Зульфат Хаким
Әдәбият

Ирекле кеше бай булып күренә


Ул эстрадага да, әдәбиятка да бер үк вакытта. Бер үк дәрәҗәдә балкып килеп керде. Һәм яулады. Халык күңелен шулай бер омтылыштан яулый алучылар сирәк була. Шул яуланган үрне, укучы мәхәббәтен озак еллар буена саклый белүчеләр – тагы да сирәгрәк. Әнә шундый сирәк шәхесләрнең берсе бүген бездә кунакта.

— Кеше хәзер китап укымый диләр. Чынлап шулаймы ул?
— Әбисе-бабасы, әтисе-әнисе китап укыган гаиләдә үсүче бала барыбер китап укый инде ул. Хәзер мәгълумәт заманы, интернет заманы, кеше хәзер китаптан аласы мәгълумәтне башка төрле чыганаклардан да алырга мөмкин. Ләкин китапка мәхәббәт ул аерым бер күңел халәте. Гомумән, хатын-кызга мәхәббәт шикелле — я бар ул кешедә, я юк. Ягъни я мәхәббәткә сәләтле, я юк. Үземә килгәндә, мин интернетка керү белән, бөтен дөнья классикасын йөкләп алдым. Ләкин мин аларны бик кирәк чакта гына алып укыйм. Мин интернеттан китап укый алмыйм. Кирәк әсәрләрне, принтердан чыгарып, кәгазь вариантта укып чыгам.
— «Татарда укырлык язучы бар мени, укырлык әсәр бар мени анда!» диючеләр дә бик еш очрый. Менә моңа карашыгыз ничек?
— Күп ашап тамагы туйган кеше шулайрак була инде ул. Аңа үткенрәк нәрсә, деликатес кирәк була башлый. Ләкин алай дип әйткәнче башта укырга кирәк бит әле. Менә, мәсәлән, «Казан утлары» журналының кайсы санын ачсаң да укырлык әйбер табасың. Әгәр дә сиңа кызык түгел икән, башкалар да битарафтыр дигән сүз түгел бит әле ул. Күптән түгел миңа бер журналист: «Китап кибетенә килеп керсәң, анда том-том шигырьләр» – дип зарлана. Ләкин шигырь сиңа кирәкмәсә, ул бит әле башка кеше шигырь яратмый дигән сүз түгел.
Аллага шөкер, язучыларыбыз да бар, укырлык әсәрләргә дә кытлык кичермибез. Шуны әйтергә кирәк, әдәбият-сәнгать ул беренчел була алмый. Бигрәк тә бүген – мәдәниятны цивилизация алыштырган заманда. Яшәү рәвеше тудыра әдәбиятны да сәнгатьне дә. Борынгы мәмерҗәләрдә мамонт аулауны сурәтләгән рәсемнәр бар. Иң борынгы сәнгать үрнәкләре шул вакыттагы кешенең тормыш-көнкүрешен чагылдыра. Башта бит кеше ауга барып ит алып кайткан. Тамагы туйгач кына рәсем төшерә башлаган. Тамагы туйгач кына җырлый-бии башлаган учак янында. Юк дип әйтүе җиңел ул. Булганының кадерен белү, бер-беребезне күрә белү җитми бездә. Юк ди башласаң, бездә журналистика да юк. Җан тетрәткеч вакыйгалар була. Ә нигә мин алар хакында “Евроньюс”ны карап, «Эхо Москвы»ны укып беләм? Алайга калса, бездә бернәрсә дә юк. Хәтта дәүләт тә юк. Әгәр мин бүген чыгып бездә милләт юк дисәм, бу да бәхәсле әйбер. «Әйе шул, бездә чын милләт юк шул!», — дип әйтүчеләр табылачак. Нәрсә, хокук саклау органнары бездә камил рәвештә эшлиме? Бездә тиешле дәрәҗәдәге сервис бармы? Бездә җиңел промышленноcть бармы? Без тормыш-көнкүреш өчен иң кирәк, гади товарларны да җитештермибез. Төрекләр теккән куртка, кытайлар теккән трусик киеп, читтә ясалган телефон тотып, үзебез уйлап чыгармаган компютерьларны кулланып, нигә бездә теге юк, нишләп безнең бу юк дип кыланып йөрүчеләр, гадәттә, үзләре бернәрсә тудыра һәм гамәлгә ашыра алмаучы булдыксызлар алар. Андыйларның тәнкыйть күзлегеннән карасаң, бөтен нәрсәне дә юк дияргә һәм юк итәргә була.
Менә йорт янында үсеп утырган бер зур агачка, чыгасың да, бәйләнәсең… Бөтен гомереңне багышларга мөмкин шул агачны тәнкыйтьләүгә. «Кәүсәң кытыршы, ботакларың кәкре…» Әллә нинди фәнни трактатлар язарга мөмкин — башыңны җүләргә саласың да, шушы агачны тәнкыйтьләүгә багышлыйсың бөтен гомереңне һәм сәләтеңне.
Үзе бернинди дә конкрет эш булдыра алмаган кешеләр сүзе бу, минемчә. Мин әле беркайчан да талантлы язучыдан: “Бездә әдәбият юк” — дигән сүзне ишеткәнем юк. Талантлы актер авызыннан: «Бездә театр юк» — дигән сүз беркайчан чыкмас. Халык мәхәббәтен яулаган җырчы: “Бездә эстрада юк” – дип беркайчан да әйтмәс.
Беркем белми торган, бернигә ирешмәгән ыбыр-чыбыр авызыннан гына чыга менә шундый сүз.
— Сез төрле жанрда да иркен һәм бердәй үк талантлы иҗат итәсез. Проза булсынмы ул, драматургиямы, шигъриятме. Үзегезгә кайсы якынрак?
— Аның оеткысы бер инде. Берәр жанр арытса, башкасына күчәм. Пьеса арыта икән, яисә сюжетын коралмыйча азапланам икән, җырга күчеп торам. Җыр эше тәмамлангач, башка жанрга күчү мөмкин. Бу каядыр барып кайткан кебек була. Ул минем психиканы ял иттерә. Барысы да күңел ихтыяҗы белән эшләнә. Мин беркайчан да нәрсәдер язарга кирәк дип, ниндидер максат куеп иҗат итмәдем. Бер яктан авыр да ул, иң беренче чиратта матди яктан, чөнки мин бит бары тик иҗат белән генә шөгыльләнәм. Акча вәгъдә иткән эштән, бөтенләй бер тиенсезенә дә күчәргә мөмкинмен. Ләкин үзем өчен моның да бер әйбәт ягын ачтым — бөтенләй акча түләмәсәләр дә миндә язу теләге, иҗат итү ихтыяҗы бетми икән.
— Популяр җырлар авторы. Күренекле дрмматург. Повестьлар, романнар авторы. Сәхнәдән төшми торган юморескалар авторы. Һәм менә шуларның барысы да: «Зөлфәт Хәким — татар әдәбиятында иң бай язучыдыр» — дигән тәэсир калдыра.
— Чынлап та, мине гел хәлле, әукатле кеше дип уйлыйлар. Драматургия миңа әллә ни зур керемнәр китерми. Җырларым да сайланма аудитория өчен генә. Алар белән генә мин шулай ук тамагымны туйдыра алмыйм. Проза мәсьәләсендә инде үзегез дә беләсез, гонорарларның ничек аз түләнгәнен. Ләкин минем бернинди матди байлыкка сатып алып булмый торган үз байлыгым бар. Ул минем үземнең эчке дөньям, үземнең хәтерем, үземнең яшәү мохитем, үземнең иҗатым, дөньяга үземнең карашым. Менә шул минем байлыгым. Ул минем яшәвемнең мәгънәсе дә, яшәвемнең яме дә, яшәвемнең тәме дә. Ә бай кеше булып күренүемнең төп сәбәбе — ул минем ирекле кеше булуым. (Әлбәттә абсолют ирекле кеше булалмый, әмма иреккә омтылу — үзе үк иркенлек.) Ә ирекле кеше ул һәрвакыт бай булып күренә.
— Иҗат белән генә шөгылләнүче сирәк язучыларның берсе буларак сездән сорамый мөмкин түгел инде. Язучы дигән статус юк бит безнең илдә. Ә менә шуны булдырып буламы?
