Интернетта китап алалармы?
Әдәбият

Интернетта китап алалармы?


«Интернетта китап сатып алучы бармы?» — дигән сорауга төрлечә җавап биреп була. «Юк инде, кибетләрдә дә китап алучы юк бит. Хәзер кеше китап укый мени?!» — диюче дә хаклы булырга мөмкин. Әйтик, ниндидер язучының китабы еллар буена сатылмыйча тузан җыеп ята икән, аңа: «Хәзер кеше китап укымый» — дип әйтү күпкә отышлырак.

Интернет язучыны һәм әдәбиятны таныту өчен дә ярыйсы гына мөмкинлекләр ача. Моны дәлилләү өчен бүгенге көндә киң билгеле Амазон һәм Озон интернет-кибетләренең беренче адымын китап сәүдәсеннән башлавын искә төшерү дә җитәр. Хәзер инде һәртөрле интернет-нәшриятлар, электрон китап кибетләре эшләп килә. Бу татар дөньясын да читләтеп үтми. Татарстан китап нәшрияты әдәбият порталы дип аталган сәхифәсен булдырды, хәзер анда татар язучыларының аудиокитапларын тыңларга мөмкин. Татарда беренчеләрдән булып ачылган китапнет китапханәсе дә татар авторларының әсәрләре белән таныштырып бара. Ә татарча электрон китаплар белән ун ел чамасы элек шөгыльләнә башлаган webkitap.ru сайты аларның иң заманча форматларын тәкъдим итә.

Моннан тыш, социаль челтәрләрдә бик актив язучылар бар. Күпләре үз әсәрләрен тәкъдим итә, даими укучылары барлыкка килә фикерләрен белдереп, сораулар биреп, үзара аралашып торалар. Бу җәһәттән, халык шагыйре Роберт Миңнуллинны искә алмый мөмкин түгел, аның инстаграмында — 30 меңнән артык подписчик. Һәрбер постына карата бер-ике мең фикер белдерүче. Бу — язучы өчен зур күрсәткеч, чөнки бик танылган эстрада йолдызлары һәм матбугат чаралары да мондый нәтиҗәгә авырлык белән ирешә. Яшьрәкләр арасында Ркаил Зәйдулла, Рамис Аймәт, Луиза Янсуар, Эльмира Җәлилова, Гөлүсә Батталова, Ландыш Габдрахманова кебекләрнең иҗаты бик күп лайк җыя. Башкортостанда яшәгән татар язучыларыннан Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов социаль челтәрләрдә бик актив эшли. Әлбәттә, болары — иң беренче искә төшкәннәре генә. Тәфсилләп санасаң, тагын бик күпләрне табарга мөмкин. Соңгы вакытта Татарстан язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты да бик активлашты, матбугат чараларын инде әйтеп тә торасы түгел. Шул рәвешле, татар әдәбияты акырын гына булса да интернетка тартыла бара.

Татарча укучылар бармы?

Сүз әлегә әдәбият турында түгел, ә гомумән, татар телендәге язмаларны укучылар хакында. Һәм алар интернетта бик күп, шөкер итәрлек дәрәҗәдә. Моны дәлилләү өчен татар гәзит-журналларының электрон вариантына күз салу да җитә. Сайтларына керүчеләр саны тәүлегенә мең ярымнан да ким түгел, кайберләренеке бишәр-унар меңгә җитә. Матбугат чаралары унау гына булган очракта да бу инде тәүлегенә, ким дигәндә, 15 мең укучыны җәлеп итәргә мөмкин дигән сүз. Димәк, татарча укучылар юк дип зарлану дөрес булмый.

Татар әдәбиятын укыйлармы?

Сүз интернет турында булгач, эзләгечләргә күз салмыйча булмыйдыр. Төрле контекста Габдулла Тукай белән Муса Җәлилне эзләүчеләр саны аена уртача 70-110 мең. Башка классикларныкы аз гына кимрәк. Шулай да без татар классикларын көн саен ике мең чамасы кеше эзли дип әйтә алабыз. Бу, әлбәттә, мәктәп программалары белән дә бәйледер. Шуңа бүгенге чорның мәктәп программасына кермәгән язучыларына тукталырга мөмкин.

Интернетта үз сайты, яки социаль челтәрдә аккаунты булмаганнарын алабыз. Чөнки бер нечкәлеге бар. Әйтик, шул ук Р. Миңнуллинның инстаграмында 30 мең подписчигы бар икән, алар инде бу шагыйрьне яндекстан, яки гуглдан эзләп утырмый. Шулай ук Марат Кәбировның сайтына турыдан туры керүчеләр саны аена 30 мең икән, алар да автор исемен эзләгечтән җыеп утырмый. Исем-фамилияләр белән баш катырмас өчен болай дип әйтергә мөмкин: бүгенге Язучылар берлеге әгъзаларының һәркайсын Яндекстан көненә 3-15 кеше эзли. Аларның өч йөзләп икәнен исәпләсәң, көн саен 900-4500 кеше нинди дә булса язучы белән кызыксына дигән сүз. Үз сайты булмаган, яки социаль челтәрдә теркәлмәгән язучы белән.
Китапнет дип аталган китапханәгә дә күз салырга мөмкин — аның кулланучылары тәүлегенә 2 меңләп. Һәм татар әдәбияты белән турыдан-туры бәйле журнал — «Казан утлары»на да көн саен 1,5-2 мең кеше керә.
Бу саннарның беркадәр шартлы икәнен аңлаган хәлдә дә «Татар әдәбияты белән кызыксынучы юк, аны укымыйлар» — дип әйтеп булмый. Чөнки бүгенге әдәбият һәм бик үк тел очында булмаган язучылар белән кызыксынучылар саны гына да көненә 1-5 мең чамасы килеп чыга бит.

Интернетта китап сатып алалармы?

Безнең тел белгечләре ничек тәрҗемә иткәндер, руслар аны «целевая аудитория» дип йөртә инде. Интернетта биш меңләп шундый аудитория бар икән, бу сорау беркадәр урынсызрак та булып тоела. Өстәвенә, татарча китап тәкъдим итүчеләр дә артык күп түгел бит, конкуренция зур дип зарланып булмый. Бу хакта мин ТКН-да да кызыксынганым бар. Алар уңай җавап бирә: «Сатыла!» — диләр. Шулай булгач, мин аларга ышанам. Артык гаҗәпләнерлек нәрсә юк бит.

Электрон китаплар ничек сатыла?

Бу мәсьәлә элек беркадәр четереклерәк иде. Әдәбият белән кызыксынучыларның күбесе: »Мин кәгазь китап укырга яратам,» — дип җаваплый. Кайберәүләр «электрон китап» дигән төшенчәне бик аңлап та бетерми. Акча түләү ысулларын белеп җиткермәүчеләр дә хәтсез. Шулай да соңгы елларда хәл яхшыра бара. Һәртөрле сервислар да җайлана, укучылар да остара.

Узган елның августында мин «Жанрлар» дип аталган әдәби проект ачып җибәргән идем. Монда интернеттагы укучыларыма ай саен бер электрон китап чыгарып барырга вәгъдә бирдем. Китаплар төрле жанрда һәм күләме ягыннан да саллы (10-20 табак) булырга тиеш. Әдәби мөхиттә зур яңгыраш алмаса да «Жанрлар» уңышлы дәвам итә. Көлкеле әсәрләрдән торган «Йокы даруы»н — 1023, «Бер җыр калсын» дип аталган шигырь китабын — 830, февральдә чыккан «Паралель дөнья» фантастик повестьлар җыентыгын 457 кеше сатып алган. Тәүлек әйләнәсенә maratkabirov.com сайтына меңнән артык компьютердан керәләр, көн саен якынча 10-20 китап алына.

Мин моны артык зур күрсәткеч дип әйтә алмыйм. Ләкин электрон китап дөньясына яңарак кына үтеп керә башлаган татар укучысы өчен бик уңай күренеш. Бу юнәлештә эшләргә мөмкин, өмет бар дигән сүз.

Интернетта кемнең электрон китабын алалар?

Монда хәлләр бераз үзгәрәк. Кәгазь китапны авторы таныш булмаса да, исе төсе, рәсеме, яки берәр җөмләсе охшаган өчен генә дә алырга мөмкиннәр. Ә электрон китапны кулга тотып, тулысынча актарып карап булмый. Шуңа күрә, әгәр авторның исеме таныш түгел икән, укучы аның китабын бушка да укымый. Икенчедән, интернеттагы укучының сайлау ирке күбрәк — әллә күпме бушлай китапханәләр, данлыклы язучылар, чит ил авторлары… Болар барсы да аның кул астында һәм ул аптыраганнан, эче пошканнан, нишләргә белмәгәнлектән генә синең китабыңа килеп тотынмаячак. Шуңа күрә, маркетинг белгечләре эшне авторны танытудан башларга киңәш итә. Моның өчен иң уңайлы юл — социаль челтәрләрдә үз урыныңны булдыру. Алар бүген ике йөзгә якын, әлбәттә барсына да өлгерү мөмкин түгел. Ә иң популярлары — фейсбук, вконтакте, инстаграм, одноклассники. Һәркайсының үз өстенлеге, үз җитешсезлеге. Монда инде укучыларыңның кем икәнен чамалап, шулар күбрәк булган челтәрнең берсен сайларга кирәк. Чөнки хәтта үрдә телгә алынганнарының да барсында бердәй үк нәтиҗәле эшләү мөмкин түгел. Һәм ипләп кенә кызыклы язмалар урнаштыра барырга. Һәр челтәрнең үз нечкәлекләре һәм үз форматы. Бу хакта мәгълумәт бик күп: китаплар да, вебинарлар да, видеодәресләр дә бар. Аларның барсын да укып та, карап та бетерә алмыйсың. Шуңа гомум мәгълумәт туплап, үзең ышанычлы дип санаган берсен сайларга. Яхшылары, гадәттә, түләүле һәм кыйммәт була. Шул белем нәтиҗәсендә акырын гына эш алып барасың икән, укучыларың да синең тирәдә тупланачак. Алар белән аралашу — интернетта танылуга беренче адым.

Язучыга сайт кирәкме?

Әгәр автор вебмастер һөнәрен үзләштерергә, сео (сайтны таныту) өлкәсендә эшләргә сәләтле икән, кирәк. Бу аның иҗаты белән таныштыруның өстәмә юлы, укучыларын бер тирәдә туплау чарасы. Әйтик, минем сайтка көненә ике меңгә якын кеше керә һәм шуларның яртысы — турыдан-туры керә торган даими укучылар. Монда алар яңа әсәрләр белән таныша, китаптан өзекләрне укып карый, ошатса — сатып ала. Сайт торым-торымга яңарып тора. Һәм минем дә көн саен диярлек вакыт бүлүемне таләп итә.
Әгәр язучы бу өлкәдә берни белми һәм өйрәнүне кирәксенми икән, сайтның булуы мөһим түгел. Ул өстәмә вакыт та, махсус программалар да, җитди генә чыгым да таләп итә. Ә «минем дә сайтым бар» дияр өчен генә эленеп торган сәхифәнең бер файдасы да тими. Бүген аны социаль челтәрләр тулысынча диярлек алыштыра ала. Өстәвенә, һәр челтәрдә сәүдә мәйданы һәм реклама бирү мөмкинлеге бар.

Электрон китап эшләү кыенмы?

Моннан берничә ел элек бу татар язучысы өчен шактый четерекле нәрсә иде. Программаларның күбесе татар шрифтларын танымый, интернет-нәшриятлар кабул итми, форматлар китап уку җайланмаларына туры килми, һ.б. Бүген андый проблема юк, заманча компьютерда җыелган теләсә нинди текстны теләсә нинди форматка әйләндереп була. Татар текстлары белән эшләүче интернет-нәшриятлар да бик күп. Литрес белән Вебкитап, мәсәлән, китап чыгаруны да, сатуны да үз өстенә алырга мөмкин. Башка нәшриятлар да шулай. Язучыга бары тик үз әсәрләренә өстәмә реклама бирү генә кала.

Ничек реклама бирергә?

Минем әсәрләрне, нигездә, сайтның даими укучылары, Вконтакте, Фейсбук һәм Одноклассники челтәрләрендәге дуслар ала. Бу — минем иҗат белән күпмедер дәрәҗәдә таныш булган 50-60 мең кеше дигән сүз.
Кайвакыт өстәмә рәвештә реклама да бирергә туры килә. Моның өчен иң кулае — Яндексның реклама челтәре (РСЯ). Монда татарлар, әдәбият һәм китап белән бәйле сайтларда үз рекламаңны күрсәтү мөмкинлеге бар. Шулай ук эзләгеч рекламасы (поисковая реклама) да нәтиҗә бирергә мөмкин. Әйтик, кемдер Яндекстан «татарча китап» сүзен җыя һәм шунда беренчеләрдән булып синең китабың хакында мәгълумәт килеп чыга.

Болардан тыш социаль челтәрләрнең үзләрендә реклама хезмәте бар. Әйтик, Фейсбукта син рекламаңны күрергә тиешле кешеләрнең нинди җенестән икәнен, яшен, яшәгән урынын, шөгылен, кызыксынуларын, һ.б. бик җентекләп сайлап алаласың. Инстаграмда күренергә теләсәң дә реклама компаниясен Фейсбук аша эшләү отышлы. Шундый ук реклама хезмәтләре бик аз гына үзенчәлекләр белән башка социаль челтәрләрдә дә эшли. Әлбәттә, һәркайсының үз нечкәлекләре бар, ләкин өйрәнергә теләгән кеше өчен мәгълумәт җитәрлек.

Озын сүзнең кыскасы

Җыеп әйткәндә, татар әдәбиятын таныту өчен Интернетның мөмкинлекләре бик зур. Ул классиклар иҗатын пропагандалау өчен дә бүгенге чорның аерым авторлары өчен дә бик җитди мәйдан була ала. Алда китерелгән саннардан күренүенчә, татар китаплары һәм язучылары белән кызыксынучылар саны бик күп. Ул кызыксынучыларның шактый өлеше кәгазь китапларны да, электрон китапларны да сатып ала. Әлбәттә, бу әдәбият һәм нәшрият эшчәнлеген тулысынча интернетка күчерергә дигән сүз түгел. Әмма мөмкинлекләр бар икән, аны файдалану әйбәтрәк.

Марат Кәбиров



Добавить комментарий

WordPress: 27.14MB | MySQL:124 | 2,985sec
Рейтинг@Mail.ru