луиза янсуар
Әдәбият

Луиза Янсуар


Луиза Янсуар — кечкенә чагыннан ук үзен талантлы итеп таныткан шагыйрь. Бүген инде татар шигъриятенең иң күренекле вәкилләреннән. Бик күп китаплар авторы, бик күп премияләр иясе. Һәм ул – бездә кунакта.

— «Җир чатный икән, ул иң башта шагыйрь йөрәге аша үтәргә тиеш» — диләр. Соңгы вакытта татар шагыйрьләре арасында йөрәгенә чыдый алмаган кеше күренми бугай. Җир чатнаудан туктады мени? Әллә шагыйрьләр юкмы? Әллә без бүтәннәрне күрмәс дәрәҗәгә җиттекме?

— Ә мин әйтер идем: «Җаны һәм акылы булган һәр кешенең йөрәге аша үтәргә тиеш», — дип. Шагыйрь дә – шул ук кеше, ул башкалардан әллә ни аерылмый. Бердәнбер аермасы – «сүз» дигән субстанция белән эш итүдә генә. Бар шагыйрьләр. Тик бу артык шау-шулы заманда без аларның йөрәк тибешен бар көчендә ишетмибез генә. Билгеле, чын-чынлап тетрәндергәннәре күп түгел. Әмма шулар бик җитә.

Мин, мәсәлән, ВКонтактега керәм икән, иң беренче эш итеп, Украинада яшәүче шагыйрь Лемертның яңа әсәрен эзлим. Күптән түгел үзем өчен тагын берәүне ачтым – ул Колымада яши, Амариэ, Мария Гуцол дигән ник астында билгеле. Мария рольле уеннар тарафдары, шигъриятендә дә бу ачык чагыла. Мин хәзерге көндә аның шигырьләрен татарчага тәрҗемә итәм – яңгырашын үз телемә яраштырасы килә. Белмим, ни килеп чыгар. Ә Лемертка килгәндә… Украина ситуациясен текстларында тасвирлавын «мейнстрим» буларак кабул итеп, Лемертны шелтәләүчеләр, сүгүчеләр дә җитәрлек. Имеш, сугыш аңа пиар өчен бер сәбәп кенә булды. Бу сүзләрдән, уйлана калсаң, чәчләрең үрә торырга мөмкин. Димәк, кеше аңында «болай да мөмкин» дигән «иман» тамырланып бара.

Ә бит Инстаграм, социаль челтәрләрдәге аккаунтлар безне чынлап та «ясалма дөнья» тудырып, адәм баласын билгеле бер контент рәвешендә тәкъдим итүгә ияләштерде. Берара аш-суны элү мейнстрим дип исәпләнә иде, аннары “Лабутены” җыры әверелде мейнстримга һәм… бу исемлек – очсыз-кырыйсыз. Реаль үзебез дә – очына чыгып булмаслык бер йомгак. Шуны гына беләбез: аккаунтның аръягында ниндидер адәми зат утыра… Менә шушылар фонында күршедә генә барган атулар, шартлаулар, елаулар тавышы… еш кына ишетелми. Реаль кешеләрнең реаль фаҗигасе. Реаль үлемнәр. Сводкадагы саннар түгел, ә чынбарлыктагысы… Әмма ара-тирә инста-лента, ВК, Фейсбуктагы яңалыклар тасмасында менә шушындый текстлар пәйда була да мин «мейнстрим» төшенчәсе, битарафлык барлыгын онытам:

И приходят они из желтого невыносимого света,

Открывают тушенку, стол застилают газетой,

Пьют они под свечами каштанов, под липами молодыми,

Говорят сегодня с живыми, ходят с живыми.

И у молодого зеленоглазого капитана

Голова седая, и падают листья каштана

На его красивые новенькие погоны,

На рукав его формы, новенькой да зеленой.

И давно ему так не пилось, и давно не пелось.

А от водки тепло, и расходится омертвелость,

Он сегодня на день вернулся с войны с друзьями,

Пусть сегодня будет тепло, и сыто, и пьяно.

И подсаживается к ним пацан, молодой, четвертым,

И неуставные сапоги у него, и форма потертая,

Птицы поют на улице, ездят автомобили.

Говорит: «Возьмите к себе, меня тоже вчера убили».

Сораудан тыш:

— Республикада соңгы арада көн кадагына тел ситуациясе килеп басты. Без ул телне күптән саттык бит инде, хәзер кыланабыз, менә… Дөресрәге, ул күптән көн кадагында иде инде, әмма хәзер, сәяси торышыбызга бәйле рәвештә, «шеш» тишелде, ниһаять. Игътибар иткәнсеңдер, лозунг-шигырьләр шунда ук төрле матбугат чаралары тарафыннан актив рәвештә тиражлана башлады. Гадәттә, катлаулы булмаган, ачыктан-ачык трибун характердагы, хәтта ки шовинистик текстлар… Шуннан соң аңлашыла инде: адәм баласы, билгеле бер вектор, идеология булдырылган очракта, нигездә, аңа хезмәт итәргә әзер. Әмма шунысы гына бар: империалистик шартларда идеология һәрчак «без кемгәдер каршы», «без кемнәндер өстен» дигән юнәлешне нигез итеп ала. Диннәр каршылыгымы ул, дәүләтләрме, милләтләрме, башка институтлармы… Һәм демократия төшенчәсенең буш куык кына булуы аңлашыла. Яраклаштырылган иҗат, хәтта ки кечкенә генә компромисс та иҗат кешесенә зыянлы, минемчә. Бу инде Ул куйган иң югары планкадан тайпылып та яшәргә мөмкин, дигән сүз. Һәм мин шундый чакта күз алдына китереп карыйм: әйтик, Гефсиман бакчасындагы догасында «Синең ниятеңчә булсын…» дип кабатлаган Иисус, хачка кадакланыр алдыннан, берәрсен «сатып» ала да әйтә: «Җегетләр, әйдә минем урынга берәрсен… халыкка бит барыбер – кем үлсә дә…»

Киләчәктә без зур-зур корпорацияләр, оешмалар көрәше эчендә эреп бетәрбез, бәлки. Милләт төшенчәсе гомумән актуаль булудан туктар. Әмма мин шул хәлдә дә үз телемнең вәкиле булып калырга теләр идем. Чөнки, мин бу телдәге тулы бер гаҗәеп матур мәдәниятне әнием, әтием, бабайларым, әбиләрем тәрбиясе аша татып үстем. Мин бу телнең матурлыгына сокланып бетә алмыйм. Мин бу телдә уйлыйм, тоям, ул минем тамырымнан аккан кан шикелле. Башка телләрнең олылыгын, матурлыгын, тигез хокуклы булып яшәвен инкарь итмәгән, тулаем хуплаган хәлдә, мин, насыйп булса, балаларымның аның тәмен сеңдерүен теләр идем – шушы телдә Дәрдемәндне укуларын, Зөлфәтне, шушы телдә Сәйдәшнең Булат, Мәйсәрә һәм Качкыннар җырларын тыңлауларын, мәсәлән. «Беребез генәй анда, беребез монда, закладларга салган мал кебек…» Яки: «Чум! Чум! Закон безгә нипачум…» Мин өебездә бу җырлар өзлексез яңгыраган атмосферада, аларны колак шомрайтып тыңлап, кечкенәдән шомланып та, сокланып та үстем. Аларда ниндидер мин әле бала акылым белән аңлап бетерә алмый торган әрнү, хәтәр булуын тоемлап. Асылда, җәмгыять, система барлыгын ваемлап… Ә балада әнә шундый тетрәнү, сораулар барлыкка килмәсә, ул ваемсыз булып үсә…

— Бүгенге заман кешесен ничегрәк сурәтләп була?

Кешеләр элек ничек булган, хәзер дә шундыйдыр, дип уйлыйм. Аларның баш миен генә төрле «заманча» тузан белән томалап торалар. Һәр чорның – үз тузаны. Менә бу заманда безне, мәсәлән, артык уйланмаска аерым бер ысуллар ярдәмендә күнектерәләр. Элек бу куркыту хәрби-номенклатур рәвештә эшләнсә, хәзер анысы да кирәкми, балага уенчык бирү, күңел ачуның мең дә бер төрен тәкъдим итү дә җитә. Айфонның ничәнчесе чыга да, кайсы салонда нинди марка автомобильләрне Яңа елга сылтама белән саталар, нинди яңа бар, стриптиз-клуб ачыла… – шуларны гына исәпкә алу да җитә. Асылда, халыкның яшәү минимумы коточкыч түбән дәрәҗәдә, әмма ул кредитка яши – гедонизм критерийларына тырыша-тырмаша туры килергә тырыша. Шулай итеп, акрынлап ерткычлана, циниклана, яраклаша, умырткасызлана. Югары төшенчәләр аның өчен көлке булып әверелә…

— Бер өлкән әдибебезнең «шагыйрьләр — халыкның намусы» дигән сүзе бар. Элек ул бик табигый яңгырый иде. Бүген исә халык бер якта, аның намусы икенче якта каңгырып йөргән сыман тоела. Шигърият хаклыктан аерылдымы, халык — шигырдәнме?

— Ә намус төшенчәсе нәрсәне аңлата бүген? Башта шул сорауга җавап бирергә кирәктер. «Халык намусы» дигәндә, нәрсә турында сүз йөртүебезне ачыкларга. Кем ул – халык? Әйтик, без демократик җәмгыятьтә яшибез, тигез шартларда, тигез хокуклар белән. Әмма социаль тигезсезлек йөзгә бәреп тора. Дөресен генә әйткәндә, әлеге тигезсезлекне күреп торган «халык», бик нык ачулы – ул агрессия төрле яктан төрлечә бәреп чыга. Мисал өчен, күптән түгел генә бер сөйләшүнең шаһиты булдым: 50 яшьләрдән узып баручы агайлар Forbes исемлеге хакында фикер алыша. «Без 90нчы елларда республикада мәдәнияткә, сәнгатькә бернинди игътибар булмасын, матбугат басмалары шушындый мөшкел көнгә төшсен, читтәгеләр килеп, безнең тагарактан ашасын да, үзебезгә аларның калдыклары гына эләксен өчен мәйданнарда утырдыкмыни?!»

Һәм мин аларны аңлыйм. Әйтик, минем тирәлегем, 30 яшьләрен тутырып узганнар, яки шул 30га җитеп килүче бер төркем сәнгать әһелләре ниндидер вакуум эчендә яшәгәндәй хис итә үзләрен. Нидер бар да, гел алга юл тотабыз, «булдырабыз» да шикелле. Әмма яшьләр үзләренең бу республикада кирәклеген, кемгәдер кадере булуын тоеп торалармы икән? Уйлап кына кара: бер төркем урта яшькә җитеп килүче һәм аннан да яшьрәк шагыйрьләре, композиторлары, режиссерлары, актерлары, музыкантлары, җырчылары бар Татарстанның! Алар сәнгатькә яңа сулыш өрергә тели һәм, булдыра алганча, бу юнәлештә эшли дә. Без, «Калеб» яңа буын җыены вәкилләре, әйтик, менә кайчаннан бирле инде үзебезгә бина сорап мөрәҗәгать итәбез, грантлар алырга тырышабыз. Ничек инде бөтен бер Казанында татар яшьләре өчен кечкенә генә бер бина булмасын ди?! Алар бит – БҮГЕН, ШУШЫНДА ИҖАТ ИТӘ. ИРТӘГӘ АЛАР БУЛМАСКА ДА МӨМКИННӘР! АЛАР ШУШЫ ЗАМАНГА БИРЕЛГӘН ШӘХЕСЛӘР! Мин аңлыйм: зәвыклы сәнгать бүгенге заманда табыш өлкәсе түгел, безгә инвестицияләү дә шуңа – ташка үлчим нәтиҗәләр китерәчәк, дип, кул селтиләр. Эстрада булса – әле уйларлар иде. Яисә – нәрсәне дә булса баштанаяк «үзгәртә» торган федераль проектлар дәрәҗәсендә сөйләшү барса. Без бит гел өйдәгене түгел, читтәгене якынрак итәбез.

Һәм… кинәт туннельнең теге ягында яктылык күренә башлады: соңгы «Калеб» җыеннарына халык агыла гына. Шигырьгә, тере музыкага, биюгә, җырга, гомумән җанлы сәнгатькә сусап, залларга сыймаслык булып килә. Алдан язылып, бер ай буена шул чараны көтеп алып. Мин әле бу феноменны ни белән аңлатырга да белмим. Әмма тоям: сәнгатьтәге вазгыять чынлап та үзгәрергә тора. Вертикаль буенча, өстән түгел, ә түбәннән – массалардан… Һәм бу – искиткеч!

— Без кулланучылар җәмгыяте төзедек бугай. Шуңа күрә бүгенге кешеләрнең дә әдәбиятка карашы — кулланучылар мөнәсәбәте. Син ничек уйлыйсың, шигърият кулланучылар таләбенә ярашлы булырга тиешме?

— Без әле һаман да идеологиягә сусап интегәбез. Чөнки, ничә дистә еллар буена тәгълимат булу, һәм аның рәсмиләштерелгән булуы, бердәнбер мөмкин вариант рәвешендә кабул ителергә тиешлеге – аңнарга сеңдерелгән. Ә менә бүген юк идеология. Ә син идеологиясез, тулаем ирекле һәм берәүгә дә кирәкле булмаган шартларда яшәп һәм иҗат итеп кара. Көнбатышта сәнгатьне сатуның озак вакытлар буенча рельсларга бастырылган системасы бар. Анда һәркем җаны теләгән нәрсәне куллана, һәм бу бернинди дә дискофморт тудырмый. Көнбатыш китап базарында да, Россиянекендә дә – һәркемнең үз «такса»сы. Яхшымы бу, начармы, белмим, әмма табигый сайланыш.

Безнең китап нәшрияты – монополия. Һәм ул, аңлашыла ки, ничек кенә теләмәсен, бары тик дәүләт нәшриятында гына басылырга кирәк, юкса дәрәҗәң төшә, дип коты алынып торган, Язучылар берлегендә рәсми теркәлгән 300 дән артык язучыны тәэмин итеп җиткерә алмый. Альтернатива юк диярлек. Булса да – бер-ике вак-төяк нәшрият. Минемчә, нәшриятларның шәхсиләре күп булырга, һәм алар язучыны пропагандалауның заманча барлык ысулларын тулы бер спектр рәвешендә файдаланып эш итәргә тиешләр. «Калеб»не оештырганда, иң зур теләкләребезнең берсе иде бу – үз нәшриятыбызны булдыру һәм бөтенләй яңача эстетика, «раскрутка» белән китаплар чыгару. Ләкин, бу әлегә хыял булып кала бирә – ул хыялны тормышка ашырыр өчен башка берәр өлкәдә акча эшләргә һәм тупларга кирәк әлегә.

Ә кулланучы таләбенә җавап бирүгә килгәндә, монда язучы бары тик үзе генә критерийлар куя ала. Миңа еш кына җыр текстлары язучы бер танышым шелтә белдерә: «Кеше аңлый торган иттереп тә яза аласың бит син, теләсәң, андый текстларың да бар, нишләп катлаулы булып кыланырга кирәк…» — дип. Мин аның ни әйтергә теләгәнен аңлыйм. Әмма аңа үземнең ник алай язуымны да, эчке иҗтыяҗларымны да – аңлата алмыйм. Һәм, гомумән, гомер узган саен кемгәдер нидер аңлатырга омтылудан азат була барам.

Ә асылда… бу минем укучым – бергә минус, дигәнне аңлата. Ул һәм башка кайбер шундый позициядә торучы укучыларның таләпләренә яраклашу – популляррак, укыла торганрак булуның бер юлы. Мөмкин – ул юлдан китәргә. Мөмкин – үзеңнекендә калып, кимрәк укыла торган булырга. Мин икенчесен сайлыйм. Чөнки, әгәр үзем теләгәнчә язмыйм икән, миңа үзем белән конфликтта, димәк ки дискомфортта яшәргә туры киләчәк. Бүгенге көндә минем шигырь укый ала торган 3 кешем, 5 кешем бар икән – миңа шулкадәр тыңлаучының булуы җитә. Бу очракта Сүз – ул минем идеологиям. Гомумән, җир йөзендәге бер генә система да, идеология дә иҗат кешесен богаулап куярга тиеш түгел. Аңа юнәлеш күрсәтергә дә. Чөнки, ул системалар да, аларның сагында торучылар да кемнеңдер уңайлыгы өчен ясалма рәвештә төзелгән, хәтта дини иснтитутлар да – шулай. Ә иҗат кешесе ул турыдан-туры Күге белән сөйләшә, аңа арадашчы кирәк түгел. Әлбәттә, үз һөнәренең чын остасы булса, ул табигый рәвештә арзанлы компромиссларга баручы булмаячак.

— Бүгенге тормышка шигъриятнең тәэсире бармы? Булса ничек?

— Гаҗәп, ләкин бар! Мин моны һәр адымда тоям. Һәр көнемдә. Икесе дә бер-берсенә гаҗәеп рәвештә керешеп китә алар. Берсе икенчесенең дәвамы булып әверелә. Шигырь дә – тормышны билгели, тормыш та – шигырьне. Чөнки, сүзләр, билгеле бер концентрациягә җиткәч, инде үзенең энергиясе белән тышкы факторларга тәэсир итү көченә ирешәләр. Мин шул очракка тукталыр идем иркенләбрәк…

Тормышымдагы бик авыр, котылгысыз кебек тоелган бер чорда язылган шигырьләремне Интернетка икеләнә-икеләнә (чөнки, алар бик яралы, кычкырып торган әрнүле иделәр) элгәч, берзаман аларны үз битенә күчереп алган кеше миңа личкага язды: «Рәхмәт сезгә шигырьләрегез өчен! Алар булмаса, мин исән калмаган да булыр идем, бәлки» — диеп. Бу матур образлы гыйбарә генә түгел, кеше миңа реаль суицид алдында торуы хакында язды. Менә курыккан идем мин шул мизгелдә. Сүзгә булган карашымны баштанаяк үзгәртте бу хат. Без хәзер дә язышабыз. Менә, яңа гына беренче оныгы дөньяга килде аның. Фотоларын җибәрде. «Мин бит бу сөенечне күрмичә дә кала ала идем…» — дип. Андый чакларда үкереп елыйсы килә – шатлыктан да, дөньяның шундый матур, бер үк вакытта гаять нәзберек, уалучан булуыннан да үрсәләнеп. Берничә шундый кеше бар тормышымда – «шигырьләрегез мине коткара, яшәү көче бирә» диючеләр. Гәрчә, мин үземне коткарыр өчен генә язган идем аларны…

Менә шул көченә ышанам мин хәзер Сүзнең – ул чынлап та коткара. Бу, бәлки, безнең табигатебезгә Югарыдан салынган кодтыр? Чистарынып, Коткарыла да алыр өчен. Кешелек бинигездә горзионтальда яши – ашый, эчә, тормыш куа… Ә авыр чакларда җан вертикаль таләп итеп бәргәләнә. «Ник син миңа моны бирдең?» — дип, үз Алласына мөрәҗәгать итә. «Нәрсә өчен, нишләр өчен» түгел, «ник» — ди… Менә шул горизонталь яссылыктан вертикальгә күчкән мизгелендә адәм баласы башка кыйммәтләргә килеп орына – музыкага, шигырьләргә, театрга… Ул моңарчы да популяр музыканы фон буларак тыңлагандыр, бәлки, котлау рухындагы шигырьләр дә тапшыргалагандыр туганнарының бәйрәмнәре вакытында – радиога, телевидениегә… Театрга да барып кайткалагандыр…

Мин элек шигырьнең күрәзәчел көченнән курка идем. Тормышымдагы бик аяныч нәрсәләрне алдан язганымны аңлаганым булды. Язмыйм бүтән, дигән чаклар. Әмма мин язмыйча тора алмыйм, бу минем галәм белән диалогымның бер формасы. Тора-бара… билгеле бер моментта мин «аяныч»ларның «куаныч»ларга илтүче юл булуына төшендем. Аларның язылмый кала алмауларына… Һәм барысы да тиешле пазллга җыелды. Акланды барысы да.

— Кешенең тормышка карашын күпмедер дәрәҗәдә үзгәртерлек шагыйрьләр бармы бездә? Кемнәр?

— Исәннәрне күздә тотасыңмы? Хәер, минем өчен шагыйрь гомумән үлми. Аның субстанциясе башка формага күчә, әмма энергиясе кала. Һәм бар шундый шагыйрьләр, алар иҗатында шул дәрәҗәдә концентрациягә ирешәләр, тормыш өчен хәтта күпмедер дәрәҗәдә юкка чыгалар, дисәң дә буладыр… Аларның барлык тыгызлыгы шул Сүзгә күчеп бетә, әйтерсең… Мөдәррис Әгъләм шундый шагыйрь минем өчен, Наис Гамбәр, Лена Шагыйрьҗан… Федерико Гарсиа Лорка, Артюр Рембо, Габриэла Мистраль, Марина Цветаева, Анна Ахматова, Иосиф Бродский, Ингрид Йонкер… Барысын да санап бетерә алмам… Ә гомумән, мин аскеза шагыйрьләрен яратам. Шагыйрьләрдән генә түгел, музыкантлардан, рәссамнардан һ.б. өлкәләрдә иҗат итүчеләрдән дә. Иҗат кешесе һәр чарада, һәр урында шалтырап йөргән тагарак була алмый. Ул көчен иҗатка сарыф итәр өчен яратылган. Лозунглардан азат була алган шагыйрьләрне яратам тагын. Булса да, ул лозунгларның эчке логикадан, эзлекле рефлексиядән килеп чыкканнарын, ә көн кадагына суккан вакыйгаларга шалтыравык реакциядән хасил булганнарын түгел. Фальш бит ул сизелә. Шунда ук.

Минем исәннәрдән публика өчен аерып исемнәр атыйсым килми. Безнең татар шигърияте ул бик бай. Укыгыз, ләззәтләнегез, диясем генә килә. Бездәге кебек соклангыч шигърият кайбер халыкларда юк та ул. Бүгенге поэзиядә, әйткәнемчә, «минекеләр» – берничә генә. Һәм ул затлар хәзер сүзнең кемнәр хакында барганын яхшы белә. Мин, яратсам, әйтәм кешегә. Исәндә, менә шушында, бүген киләм дә әйтәм: «Мин сине яраттым, – дим. – Син хәзер минеке». Безнең бит вакыт чикләнгән. Кадерле затларны бүген яратырга һәм кадерләргә кирәк. Җылытырга. Бу җылыга һәм яратуга кытлык кичергән заманда.

— Син җитлеккән шигырьләрең белән кечкенә чагыңда ук әдәбиятка килеп кердең. Бу үзенә күрә бер феномен иде. Яшьли танылуның рәхәт һәм кыен яклары нәрсәдә?

— Шөкер, мин ул чакта кайда «килеп кергәнемне» аңламаганмын! Аңласам, куркып качкан булыр идем. Ул шагыйрь абый-апаларны әллә кемгә тиңләп, илаһи итеп күрә идем мин, Казанга килгәндә. Һәм шул илаһияттән чынбарлыкка шактый озак юл узарга туры килде. «Мифлардан арыну» юлы да иде ул, һәм шул «мифларны үзем үк тудыру» юлы да. Күп нәрсәне аңлап, ваемлап җиткермәгәнбез, билгеле. 17 яшь яңа тулган иде миңа Казанга килгәндә. Һәм менә… кинәт шигырьләремне мин телевизордан гына күреп, китапларын укып үскән шагыйрьләр «әйбәт» ди, беренче басмалар, беренче китап… Мине Язучылар берлегенә кабул итәргә тиешле көнне, Флера апа Сафиуллина кафедрасына шалтыратып, аның дәресеннән эзләп табып алдылар. Ул чакта кәрәзле телефоннар юк бит… «Бар, йөгер!» — диде Флера апа. Мин, сулуым кабып, Язучылар берлегенә килеп кергәндә, анда бер төркем язучы абый-апалар җыелган иде – ул идарә утырышы булган икән. Котым алынып, урманнан килеп кергән җәнлек баласыдай, Рәдиф абый Гаташның янына килдем дә, артына сеңдем. Соңыннан берничә язучы абый шул ук Рәдиф абый аша бик нык үпкә белдергән: «Без аның турында матбугатта тәнкыйть мәкаләләре яздык, ә ул бала, килеп, рәхмәт тә әйтә белмәде», — дип. Рәис бүлмәсенә кереп, андагы идарә әгъзалары миңа таныклык тапшыргач, әвәләдем инде мин ул «рәхмәт» сүзен әвәләвен. Әмма бернинди эчке сәясәт, этикет кагыйдәләре белән дә таныш түгел идем әле ул вакытта бу мохиттәге. Беркатлы булганбыз инде… Хәзерге яшьләр тормышка күбрәк яраклашкан, дияр идем мин. Аларның амбицияләре дә – икенче. Миңа, мәсәлән, шул тере шагыйрьләрне күрү генә дә – үзе үк олы бер вакыйга, бәхет иде…

Яшьли танылуның яхшы ягы – иркәләнеп, сиңа насыйп кадерне сеңдереп калудыр, мөгаен. Әнә шул әле ярымсабый чагыңда. Миңа бу җәһәттән – чынлап та бәхет елмайган булган икән. Хәзер аңлыйм. Начар ягы – кеше, үсенеп китеп, үзенең чын максатын онытып җибәрергә мөмкин. Миңа, шөкер, Рәдиф абый күзем томаланып, артык үсенергә ирек бирмәде. Гел урыныма утыртып тора иде ул мине: «Синең эшең – язу һәм үз алдыңда җавап тоту, ә калганы аның – бүген болай, иртәгә тегеләй…» Онытасым юк шул сүзләрне! Ә соңрак – инде дивана булмасаң – үзконтрольгә күчәсең, ныгыйсың, акыл утыртасың. Мин кечкенәдән читтәге йогынтыларга авыр бирешә идем. Мәктәптә, әти белән әни укытучылар булгач, шулай ук артык кеше сүзенә исем китмәскә, китсә дә, аны үз эчке хакыйкатем белән чагыштырып карарга һәм нәтиҗәләр ясарга күнеккән идем.

— «Яшь шагыйрьләргә юл бирүче юк, ярдәм итүче юк» — дигәнрәк зарлануларны да ишетергә мөмкин. Ә сиңа кемнәр юл бирде? Яшь иҗатчыларга ярдәм итәргә кирәкме? Ничек ярдәм итеп була?

— Мин алай димәс идем. Бик күп бәйгеләр уздырыла, яшь иҗатчыларны үстерер өчен. Минем үземнең аларда шактый күп тапкырлар жюри әгъзасы буларак катнашканым бар. Әмма ул бәйгеләрнең күп булуы, барысының да шул бер үк критерийларга корылганлыгы һәрвакыт «+»ка эшләми. Яшь каләм әһеле бөтен конкурсларга шул бер үк текстын җибәреп, тегендә – беренче, башкасында – призлы урыннар алып, шул ноктада гына тукталып калырга да бик мөмкин. Андый очракларны күзәткәнем булды минем.

Узган ел без «Калеб» белән «Яңа дулкын»ны ике этапта уздырдык – сайлап алу этабы һәм шигъри перформанс. Бу ике чараны оештыру вакытында бик күп нәрсәләргә яңадан анализ ясадым, һәм аңладым: бүгенгеләр безгә караганда күпкә амбициялерәк, прагматиграк булсалар да, чынлыкта бик нык инфантиль һәм яратуга, хуплауга мохтаҗ икән… Безне пыр туздырып юкка чыгарып ташласалар да, без барыбер үзебезнекеннән кайтмый, аның бары тик процессның бер буыны булуын гына аңлый идек. Ә монда… тәнкыйтьне күтәрү коточкыч авыр бирелә. Ул шунда ук бар нәрсәне баштанаяк әйләндереп ташлый. Һәм мин моны яшьрәк буында адым саен диярлек очратам. Мәктәпләрдә укытучылар да еш ассызыклый әлеге тенденцияне. Моны бүгенге Интернет челтәре белән уратып алынган мохиттә, кешеләрне чынбарлыктан аерып алып, «теплица» шартлары тудырылу белән дә аңлатып буладыр, бәлки…

Яшьме, картмы, каләм иясенә ярдәм итү юлы бер генә – шартлар тудыру. Аларны популярлаштыру, пропагандалау, «сату» өчен. Һәм, әлбәттә, Татарстан чикләреннән, милли телебез кысаларыннан читкә чыгару, интеграцияләү өчен дә.

— Безне «мәхәббәт лирикасы», «табигать турында», «туган ил турында» дип бүлгәләргә өйрәтәләр иде. Синең шигырьләрне андый кысаларга кертеп булмый. Үзең аларны ничек билгеләр идең?

— Берничек тә. Мин язган артыннан гына аларны гомумән классификацияли һәм логик яктан ваемлый алмыйм. Аннары – әйе. Бер генә нәрсә әйтә алам: тормышта без тулы бер бөтенне тәшкил итәбез бит, бездән «туган ил», «мәхәббәт», «табигать» дигән өлешләр, бәлеш кисәгедәй, аерып-аерып куелмаган. Шигырьдә дә барысының бергә укмашып яшәве – табигый, минемчә.

— Шигырьләреңне укыганда кайвакыт син табигатьне кешеләрдән ныграк яратасыңдыр кебек тә тоелып китә. Тоела гынамы ул?

Тоелмый. Без бит табигатьтән чыкканбыз, аннары социум шартларында яшәргә күнеккәнбез, дөресрәге күнектерелгәнбез. Җәмгыять төшенчәсе турыдан-туры система төшенчәсенә барып тоташа. Җир йөзендәге адәм балаларын, атны тәртәгә бастырган шикелле, билгеле бер системага яраклаштырмасаң, алар белән ничек идарә итәсең ди? Әмма кеше асылы белән – табигатьнеке. Аның стихияле асылы без инде хәзер мәктәп дәреслекләреннән генә укып белгән борынгы урманнардан, океан дулкыннарыннан, мәгарәләрдән, дала түрендә дөрләгән учаклардан… Ул, ничек кенә социумга ярашмасын, нинди генә абстракцияләр белән эш итәргә күнекмәсен, барыбер дә тирәндә аны әнә шул асылы сулкылдап, тынгысызлап торачак. Системага җимерелү куркынычы янаганда, әйтик, революцияләр чорында, цивилизациянең кайсы гына баскычында тормасын, кешенең ул «асылы» калкып чыга. Җәнлеклек. Инстинкт рәвешендә. Һәм еш кына ерткыч рәвешен ала… Кеше табигый шартларда яшәгән җәнлекләрдән дә ерткычрак гамәлләр кыларга сәләтле булуына төшенә. Чөнки, аңарда цивилизация белән бергә формалашкан мантыйк, акыл һәм, аннан да бигрәк, хәйлә дә бар инде. Юкка гына вакыты-вакыты белән системаны тоталитар форматта үзгәртеп коручы «юлбашчылар» бик акыллы һәм хәйләкәр кешеләр булмаган…

София Гобәйдуллина бер интервьюсында үзенең кешеләрдән өрегүе, урманны яратуы, агачлар арасында гына куркыныч янамавын тоюы, һәм музыканы да урманнан алып кайтуы хакында сөйли. Табигатьтә чынлап та әнә шул Тынлык бар, Чынлык. Баланс. Анда, катгый зарурият булмаса, берәү дә берәүгә зыян салмый. Ерткычлар үзләре ашый алган кадәресеннән күбрәк җан иясен ботарлап, җәберләп ташламый, әйтик. Без үзебез корган цивилизация шартларында әнә шул балансны җуйдык. Һәм, тирәндә, күңелебезнең иң төпкелендә, нәрсәнедер дөрес эшләмәвебезне тойсак та, моны таный алу көченә ия түгелбез. Ә үз хатаңны таный алмау ясалмалыкка, тагын да көчлерәк агрессиягә китерә.

Мин табигатьтә үстем, һәм ничә еллар буена инде үземне шәһәр социумына «кертеп урнаштырып» яшәсәм дә, барыбер шул авылныкы булып калам. Бөтен плюсларым һәм минусларым белән. Авыл культурасы, җир, туфрак культурасы дияргә дә буладыр, бәлки, безгә ныклы умыртка биргән. Иман. Тугрылык. Кеше хакын хаклау сыйфатын. Шул ук вакытта бик беркатлы итеп тә формалаштырган. Үз авылыңда син иң ябагай бәндә булсаң, авыл халкы сине барыбер «чыгарып ташламый» бит инде. Ә шәһәр культурасында һәркем – үзе өчен үзе генә җаваплы. Земфира җырындагыча: «Никто никому ничто не должен». Дөрес, без хәзер шундый кызыклы да, сәер дә чорда яшибез: авыл белән шәһәр арасындагы арема акрынлап җуела бара. Глобализация галәмәте алмашка яңа культура китерә. Безнең балалар өчен, мөгаен, хәзерге шартлар «искелек калдыгы» булып тоелыр. Бәлки, алар инде космоска чыгып йөрерләр. Һәм безне үрсәләнергә мәҗбүр иткән «кече ватан» төшенчәсе алар өчен җир шары белән бәйле булыр, ә Питрәч, Арча, Актаныш, Азнакай районындагы юкка чыгып барган, зиратындагы агачлар гына моңаеп тырпаеп калган бер авыл белән түгел…

Без үскән, тәрбияләнгән шартлар, ул тормыш хәзер, ностальгия уятып, үзенә күрә бер идеаллаштыру объектына әверелеп бара. Югалган Атлантиданы сагыну шикеллерәк. Әмма бу – безнең эчке рефлексиябез. Тормыш, аңа карап, тукталып кала алмый.

— «Укучы зәвыгы» дигәнрәк нәрсә бар. Бу беренче карашка бик абстракт булып тоелса да, иҗатчының популярлыгын билгеләүче төп нәрсәләрнең берсе. Ул зәвык белән берәр ничек идарә итеп буламы?

— Теләсәң, була, билгеле. Әмма ничек идарә итәсең бит – яраклашу ашамы, әллә, үз сүзеңдә, үз иманыңда торып, сыйфат ашамы. Икенчесе – озаграк процесс. Һәм – һәрчак сине укучылы итә торган ысул да түгел. Әмма мин әнә шунысына ышанам.

Әңгәмәдәш – М. Кәбиров

------------
WordPress: 23.43MB | MySQL:50 | 1,106sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика