Ландыш Габдрахманова

 

Ландыш Габдрахманова үзенчәлекле әсәрләре белән бик күпләрнең игътибарын җәлеп иткән шагыйрә. Беренче китабы чыгу белән үк, бик тиз арада, таралып бетте. Дөнья күргән һәрбер шигыре бәхәсләргә, фикер алышуларга этәрә. Ышанычлы адымнар белән атлап килүче шагыйрә — бүген безнең кунагыбыз.

— Син әдәбият сөючеләргә, нигездә, интернет аша танылдың дияргә дә була. Бу безнең әдәбият өчен бик гадәти хәл түгел. Сөйлә әле шул хакта, ничек башланды, ничегрәк килеп чыкты.
— Гадәти булмаган нәрсәләр дә заманына күрә гадәткә керә. Интернетта шигърияткә кагылышлы сайтлар күп. Социаль челтәрләрдә дә үз язганнарын тәкъдим итүчеләр җитәрлек. Кайчагында, бар халык кубып шигырь яза башлаган икән, дип уйларга да мөмкин. Шуңа күрә, бүген шигырь заманы түгел, дигән сүзгә мин ышанмыйм. Язалар да, укыйлар да. Минемчә, шигырь яратучылар һәр заманда да бер чама. Минем шигырьләрне дә итернетта яратып каршы алучылар булды, үз укучыларым барлыкка килде. Иң беренче игътибар иткән кеше, ул язучы Рәмзия апа Габделхакова булды. «Син язарга тиеш!» диде ул миңа. Аның ярдәме белән шигырьләрем беренче тапкыр «Идел» журналында дөнья күрде. Аннан соң бигрәк тә Уфа шагыйрьләренең игътибары күңелне сөендергән иде. Бераздан Казан шагыйрьләре дә игътибар итте, газета-журналларга сорап алдылар, беренче җыентыкны чыгару мөмкинлеге туды. Ә интернетның үз өстенлекләре бар — укучының язган шигыреңә мөнәсәбәтен бик тиз беләсең, ул фикер белән килешмәсәң, бә­хәскә керергә була.

— Миңа калса, син әдәбиятка үзенчәлекле шигырьләр белән кинәт кенә килеп кердең кебек. Бу чынлап та шулай кинәт булдымы, әллә күзгә күренгәнче хәтсез генә этләнергә туры килдеме?