— Нишләп булмасын. Менә мин шуны эшлим бит. Моның өчен миңа кемнеңдер ризалыгы, кемнеңдер мөһере кирәк түгел. Нурихан ага Фәттах бар иде. Ул өендә генә язучы ирекле шәхес иде. Минем аның Нагорный бистәсендәге йортында кунакта булганым бар иде. Шунда ул миңа болай дигән иде: «Башкалардан иң зур өстенлегең синең – сатира. Мин үзем язып карадым, булдыра алмадым. Ирекле язучы өчен сатира яза алу зур бәхет ул.» Минем сатирик язмалар көн саен диярлек чыгып тора иде ул вакытта — заманы да шундыйрак булгандыр инде. Бүген дәвер башкарак.
Аннары, язучы дигән һөнәрне булдырмаска тырышуларының төп сәбәбе — берәү: ирекле язучы һәртөрле түрәләргә, системага уңай булмый. Ул “өстәгеләр”гә кирәк түгел. Дөресен генә әйткәндә, безгә гонорарларның әз түләнүе акча юклыктан түгел бит ул. Ни өчен әз түлиләр, дисең? Язудан туктасын, язмасын, фикер-карашларын халыкка җиткермәсен диләр. Югыйсә, язучыларга түләргә мөмкинлекләр бар бит. Акча юклыктан түгел бит ул.
— Язмасыннар һәм бәйсез булмасыннар…
— Әйе… Ә бит иң каты изелү, иң каты җәза ул иктисади җәза. Әгәр эшләп-эшләп тә кесәңдә акчаң булмаса, синең яшисең килми башлый. Һәм кем изгәнен дә, кемгә барып бәйләнергә икәнен дә белмисең.
— Ирекле дигәч, ил турында сорамый булмый инде. Ирекле язучы күзлегеннән суверен Татарстан бүген ничек күренә?
— Без зур хыяллар белән йөрдек бит инде. 80-нче еллар азагында, 90-нчы еллар башында үз дәүләтебезне булдыру теләге зур иде. Һичничек тә инкарь итеп булмый торган географик хәл бар бит – бу иң төп проблемадыр бәлки — Россия уртасында ничек итеп үз дәүләтеңне булдырырга мөмкин? Дөрес, Европада башка дәүләт эчендә кечкенә ил, кенәзлек булу мисаллары бар. Ә Россиядә… белмим.
Бөтен нәрсә сәясәткә килеп төртелә. Бүгенге көндә, безнең шартларда бәлки «суверинетет безгә нәрсә бирде?» дип түгел, ә татарның мөстәкыйльлеге өчен мин ни эшләдем дип сорарга гына каладыр. Кемнәрнедер коры тәнкыйтьләүнең шулай ук бернинди файдасы да, фәтвасы да юк. Аек акыл белән карарга туры килә.
— Татар бетә дигән сүзне байрак урынына күтәреп йөртүчеләр бар. Сез ничек карыйсыз, татар бетәме?
— Андыйлар бар һәм алар һәрвакыт булачак. Барыбер милләтебезнең чын татар өлеше, чын төрки өлеше бетмәячәк. Генетика дигән нәрсә дә бар бит әле. Татар көчле вакытта бик күп этнос вәкилләре татарлашкан. Аларның ата-бабалары кайчандыр үз телен, үз гореф-гадәтләрен онытып татарлашкан икән, оныклары да шундый ук аумакай булачак. Андыйлар арасында, әлбәттә, татарны күрәлмаучылар да булырга мөмкин. Әнә шундыйлар татар милләтенең бетүен телидер.
— Укучы үзе дә кызык бит… Ул үзе үк кан булган җиргә җыелырга ярата. Кемдер имам булсынмы, ниндидер файдалы дәресләр бирүче укытучымы, аның янына халык җыелмый. Халык шул ук канлы, җинаятьле, яки фәхеш вакыйгалар янына җыела. Менә моны ничек аңлатып була?
