Яшәү мәгънәсе – кешеләргә кирәк булуда…

Разил Вәлиев — күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, танылган иҗатчы. Аның эшчәнлеге киң, «язучы», «шагыйрь», «тәрҗемәче», «публицист» дип бер сүз белән генә билгеләрлек түгел.  Минем өчен – аксакал, зур талант иясе. Шуңа аның янына бик тыйнак кыяфәт чыгарып кына керәм, үземнән дә акыллырак күренергә тырышам. “О-о, синең белән дә күрешер көннәр бар икән, — дип каршылый ул һәм түргә әйди, — Әйдә, менә монда утыр әле. Туфан абыйның яраткан урыны иде бу.” Туфан тиклем Туфан урынына утыргач, мин дә үгезне мөгезеннән алам…

— Бүген бөтен кеше дә сәясәт белән кызыксына, сәясәтчеләрне мактый, кайберләре сүгә. Шуңа күрә, минем күңелдә гел бер сорау бөтерелә: сәясәтче булып туарга кирәкме, әллә бу  тәрбия нәтиҗәсеме?
— Аның тегесе дә монысы да кирәктер инде. Ләкин мин сәясәтче булып тууымны белмим, хәтерләмим. Ә тәрбия турында нидер әйтә алам, чөнки сәясәт аерым бер урын алып торган гаиләдә үстем.
Әнкәй ягыннан бабам авылның иң хәлле кешеләренең берсе булган. Алар гаиләдә биш бертуган, бишесе билне биштән буып эшләгәннәр. Су тегермәне салганнар, ул тегермәнгә халык, кырыгар чакрымнан килеп, он тарта торган булган. Үзенең сушилкасы бар иде. Ашлык киптерә торган алачыкның иләксыман җиз идәнен бабай Екатеринбургтан алып кайткан, кырык көн кайттык, дип сөйли иде. Тимерчелекләре бар иде, тәрәзә рамнары, тәрәзә кашагалары ясыйлар иде… Әнкәйнең энеләре үзләре гармун ясыйлар, гармун төзәтәләр иде. Кыскасы, алтын куллы кешеләр, белмәгән эшләре юк. Ләкин колхозлашу башлангач, бабайның бар малын  тартып алалар. Алар гаиләләре белән мунчада яшәргә мәҗбүр булалар. Калган кәҗә-сарыкларын да  көтүгә чыгармыйлар, бәрәңге утыртырга да рөхсәт юк. Ләкин бабайны себергә сөрмиләр – чөнки аны сөрсәләр, тегермәннең дә, тимерчелекнең дә рәтен белүче юк. Алар хезмәтче дә тотмаганнар, биш бертуган бер булып эшләгәннәр. Бабайны бик яхшы хәтерлим мин,  анын янында токарь станогында нәрсәдер эшләүләр миңа гел кызык була торган иде.
Ул гомер буена колхозга, совет власына рәнҗешле булды. “Уртак малны эт ашамас”,  дип еш кына әйтә иде. “Тормыш болай бара алмый,  кайчан да булса бетәчәк бу колхозлар”, дип өстәп тә куя иде. Гомер буена колхозга кермәде ул.  Балаларын да керттермәде. Ә бу колхозның рәисе — минем әткәй иде. Бабай белән әткәй гел бәхәсләшә, әнкәй боларны килештерергә тырышып яши иде. Сәясәткә әкренләп керә башлавым бәлки шунда булгандыр.
Милли мәсьәләгә ныклабрак кереп китүем сигезне бетереп Түбән Камада укый башлагач булды бугай. Рус телендә «Живое седло» дигән китапны укып чыктым, анда “урыс каеннары” дигән сүз бар иде. Бу каен безнең авылда да бар бит, нишләп ул урысныкы булсын, дип уйладым.  Ә Казанга килгәч, бу мәсьәлә көннән-көн  тирәнәйде, зурайды. Милли мәсьәләләргә күземне ачкан кешеләрнең беренчесе, бәлки, Батулла булгандыр. Ул күп нәрсәләр сөйли, аңлата иде, аның артыннан ияреп йөри идек без.
— Безнең язучылар хәтта фантастик әсәрләрдә дә милли проблемаларга кагылмый китә алмый…
— Безнең халыкның язмышыдыр ул. Чөнки дәүләтсез халык — ятим бала кебек. Үзен ныклы нигездә итеп тоярга, зур дөньяга чыгарга кыенсынып яши кебек. Ә дәүләтле халык үзен бик иркен тота.  Чөнки аңа дәүләте терәк була, ярдәм итә… Ул милләте турында артык уйламый да, чөнки аның милли мәнфәгатьләрен дәүләте кайгырта… Ә без, дәүләтсез халык булгач,  бернәрсә дә көтә алмыйбыз.   18-19 гасырларда татарның мәдрәсәләрен  дәүләт төземәгән бит. Милли гәзит-журналларын да татар үзе чыгарган. Хөкүмәт аңа мәчет тә, мәктәп тә салмаган. Халык үзенең милли ихтыяҗларын үзе хәл итәргә тиеш булган, шуңа күрә ул үз язмышын милләт язмышыннан аерып карамаган. Бүгенге көндә дә бит урыс чиркәү сала икән, дәүләт ярдәменә өмет итә, татар мәчет сала икән – халыктан акча җыя. Үз язмышыбызны үзебез хәл итәргә кирәк булганга күрә, безнең аңыбызга милләт белән бергәлек бик нык сеңгән. Без үзебезне элек-электән беренче чиратта дәүләт кешесе дип түгел, ә милләт кешесе буларак кабул иткәнбез. Шуңа күрә безне милләт язмышы бик нык борчый.
— Ул бөтен кешене дә борчымаган төсле…
— Бер караганда гына борчымаган төсле тоела ул, гади кеше милләт турында уйламаган да кебек. Ләкин,  ни әйтсәң дә,  һәр татар кешесе диярлек милләтенә үзеннән күпмедер өлеш кертеп яши… Җитмеш тугызынчы елны без авылыбызда мәчетне төзәттек. Ул вакытта совет чоры, минем Казанда китабым чыккан иде. Шуның гонорарына мәчет манарасын торгызырга, түбәсен рәтләргә булдык. Мин шунда авыл халкының ярдәмчеллегенә шаккаттым. Кемдер такта,   кемдер кадак күтәреп килә, кемдер бәрәңге пешереп килә… Мин моңа кадәр үзебезнең  авыл халкын белмәгәнмен икән… Ул колхоз эшенә бара да эштән кайта, аңа бүтән берни дә кирәкми, дип уйлаганмын. Юк, ул үзебезнең милләт турында, аның дине, йолалары турында да уйлый икән… Менә шуңа күрә мин татар кешесе, бигрәк тә татар язучысы, үз халкыннан, үз милләтеннән аерыла алмый дип исәплим.
—  Һәр татар үзе дә бер дәүләт шикеллерәк бугай…
— Казан ханлыгы алынганнан соң, исән калган халык төрле җирләргә таралган, тора-бара яңадан авылларда төпләнеп, оешкан. Ни өчен татар авылы һәрчак мәгърифәтле булган? Чөнки менә шушы кешеләр ул авылларга шәһәр мәдәниятен дә алып килгәннәр. Монысы бер. Аннан соң, һәрбер татар авылы Казан ханлыгы егылганнан соң бәләкәй генә бер дәүләткә әверелгән. Безнең авылның да үзенең “патша” кебек бер кешесе бар иде, аңа карап кына торалар иде. Авылның үз идеологы, үз композиторы бар иде. Хәтта үз архивисты да… Бөтен тарихи мәгълүматларны җыеп бара торган кешесе. Зур дәүләттә нәрсә булырга тиеш, безнең авылда аның һәммәсе дә нәни генә вариантта бар иде. Алай гына да түгел, авылның үз чикләре, авыл капкасы да бар иде. Читтән кемдер килсә, капканы ул үзе ачып кереп китми — авыл читендә яшәгән кеше аны уздыра торган иде. Кеше авылдан бик ерак китмәскә өйрәнгән иде. Без шушы авылда, үзебезнең дәүләтебез эчендә яши идек. Шушы нәни дәүләтебез безнең терәгебез дә, таянычыбыз да, юанычыбыз да булды.
Үзебезнең милләт өчен яшәү — безнең өчен иң зур нәрсә. Мәшһүр язучыбыз Туфан абый әйтә иде: «Мине чит илләрдә танып та үз халкымда, үз  авылымда танымасалар,  үземне яхшы язучыга, бәхетле язучыга санамас идем». Олы халык язучысы шулай дигәч, юкка түгелдер инде бу…
— Бездә төрле өлкәдә талантлы кешеләр бик күп, әмма аларның исемнәре дөньяга чыкмый, үз эчебездә бикләнеп яшәгән кебекбез…
— Мин моның сәбәбе дөньяга чыгаручыбыз булмауда дип уйлыйм. Менә Мостай Кәримне, яки Рәсүл Гамзатовны кем дөньяга чыгарды? Үз республикалары бит! Аларның республикалары да безнеке кебек иде, югыйсә, әмма безгә, татарларга, Мәскәүдә аерым бер мөнәсәбәт… Ә дөньяга чыгарырлык олуг әдипләребез бар безнең.
— Шулай да без бөтен дөньяга танылган үз татарларыбыздан бераз читләшәбез кебек. Аларны үзебезнеке итеп карау җитеп бетмиме, үзебезне бер бөтен милләт итеп тоюмы… Шул ук Рудольф Нуриев, мәсәлән…
— Рудольф Нуриевлар безнең халыкка хезмәт итә алмадылар инде. Дөнья сәнгатенә хезмәт иттеләр. Алар монда булсалар, бәлки, ул кадәр үк танылмаган да булырлар иде, чөнки үз илләрендә аларга мәйдан булмады. Читкә киткәч, бездә  аларны бик күтәрергә тырышмыйлар, читтә эшләгәч, аларның безнең мәдәнияттә, әдәбиятта әлләни өлешләре дә юк шикелле. Ләкин исемнәре бар. Бер генә мисал китерим.
Универсиада вакытында  татарның мәшһүр шәхесләре турында Татар ПЕН-үзәге көче белән «Кырык татар» дигән китап чыгарган идек. Без аны  универсиадага килгән кунакларга тараттык. Бер кунак, бик атаклы кеше инде бу, моны миңа ник бирдегез инде дигән шикелле, китапны бик битараф кына актарып утыра. Һәм бервакыт Нуриев битенә килеп җитте дә: «Нуриев та татармыни?!»- диде. Һәм аннары  башка татарларны да карый башлады. Һәм китапны кадерләп  сумкасына салып куйды.
Ә без бит бу очракта Нуриевны гына күтәрмибез. Без үз халкыбызны күтәрәбез булып чыга. Халкыбыз — шәхесләребезне, шәхесләребез халкыбызны күтәрергә тиештер.
— Бүген әдәбият ятим бала хәлендә: дәүләт тарафыннан да, халык тарафыннан да аңа игътибар аз сыман. Бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
— Бу бик зур фаҗига, афәт бүгенге көндә. Безнең халыкның гына түгел теләсә-кайсы халыкның да фаҗигасы. Мәсәлән, урыс бит инде дәүләтле халык, зур халык, бөтен яклап та аның мөмкинлекләре күп. Әмма Распутиннардан соң аның да бит зур язучылары күренми. Димәк, кирәк түгел. Кирәк булмаган нәрсә беркайчан да үсеп китә алмый. Безнең дәүләт әдәбиятны бүген бигүк кирәк дип санамый кебек. Чөнки бүгенге көндә Россия конституциясе буенча да, яшәү халәтебез буенча да дәүләтебезнең анык бер идеологиясе юк. Идеологиясе булмагач, күңелгә иңдерерлек милли фикере дә юк, аны иңдерергә ашкынып торган кеше дә юк.  Язучының гына түгел, бүген,  гомумән,  иҗат кешесенең бәясе бик түбән төште. Бу бер безнең илдә генә түгелдер дип уйлыйм…
— Башка илләргә кагылганда… Менә Америка бар. Ул әдәбиятның һәм кинематографияның бөтен юллары белән үз идеологиясен безгә сеңдерергә тырыша.
— Чөнки аларның дәүләт идеологиясе бар. Американың иң төп идеологиясе — дөньядагы иң көчле держава булу, дөньяны үз кулында тоту. Шуңа күрә, америка кешесе ул әдәбиятта да, сәнгатьтә дә супергерой, ул — бөтен дөньяда беренче. Аларның суперидеологияләре шул — без иң көчле, без иң бай, без иң бәхетле… Бездә аңа охшаш идеология юк. Бездә — үз-үзебезне саклау идеологиясе. Ничек кенә булса да исән калу, сугыш кына булмасын, халык күтәрелеп чыкмасын, баш күтәрмәсен… Бу тәррәкыятькә илтүче идеология була алмый.
— Элек дөнья күргән һәр әсәр турында матбугатта чыгышлар була, дөнья шаулап тора иде. Бүген шедевр язсаң да, өч тиенлек нәрсә әтмәлләсәң дә беркем берни дәшми. Ниндидер битарафлык хөкем сөрә кебек.
— Битарафлык бар. Менә без, язучылар, үзебез бер беребезне укыйбызмы? Мин әле шушы көннәрдә генә Ләбиб Леронның яңа кулъязмасын карап чыктым. Аның белән даими аралашып яшим, пародияләрен укыйм, спектакльләрен караганым бар. Нигездә, юморист, сатирик дип күз алдына китерә идем мин аны. Лирикасын укып караган идем — шактый әйбәт шагыйрь икән бит ул. Белмәгәнмен. Ә элегрәк без андый түгел идек… Бер-беребезне даими укый идек, яңа язган әсәрләрне һәрчак бер-беребезгә укыша, бәхәсләшә идек… Һәрдаим, әдәби кичәләр уза, анда халыкка урын җиткереп булмый иде… Ә бүген? Каян килде бу битарафлык? Бездәге битарафлык халыкка күчәме, халыктагы битарафлык безгәме — аңламассың.
— Ә бәлки ул читтән сеңдереләдер…
— Әле бер көнне генә дустым белән сөйләшеп утырдык. Телевизорны ачабыз, ди, тегендә йөз кеше үлгән, монда шартлатканнар — шул хәтле кеше үлгән, анда бу хәтле кеше үлгән… Сөйли, күрсәтә торалар, ә без карый торабыз, чәй эчеп утырабыз, ди. Тегендә – адәм балалары кырыла, ә без монда тәмләп чәй эчәбез. Бездә хәзер меңләгән кеше үлеме дә гадәти хәлгә әйләнә. Без шулай  аптырау, шаккату, нәфрәтләнү һәм соклану хисен югалтабыз. Ә бу хисләрне югалткан кешедә әдәби әсәрләр уку ихтыяҗы да юкка чыга. Чөнки, битараф кешегә әдәбиятның, сәнгатьнең кирәге калмый. Һәм без бүген яшь буынны шулай тәрбиялибез…
— Сезнең эшчәнлек бик тә киң — сәясәтче, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче һ.б, һ.б… Ә үзегезгә боларның кайсы якынрак, сез үзегезне кем дип исәплисез?
— Аны инде башкалар әйтергә тиештер. Тик мин шигырьне барыбер беренче урынга куям. Туфан абый минем проза әсәрләрен укыгач, болай дип әйткән иде: «Син традицион прозаик түгел, шагыйрь-прозаик.» Минемчә,  һәр язучы шигъри образлы фикерләүгә ия булырга тиештер.
— Хәзер мин сезнең «күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр»егездә  башка язучыларга биргән сорауларыгызны үзегезгә юнәлтәм. Язучылык оеткысы, мәгърифәтчелек дәрте сезнең күңелгә кайда һәм кайчан салынды икән?
— Ул кешеләргә үз сүзеңне, үз фикереңне  әйтәсе килүдән яралгандыр инде. Кеше белән аралашасы килә, башыңда фикерләр җыела һәм аларны кемгәдер җиткерәсе килә. Кечкенә чагымда әнкәйнең туган көненә багышлап бер шигырь яздым. Дүрт юллык кына иде ул. Апам открытка урынына рәсем ясады, мин шул шигырьне укыдым.  Әй, әнкәйнең күзләреннән яшьләр килде инде, әй шаккатты, әй сөенде инде! Шушы сөенеч күңелгә шигьриятнең бер орлыгы булып кереп калды. Аннан дусларга багышлап яза башладым. Шуннан мәкалә яздым. Монысы инде кайчандыр азып-тузып йөреп, хәзер инсафлы кеше булып гел акыл сатып йөри торган бер авылдаш абзый турында иде. Шуны берничә көннән район гәзитендә бастырып чыгардылар. Моның малайлары клубтан кайтканда тотып тукмадылар мине. Шуннан бирле мине гомер буе ике нәрсә озатып йөри: мактасаң — яраталар, хурласаң – тотып тукмыйлар. Шушы нәрсәләр мине әдәбиятка алып кереп китте — кешегә әдәби әсәр белән тәэсир итүдән дә яхшырагы юк икән дигән фикер күңелгә кереп оялады.
— Ялгыз калып уйланганда…
— Мин ялгыз калырга яратам. Үз илемдә, якыннарым арасында. Ләкин чит җирләрдә, бер ялгызым калсам, бик моңсу була. Монда беркемем дә юк бит дип курка,  шомлана башлыйм.
— Үткән гомерегезнең кайсы еллары бигрәк тә кадерле, кайсы елларын бигрәк тә сагынасыз?
— Яшьлекне уйламый мөмкин түгел… Ә инде бала чагымны… Аның да матур чаклары бар иде… Минем иң күңелле вакытларым Түбән Камада укыганда, интернатта торганда булды бугай. Әмма язмышыма иң нык тәэсир иткән чор — Мәскәү булды. Анда мин беренче тапкыр азмы-күпме хөрриятне сиздем. Ул хөр фикерне белдерергә, сиздерергә омтылганда ялгышкан очракларым да булгандыр. Листовкалар таратып йөргән чакларымда ярый әле  ректорыбыз һәм укытучыларым яклап калды. Лев Ошанин минем өчен бик өзелеп йөрде. Ректор да… Аның сүзләре әле бүген дә колагымда кебек: «Запомни на всю жизнь, это  — литературный институт, здесь не политикой занимаются, здесь поэтикой занимаются». Менә шул рәвешле Мәскәү мәктәбе миңа бик күп нәрсә бирде.
Ә яшьлекне сагыну ул гадәти хәлдер инде. Яшьлекне сагынам мин. Гашыйк булып, көненә бишәр-алтышар, җидешәр-сигезәр шигырь язган чакларны. Бер тыелгысыз иҗат чоры иде ул. Һәм тагын бер сәерлегем бар, кайбер шагыйрьләр  мине аңламыйлардыр инде. Зинһар өчен, шигырь язмагыз, дим аларга. Чүпләмәгез әдәбиятны. Җитмеш-сиксән яшьтә сүрән хисле мәхәббәт шигырләре язу… минем өчен сәер тоела… Алтмыш-җитмештән соң инде прозага күчәргә кирәк. Тормыш тәҗрибәң бар, күпне күргәнсең… Поэзияне яшьләргә калдырыйк… Ә сез яшь чакта язган шигырьләрегез биеклегендә калыгыз.
— Сезнең шигырьләргә бик матур көйләр язылган. Шулар арасыннан халык күңеленә мәңгелеккә уелып калырдайлары да шактый. Ә үзегезгә аларның кайсысы аерата якын, аерата кадерле?  
— Җыр ул кечкенәдән күңелгә кереп калган. Без бәләкәй чактан ук инде Алмаз Хәмзин белән мәктәптә концертлар куеп йөри идек. Туганнарым да җырлы-моңлы кешеләр, үзем дә бераз гармун тартырга өйрәндем. Мәктәптә бик яхшы хор бар иде, аның җырчысы да булдым.  Җыр һәрчак күңелдә бар иде. Ләкин җыр иҗат итү мәсьәләсендә иң зур сабакны Илһам Шакиров бирде. «Бер алманы бишкә бүләек» җырында «кар аклыгы гөлгә күчкән» дигән юл бар иде. Илһам абый бик яраткан бу шигырьне, тик бер юлың бик үк дөрес түгел, җырлаганда ул «караклыгы гөлгә күчкән» булып ишетелә дигәч, «кыш аклыгы гөлгә күчкән дип үзгәрттек. Иҗекләр, сүзләр яңгырашында бөтенләй көтелмәгән мәгънә бирә торган очраклар була икән. Илһам абый шулардан арынырга өйрәтте.
Тагын бер нәрсә бар. Бүгенге көндә халык күңеленә барып җитәм дисәң, иң үтемле жанр — җыр. Җырны машинада да, ашап утырганда да тыңлап була. Бөтен җирдә тыңлап була.
— Сез инде тормышның ачысын-төчесен татыган олпат кеше. Эшләгән эшләрегез, тормыш тәҗрибәгез дә зур. Менә сез бүген, 70 яшегез тулган көннәрдә, яшәүнең, тормышның мәгънәсе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
— Кешеләргә кирәк булуда… Үзеңнең, иҗатыңның, кылган гамәлләреңнең халыкка, кешеләргә кирәк булуында…