Ирләрне дә елатырлык фильмнар

Ирләрне дә елатырлык фильмнар булмы? Бар алар. Әлбәттә, кино карап акырып елап утырган ирләр булмас инде. Ни әйтсәң дә, ир-ат теләсә нәрсәгә һушы китеп, өч тиенлек мелодрамаларга да яшь агызып утыра торган зат түгел. Аларның күңеленә үтеп керү өчен ниндидер гайре табигый, тетрәндергеч күренешләр кирәктер. Әнә шундый фильмнар тупланмасы тәкъдим итәбез. Болар җаны булган берәүне дә битараф калдырмый торган кинофильмнар. Карагыз, фикерләрегезне язып калдырыгыз. Барсы да бушлай.

1. Хатико: иң тугъры дус (Хатико: Самый верный друг)

Университет профессоры эшкә барышлый бер көчек табып ала. Һәм ул эт тугърылык символына әверелә.
Карарга: Хатико: Иң тугъры дус (2008)

2. Күкләргә тукылдату (Достучаться до небес)

Аларның икесенең дә гомере чикле. Ник әле шул калган вакытны шак катарлык итеп үткәрмәскә?!
Карарга: Йолдызларга үрелү (1997)

3. Яшел миль (Зеленая миля)

Ул үлем җәзасына хөкем ителгән. Һәм үзенең соңгы минутларында да кешеләрнең күңелен әэсир итәрлек көче бар.
Карарга: Яшел миль (1999)

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

4. Минем исемем Кхан (Меня зовут Кхан)

Ул үзенең сөеклесен табар өчен чирле килеш ярты дөньяны әйләнеп чыгарга да риза.
Карарга: Минем исемем Кхан (2010)

5. Шиндлер исемлеге (Список Шиндлера)

Оскар Шиндлер яшь булса да бик амбициоз кеше. Үз максатларын тормышка ашыруда арзан хезмәт көче эзләп, ул яһүдләрне эшкә яллый.
Карарга: Шиндлер исемлеге (1993)

6. Күңелем белән биим (А в душе я танцую)

Параличтан интегүче Майклның тормышы тиздән үзгәрәчәк. Һәм моңа үзе кебек үк афәткә эләгүче Рори сәбәпче.
Карарга: Күңелем белән биим (2004)

7. Тормыш матур (Жизнь прекрасна)

Концлагерьга улы белән бергә эләккән әти, баласының күңелен җәрәхәтләмәс өчен бөтен нәрсәгә дә әзер.
Карарга: Тормыш матур (2011)

8. Җиде гомер (Семь жизней)

Ирексездән авиакатастрофа сәбәпчесе булган Тим Томос гаебен акларга теләп үзенең органнарын кешеләргә өләшүне сайлый.
Карарга: Җиде гомер

9. Миллионлык чибәркәй (Малышка на миллион)

Мэгги бокс белән мавыга һәм иң югары титулны яуларга тели. Һәм максатына ирешә. Тик…
Карарга: Миллионлык чибәркәй (2004)

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

10. Гладиатор

Яуларда дан казанган Максимус хакимият өчен барган интригалар нәтиҗәсендә гладиаторлар бәйгесендә катнашырга мәҗбүр.
Карарга: Гладиатор (2000)

11. Алыштыру (Подмена)

Көтмәгәндә аның баласы югала. Күп тә үтми, полиция малайны табып хатынга кире кайтара. Тик ана моның үз улы икәненә ышанырга теләми.
Карарга: Алмашу (2008)

12. Шоушенкодан качу (Побег из Шоушенка)

Энди Дюфрейнны үз хатынын үтерүдә гаепләп төрмәгә ябалар. Ул үзенең гаепсезлеген исбатлый алмый һәм төрмәдән качарга мәҗбүр була.
Карарга: Шоушенкадан качу (1994)

13. Бенжамин Баттонның серле тарихы (Загадочная история Бенджамина Баттона)

Ул дөньягы ак сакаллы карт булып туа һәм көннән көнгә яшәрә бара. Һәм ул Бенджамин Баттон дип атала.
Карарга: Бенжамин Баттонның серле тарихы (2008)

14. Аң уйнаулары (Игры разума)

Яшь, талантлы математик Джон Нэш берсеннән берсе искитәрлек ачышлар ясый һәм акылдан шаша.
Карарга: Аң уйнаулары (2001)

15. Бәхиллек (Искупление)

Кунакка килгән кызны көчлиләр. Ә аның ике туган сеңлесе монда апасының сөйгән егете гаепле дип уйлый һәм аны төрмәгә яптыра. Бу егеткә ул үзе дә битараф түгел.
Карарга: Бәхиллек (2007)