— Кешелекнең вөҗүд төпкелендә әйтеп-аңлатып булмый торган ниндидер иррациональ яман чыганак бар. Шуннан бозыклыкка омтылыш чыга. Тарихка күз салсаң, асылда бит ул сугышлар тарихы. Күп гасырлар буена күпме игелекле эшләр кылынган, зур ачышлар ясалган, күпме затлы шәхесләр туган, күпме мәхәббәт булган! Бүгенге цивилизацияне бар итәр өчен күпме акыл ияләре хезмәт иткән! Ә тарих китапларында исә ул хакта сөйләнелми. Сугыш та сугыш, кан, афәт, бер-берсен яулап алу…
Тирәнрәк уйлап баксаң, дөньядагы вакыйгалар – инсаниятнең эчке халәтенең символлары. Бүген дә планетада сугышлар бара. Әмма кем гаепле икәнне табу мөмкин түгел. Дөньяда кайнаган күренешләр – 7 миллиардлы кешелекнең эчке халәт манифистациясе ул. Сугышлар, терактлар – стихия дип саныйм мин – давыл, цунами, җир тетрәү, вулкан шартлау кебек. Кешелекнең үзәгендәге яман чыганактан саркый барысы да. Әгәр кайдадыр кан коела икән, бу кешелекнең эчке халәт символы. Без бит җиһанның гына түгел, хәтта җирдәге яшәешнең дә асылын аңлый алмыйбыз, фәкать символларын гына күрәбез. Күкне күзәткәч тә без күкнең үзен күрүгә ирешмибез, бары тик анда йөзгән болытларны, йолдызларны абайлый алабыз. Болытлар, йолдызлар – күкнең үзе түгел, символлары гына. Еш аралаша торган, иң якын кешеңнең дә “чын үзен” күреп булмый, син аның тышкы чагылышларын гына, ягъни эчке халәтенең символларын гына күрәсең – киемен, әйткән сүзен, күз карашын – аның болары да кешенең символлары гына. Ә дәүләтнең символлары булып, кызганыч ки, тираннар халык аңына сеңә.

Петр Беренче урыс кешесе өчен иң бөек шәхес булса, минем өчен исә ул татарны иң нык җәберләгән, иң каты изгән император. Төрле караш, төрле бәя бар, ләкин барысы да тарихка, ягъни хәтергә таянып сөйли.
Нишләп  Россия патшаларының, императорларның бөекләре – кансыз, рәхимсез кешеләр булганнар? Иван Грозный, Петр I, Иосиф Сталин… Халыкларның хәтерендәме бу кешеләр? Әйе. Тираннармы? Әлбәттә. Сагынып искә алалармы аларны? Әйе, бик күпләр сагына. Горурланалармы алар белән? Горурланалар.
Бүгенге көндә — Кырым яңадан Россиягә кушылып маташканда — урысларның хәтерендә бер төрле хәтирәләр калка, ә кырым татарларының хәтерендә бөтенләй башка төрле хәтирәләр уяна. Һәм бу очракта нишләргә? Кая җавап? Бу сорауга җавап тапмыйча, бу проблеманы хәл итмичә, ул тарафта гына түгел, ил күләмендә рухи алга китеш булмаячак. Ә рухи халәтнең гариплеге  чынбарлыкта нинди катаклизмнарга китерүен көн саен экраннардан күреп, укып, ишетеп торабыз.
— Дингә карашыгыз ничек? Аллага?
— Дин дин инде ул. Ничек карасаң да. Мин үзем аллага ышана торган кеше. Ләкин дин турында, алла турында күп сөйләшергә яратмыйм. Аны алла да яратмыйдыр.
Аллага ышану ул мәчеткә йөрү генә, туган авылыңда мәчет салу гына да түгел. Алары да хөрмәткә лаек, әлбәттә. Ләкин ышану, инану кешенең үзәгендә, кешенең үзендә, тирәндә яши торган халәт. Кеше өчен тыштан тәэсир иткән һәрбер нәрсә, хәтта белем дә — мәҗбүри. Фәкать ышану, инану гына – ирекле.
