Морган китапханәсе: бөекләрнең 10 000 рәсеменнән торган онлайн-коллекция

Морган китапханәсе Рембрандтның йөзләгән гравюрасын интернет аша файдалану мөмкинлеген ачкан иде инде. Хәзер ирекле кулланылыштагы онлайн-коллекция рәсемнәре ун меңнән артты. Анда Рубенс, ван Дейк, Дюрер, Дега, ван Гог, Сезанн, Сарджент һ. б. эшләрен күрергә була.

Морган музее һәм Китапханәсе (Morgan Library & Museum; 2005 елга кадәр — Pierpont Morgan Library) — Нью-Йоркта урнашкан фәнни китапханә. Кулъязмалар, папирус, инкунабул, борынгы басмалар, сирәк китаплар, оригиналь партитуралар һәм сынлы әсәрләр туплаучы буларак киң билгеле. Китапханәнең нигезен америка банкиры и финансисты Джон Пирпонт Морган (1837—1913) җыйган шәхси коллекция тәшкил итә. Җәмәгатьчелек өчен 1924 елдан ачыла. 1966 елдан китапханә архитектура һәм тарих ядкәре буларак дәүләт яклавы астында исәпләнә.

Рәсем ясау осталары арасында Морган китапханәсе һәм музее соңгы гасырда иң танылган һәм абруйлылардан исәпләнә. Аның коллекциясендә европаның барлык мәктәпләре, нәлешләре тәкъдим ителә. Төп урынны итальян, француз, британ, голланд, фламанд һәм немец художникларының әсәрләре алып тора. Шулай ук америка рәссамнарының эшләре дә бар. Бүгенге заман сәнгатькәрләренең хезмәтләре белән дә танышырга мөмкин. Шул рәвешле, Морган китапханәсе үзенең тирәнлеге, киңлеге һәм туктаусыз яңарып торуы белән үзенчәлекле.

«Два коттеджа в Сент-Мари-де-ла-Мер», Винсент ван Гог, 1888
«Два коттеджа в Сент-Мари-де-ла-Мер», Винсент ван Гог, 1888

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Drawings Online проекты 15-19 гасырларда иҗат ителгән 10 000-нән артык сәнгать әсәрен ирекле кулланылышка тәкъдим итә. Аларның 2000-ендә сирәк эскизлар һәм рәссамнарның үз кулы белән язылган язулар бар.

Морган музее китапханәсендәге рәсемнәрне түбәндәге сылтанмалар буенча карарга һәм күчереп алырга мөмкин — http://www.themorgan.org/drawings/images. Монда шулай ук аерым рәссамның, яки сынлы сәнгать мәктәбенең эшләрен алфавит буенча эзләү (http://www.themorgan.org/drawings/artists) мөмкинлеге дә бар. Әлбәттә, ачкыч сүзләр буенча да эзли аласыз — https://www.themorgan.org/search/drawings.

Чыганак: https://cameralabs.org