Казан аэропортында китапханә ачылган

Казан аэропортында китапхәнә ачканнарын күз алдына китерә аласызмы? Мин китерәлми идем. «Аэропортларда, вокзалларда шундый бер урын тапсалар нинди яхшы булыр иде,» — дип тә уйлаганым юк иде. Ә менә башы эшләгән, фантазиясе көчле булган кешеләр бар икән. Алар минем башка да килмәгән уйны чынлык иткәннәр. Аэропортта китапханә ачканнар. Жалкы, Казан аэропортында түгел.

Ростов на Дону шәһәренең яңа ачылган Платов аэропортында очыш көткән пассажирлар өчен вакытны китап укып уздыру мөмкинлеге тудырганнар. Китапханәдә гадәти кәгазь китаплар тәкъдим ителә.

Китапханә аэропортның өченче катында урнашкан, бик уңайлы ял бүлмәсе дә бар. Йомшак диваннар, өстәлләр, гаджетларга зарядка бирү корылмалары урнаштырылган. Якты, уңайлы. Ә пассажирларны иң кызыктырганы — кәгазь китаплар. Аларны кулга тотып актарып карарга, утырып яки өйдәгечә ятып укырга һәм хәтта самолетка үзең белән алып керергә дә, сувенир урынына өеңә алып кайтырга да мөмкин. Бушлай.

Китап фонды әлегә аэропорт хезмәткәрләренең көче белән тулылана. пассажирлар арасында да алып китүчеләр булган кебек үк китап калдырып китүчеләр дә бар.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Һәм иң кызыгы — китапханәгә керүчеләр, вакытын шушында үткәрергә теләүчеләр бик күп икән. Бу бәлки, укымышлы, тормышта нәрсәгәдер ирешкән кешеләрнең самолетта күбрәк очуы белән бәйледер. Ни генә әйтсәң дә аэропорт тирәсендә надан һәм хәерчеләр йөрми бит инде. Ә хәллеләр кызыксынучан, аң-белемгә, матурлыкка, маҗараларга омтылучан була.

Бу хәбәрне алгач, ничектер көнләшебрәк куйдым. Эх, нигә мондый күренеш бездә, Казанда, түгел икән, дип уйладым. Китап укучылар бездә дә күп булыр иде. Минем китапларны да, нигездә, утны-суны кичкән һәм тормышта үз урынын тапкан шәхесләр укый. Ә алар күбесенчә самолетта оча. Шуңа күрә, бу очракта мин дә, башка язучылар да китап фондын баетудан читтә калмас идек.

Марат Кәбиров