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

— Әдәбиятка беркем дә кинәт кенә килеп кермидер. Исемең танылганчы, әсәрләрең җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткәнче, бик күп язарга, укырга, эзләнергә туры килә. Аннары шик тә бар: мин әдәбиятка кергәнме әле? Керер алдынннан чыгуыңны уйла, диләр, шаяртып әйткәндә. Анысын вакыт кына күрсәтә. Мәшһүрлеккә дәгъвам юк. Мин үз хисләремне язам, ул кемгәдер ошый икән, аның хис-фикерләре белән тәңгәл икән, мин канәгать. Кемнеңдер рухи тормышында минем язганнарым ниндидер роль уйнаса, димәк, шигырьләрнең дөньяга чыгуы үз­үзен аклый.
— Димәк, бүгенге чорда яшьләргә әдәбиятка килер өчен шартлар юк дип әйтү тулысынча дөрес булып чыкмый. Теләге булганнар юлын таба. Әдәбиятта танылу өчен нинди сыйфатлар иң мөһиме дип саныйсың?
— Безнең татар әдәбиятында өлкәннәр яшь иҗатчыларга һәрвакыт хәерхаһ булган. Моны бик күп истәлекләрдән белеп була. Бүгенге кебек яшьләрне иҗатка рухландырып тору исә элек тә булмагандыр. Яз гына! Һәр каләм әһелен әдәбиятыбызның киләчәге борчый. Шуңа күрә яшьләргә ярдәм итәргә атлыгып торалар. Хәтта уңышсызлары да матбугатка үтеп керә. Вакыт иләр әле, диләрдер. Әлбәттә, яшьләргә дә таләпчәнлек кирәк. Талантлы яшь язучылар сирәк. Хәер, алар өлкәннәр арасында да күп түгел инде. Иң мөһиме, талантлы укучыбызны югалтмыйк. Татар мәктәпләре генә булсын, балаларыбыз татар теленнән аерылмасын.
— Хәзер шагыйрьләр заманы түгел, диләр. Яшәү темпы чынлап та тиз, тормыш максаты бүтән, кеше-ара мөнәсәбәтләр дә үзенчәлекле. Синеңчә ничек, шагыйрьләр өчен ниндидер аерым бер чор кирәкме, әллә алар дәверне үзгәртергә сәләтлеме?
— Шагыйрьләр һәр заманда да булган, аларга аерым чорны беркем дә әзерләп куймаган. Аерым кешеләрдә шигърияткә ихтыяҗ бар — шул гына. Шигырь, әлбәттә, кеше табигатен үзгәртә алмый. Дәвер турында әйтмим дә. Шунысы да бар — кешегә ритмлы тезмәнең тәэсире зур, чөнки яшәеш ритмга корылган, ләкин ул дөньяны үзгәртерлек тәэсир түгел, дип саныйм
— Кем ул шагыйрь? Аның миссиясен син нәрсәдә күрәсең?
— Бөек шагыйрьләрнең кайберләре үз иҗатларында пәйгамбәрләр язмышына мөрәҗәгать иткән. Алар, мөгаен, үз миссияләрен шулай аңлаган. Ләкин хәзер заман башка. Хәзер кешенең зиһенен гаммәви мәгълүмат чаралары биләп алды. Шагыйрьнең тавышы ишетелми дә диярлек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Ишеткәннәр ишетә. Бүген шагыйрь үзенең тар даирә укучысы өчен яза, диюем. Фикердәшләре өчен. Бүген инде үткән гасырның 60 елларындагы кебек шигырь тыңларга стадионнар тутырып килмәсләр. Аны хәзер бүтән жанрлар тота. Шуңа күрә бүген трибун поэзиядән бигрәк лирик шигърият тансыграк, дип уйлыйм. Шагыйрь үз укучысы белән күзгә күз карашып сөйләшергә тиеш. Тавышны күтәрмичә генә. Моңардан аның дәрәҗәсе кимеми бит, ул барыбер Шагыйрь булып кала.
— «Шагыйрәләр алла бәндәләре,мин аңламыйм» — дип әйтүчеләр дә бар. Сине барсы да аңлыймы? Гомумән, кирәкме ул адәм баласына башкаларның аңлавы? Ни өчен?
— Әлбәттә, күңелне аңлауларын телисең. Әнием, гафу ит, мин синең шигырьләрнп аңламыйм, ди, миңа улым. Ә кызым, «Әнием, Син һәм Есенин!» — дип кабатларга ярата.Сине берәү дә аңламаса, син дә берәүне дә аңламасаң, психиатрга күренергә кирәк . Шагыйрәләр арасында да тотрыксыз холыклылар бар, диләр. Ул гадәти кешеләр арасында да бар.Ләкин үз негативыңны башкаларга тагарга ярамый. Мин еш кына Гетеның сүзләрен искә төшерәм. Үз кичерешләреңне генә язу, ул әле шагыйрьлек түгел, ди ул. Ә менә дөнья гамен аңлап, аны тасвирлап , башкаларга бирә алса, менә ул вакытта ул кеше- шагыйрь һәм аның иҗаты бервакытта да искермәячәк!
— Синең шигырьләрдә моң, сагыш, үкенү, кайдадыр омтылу өстенлек итә кебек. Шагыйрь бәргәләнмичә, тыныч кына яши аламы?
— Бәргәләнмичә генә шигырь тумыйдыр инде ул. Тик торганнан гына шигырь язуны мин күз алдыма китерәлмим. Шигырь язам әле, дип, өстәл янына гына утырып, шигырь туа микән ул. Хәер, андыйлар турында да ишеткәнем бар. Ләкин алар шагыйрь дип аталмыйдыр инде. Сагыш та, үкенү дә, сөенеч-шатлыклар да , каядыр омтылу да шигырь язарга этәргеч була ала. Шигырьнең ни өчен туганын белсәм, мин бәлки каләмгә тотынмас та идем.
— Бүген кеше китап укымый, дигән сүзләр еш ишетелә. Бу чынлап та шулаймы?
— Китапны укыган кеше укый инде аны. Кече яшьтән үк китапка мәхәббәт белән бергә әдәби зәвык та тәрбияләргә кирәк. Кайбер китапларны укуыңнан укымавың артык.
— Кайсы татар шагыйренең әсәрләрен башкаларгы да укытырга теләр идең? Ни өчен?
— Йолдыз, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, Эльнар Байназаров… Мин яшь буын шагыйрьләрне генә санадым. Исемлекне дәвам итә алам.
Ни өчен аларны укуларын телимме?
Шигырь — рифма, ритмага салынган гади сүзләр тезмәсе генә түгел! Анда тирәнлек тә, фәлсәфә дә, фикер дә булырга тиеш! Шуны аңлатыр өчен.
— Кеше уңышка ирешсә, артында гайбәт сөйли башлыйлар. Моңа карашың ничек?
— Мин әле зур уңышларга ирешкән кеше түгел. Ә кечкенә генә уңышларымны да күпсенүчеләр күп. Гайбәтләр арта, дуслар кими. Мин моңа әзер түгел бугай. Ләкин һәр өргән эткә таш атарга туктасам, мин беркайчан да максатыма ирешә алмаячакмын. Шуны аңлыйм.
— Чибәр һәм талантлы хатын-кыз, гадәттә, беркемне дә битараф калдырмый. Танылу гаилә тормышына зыян салырга мөмкинме?
— Чибәр һәм талантлы хатын-кыз акыллы , ә сайлаган яры анардан да акыллырак булса, гаиләңә беркем дә зыян сала алмый!
— Бәхетле гаилә рецепты. Ландыш Габдрахмановадан.
— Гаиләсенә ныклы калкан булырдай ир-егет акылы, өй җылысын саклардай хатын-кыз зирәклеге, балалар елмаюы, иман байлыгы.
— Карале, бу рецепт булып бетмәде бугай. Син бит ингредиентларны гына санап чыктың…
— Шул ингредиентларны бер-берсеннән аермасаң — бәхетле гаилә килеп чыга.

Марат Кәбиров

Ландыш Габдрахманова шигырьләре

ландыш габдрахманова

Ә капкаңны кире япмадың…

Еллар аша килеп,
саксыз гына,
кактым синең
күңел капкаң.
Ә үзем бит беләм:
минем өчен
бу капканы
хуҗа күптән япкан…
Үҗәтләндем:
«Ачтырырмын барыбер!
Яшьлектәге төсле яндырырмын,
көйдерермен тагы бер!»
Ачтың… Танымадың…
«Уз», – диеп тә ялынмадың.
Ә минем бит килде
кулларыңа кагыласым,
назлы итеп,
муеныңа сарыласым…
Әрсезләндем, кактым кабат:
«Искә төшер! Хатирәңне яңарт!»
Җавап бирдең:
«Сөйдем…
Яшьлегемдә синең өчен
яндым-көйдем…
тик син…
минем белән артык мавыктың…
ә мин…
яралардан яңа савыктым…»
Үссүзләндем кабат-кабат:
«Тагын ярат! Тагын ярат!»
Елмайдың…
«Ә бу безгә кирәкме?
Кайсы өстен:
акыл? Әллә йөрәкме?»
Тынып калдым…
Кире борылдым…
Барыр сукмагымны тапмадым…
Ә син…
Карап калдың…
Ә капкаңны…
Ә капкаңны никтер япмадың…

Синсез яшәргә өйрәнәм

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Нәни генә йолдыз кызы
Әй йөгерә күктә…
Яктыртмакчы була галәмне…
Кул болгыймын аңа:
«Күрәсеңме минем сәламне?»
Булышмакчы булам, үреләм…
Йолдыз нурларына күмеләм…
«Буем җитми», – димен…
Сөйләнәм…
Акрын гына…
Инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр…
Синсез яшәргә өйрәнәм…
Салават күперенең алсу төсе,
ошатмыйча үзенең урынын,
алышмакчы сары төс белән,
атламакчы алтын көз белән…
Аңлатмакчы булам… үреләм…
Төсләр дулкынына күмеләм…
«Кирәк түгел…» – димен…
Сөйләнәм…
Акрын гына…
Инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр…
Синсез яшәргә өйрәнәм…
Таң алдыннан ике чык тамчысы
Әй коена йолдыз нурында:
берсе икенчесе куенында…
Шаярмакчы булам… үреләм…
Назлы тамчыларга күмеләм…
«Сез – бәхетле!» – димен…
Сөйләнәм…
Акрын гына…
Инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр
Синсез яшәргә өйрәнәм…

Китеп барам…

Китеп барам…
Синнән… үземнән…
«Сөям!» – дигән татлы
сүзеңнән…
Гаҗизләнәм:
«Ник таммый соң яшем күземнән?»
Борылырга куркам –
нидер килә атлап эземнән…
Нәрсә соң бу?
Әллә гөнаһ, әллә тартыну…
Соңгы өмет… соңгы талпыну…
Куркам хәтта үзем үземнән,
Нидер килә атлап эземнән…
Ник таммый соң яшем күземнән?
Ник үксеми әле бу күнел?
Әйтә кебек: «Бул син, бул түзем!»
Йөрәк?
Юк… Анысы да
Минем яклы түгел!
Китеп барам синнән… үземнән…
«Сөям!» – дигән татлы сүземнән…
Көч табам да артка борылам,
Караңгыга барып сарылам…
Ник таммый, дим, яшем күземнән?..
Би-та-раф-лык атлап килә икән
Таш йөз белән минем эземнән…

***
Төшкә кердең бүген:
имеш,
пар чиләкләр белән коедан
су аласың.
Йөзең балкый таң нурында –
елмаясың.
Күзләреңдә чагыла икән
ай шәүләсе…
тамчылар йөгерешә…
йолдызларның шаян хәйләсе…
Мөлдерәмә парлы чиләк
безнеке ул –
сөю тирмәсе.
Уянып киттем сискәнеп…
өзелде… көтмәгәндә…
кое сиртмәсе…
Юрарга да куркам…
Шашкын хисләр безне
Харап итмәсме?

***
Син бит миңа беркем түгел! –
Кабул итми моны күңел…
Бергә каршылаган язлар,
Сөюләргә төргән назлар…
Оныттыңмы?!
(Әллә… башка гүзәл ярга юлыктыңмы?.)
Шатлыкларны бүлгән көннәр,
Серләр тулы сихри төннәр…
Оныттыңмы?!
(Әллә…мәхәббәтттән үзең курыктыңмы?..)
Җитәкләшеп узган юллар,
Назлап кыскан җылы куллар…
Оныттыңмы?!
(Ник тезәсең баш очыма болытларны?!.)
Ишетәсеңме –
Үрсәләнеп үкси күңел?!
Хәер… сиңа инде барыбердер…
Мин бит сиңа беркем түгел…

***
Аңламыйм, дисең, сине…
Ә син…
Бер генә тапкыр минем
Юлыма чыгып кара…
Бер генә тапкыр көзләргә
Ялгызың кереп кара…
Сары яфрак сагышлары
Җаныма ничек сара…
Аңламыйм, дисең, сине…
Ә син…
Бер генә тапкыр минем
Йөрәкне ачып кара…
Тол хатын күңелендә
Сулкылдый күпме яра! –
Инде алай да аңламасаң…
«Әти!» – дияргә тилмергән
Балам күзенә кара…

***
Табигать тә бүген тынып калган.
Март җитсә дә язны уятмый.
Тик олылар гына пышылдыйлар:
«Елаганны алар яратмый…»
Сыгылып төшкән гәүдә берни сизми
Тоймый хәтта бозның салкынын.
Ап-ак карга кара яшьләр тама:
«Тыныч йокла… кызым-алтыным…»
Дерелдәгән кипкән иреннәре
Әрнеп-сыкрап һаман кабатлый:
«Син киткәннән бирле кояш чыкмый…
Син киткәннән бирле таң атмый…»
«Ходай яратканны сыный бит ул,
Сабыр бул», – дип
Юатмакчы шулчак бер кеме.
Юатмагыз аны…
Юатмагыз!
Ул ишетми бүген беркемне…

Мин түгел ул хәзер!
Мин түгел ул хәзер –
Ялган «дус»лар хыянәтен тоеп,
Үрсәләнеп әрнеп елаган.
Яннарымда мәңге тугры булган,
Чыннары бар, мең кат сыналган.
Мин түгел ул хәзер –
Җан сөйгәнем ятны кочкан чакта,
Үкси-үкси җирне тырмаган.
Янәшәмдә ныклы терәгем бар,
Күзләремә карап туймаган.
Мин түгел ул хәзер –
Нахак сүзләрдән соң, сыгылып төшеп,
Үз җанымны үзем кыйнаган.
…Сабырлыклар биргән АЛЛАҺЫМ бар,
Шөкер,
Акылым бар, аны тыңлаган!

***
«Син-бик гүзәл! Кал син бездә, – диләр,
Үкенмәссең таулар илендә…»
Аңламыйлар –
Инде ничәнче көн
Чишмәләрнең жыры телемдә!
«Таң атканда, диләр, уянырсың
Олеандрларныж исенә…»
Анламыйлар –
Инде ничәнче төн
Ромашкалар керә төшемә!
«Мәгърур таулар… Диңгез шаулавының
Төшенерсең, диләр, серенә…»
Анламыйлар –
Каеннарым тиздән
Алтын-сары төскә төренә.
(Алар күбрәк серле күренә…)
«Син-бик гүзәл! Кал син бездә, – диләр,
Үкенмәссең таулар илендә…»
Анламыйлар –
Минем бәхеткәем –
Ярым калган газиз жиремдә!
«Сөям!» – дию туган телемдә!

***
…Юк, диңгез…
Без синен белән
Охшаш түгел икән!
Көчсезлегем танып, менә,
Инде синнән китәм…
Ярсуларым синдәй, – диеп,
Дулкыныңа омтылдым.
Назларыңда сихерләнеп,
Ярларыңда онытылдым.
Их, диңгез…
Ярсыйсың да, әнә, ничек
Ташларыңны юасың…
Тауларга кояш югалгач,
Суынасың, тынасың…
Ә мин?
Таштай каткан күңелемне
Бушатырга түгеләм…
Үрсәләнеп үзем янә
Сагышларга күмеләм…
…Хуш, диңгез!
Без синең белән
Охшаш түгел икән…
Көчсезлегем танып, менә,
Инде синнән китәм…

***
Өмет белән керәм көзләремә –
Табылырсың кебек.
Сиздермичә килеп чәчләремә
Кагылырсың кебек.
Эзләремә минем элеккечә
Табынырсың кебек.
Моңнарыма кушам сагышымны –
Сагынырсың кебек.
Сөю гөлләреннән күпер үрәм –
Юл алырсың кебек.
Юк! Кирәкми! Куркам…Тапсам, кабат
Югалырсың кебек…

***
Мәхәббәт үлеп барганда
Юк икән бит дәва…
Күңел – көзге болыт. Пыскып
Җанга сагыш ява…
Артык бер сүз – үткен хәнҗәр!
Тора кадалырга!
Икебез дә аңлый: тизрәк,
Тизрәк югалырга!
Кавышулар була алмый!
Араларда – упкын!
Сөюебез үлеп бара…
Туңам…
Салкын…
Салкын…

***
Сагыш булып тамдым күзләреңә –
Мескен дип юрадылар.
Шатлык булып яудым эзләреңә –
Ялган дип уйладылар.
Моңнар булып калдым күңелеңдә –
Шөкер! Тоймадылар…

***
Хәлемне дә белмә…
Кирәк түгел!
Онытылсын, әйдә, үткәннәр.
Кичерсеннәр безне йөрәгендә
Чын мәхәббәт уты йөрткәннәр.
Вәгъдәләрең – очсыз…
Килешәсең?!
Ялгышмыйкчы, зинһар, югалмыйк.
Татлы ялганнарның ятьмәсенә
Белә торып, икәү уралмыйк.
Кирәк түгел!!!
Хәлемне дә белмә…
Онытылсын, әйдә, үткәннәр.
Кичерсеннәр безнең хыянәтне
Гомер буе сөю көткәннәр.

***
Я, ХОДАЕМ, сабырлык бир-
Нахак сүздән сыгылмаска!
Җан әрнеткән гайбәтләрдән
Өстен калып, егылмаска!
Түземлек бир, шул явызлар
Газиз җанга сырышканда…
Көч-куәт бир, дошманымны
Кичерергә тырышканда!

***
Беләм…
Сөйләнәләр, әнә, артта:
«Мескен инде…
Исәр…
Дивана…
Җил чыгып, буран кузгалдымы,
Әллә кая китеп югала…»
…Мин күптәннән ишетмим бит сезне…
…Мин күптәннән башка дөньяда…

Исәр, имеш…
Җиде ятлар сине аңлыймыни
Назланганда кайнар кочакта…?
Боздай каткан күңелемне бүген
Эретәлми кайнар учак та…

Тирән уйлар…
Тирән кар көртләре…
Ишеткәндәй авыр хисләрне
Иярәләр авыл этләре…
Башларыннан сыйпап сөйләнәмен:
«Өлгерәм мин бүген… өлгерәмен…

Мин бит чәчкәләрне яклыйм, дидем
Җилдән, бураннардан саклыйм, дидем…»
Этләр… Буран…
Төн пәрдәсен ертып
Шыгырдыйдыр зират капкасы…

«…Тагын килдеңмени , и балакай,
Ходай үзе сине сакласын!»
«Этләр калсын бабай, зинһар, кума
Мин беләмен алар сатмасын…»

Буран…
Тагын соңга калдым… тагын…
Җил өлгергән инде сындырырга
Парлы чәчкәләрнең ботагын…
Тырныйм…
Ялан кулым белән тырныйм…
Боз каплаган кабер ташынны…
Җиде ятлар хәлне анлыймыни
Игән чакта газиз башымны?..
…Исәр, имеш…
Мескен… дивана…
Мин күптәннән сезнең белән түгел…
Мин күптәннән башка дөньяда…
…Кабереңдә минем төсле үксеп
Ак буранлы кара төн яна…