Китап укучы татар

Китап укучы татар

Инстаграммда китап укучы татар (@kitap_ukuchi_tatar) дип аталган сәхифә эшләп килә. Аны Ләйлә исемле кыз оештырган. Әлеге сәхифә даими рәвештә татар китаплары, классиклар белән таныштырып бара. Әдәбиятка һәм китапка кагылышлы сораштырулар, әңгәмәләр үткәрә. Тагын әллә нинди кызыклы нәрсәләр уйлап таба. Кыскасы, китап укучы татар бик матур эш алып бара. Сәхифәнең укучылары да шактый гына. Иң мөһиме, алар сан өчен җыелган подписчиклар түгел. Һәр постка фикерләрен белдереп, лайк куеп торучы тере шәхесләр, чынлап та китап укучы татарлар. Мин дә язылдым. Кызыксынып күзәтеп барам. Китап укучылар турында хәстәрлек күрүче Ләйлә кебек яшьләр булуына сөенәм. Әле шул сәхифә язмаларыннан берничә өзек тәкъдим итәргә булдым. Ошаса, сез дә күзәтеп барырсыз. Инстаграмда аны kitap_ukuchi_tatar, китапукучытатар, китап_укучы_татар тэглары буенча табарга мөмкин. Веб адресы монда — https://www.instagram.com/kitap_ukuchi_tatar/

1. Китап укуның файдасы

Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда аек акыллы булырсың. Моның бер чарасы — китап уку. Бүгенге көндә китап укырга вакытыбыз юк, дибез. Менә бу фикерләр бәлки аз булса да вакытны китап укуга багышларга ярдәм итәр

1. Китап уку — сүз запасын арттыра
Укыганда, без таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез, һәм алга таба аларны куллана алабыз.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

2. Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә
Күп укыган кеше матур, ачык итеп сөйли белә дип санала. Кешеләр өчен кызыклы әңгәмәдәш булып китәсез.

3. Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра
Әңгәмә барышында күп белүебезне сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. Моны башкалар бәяләсә, бигрәк тә.

4. Уку стрессны киметә
Стресс — һәзерге заман кешесенең юлдашы. Китап уку тынычландыру үзлегенә ия.

5. Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта
Китап укыганда язылган фикерне аңлар өчен без туктаусыз баш миен эшләтәбез. Алда язылган детальләрне онытмас өчен хәтерне эшкә җигәбез.

6. Китап укучы Альтцгеймер авыруыннан интекми
Галимнәр фикеренчә, күп укыган кешедә бу чир сирәгрәк була.

7. Китап уку картаймаска ярдәм итә
Баш мие картайган саен кеше организмы тизрәк картая икән. Тиз картаймас өчен нишләргә кирәген аңладыгыз инде.?

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

8. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә
Китаплар бетмәс-төкәнмәс илһам һәм идея чыганагы булырга мөмкин.

9. Китап уку йокыны яхшырта
Йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, организм моңа күнегәчәк. Һәм берничә бит укыганнан соң яхшы гына йоклап китәчәксез.

10. Китап уку фикерне бер ноктага туплау сәләтен үстерә
Укыган вакытта башка вак-төякләргә игътибар итмәскә тырышып укыйсың, бу осталык башка эшләр башкарганда да кирәк була.

Менә шулай. Дөресме, юкмы икәнен үзегез тикшереп карагыз, — ди китап укучы татар. Мин бу сорауны үз укучыларыма да юллыйм. Һәм сәхифәнең икенче язмасына күчәм.

2. Китап уку ни өчен популяр?

Bookstagramга тап булгач китап сөючеләрнең күплегенә шаккаттым. Инде китап уку — модадан чыкты дип уйлап йөри идем. Ни өчен китап уку замана кешеләренә хас шөгыль икәненә җавап табып карыйк әле.

1. Мөмкинлекләр күп
Теләсәң электрон китап укы, теләсәң аудиокитап тыңла, кәгазь китап укы.
Өйдән чыгып та йөрисе юк — интернет кибеттән заказ бирсәң өеңә үк китереп бирәләр.
Китапханәләр дә тулы көчкә эшли.
Күп замана авторлары китапларын язгач үзләре үк сату эше белән шөгыльләнә.

2, Реклама күп
Китаплар рекламасы башка товарлар белән беррәттән актив бара

3. Үзлектән өйрәнү
Китап — белем чишмәсе. Үз-үзенеңнең яхшырак версияңне ясау өчен китаплар бихисап. Психология, хэнд-мейд, кулинария тагын әллә ниләргә багышланган китаплар бар. Укы, куллан, яхшыр.

4. Яңа формалар
Китаплар буенча фильмнар төшерелә, спектакльләр куела, блоглар багышлана. Бу китап авторлары, блогерлар «йолдыз»ларга әйләнә. Трендта буласың килсә, аларның иҗат җимешләре белән танышып барасың.

5. Кешеләрнең матди хәле яхшыру
Тамак туйгач, рухи азык кирәк була башлый.

6. Тулы ирек
Хәзер теләгән кеше китап язып, аны рекламалый ала. Теләсә кем китаплар турында блог алып бара ала.

Ә сезнеңчә китап уку популярмы хәзер юкмы? Ни өчен?

Сез китапларны ничек укыйсыз?

Электрон рәвештә ике китап укып караган кеше буларак ике вариантның да уңай якларын әйтеп үтәсем килә:

1. Китапны кулга алгач иң беренче тышлыгын җентекләп тикшерәм, аннотациясен, булса кереш сүзен укыйм, булса авторның рәсемен күзәтәм, китапны актарып чыгам, соңгы битен һәм урта бер җирдән ачып укып карыйм, иснәп карыйм. Бу — кәгазь китапның уңай яклары.

2. Электрон китап бик җайлы, урамда балалар уйнаганын көткәндә, автобуста, чиратта торганда, өйдә берничә минут буш вакыт булса ачасың да укыйсың. Укый башлаган бит югалмый, китап битләре арасына нәрсә кыстырыйм икән дип эзлисе түгел. Укыйсы килгән китапларны махсус кушымтада табып, исемлек төзеп җыйнап куярга була, вакыт булгач укыйсы гына кала.
Ә сез нинди рәвештә укырга яратасыз?

Телефоннан китап уку өчен кушымталар

Бушлай укып була торган 10 иң популяр кушымта (исемлекне интернеттан алдым)

1. Bookmate
Уңай ягы — мәсәлән, планшетта укый башлап, телефонда яки ноутбукта дәвам итәргә була. Бер еллык яки айлык абонемент алсагыз, 500 000 китап тәкъдим ителә. Классиканы бушлай укырга була.

2. Moon+ Reader
Бушлай китаплар күп.

3. eReader Prestigio
Бушлай китаплар белән түләүлеләре аерып куелган, Android белән генә эшли.

4. Wattpad
Монда һәр кеше үзе теләгән китапны кертә ала, шуңа яңа авторлар белән танышу мөмкинлеге бар. Шрифтны, экран яктылыгын көйләп була.

5. MyBook
Яңарак сервис, 63 000 китап бар, 8000 — бушлай.

6. ЛитРес Читай! Бесплатно
Китап сату компаниясенә карый. 750 000 китап тәкъдим итә. Реклама бар.

7. Книжная лавка
Китаплар бушлай, шрифт, төсләр гаммасын көйләргә була, жанрлар, автор буенча эзләү бар. Реклама бар.

8. КучаКниг.Ру
Һәр жанр өчен аерым кушымта тәкъдим итә.
9. Бесплатные книги – романы
Гади, уңайлы кушымта. Исеменнән күренгәнчә — романнар тәкъдим ителә.

10. Play Книги
Google кушымтасы. Теркәлергә кирәкми.

Иң яхшысы — берничә кушымта куллану. Минем телефонда Wattpad, Книжная лавка бар, Bookmate авыр эшли. Wattpad — иң еш кулланганым. Ә сез нинди кушымталар кулланасыз? #китапукучытатар_исемлек #китапукучытатар #кушымталар

Китап укучы татар фикере белән килешкән хәлдә, бераз өстәлмә мәгълумәт: җайланмаларның иң уңайлы вариантлары турында менә бу биттә укырга мөмкин. —  Татарча электрон китаплар һәм китап уку җайланмалары.