— Мин кайвакыт болай уйлыйм. Иҗат кешесе ул үзен алланың оппоненты дип санаучы сыманрак күз алдына баса. «Абзый, менә син төзегән дөнья нәрсә инде, ә менә мин төзегәне!..» — дигән сыманрак…
— Ә мин һәрвакыт әйтәм: «Иҗат ул иблис эше» — дим һәм «на всякий случай» өстәп куям: «Күпмедер дәрәҗәдә.» Бөтенләй үк үпкәләмәсеннәр өчен. Каләмдәшләрнең күбесе килешми инде, нәрсә сөйлисең син, иҗат бит ул ходай биргән сәләт диләр. Алай уйлый башласаң, ходай бит каракка да урлау сәләте биргән. Карьеристка өскә үрмәләү сәләте биргән. Ходай әллә кемнәргә әллә нинди сәләтләр биреп бетергән – яхшысын да начарын да. Ләкин син моны гамәлгә ашырасыңмы, кулланасыңмы, юкмы – үз ирегеңдә. Бәлки Ходай кешене сынар өчен аңа теге яки бу сәләтне бирәдер?
Әдәби әсәрдә конфликт булу зарур. (Бәлки, үземә дә кирәктер әле ул, иҗат өчен, язу дәрте өчен.) Начар күренешнең, тискәре күренешнең ниндидер дәрәҗәдәге ямьсез күренешнең булуы кирәк. Тамашачының игътибарын җәлеп итү өчен. Әсәрдә ул конфликт чишелергә тиеш. Баштан ук алама күренеш булмаса, әсәр язып булмый. Кемнеңңдер кем беләндер матур сүзләр сөйләшеп, яки үбешеп утыруы берәүгә дә кызык түгел. Ә бу нәрсә? Кемгә нәрсә бирә бу? Кемне нәрсәгә өйрәтә бу? Инде моңа кадәр әллә кайчан ук рухи китапларда «үтерергә ярамый», «алдашырга ярамый», «кеше хатынына тияргә ярамый», “урларга ярамый” дип язылган бит инде. Шуны гына укыйсы бар. Ләкин кешенең аны гына укыйсы һәм шул кануннар буенча гына яшисе килми. Парламентларда йөзәр закон кабул итәләр, шушы ун кагыйдәне урап узар өчен бит ул. Чөнки шушы изге кагыйдәләр буенча гына яшәми кеше. Шуның буенча гына яши алса бернинди иҗат кирәк булмас иде.
Иҗатчы ул – эзләүче. Мәсәлән, син төнлә бакча артына чыктың ди… Караңгы төн, айны болыт каплаган. Син кайдадыр менә монда сукмак бар икәнен беләсең, чамалыйсың, ләкин аны караңгыда табалмыйсың. Һәм чалбар балагыңа тигәнәкләр ияртеп, абына-сөртенә шул сукмакны эзлисең. Иҗатчы да шулай ук. Менә мин беләм хак юлның бар икәнен — Аллаһы тәгаләгә. Аллаһы тәгаләгә беркем дә барып җитәлми, хәтта башына чалманы унсигез метр ураса да. Хәтта бөтен вөҗүде белән дингә бирелгән имам да барып җиталмый. Ул да шул юлдан баручы гына. Әгәр мин шул юлга баса алсам, иҗат итүдән туктар идем.
Кайвакыт руханиларны күрәсең… Менә ул шулкадәр дингә бирелгән кеше, иеме. Күзләре яп-якты, битләре шоп-шома, әйткән сүзе шулхәтле төгәл. Артык хәрәкәтләре юк. Артык хис юк. Мин андый кешеләргә һәрвакыт сокланып, яхшы мәгънәдә көнләшеп карыйм. Ә иҗатчыга кара син… Чәче-башы тузган, сакалы җиткән булыр… (Чын иҗатчы турында бара сүз.) Роман язып ятканда үзем дә әллә нинди кыяфәтләргә керәм… Кайвакыт тешне чистартырга да онытасың. Яки менә театр актеры. Бүген сәхнәгә чыгып кеше үтерүчене уйный, иртәгә — изге кешене… Мин моны берничек тә исбатлый алмыйм, әмма аз гына хисләнү дә ходай тәгаләдән ерагайтадыр дип уйлыйм. Миңа шулай тоела. Хак юлга баскан кеше алай чәчелми бит. Ул җан тынычлыгын тапкан.
— Һәркайсыбызга җан тынычлыгында яшәргә язсын, дигән теләктә бу әңгәмәне түгәрәклибез. Укучыларыбызны, әдәбият, театр, җыр-моң сөючеләрне канатландырган иҗатыгыз өчен зур рәхмәт!

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.22MB | MySQL:57 | 0,945sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика