Җенси якынлыкны начар тасвирлаган өчен премия

Әсәрләрдә җенси мөнәсәбәтләрне дә тасвирларга туры килгәли, кайчагында аны урап үтү бөтенләй мөмкин түгел. Шуңа телисеңме теләмисеңме теләргә тиеш буласың. Бу бик отышлы нәрсә түгел: уңышлы чыкса — сине беркем дә мактамый, уңышсыз булса — әсәрне ямьсезли. Һәм бары тик шул күренешкә игътибар юнәлткән өчен генә дә авыр сүзләр ишетү, хәтта кемнеңдер дошманына әйләнү ихтималың да бар. Ләкин әдәбиятның үз кануннары…

Әдәби әсәрләрдәге җенси эпизодларны начар тасвирлаган өчен премия дә бар икән — «Золотой хрен» дип атала. Украина язучылары өченче «Запорожская книжная толока» фестивалендә оештырган бу антипремия дөнья әдәбиятында билгеле «Bad Sex in Fiction Award» премиясенең аналогы дияргә дә була. Монысын 1992 елда «The Literary Review» журналы оештырган. урнал редакциясе ел саен унлаган язучының әсәрен эзләп таба да үзләренә лаеклы премияне бирә. Җиңүче кино Оскарына пародия рәвешендә ясалган һәйкәлчек белән бер шешә шәмпан шәрабы ала. Соңгы берничә елда ул бүләкне танылган җырчы һәм композитор Стинг тапшыра. «Золотой хрен» антипремиясе дә, нәкъ Bad Sex Award кебек үк, нәфис әдәбият әсәрләрендә җенси күренешләрне начар (урынсыз, тупас, зәвыксыз) сурәтләгән өчен бирелә. Аны беренче тапкыр 2017 елда тапшырганнар. Узган ел аны шагыйрә Евгения Чуприна алган.

Быел аны «Инициация» дигән романы өчен украин язучысы Люко Дашвар алган. Романда җенси якынлык кылу күренеше менә шул рәвешлерәк сурәтләнә:
«.. Пол — вместо постели: до такого блеска вычистили ее собственными телами — радовалась и сияла. Окна — броня: рекламу можно снимать о таких окнах. Двойной стеклопакет, абсолютная звукоизоляция, и то это правда: уже как Тася стонала под Перегудой, а снаружи этого никто не услышал. И хотя Павел справился быстрее, чем ожидал, и не откинулся на спину, как обычно, не закурил, чтобы насладиться расслаблением, которое всегда испытывал после секса, — прижался к раскаленной Тасе: набраться от нее силы, почувствовать способность покорить женщину еще раз. Еще!»

Премиягә дәгъва итүчеләр арасында Юрий Винничук, Алексадр Денисенко, Петр Крыжановский, Андрей Цаплиенко, Дмитрий Белый, Сергей Мартынюк, Христя Венгринюк кебек бүтән язучылар да булган. Хәтта Христя Венгирюкка «Рождаться и умирать обутым» хикәясе өчен укучылар күбрәк тавыш биргән.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Жюри әгъзалары журналистка Татьяна Микитенко, әдәби тәнкыйтьчеләр Юрий Володарский һәм Татьяна Трофименко, язучы Анна Маглион һәм блогер Вероника Новикова.

Антипремияне оештыручы Татьяна Трофименко әйтүенчә, аның максаты украина авторларына игътибар җәлеп итү. «Хәзер бит уңай тәнкыйтькә игътибар бирүче аз, ә астын-өскә китерүче язмалар үзенә җәлеп итә һәм китапның укылуына сәбәпче була. Шулай ук җенси мөнәсәбәтләрне тасвирлау югарылыгы әсәрнең гомуми кыйммәте дәрәҗәсен дә билгели.»

Әгәр ул хаклы булса, язучылар гына түгел, премия үзе дә бик нык танылыр дигән өмет бар. Чөнки әлге күренеш украиннарны сүгү өчен рус каләмчеләренә бер сәбәп. Аның турында канәгатьсезлек белдереп язучыларның күплегенә исең китмәле. Кайберләре хәтта премиядән бөтенләй читкә китеп, украин язучыларын да, хәтта украин халкын да турыдан-туры пычрату, хурлау юлына күчә. Ә Трофименко әйтүенчә, хурлау — игътибар җәлеп итүнең иң үтемле чарасы.

Мин үзем бу антипремия турында төгәл генә фикергә килә алмадым бугай. Кирәкме ул, юкмы? Берәр файдасы бармы? Белмим. Миңа калса, мондый антипремия булудан беркемгә дә зарар юк. Төп мәсьәлә — премиянең булу-булмавыннан түгел, ә җәмәгатьчелек фикереннән тора. Ул әдәбияттагы порнографияне легальләштерү һәм үстерү өчен дә, аны юк итү өчен дә хезмәт итәргә мөмкин. «Золотой хрен» иңглиз прототибыннан нәкъ шуның белән аерыла да. Аның белән чагыштырганда «Bad Sex in Fiction Award» бөтенләй башка юнәлештә эшли.

Җенси мөнәсәбәтләрне турыга һәм тупас сурәтләгән язмалар бөтен халыкта бар булган, бар һәм булачак. Интернеттан гына эзләсәгез дә сез аларны пачкалап табарсыз. Хәтта мөселман динен тоткан халыклар телләрендә дә күп андый нәрсәләр. Әмма мондый язмаларның нәфис әдәбиятка бер катышы да юк. Алар бары тик «порнуха» булып кала. Хәтта «эротик әдәбият» та түгел. Ә «җитди» романнардагы тупас һәм зәвыксыз сурәтләнгән күренешләрнең күбесе — авторның җитешсезлеге булып исәпләнә. Ашыкканмы ул, игътибары җитмәгәнме, илһамсыз чагы булганмы — мөһим түгел. Автор гаепле.

«Bad Sex in Fiction Award» нәкъ менә шундый авторларны эзләп таба. Әдәби әсәр язучылар арасыннан. Утыз елга якын тарихында ул нәкъ менә әдәбиятны порнографиядән аралау юнәлешендә эшли. Икенче төрле әйткәндә, бу премия җитди әдәбият һәм җитди авторлар белән шөгылләнә. Кайчагында аның җәтмәсенә бик танылган һәм талантлы язучылар да эләгә. Әйтик, 2003 елда әлеге премиягә дәгъва итүчеләр арасында американың танылган язучысы Джон Апдайк, киң билгеле детективщик Алан Паркер һәм хәтта шул елны фәхешлек алиһәсе турындагы «Унбер минут» романын чыгарган Пауло Коэльо да булган. «Ул аны югалган машина ачкычын караңгыда эзләгәндәй шикелле сыйпады» (Тама Янович), «Кызның иңнәренннән егетнең култык астындагы ис килә башлады» (Надим Аслам) шикеллерәк җөмләләр өчен эләккәннәр. Узган ел нәмзатлары да ким-хур итәрлек түгел — Харуки Мураками бу исемлеккә өченче тапкыр керә, Эрри де Лука, Том Коннолли, Итан Канин, Эрри де Лука, Джанет Эллис, Гейл Форман, Джеймс Фрей. Соңгысы — җиңүче.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Ә «Золотой хрен» нәмзатлары бүтәнчәрәк. Күбесенең әсәрләреннән цитата алырга хәтта мин оялам. Чөнки алар — осталык, яки игътибар җитмәүдән киткән хаталар түгел. Ә шушы премиягә эләгеп, шау-шу дулкынында дан казанырга исәпләп язылган ачыктан-ачык порнографик язмалар. Христя Венгирюк хикәясеннән кечкенә бер өзек: «Я медленно сняла свою ночную рубашку, голая подошла к незнакомцу и впихнула его нос в свое <…> Он нюхал так жадно и так долго, как парфюмер, отыскав новый запах». Шулай булгач, «Золотой хрен» антипремиясе әдәбиятка ничектер тәэсир итүдән бигрәк, мөгез чыгару өчен уйлап табылган реклама чарасы булып кына кала.
Инглиз вариантына беркадәр көлемсерәп карасам да, украин вариантын берничек тә кабул итә алмыйм. Һәрхәлдә, мондый нәрсәнең татар әдәбиятында кабатлануын теләмәс идем.

Марат Кәбиров