образлар булсын?!” — диләр.
Мин җавап бирәм: “Сине туган җиреңнән сөреп, нигезеңне көл итеп, иманыңны укытып, асыл сыйфатларыңны кешелектән чыгарып кара урманга кусыннар әле, Иблискә әверелүең дә бар”, — дим. Поэтика белән жанр системасын бутарга ярамый. Хыялыйлык, фентези моменты “Албастылар”да поэтика дәрәҗәсендә хәл ителә, минемчә. Әлбәттә, сер бар, интрига бар, миф, бар, милли код-символлар, тамгалар, культ-йола чаралары бар, иң мөһиме, болар барысы да чын реалистик образларны ачарга, үстерергә, аңларга мөмкинлек бирә. “Албастылар”да әдәби интрига шактый көчле куелган. Минем өчен бүген иң кызыгы әсәрнең әдәби интригасын табу. “Албастылар”дагы интрига шулкадәр көчле, аны укучылар да, галимнәр дә еш кына хыял-фантазия дәрәҗәсендә кабул итә. Әсәрнең жанрын билгеләгәндә дә шушы момент хәлиткеч роль уйный башлый, минемчә.

— Ул бит («Албастылар») әллә ничә катламнан тора. Маҗаралы фэнтези рәвешендә генә укырга да мөмкин. Шул ук вакытта мифологик геройлар хәрәкәте тагын берничә катлам хасил итә…
— Чынлап та, “Албастылар” берничә катламнан тора. Әсәрне иҗат иткәндә үк мин бу хәлне инде аңлап алган идем. Махсус катлауландырмадым, әмма махсус гадиләштермәдем дә. Ничек килеп чыкты — шулай килеп чыкты. Моңа кадәр булган нәфис әдәбиятка күнеккән укучылар үз “Албасты”сын укый, анда реаль тормыш вакыйгаларын табып, гадәттәгечә, ихлас елап һәм көлеп укый… Шул рәвешле, ул геройларның көндәлек тормышына ияреп бара. Бер уйланып, бер тетрәнеп, геройлар язмышы белән яши, гомер кичә… Әсәрдә авыл тарихы үзгә катлам буларак карала ала. Нәсел тарихлары, гаилә тарихлары кайта-кайта ачыла, канлы рәнҗешләр, нигез каргышы, нигез үче (үч хәтере) үзе үк әсәр эчендәге әсәр кебек карала ала. Хәтер тарихы — тагын бер катлам (хәтер эзләү). Ул күпмедер фәлсәфи катлам белән үрелеп бара. Аның идеясе артык катлаулы түгел: “Кемне үз нигезеннән куасың, үзең дә сөрелүгә, эзәрлекләүләргә дучар булачаксын…” Бу инде татар тарихы, Рәсәй тарихы… Ә менә Рух тарихы укучылардан күп егәр, күңел көче сорый… Бу очракта ассоциатив бәйләнешләр катлаулана, образлар һәм вакыйгалар арасында реаль һәм магик, тормышчан һәм сихри чикләр юыла, чөнки рух үзе дөньялар арасындагы чикләрне яратмый, аңа буйсынмый! Шул рәвешле, “Албастылар”да мәҗүси катлам бар, ислам белән бәйле мәдәни катлам бар, йолалар, тамгалар системасы бар һ.б., һ.б. Тотемнарның үз тәгълиматы, саннар, төсләр, ымнар мифологиясе… Ә инде иң гади обыватель өчен яисә үсмер бала өчен бу әсәр бер маҗаралы, әмма бик тә куркыныч әкият буларак кабул ителергә мөмкин. Кино төшерүче режиссерга ул психологик триллер тудырыр өчен бай материал бирә ала. Ләкин, кабатлап әйтәм, бу әсәр баштанаяк реализм методологиясенә корылган, кешелек тарихын, татар тарихын ачыклауга хезмәт итә. Мифологик образларга килсәк, алар, бигрәк тә утардагы албасты-карчыклар — минем өчен реаль каһарманнар, адәми затлардан рухи затларга таба зур, авыр, каргышлы, үчле, тәүбәле гомер юлы үткән адәм балалары. Аларны инде еш кына танып та булмый, әмма тоеп була, алар белән аңлашып, килешеп була, бергә яшәп була. Тик… ике арадагы килешүне, аңлашуны, гармонияне күп очракта кеше үзе боза. Әсәр әнә шул хакта.

— Сезнең әсәрләрдә гайре табигый хәлләр, мифологик катламнар еш күзәтелә. Моның сәбәбе нәрсәдә?
— Гайре табигый хәлләр, мифологик катламнар — минем өчен гадәти иҗат материалы. Иҗат алымнары, поэтика, образлар системасы, тел-стиль чаралары реализмның постмодернистик (метафизик) юнәлешендә әһәмияте бермә-бер арта. Минем иҗат шул юнәлештәрәк хәрәкәт итә. Әйтик “Җанбалык” әсәрендә балыкчы карт белән ул тоткан балык игезәк гомер яши башлыйлар, бер көнне, бер сәгатьтә үләләр дә… Табигатькә игелекле мөнәсәбәт тәрбияләү өчен моннан да үтемле вакыйганы уйлап табарга мөмкинме?! Реаль образ характерына, аның тормышына бераз сер (сихер яисә тылсым) салсаң, укучы әсәр нигезенә салынган фикерне башкачарак, кискенрәк кабул итә, минемчә. Минем әсәрләрдә чиста миф, уйдырма юк, һәр мифның яисә гайре табигый хәлнең реаль нигезе, аңлатмасы бар. Һәрхәлдә, мин иҗатымны шушы рухтарак алып барырга тырышам.

— Сез бит әле «Татар мифлары» (исеме дөресме, китап кул астында түгел) дигән ике томлык та чыгардыгыз. Бу безнең мифларны туплаган беренче тулы җыентык иде бугай. Шуңа тиз арада кибет киштәләреннән югалды. Кабатлап бастырырга уйламыйсызмы?
— “Татар мифлары” — минем әдәби язмышымны хәл итүче хезмәт булды. Нәкъ менә шушы күләмле хезмәтне басмага әзерләгәндә чәчмә әдәбиятка аяк бастым. Иң элек мине халык ышануларындагы образ-символлар, легенда-риваятьләр, дөнья чикләрен “эһ” тә итми үтеп-сүтеп йөри торган мифик персонажлар… Шулай ук халык иҗаты поэтикасы мине әсир итте, аның моңы, аһәңе, ритмик берәмлекләре, символлары, милли кодлары…
“Татар мифлары” 5 китап буларак әзерләнгән иде. Икесе генә дөнья күреп өлгерде. Ул вакытта нәшрият белән уртак сүз таба алмадык. Калган томнарын күпсенделәрме шунда… Аннары, минем бу томнарда фәннилекне шик астына алдылар, ахры. Ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, шуны сиздем. Балалар, яшүсмерләр, киң халык катламнары өчен чыгарылган, “хикәяләү” стилендә язылган китапларда һәр миф кыйпылчыгының чыганагы күрсәтү мөмкин түгел иде. Һәр чыганакны телгә алган очракта бу китаплар ике тапкырга калынаер иде. Һәрхәлдә, бүгенге көнгә кадәр басылып чыккан бер генә китапта, фәнни хезмәттә дә “Татар мифлары”на сылтама булмады. Шул ук вакытта аладагы материаллар бик җитди фәнни хезмәтләргә, энциклопедияләргә, газета-журнал битләренә күпләп кереп тулды.
Гомерем буе җыйган мифологик картотекам бар. Бу искиткеч бай, тирән дәрья кабат ярларына кайтуымны көтә. Ходай гомер бирсә, киләчәктә “Татар мифларын” тулысынча, ягъни биш китап итеп бастырып чыгарырга ниятлим. Бу ниятемне гамәлгә ашырырга Хөкүмәтебез яисә милләтче спонсорларыбыз ярдәменә өмет багларга туры килә.

— Мин сезне төгәл генә бер жанрга кертә алмыйм. Балалар өчен дә, үсмерләр өчен дә, ир-атлар өчен дә, хатын-кыз өчен дә язасыз. Төрле юнәлешләр, төрле жанрлар. Үзегезгә кайсы якынрак? Ни өчен?
— Чынлап та, мин төрле әдәби төрләрдә, жанрларда эшләргә яратам. Бу минем иҗат манерам, иҗади үзенчәлегем буларак та каралырга хаклыдыр, бәлки? Бер жанрдан икенчесенә күчеп йөрү миңа ял итәргә, авыр хезмәттән, әсәрдән соң иркен сулыш алырга да ярдәм итә, күрәсең. Шуңа да карамастан, һәр иҗат чорының үз жанры бар иде. Баштарак ул шигырь, поэзия иде, аннары драматургия, сәхнә бөтереп алып кереп китте, соңыннан балалар әдәбияты җәлеп итте (мин анда да бик озакка калдым). Элгәрерәк проза, чәчмә әдәбият башка төрләр белән тыйнак кына янәшә барган иде, бүген ул — минем төп әдәби юнәлешем; яратып эшләгән жанрлар да чәчәмә әдәбияттан. Шунысы кызык: кайбер әдәби юнәлешләр, шул ук поэзия, драматургия, хәтта балалар әдәбияты да, әдәби тәнкыйть, фән, мифология да — топ иҗади юнәлешемә — чәчмә әдәбиятка хәзерлек кебегрәк булган. Һәр жанр формасыннан ниндидер сыйфат алып прозаны баетырга, аны үзенчәлекле итәргә тырышканмын… Ни өчен прозамы? Мин бу иҗат юнәлешендә яшәү фәлсәфәсе таптым. Олы язмышларны, кешенең чын рухиятен, асылын, аның мөмкинлекләрен, омтылышларын, өмет-хыялларын шушы иҗат төрендә хакыйкатькә якынрак торып сурәтләргә җай таптым… Аннары ихласлык… Әдип соң дәрәҗәдә ихлас булмаса, сурәтләнә торган бер генә вакыйгада да укучыны ышандырып булмаячак. Детальдәге фальш, ничек кенә талантлы булса да, прозаны да үтерә.

— Жанрлар дигәннән… Бүген кайсы жанр үтемле дип саныйсыз?
— Һәр жанрдан тәм табарга, рәхәтлек алырга өйрәндем. Шулай да, күңел, каләм ниндидер бер жанрга ныграк тартыла. Романнар чоры булды, әдәби парча-нәсерләр, хикәяләр, повестьлар… Бүген мине эпик иҗат төрендә ике жанр ныграк җәлеп итә: новелла һәм бәян. Новеллада көчле интрига, ахырга чаклы ачылып бетми торган сер, көтелмәгән финал, җете образлар, күпмедер дәрәҗәдә романтик рух әсир итә, ә бәян — повесть белән хикәя жанрлары уртасында торган чәчмә жанр формасы буларак кызык. Анысында гомернең бер хәлиткеч борылмасы гына түгел, геройның язмышы да күзаллана. Ялыктырмый. Вакыйгалелек көчле. Хыялый сюжет, романтик рух шулай ук мөһим…
Ләкин… шуны да әйтергә тиешмен, үзең дә беләсең булыр: мәңгелек темалар, очсыз-кырыйсыз фәлсәфәләр, олы язмышлар барыбер романнарда ачыла. Шуңа күрәдерме, җанны телгәли-телгәли, “Албастылар”, “Оча торган кешеләр” языла…

— Әдәби әсәрне гадәттә тормыштан алына диләр инде. Бу хакта сорасам, сез дә шулай диярсез. Ә менә әсәрләрегездәге күренешләрнең, яки фаразларның тормышта кабатланганы булдымы?
— Бу сорауга рәхәтләнеп фикер йөртергә була. Рәхмәт, әлегә мондый сорауны биргәннәре юк иде. Чынлап та, кызык бит: иң элек әдәби әсәр иҗат ителә, аннары, күпмедер вакыттан соң, тормышта шушы вакыйгалар белән очрашып, шаккатып йөрисең… “Албастылар” — тулысынча хыял җимеше иде, әмма мин ул мари урманнарын, андагы аланнарны, ул аланнардагы урман затларының, качкыннарның утарларын карап йөрдем. Авыл кешеләрен ис-акылларыннан яздырып, үзләренә алып китә торган булганнар… “Китек ай” повестендәге вакыйгалар да тормышчан булып чыкты, үзе дә белми, үз баласын уллыкка алган ике очрак хакында тәфсилләп сөйләгәннәр иде… “Ана сүзе”, “Карындаш”, “Гөлләр дә елый”, “Күңел күзең күрәме?” һәм башка хикәяләрдә дә тормышта үз вакыйгаларын таптылар… “Табылдык хатлар” повестендәге бомжлар белән дә мин соңыннан таныштым, “Шартлау”дагы герлйларым да тормышта берничә мәртәбә очрады. Шулай килеп чыга: иҗат ителгән язмышлар соңыннан, тормышка сикереп төшеп, үз гомерләре белән яши башлыйлар…

— Бүгенге заманны иҗат, әдәбият өчен бик уңайлы түгел дигән фикерләр бар. Сезнең карашыгыз ничек?
— Минемчә, һәр заман әдәбиятка үз ризыгын бирә. Икенче төрле әйткәндә, һәр заманның үз әдәбияты. Бүгенге чор да әдәби иҗат өчен кызык дип уйлыйм. Иманны югалту чорлары кебек (узган гасырның 90 еллары, мәсәлән), иман эзләү чоры да кызык. Бүген шундый чор. Иң кызыгы бу да түгел әле, иң кызыгы — һәркемнең үз иманы. Кеше, тамагы туйгач, акыл сата башлый. Акыл сатучы бәндә образы нишләп кызык булмасын?! Ул әле сәясәтче, чиновник булса, яки берәр дин әһеле булса?
Бүгенге яшьләр кызык. Әлегә кадәр без ул яшьләрнең заманча образын тудыра алганыбыз юк. Реаль дөньядан виртуаль дөньяга инде бүтән кайтмаска китеп барган буын хакында, 20-25 яшьтә бизнесның бөтен баскычларын үтеп өлгергән галәми акыллы егетләр, кызлар хакында, таш калалардан, тимер-томырдан ваз кичеп, кара урман эчендә коммуна төзеп яшәүче табигать балалары хакында, ташландык авылына кайтып, кабат өй салып кергән, мәчет төзеп куйган, шунда яшәргә калган татарлар хакында, тагын бик күп нәрсәләр хакында язасы бар әле безнең.

— Мин сезнең әсәрләрдәге персонажларның тере кеше кебек булуына сокланам. Китапны кемнәр укый, дип уйлыйсыз? Үз укучыгызның кыскача портретын төзи аласызмы?
— Рәхмәт матур сүзеңә. Бәлки искә алгансыңдыр, мин әсәрләремне “кадрлар принцибы” буенча язарга яратам. Җанлы кадрлар… Экрандагы кебек, кинодагы кебек… Шуңа күрә җанлы детальләргә нык игътибар бирәм. Әсәрдә кеше җанлы, тере булырга тиеш. Шулай булганда гына ул ышандыра, мавыктыра. “Күңел күзең күрәме?” хикәясендә сукыр кыз образы үзәктә. Аның сукырлыгына һәм шул ук вакытта күңеленең никадәр ”күпне күрүенә” укучыны ышандыру өчен бик күп иҗади көч салырга туры килде. Мин моңа “эре кадрлар”, калкытып сурәтләнгән җанлы йөз чалымнары, штрихлар аша гына ирешә ала идем… Мин үзем хатын-кыз образларны яратып иҗат итәм. Тормышта шулай булгангадыр, минем әсәрләрдә аларның күңел байлыгы, йөрәк ярсуы (энергетикасы) ир-егетләргә караганда күпкә көчлерәк. Күрәсең, алар табигатькә якынрак, шуңа да җанлырак, терерәк! Нишләптер, нәкъ менә хатын-кыз образлары миндә уңышлы чыга.
Укучымның портреты? Акыллы, хисле, чама белән генә дуамал, таләпчән, иманлы-динле, бераз гына мәҗүси (туган нигезенә, ата-анасына илаһилаштырып, табынып бага), мәхәббәтне дин дәрәҗәсендә кабул итә, үксеп елый ала, рәхәтләнеп көлә белә, дөньялыктан (димәк, әдәби әсәрләрдән дә) серләр эзли, бу серләргә ышана, шушы серләр белән үз язмышын сыный башлый… Ул инде “Алхимик”, “Минем исемем Кызыл” әсәрләрен укыган, әмма аларга караганда да татар язучыларының әсәрләрен өстенрәк куйган, чын милли рухлы, татар телендә укый, уйлый, сөйләшә… Менә бу зат — минем укучым була инде.

— «Укучы зәвыгы» дигәнрәк нәрсә бар. Бу беренче карашка бик абстракт булып тоелса да, иҗатчының популярлыгын билгеләүче төп нәрсәләрнең берсе. Ул зәвык белән берәр ничек идарә итеп буламы?
— “Укучы зәвыгы”… Бик мөһим мәсьәлә күтәрдең бит, Марат дус. Хәлиткеч мәсьәлә. Иң кызыгы шунда: бүген укучының зәвыгын укучы үзе билгели. Чөнки укучы үзе котырынып яза башлады… Махсус шөгыльләнгәнем булды, — бүген социаль челтәрләрдә, шәхси газета-журналларда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган биш йөзләп каләм әһеле әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Бу сан — Берлек әгъзалары саныннан да күбрәк. Ә бит иң күп тираж — шушы челтәрләрдә, шушы газета-журналларда. Мин бу күренешнең бер дә начарлыгын күрмим, иҗат шаукымына бирелгән татарларыма сокланам гына. Әмма үкенеч тә бар: профессиналь әдәбият икенчерәк планга күчә бара, димәк, “әдәби зәвыкъ” мәсьәләсе актуальләшә…
Бу чор узар, укучы, мин тасвирлаган сурәттәге укучы, зур әдәбиятка әйләнеп кайтыр дип уйлыйм. Әмма моңа бераз вакыт кирәк булачак, буыннар алмашынуы да үз эшен эшләргә тиеш… “Укучы зәвыгын” күтәрүнең тагын бер шарты — без, әдипләр, үзебез яхшырак язарга, активрак булырга тиешбез. Иң мөһиме, “элитар әдәбият” белән кирәгеннән артык мавыгып, укучы зәвыгыннан, аның күңел ихтыяҗы белән бәйле рухи таләпләреннән аерылмыйк, газиз халкыбыз, туган җиребез, туган телебез, милли рухыбыз, милли мирасыбыз, йола, моң кебек имани төшенчәләрнең образлы рәвешләрен әсәрләребезнең идея-тематик тукымасына бертуктаусыз тукып торырга онытмыйк…

— «Илһам килү» дигән төшенчә бар. Сез аңа ышанасызмы? Илһам килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?
— Ышанам. Әмма аны чакыра белергә дә кирәк. Сиңа килсен өчен, күңелеңдәге уңдырышлы туфракка төшәчәгенә ышандыра белергә дә кирәк дип уйлыйм. Инде җитдирәк сөйләшсәк, ИЛҺАМның янына үзең бару чарасын табарга кирәк. Минем үземдә иҗади фикер, идея, вакыйга, язмыш “гөлт” итеп кабынып куя, сирәк кенә төштән килеп керә. Аннары мин аның белән “эшли башлыйм”. Бик җиңел, рәхәтлек кичереп, шатланып, рухланып эшләгән чакларым була, әмма бик авыр, әрнүле, борчулы, хәтта каргышлы, тәүбәле чакларым да була, алары йөрәгемдә җөйләр калдыра. Ничек кенә булмасын, көчәнеп эш башларга яратмыйм. Әлеге дә баягы илһам булырга тиеш. Укыганым бар: имеш, илһамны һәр кеше үзенчә кабул итә. Кем өчендер ул — эшкә, иҗатка рухландырга идея, кем өчендер — мавыктыргыч тема, өченчеләргә — яхшы кәеф, нстроение… Әмма минем өчен илһам — тылсымлы, магик бер халәт, бу халәт сер тудыра, ә сер ул иҗатның төп чыганагы, төзү материалы. Сер кинәт, көтмәгәндә килә. Һәм сине бәхеткә ымсындыра һәм, әлбәттә инде, авыр эшкә һәм кичерешләргә дә дучар итә…

— Әле нинди әсәр язасыз? Ул кайчан тәмамлана һәм кайдан табып булачак.
— Бүген минем өстәлдә тәмамлану алдында торган берничә әсәр ята: “Шайтан коткысы” һәм “Бабич” романнары. Берничә хикәя оеткысы өлгереп килә. Мин бит әсәрнең идеясен, темасын, фикер сөрешен тиз уйлыйм, аннары озак кына уйлап-уйланып, аның эчтәлеген “тутырып” йөрим. Шуңа да хикәя оеткылары шактый җыела. Өлгереп җиткән әсәрне тиз генә, күп очракта бер утыруда язып куям. Бу процесс бервакытта да тукталып тормый. Өстәлемдә, дөресрәге, күңелемдә һәрвакыт берничә әсәр була. Шушы юл белән тиз араларда “Ат сагышы ак була” дигән әсәр дөньяга килер дип уйлыйм.

— Сезнең “Тәкъдиргә юл”, “Ходайга бүләк” дигән җыентыкларыгыз быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Бу җыентыклар кайсы ягы белән үзенчәлекле, әһәмиятле?
— “Тәкъдиргә юл — хикәяләр, новеллалар җыентыгы, “Ходай бүләге”нә повестьлар, бәяннар тупланды. Бу жанрлардагы иң уңышлы әсәрләрем. Г.Гыйльманов дигән язучыны аңлар өчен укучы һичшиксез шушы китапларны укырга тиеш. “Албастылар”дан, “Оча торган кешеләр”дән башка минем тагын бер дөньям бар бит. Шушы кечерәк жанрларда тудырга дөньям. Аларда мин кешенең, татарыбызның асылына романнарга караганда да ныграк төшенергә тырышам. Мин бүгенге проблемаларга ябышып, “ах” итеп, зарланып ятмыйм, шушы проблемаларның сәбәпләрен ачыкларга омтылам. Яисә аннан чыгу юлын күрсәтәм. Әлбәттә инде, әдәби интрига аша, фәлсәфә аша, кайчакта мифология, ышану яисә дини тәгълимат аша… Рух — мине кызыксындырган иң төп нәрсә шул. Иҗат кредосы исә китапларымның исеменә үк чыккан — “Тозлы яңгыр” (ТАБИГАТЬ), “Тәкъдиргә юл” (ЯЗМЫШ), “Ходай бүләге” (ГОМЕР), “Һәркемнең үз догасы” (КЕШЕ) һ.б.
Бүген мин гасыр башында оешкан “Яңа проза” кысаларында иҗат итәм. Дөресен генә әйткәндә, мин ул юнәлешне үзем тудырыштым, “Албастылар” кыйссасы аның беренче карлыгачларыннан булды. Иҗат юнәлешемне төрлечә атап йөртсәләр дә (“модернизм”, “постмодернизм” , “метафизик реализм”, “мифик реализм”) мин үземнең реалист язучы икәнемне икеләнми әйтә алам. Ләкин әсәрләрем тукымасына бик күп серләр төрәм. Укучыларымны әнә шул серләр җәлеп итә дә инде. Яңа темалар, яңа образлар табу — минем төп мәшәкатем. Телгә-стилгә нык игътибар бирәм. Төп поэтик чараларым исә — халкыбызның рухи чыганакларыннан, әдәби-мәдәни мирасыннан, Аның йоласыннан, милли һәм дини тәгълиматыннан. Болар үзенчәлекме-түгелме — үзегез хәл итегез.

Әңгәмәдәш – Марат Кәбиров



Добавить комментарий

WordPress: 26.56MB | MySQL:126 | 4,580sec
Рейтинг@Mail.ru