ilseyar-iksanova
Әдәбият

Ун әдипкә ун сорау: Илсөяр Иксанова


1. Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр укырлык әсәр юк бүген татар әдәбиятында дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек?

— Бүгенге әдәбиятка чын бәяне киләчәк бирер. Вакытның вак иләгеннән ниләр коелыр, ниләр юк. Бүгенге әдәбият дип яңа гасырга аяк баскач язылган әсәрләрне генә алсак, миңа калса, яңа дәверне глобаль киңлектә тулысынча яктырта алган әсәрләр тумады кебек әлегә. Укыган кеше барыбер дә күңеленә ярашлы әсәрләргә юлыкмый калмыйдыр. Шигърияттә, хикәя җанрында кызыклы табышлар бар.

2. Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?

— Татар язучысының миссиясе һәр заманга да бер — милләт сагында тору. Әйе, безнең заман язучының бәясен төшерде, кадерен бетерде. Рухи кыйммәтләр очсызланып,  мөнәсәбәтләрнең матди кыйммәтләргә корылган чорына туры килдек.

3. «Язучы шулай булырга тиеш», «язучының бурычы шул» — кебегрәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә «язучының хәле ничек?» — дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә?

— Язучылык аерым һөнәр дип саналмый, профессиональ язучы дигән статус юк. Язучы, язучы буларак түгел, башка һөнәр иясе буларак тормышын ничек тәэмин итә ала, матди ягы шул хәлдә.

4. Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?

— Уңай карыйм. Аны хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итеп була дип уйлыйм. Әлбәттә критерийларын бик уйлап эшләргә кирәк. Бездә һөнәри язучы булырлык каләм әһелләре алай ук күп булмас, Татарстан хөкүмәтнең аларга хезмәт хакы түләрлек кенә мөмкинлеге бар.

5. «Хәзерге заман укучысы» дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы?

— Әлбәттә, укучы заманга карап үзгәрә. Хәзерге заман укучысының бер ише, миңа калса, күпкә таләпчәнрәк, чөнки, чагыштырып карарга мөмкинлеге зур, чит ил әдәбиятын укыйлар яшьләр. Тик алар сан ягыннан азрак. Китапханәгә йөрүче халыкның күбесе массачыл әдәбият укый. Анысы бүген генә түгел, элек тә шулай иде.

6. Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкыйть бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?

— Чын, объектив тәнкыйть булса, роле зур. Кызганыч, бүген андый тәнкыйть юк дәрәҗәсендә. Нәрсә эшләргә, дигәндә, мөгаен, югары уку йортларында әдәбиять фәненә, шул исәптән, әдәби тәнкыйтькә дә җитди мөнәсәбәт булырга тиеш. Инде тирән белемле әдәбият белгечләре әзерли алабыз икән, тәнкыйтьтәге объективлык тәнкыйтьченең шәхесеннән — кыюлыгыннан, ихласлыгыннан тора.

7. Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?

— Бу мәсьәләдә инде күп еллардан бирле  сүз бара, алга китеш кенә күренми. Ул шулай ук хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш эшләр. Татар китабы китап кибетләреннән кысырыклап чыгарылды, ничектер анда килеп эләксә дә мескен бер почмакка посып кына тора. Татарстан китап нәшриятының подвалдагы кибете бар әле ярый. Китап сөючеләр аңа юлны таптылар дип беләм. Татар китабына мондый мөнәсәбәт белән язучының дәрәҗәсен дә үстереп булмый,  әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү дә мөмкин түгел.

8. Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланырга мөмкин?

— Укучыларым белән аралашам. Чакырган җиргә очрашуларга барырга тырышам. Бу, билгеле, үзе аерым бер хезмәт: вакыт, көч  таләп итә. Шул ук вакытта ул очрашулар рухи азык та бирә. Язучы өчен бу бик мөһим.

9. Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?

— Бу хакта алда әйтелде, һөнәри статус бирелсә, язучының иҗатка вакыты күбрәк булыр иде.  Сыйфаты  язучының талантыннан тора.

10. Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)?

— Языла башлаган зур чәчмә әсәрем бар. Тик, алда әйткәнемчә, вакыт ягы кысан, кайчан тәмамлый алырмын, әйтүе кыен. Ул илебез язмышы хакында. Шигырьләр сирәк кенә «төшеп » тора. Шигырь китабымны Татарстан китап нәшриятына тапшырдым. Өстемә алган тәрҗемәләр бар. Аларын Яңа елга кадәр эшләп бетерергә кирәк.

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.17MB | MySQL:58 | 0,992sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика