набира гиматдинова
Әдәбият

Мәхәббәтнең асылы үзгәрешсез


Һәрвакыт көтеп алынган әсәрләре белән сөендереп яши торган әдибә Нәбирә Гыйматдинованың тагын бер 18 яшьлек юбилее килеп җитте. Укучыларыбызны яраткан язучысы белән очраштыру өчен шушы әйбәт сәбәпне файдаланмый калсак, безгә, әлбәттә, гафу булмас иде. Әллә ничә еллар буена халык мәхәббәтен сүрелдерми иҗат иткән шәхес белән очрашкач, сүзне нәрсәдән башлыйсың инде? Без дә шуннан башладык.

— Нәбирә ханым, нәрсә ул мәхәббәт? Сез аңа ышанасызмы?
— Мәхәббәт бит инде ул төрлечә була ир-атка мәхәббәт, балалар мәхәббәте, аналарга мәхәббәт, туган илгә… Сез кайсы мәхәббәтне әйтәсез соң?
— Сезнең әсәрләрдә булган мәхәббәтне.
— Ә минем әсәрләрдә булган мәхәббәт ул инде бүгенге заманда кайбер кешеләргә көлке дә тоела торгандыр. Андый мәхәббәт була алмый диләрдер… Ләкин без ышанмасак та, булуы мөмкин түгел дип уйласак та андый мәхәббәт бар. Бер-берсен өзелеп яраткан кешеләр бар. Мәхәббәтнең бит аның асылы бер вакытта да үзгәрми. Бары тик кеше үзгәрә, аның холкы, сыйфатлары, карашы үзгәрергә мөмкин. Мәхәббәт аллаһы тәгалә тарафыннан төшерелгән хис бит инде ул. Гаиләләр тусын, балалар булсын өчен. Һәм ул хис һәрвакыт саф булып кала. Без бүген кеше бозылды, исәп-хисап буенча гаилә коралар, кешенең байлыгына карыйлар дисәк тә мәхәббәт бар. Һәм мин әсәрләремдә шушы хисне табып алып, геройларымда күрсәтәм. Мин аның барлыгына ышанам.
— Шулай да сезнең әсәрләрне «мәхәббәт романы» кысасына гына кертеп булмый бугай…
— Кайчагында яшь журналистлар киләләр дә «Менә Нәбирә апа сез бит им-том турында, сихер турында язасыз» диләр. Балакайларым туктагыз әле, дим, сез минем иҗатның үсешен күзәтәсезме соң? Менә бу, әйтик, минем беренче әсәрем, ә аннан соң фәлән-фәлән әсәрләрем чыкты, анда бөтенләй башка төрле проблемалар күтәрелгән: авыл язмышы да, милләт язмышы да, җир, табигать, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре дә . «Китәм димә» әсәрендә безнең татар халкының фаҗигасе. Мулла авылдан сөрелә, гаиләсе таркатыла, кызын сатып җибәрәләр. Татар халкында андый фаҗигаләр күп булган бит инде. Яки менә «Бер тамчы ярату» моннан утыз еллар элек язылды. Авылларның гөрләп торган чагы иде әле ул вакытта. Минем әсәрдәге бетеп барган авыл гайре табигый хәл кебек иде һәм аңа ниндидер фантазия итеп карадылар. Ә шушы әсәрдәге күренеш бүген котылгысыз бер проблема булып тормышыбызга, алдыбызга килеп басты. Кешеләр нигәдер әсәрләрне менә шул ягына игътибар итми, тоталар да мәхәббәткә, сихергә кайтарып калдыралар. Менә шундый әйберләрне бер дә күрмичә калалар. Шуңа эчем поша башлады инде.
— Бәлки бу әсәрләрнең асылын укучыга җиткерә алырлык тәнкыйть булмаудан да килә торгандыр.
— Ансы турында сүз дә юк инде. Чөнки бүген укучы белән язучы арасында арадашчы булырдай тәнкыйть юк безнең.
— Н. Гыйматдинова әсәрләрен җентекләп анализлаган, аның төп үзенчәлекләрен билгеләгән тәнкыйть мәкаләсе күргәнем юк.
— Кемнең дә күргәне юк инде аны. Бездә шундый кызык хәл: берничә язучы җыелышып ала да, бер-берсен мактый, күкләргә күтәрә. Үзем андый төркемнәр арасына керә алмадым, керергә тырышмадым да. Алай гына халык күңелен яулап булмый ул.
— Шулай да Тукай премиясе лауреатына, халык язучысына игътибар зуррак булырга тиештер кебек бит инде.
— Минем аңа бер дә эчем пошмый. Бүгенге көндә минем иҗат буенча утыз бишләп диплом эше эшләделәр, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә иҗатымны динни яктан ачкан хезмәт яздылар. «Казан утлары»нда да, башка басмаларда да әсәрләремә кагылышлы язмалар чыгып тора. Хәтта Төркиядән минем әсәрләр буенча кандидатлык диссертациясе якладылар.
— Дин бер нәрсә, сихер — икенче. Алар бер-берсенә каршы да килә бугай әле. Ә сезнең әсәрләрдә ул ничектер табигый рәвештә бергә үрелеп китә.
— Сихер бар инде ул. Мәхәммәт пәйгамбәрне дә сихерләргә тырышучылар була бит. Халык иҗатындагы җен-пәриләр, убырлар да әллә кайдан килмәгәндер. Бездән соң да бит әле әллә күпме паралель дөнья бар. Сихернең барлыгын бит ислам кире какмый. Бар бит ул. Аннан соң, мин халыкның гореф-гадәтләрен, дәвалау ысулларын бик җентекләп өйрәндем. Минем әби, Нәгыймә әби, сөлек салучы иде, бик катлаулы чирләрне дә сөлек белән дәвалап терелтә иде.
— Сихер булгач, бозым-фәләне дә бардыр инде. Бозымга ышанасызмы?
— Мин бозымны үземчәрәк аңлыйм. Кешедә ике төрле энергия булырга мөмкин: ак һәм кара. Менә син миңа әйтәсең икән: «Нәбирә апа, карале, синең чәчләрең дә агара башлаган, күзләрең дә сүлпәнләнгән» дип. Һәм аны очрашкан саен даими рәвештә кабатлыйсың икән, бу әлбәттә миңа начар тәэсир итә. Бозым ул менә шулайрак була. Әгәр син якты энергия уятасың икән, мин хәтта булган авыруымнан терелеп китәм. Бу күренеш хәзер фән тарафыннан да исбатланган инде. Без аның фәнни терминын белмәгәнгә генә ырым дип әйтәбез.
— Психологик тәэсир итү ысулы.
— Әйе, менә син бер нәрсәне генә алып кара.Акча җыю “пирамидалар”ы. Халыкны ничә тапкыр алдадылар. Шулар турында матбугат чараларында язып, сөйләп, күрсәтеп торалар. Боларга ышанырга ярамаганын бөтен кеше диярлек белеп тора. Һәм шул ук вакытта акчаларын үзләре үк теге алдакчыларның кулына илтеп тоттырып тора. Чөнки халыкның баш миенә тәэсир итү бар. Бу бит инде сихернең бер төре.
— Уфада яшәгән чагымда Казанга җыенсам… Ну, нәрсә алып кайтыйм дип сорыйсың бит инде. Кемнәргәдер һәртөрле сувенир, яки түбәтәй алырга кушалар. Ә миңа, кайчагында йөзәр кеше: «Нәбирәнең китапларын алып кайт» — ди торган иде. Сезнең китапларны әллә ничә ел буе Казаннан Уфага ташый-ташый бөтен бил бетте. Менә шуны дәвалауның берәр ысулын белмисезме?
— Халык ысулы дигәннән…. Кызыл балчыкка керосин салып, шуны аз гына җылытып билгә сыларга кирәк. Шушының белән дәвалый торганнар иде. Менә шушы киңәш бик күпләргә ярдәм иткәне бар.
— Укучы мәхәббәтен яулау җиңел. Әмма аны ничә дистә еллар буена кулыңнан ычкындырмый тоту өчен нәрсә эшләргә кирәк. Аның да берәр ырымы юкмы?
— Язучы өчен иң беренче чиратта ихласлык кирәк. Әгәр төчеләнеп язасың икән, алдыйсың икән, укучы сиңа ышанмый башлый. «Ахырын нигә күңелсез тәмамлыйсың, нигә гашыйклар бергә калмый?» — дигән сорауларны еш ишетергә туры килде. Әгәр мин аларны бергә калдырсам, бу тормыш дөреслегенә туры килмәячәк. Ясалмалык язучы өчен иң куркыныч әйбер. Аннан соң, синең әсәреңнән укучы нинди дә булса яңалык табарга, фәһем алырга тиеш. Әгәр ул боларны синсез дә белеп тора икән, синең язуыңның бер мәгънәсе дә юк. Борынгы йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнүем дә юкка гына түгел. Аларны бүген беркаян да таба алмыйсың. Гомерем буена урман яраттым, аның серләрен аңларга тырыштым. Боларның барсы да әкерен-әкерен генә әсәрләремә кереп бара.
— Мин инде сезнең иҗатны күптәннән беләм. Һәм ни өчендер Нәбирә Гыйматдинова туганда ук шулай популяр язучы булып тугандыр кебек тоела. Алай түгелдер инде ул?
— Без яшь вакытта әдәбият арысланнары бар иде бит. Гөмәр Бәшировлар, Гариф Ахуновлар, Шәйхи Маннурлар, Аяз Гыйләҗевлар… Алар инде буй җитмәслек биеклектә кебек иде. Бик алырга тырышмыйлар иде араларына. Шәйхи Маннур бик усал телле иде. Без аннан һәрвакыт куркып йөри идек, нәрсә әйтер икән, дип. Бер мәлне бу чакырып китерде дә: «Әсәреңне укыдым. Ярый, сеңлем, яз, яз, яз.» — диде. Минем өчен инде бу бик зур әйбер булды. Бер мәлне бер җыелышта бик каты тәнкыйтьләделәр. Шуннан соң Аяз Гыйләҗев әйтте: «Беркемне тыңлама, үзеңчә яз.» Аяз абыйның тагын минем хакта язган бер җөмләсе истә:»Бу балада талантлы язучыда була торган бөтен кимчелекләр дә бар» — дигән иде ул. Язучылар союзына бик зур авырлыклар белән, сират күпере аша уздырып кабул итәләр иде. Китапларны чыгару бик авыр, алар өчәр ел ята торган иде. Бүген яшьләргә бу мәсьәләдә күпкә җиңелрәк, язучылар берлеге дә, язучылар да аларга җылы карашта. Бары тик язсыннар гына.
— Язучының бүген хәле нинди?
— Без дүрт кыз бала үстек. Минем хезмәтемне җиде ятлар аңлап бәяләде, апалар аңлый алмады. Алар мине бәрәңге казый алмый торган, печән ташый алмый торган, абзар чистарта алмый торган, авыр эшләр эшли алмый торган булдыксыз бер кемсә итеп кабул итәләр иде. Әле дә шулай. Ә язучы эшенең авырлыгын алар белми. Шахтада күмер чыгару белән бер. Төшеп китәсең базга, шул караңгы чоңгылдан энҗе бөртекләре табып алып чыгасың. Апаларым аңламады. Язарга утырсаң, тагын утырды инде, тагын эштән кача инде дигән сыманрак карыйлар иде. Бердәнбер әни, мәрхүмә инде, кызгана иде, уңышларыма сөенә иде.
Язучының хәле бүген бөтенләй хәл түгел. Аның дәрәҗәсен төшерделәр. Кайчандыр тормышның авангардында торган язучы бүген бик кадерсезгә әйләнде. Элек халык белән бәйләнеш көчле, һәртөрле кичәләр, очрашулар гөрләп уза иде. Һәм аның нәтиҗәсе була иде. Бүген син районнарга барып кара. Беренчедән, сине хакимият башлыгы кабул итми. Аның хәер-фатихасы булмагач, башкаларның да карашы үзгәрә. Мәктәпләрдә дә бик кертергә тырышмыйлар. Әйтәләр бит әле, бүре бетсә, урман бетә дип. Шуның өчен әхлаксызлык тамыр җәя дә.
— Абруен күтәрү өчен нәрсә эшләргә мөмкин?
Әйбәт әйбер яз дип әйтәләр. Без бит начар әйбер язмыйбыз. Күрүче, бәяләүче генә юк. Элек Аяз, Гариф, Гомәр, Туфан абыйлар ниндидер әсәрең басылып чыкса шылтыратып әйтәләр иде. Бүген андый хәл юк. Монсы әле үзебез арасында. Бер-беребезне күрә белү кирәк.
Ничек абруен күтәрергә дигәндә, зур җитәкчеләрнең үз чыгышларында берничә язучының исемен атавы да җитә. «Бүген безнең менә шушындый язучыларыбыз бар бит!» — дигән сүзләрен ишетү белән ул язучыларга игътибар артыр иде, бәлки
— Мин башка халык язучыларын да күзәтеп барам. Ләкин менә детектив кебек бер сулышта укыла торган мәхәббәт турындагы әсәрләр бик сирәк. Башка милләт, әйтик, инглиз язучысы булсагыз… Үзегезне ничек күзаллыйсыз?
— Чит ил язучысының бер хикмәте бар аның. Чит ил язучысы безнең кебек «милләт, тел, халык» дип өзгәләнми. Аның андый проблемасы юк. Милләте юк бит андагыларның, алар бит космополитлар. Ә безнең хәтта уртакул язучы да халкым дип борчыла. Шуңа күрә без космоска менеп китәлмибез, тотып тора безне шушы әйбер. Шушы әйбер кимерә, шушы бетерә безне. Әгәр мин чит илдә яшәсәм, мин дә алар кебек язган булыр идем. Аллаһы Тәгалә сәләт биргән булса, әлбәттә. Бәлки, ул җирлектә тусам, Ходай миңа берни дә бирмәгән булыр иде. Язу сәләтен, бәлки, ходай миңа шушы җирлектә туган өчен генә биргәндер.
— Заказ буенча производство темасына эшли алыр идегезме?
— Юк, эшли алмыйм. Партия заманында заказ буенча язу бик таралган иде. Камаз, нефтьчеләр тормышы һ.б, һ.б. Күпләр язды. Ләкин кайда бүген ул әсәрләр? Һәр әсәрнең үзәгендә нефть вышкасы да, гигант төзелеш тә түгел, ә кеше торырга тиеш. Заманында мине дә БАМ турында язарга кыстаучылар булды. Баш тарттым. Рухыма туры килми.
— Ә рухыгызга туры килсә?
— Кайчагында менә шушы хакта яз әле диләр. Тыңлыйсың, сәгатьләр буе тыңлап утырасың. Вакыйгалары да, шәхесләре дә кызыклы кебек. Ләкин… Күңелне кузгатмый…
— Көн саен язасызмы?
— Кешеләр язучы булгач, ул гел язып кына утырадыр дип уйлый. Әгәр гомерне йөз процент дип алсак, мин шуның егерме процентын гына язып уздырам. Алаһы Тәгалә безне бит бу җиргә язу өчен генә төшермәгән. Гаиләсе бар кешенең, туганнары, якыннары бар. Әти-әнисе алдында бурычы. Язучы да башкалар яшәгән дөньяда яши, аның да шәхси тормышы бар. Шуңа күрә, мин сан артыннан кумыйм. Китапларым да сирәк чыга. Минем өчен сыйфат беренче урында. Укучы синең әсәреңне көтеп алырга тиеш. Халык турында уйлап, ул нәрсә әйтер икән дип язарга да кирәкми. Әсәр иң башта синең үзеңә ошарга тиеш. Бакча үстерү белән бер бит инде ул. Аны үзеңчә үстерәсең, матурлыйсың, бары тик үзең дә сокланырлык булгач кына башкаларны чакырасың. Аннан соң кемдер сокланып, кемдер тиргәп чыгып китә.
— Сезнең мәхәббәт турындагы әсәрләрдә… Мәхәббәтнең гадәтие түгел, ниндидер катлаулысы. Геройлары да, ситуацияләр дә шундый, алар бер яклы гына түгел, аларны аклап та була, гаепләп була. Ни өчен шулай?
— Мәхәббәт бит ул беркатлы түгел. Беркем тотып карый алмый торган, ашап та, иснәп тә карап булмый торган бер хис бит ул. Шуңа күрә аны кемдер аңлый, ә кемдер аңлый алмый торгандыр.
— Сез хатын-кызны бик белеп, тулы канлы итеп сурәтлисез. Әмма ирләрегез… Минем «Нәбирәнең ир-атлары картонный, алар ничектер бер яклап кына ачылалар» дип уйлаганым бар.
— Язганың да бар. Укыдым. (көлә) Ир-ат барсын да күреп бетерә алмый инде ул. Бигрәк тә ир-атка кагылышлы нәрсәләрдә. Кабул итү аермалыклары булырга мөмкин. Хатын-кыз барсын да берьюлы эшли: идәнен юа, керен юа, баласын карый. Ә ир-ат бер эшкә тотына икән, бары тик шуның белән генә мәшгуль була.
Минем ир-атларым бик үк гадәти дә түгел, сирәк очрый торганнары бик күп. Яңарак кына «Идел»дә чыккан «Кәтәнәй» әсәре кыска буйлы бер ир турында. Әмма аның күңеле югары, ул чын ир-егет. Бер мәлне театрдан чыккач кыска гына буйлы бер ир-ат артымнан йөгерә-йөгерә килә. «Мин гел буенмнан оялып йөри идем. Шушы әсәрегез белән сез мине Бер буйга үстеррдегез. Рәхмәт!» — ди.
— Хатын-кыз язучы белән ир-ат язучы ничектер аерыламы?
— Мин әдәбиятны җенесләргә бүлмим. Язучылар гына бар.
— Шулай да. Бүгенге популяр язучыларга күз салсаң… Роулинг, Майер булсынмы ул, Донцовамы… Бүген иң популяр язучылар — хатын-кызлар.
— Арысланнар ял иткәндә кемнәр күбрәк чаба, диләр әле… Бүген исемнәре телдән төшмәгәннәр кырыкка якын бугай. Ә бер ун елдан соң шуларның бишесе калырмы икән? Һәр нәрсәне вакыт хәл итә. Әсәрнең дә гомерен бары тик вакыт билгели. Әсәрләре вакыт сынавына бирешмәгән прозаик хатын-кызлар бездә дә артык күп түгел.Мәдинә Маликова, Фәүзия Бәйрәмова, Халисә Ширмән, Рәмзия Габделхакова, Айгөл Әхмәтгалиева, Асия Юнысова, Рифә Рахман, Илсөяр Ихсанова… Тагын кемнәр… Саный башласаң, унга да тулмыйдыр.
— Күңел ачу әдәбияты дигән нәрсәгә ничек карыйсыз?
— Укучы бит ул төрле. Сине укыган укучы мине укымаска мөмкин, мине укыган — сине… Укучы да катламнарга бүленә. Интеллекты югары булган саен, ул җенси мөнәсәбәтләр турындагы әсәр укып утырмый инде. Һәр катламның үз язучысы бар.
— Сезнең әсәрләрне бик еш сәхнәләштерәләр, кайберләре инде унар елдан артык сәхнәдән төшми. Үзегезнең берәр пьесса язып караганыгыз юкмы?
— Язып карадым. Булмый бит… Сурәтләү чаралары кертеп булмый, кешенең психологиясен ачып булмый. Нәрсәдер җитми. Офыгың тарайган кебек. Шуннан аларны хикәягә әйләндердем.
— Китапларыгызны укыганда кино караган кебек тә тоелып китәсең, вакыйгалар аерма ачык булып күз алдына килә. Аларны экранлаштыру турында уйлаганыгыз юкмы?
— Бар инде ул. Ни дисәң дә эш акчага килеп бәйләнә. Тукайлар заманындагы кебек бай милләтпәрвәрләр юк бит инде хәзер. Юкса кайбер байларның бер төндә казинода калдырган акчасы шәп кенә татар киносы төшерергә җитәр иде.

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.21MB | MySQL:58 | 0,985sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика