равиль файзуллин
Әдәбият

Шагыйрьләр картаймый


Равил Фәйзуллинга — 75 яшь

Азмы-күпме билгеле булган шагыйрьләрнең барсы да яшьләрне тәкъдим итә. Шулар иҗатына баш сүз яза, фатиха бирә. Бу юлы мин аз гына башкачарак кыланырга булдым. Чөнки шигырьләр авторы — беркайчан да беркемне кабатламыйча үзен исбатлаган шәхес. 22 яшендә СССР язучылар берлеге әгъзасы булган, 30 яшендә Г. Тукай исемендәге премия алган. Монсы рәсми колаклар өчен. Ә безнең ише гади кеше аның бер юллыкларын да, ике юллыкларын да хәтерли һәм ятлап ала. Ярата. Сөйләп йөри. Авторның исемен әйтми. Үзенеке кебек сөйли. Һәм менә бу чын шигъриятнең бер үзенчәлеге — чын шигъри сүзне үзеңнеке итәсе килә. Чөнки ул синең уй, синең тойгы. Авторы кем булса ни! Ул бит синекен язган!
Равил Фәйзуллин җырчы булса аның турында киң диапозонлы дип әйтерләр иде. Шагыйрьгә алай әйтеп булмый. Ә әйтәсе килә, чөнки ул 1-2-3-4-5-юллыклар, ак шигырьләр генә түгел, җанга якын җырлар авторы да. Ул бер кешедә була алмастай нәрсәләрнең барсын да диярлек үзендә туплаган шагыйрь. Зур шагыйрь.
Тагын нәрсә? Тиздән аның юбилее. 75 яше диләр. Тик мин ышанмыйм. Үзен күргәнем бар — егетләр шикелле. Шигырләрен беләм — егетләрчә. Бар нәрсәдә егет булган кешегә шундый яшне биреп була мени? Бирмәгез, кире алыгыз. Президент указы белән, министрлар карары белән…
Шагыйрьләрнең яшен кире алып булмагандай, әйткән сүзләрен дә кире алып булмый. Кире алып һәм кире кагып булмас сүзләр авторы — Равил Фәйзуллин бүген сезнең алдыгызда. Мин аңа хәерле юл телим. Юлы кай тарафка булса да — хәерле булсын. Кайда басса да ут уйната торган шагыйрь ул.

***
Шагыйрьләр алар картаймый.
Шагыйрьләр – ара гына.
Вакыт иңсәсенә басып
ял итеп ала гына…

Туксанда да ялганның ул
суга ала яңагына.
Шагыйрьләр пыскый алмыйлар.
Шагыйрьләр — яна гына.

Яшәү

Озын гомер телисең син, әй, юләр!
Бер көнемдә күпме газап-тетрәү!
Өлгерә алмый иртә таңнан төнгәчә
Ышанычка куеп йөрим мин берәү…

Озын гомер телисең син, акыллым!
Көнем туса, җиргә сыймый шатлыгым!
Һәр мизгелдә тоеп яшим: бәхетемдә
Тудыручы – Бөек Көчнең хаклыгын.

Пенсионер

Гомер буе налог салынды…
“Үзең теләп” заем алынды…
Авыздан өзеп җыйганны
“реформа” суга салдырды –
бер көн эчендә яндырды!
…Юлларда бушлай йөрүне
татлы төш итеп калдырды.
… Пенсия акчасы, белмим,
фатир түләргә калырмы?
“Якты киләчәккә чаба-чаба,
үләргә соңга калынды…

 

***
“Бетсәң – бет, әммә тәңгәлләш!
Сула минемчә генә!
Юкса, тәрәзәңдә булыр
рәшәткә белән келә!
Үз өеңдә дә йөрерсең
билдән иелеп кенә!…”

Импер-интер кыланыштан
Күктәге Кояш көлә:
“Кеше иреген тыеп булмый,
ул – Табигатьтән килә!
Ул – Илаһ көчтән килә!”

Җир кирегә әйләнә алмый,
Пигемейлар әйтеп кенә…
… Тәңгәлләшеп буладыр ул
тик Мәхәббәтә генә!
Анда әле азга гына –
назлы рәхәттә генә!

Солдатка китү

Юатырга тырыштым,
Ә ул елап елышты.
Китеп бардык төялеп,
Ярым калды сөялеп.

Кая барам? Ник дип китәм?
Кемнән саклыйм кемнәрне?..
… Күздән яшьне җил киптерде,
кичеп чыккач үрләрне.

Чарасыз юану

Беткән… Сөяк белән тире… Тиздән
бакыр акча ятар күзенә…
Юк! – бу якты яз, дәрте ташкан яз
мәет төсен алмас үзенә.

Кояш нуры өчен түгел, фәкать
туфрак кына йотар җәсәд бу.
Тән-кабыктан җаны чыгып очар-
Җир өстендә урын исәпле…

Ә шулай да кеше кадәр кеше
чыга алмыйдыр ул гел юкка.
Хәтер булып йолдызларга кунар,
рәшә булып иңәр офыкка.

***
Мич башында ятса ятыр,
мылтыгы янда булыр.
Ары лап-лап, бире лап-лап,
чит кавемнәр җирен таптап,
халыклар бәхетен “яклап”,
вәхши гамәлләрен аклап,
энәгә салам саплап…
Глобаль затсызлык белән
тора таңымны каплап.

***
“Картлык – шатлык түгел”. Хак сүз.
Ялгыз калсаң, һай, авыр!
Элек дару – агу иде,
хәзер агу да дару…

Яшьлектәге авырлыкны
дәртле куак җиңә ала.
Сирәк кеше саклый көчен
Картлык дигән финалга.

Шундый хәлләр

Заманында урыс патша Зөясуда шәһәр-кирмән салдырды.
Безнең башлык тәре-сурәт иконаны Ватиканнан алдырды.

“Казан нуры” мәчетендә шушы хәлгә нинди вәгазь, белмибез.
Мәскәүдәге иң олы поп: “Вот басурман, һай, молодец!” ди, имеш.

Тырышсалар, тәре-икона Казанга да хуҗа кебек кайтыр әле!
Болай барса, һич тә шөбһә юк: милләтебез гөрләп “чәчәк атар” әле!…

***
Очкычлар ватылгач, җирдән
“кара тартма” эзлиләр…
Сер тулы “күңел төене”
бар ул һәммәбезнең дә!…

Күп серләр мәңге ачылмый.
Һәм кирәкмидер дә…
Алар, ахры, Күккә ашадыр
Җан рухы белән бергә.

Карагыз күк гөмбәзенә!-
Йолдызлар — тоташ тылсым!
Уртак сер булмаса аларда,
ул берлек каян килсен?

Бар иде…

(Түрәлектән төшкән берәү авызыннан)

Таулар иелә иде…
Балта үтми!…
Сүз үтми…
Бар иде!-
һәр әйткән сүз,
майга кергән пычак кебек,
кисә-кисә
үтә иде!

Яшенташтай
өтә иде!
Хәттә сүзсез
күз карашы
җитә иде!…

Ятлап йөрерләр иде!
Әйткән сүзләрнең көенә
атлап йөрерләр иде!…
Кайрадым балтаны –
үтә!

Сайлыйм сүзләрнең шәбен –
үтми…
Бу дөньяга
ни җитми?
Ә?

Айкалый-айкалый…

Н. га
Нәсарани да җаный!
Гыйбарани да җаный!…
Яшь чакта, бәлки, ярый…
Олыгайгач, картайгач,
Тарихи ген аваз салып,
Күңел сызлый, җан каный,
айкалый-айкалый…

Бабайлар рухы – анда
Интер балалар – алда.
Кяфер телен шәп беләбез,
оныклар аңламага!

Бәгьренә тулган моңны
кем аңлый да, кем таный?
Күңел сызлый, җан каный
айкалый-айкалый…

Парадокс такмаклар

(шаяру)
Ике әби күмер чаба
шахтада.
Ир егетләр чигү чигә
яктыда.

Ябалаклар чут-чут сайрый
гөлләрдә.
Сандугачлар тычкан тота
төннәрдә.

Кабан күле спирт булган
алкашка.
Галимнәргә надан килә
алмашка.

Кем мәйданда, чүлмәк итеп,
баш вата?
Колмак баткан дәрьяда
таш калка.

Булмый ул…

Багар күгең аяз түгел икән, —
йолдызларны танып булмый ул.
Хәсрәт чиксәң аерым-аерым торып, —
бер шатлыкта янып булмый ул.

Илаһ көчләр әгәр белдермәсә, —
җандашыңны табып булмый ул!

------------
WordPress: 23.33MB | MySQL:50 | 1,025sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика