Якты елмаю булып

Мин акырын гына “Маяк” газетасының икенче катына менәм дә уңга борылам. Тәмәке төтене белән тынкычланган бер почмакка җиткәч мин көткән, мин өмет итеп килгән ягымлы бер тавыш ишетелә:
— О-о-о!.. Марат Кәбиров килгән бит… Сәләм Марат!
Ул кочаклашып күрешә. Шуннан аз гына читкә тайпылып күзгә карап тора:
— Хәлләрең әйбәтме?
— Әйбәт…
Без ике сүз әйтешеп өлгермәстән, аның төтендәшләре исәнләшә башлый. Фәрит абый… Флүр абый… Тагын кемнәрдер…
Флүр абый фотохәбәрче. Ул һәрвакыт:”Бүген кичәгедән дә матуррак булып килгәнсең,” – дигән булып фотога төшерергә ашыга. Кайчагында үзем генә эләгәм, кайчагында Ринат абый белән, кайчагында барыбыз да бергә. Ул фотоларның барсы да “Маяк” архивында сакланадыр инде, ә бәлки уңышлылары булмау сәбәпле юкка да чыкканнардыр. Хәзер берни дә әйтә алмыйм.
Фотога төшкәндә Фәрит абый үткен репликаларын кыстырып тора. Кайвакыт анекдот та сөйләп ала. Барыбыз да көлешәбез. Кайчагында анекдотларга бирелеп китәбез. Мин дә сөйләгән булам.
— Карале, сиңа концертлар алып барырга гына икән бит, ә син шигырь язып маташасың… – ди Ринат абый көлә-көлә, — Әйдә, хәлләрең ничек?
Һәм без “Маяк” редакциясенең ниндидер бер аулак бүлмәсенә юнәләбез. Юл уңаенда Айсылу апа очрый.
— Сәләм, Марат! Әйбәт кенәсеңме?! Әниең ни хәлдә?
— Әйбәт, — дим һәм Ринат абый артыннын иярәм.
Бу минем Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесында укып йөргән көннәремнең берсе. Ә көннәрнең төрлесе була иде. Бер мәлне Республика буенча уздырылган дзю-до ярышыннан кайттык. Училищеның тулай торагына кергәч, безгә авылга кайтырга рөхсәт итмәделәр. Ә минем әни ялгызы яши һәм аның сыеры үлгән дигән хәбәр бар. Әлбәттә, ул кадәр үк әрсез егет булмаганмындыр. Моңа бары тик әлеге ярышларда беренче урын алуым һәм әнинең сыеры үлү генә сәбәпче булгандыр. Һәм кул астымдагы егетләрнең күптәннән бирле үз өйләрендә булмавы. Мин безне чыгармаска теләгән кешеләр стенасы алдына килеп бастым.
— Атна уртасында авылга кайту директорның приказы белән катгый рәвештә тыела. Без сезне җибәрә алмыйбыз, — ди тәрбиячеләр.
Сумкаларын тотып артымда басып торучыларның күбесе – минем егетләр. Мин аларның старостасы һәм команда капитаны.
— Без училищега җиңү алып кайттык, — дим, — Һәм без күптән өйдә булмаганбыз. Директорның бу фәрманы безгә кагылмый.
Бу сүз белән килешергә теләмиләр. Мин инде дежурда торучы егетләргә эндәшәм:
— Сез кемнәр белән эш иткәнегезне беләсез. Читкә чыгыгыз, яки берегез дә исән калмаячак.
Егетләр чынлап та безнең кемлекне белә. Шундук юкка чыгалар. Безнекеләр ишеккә ташлана. Өлкән тәрбияче мине эләктереп ала:
— Училищедан кудыртам сине. Син директорның приказына каршы…
Мин аны тыңлап бетермим, егетләр артыннан иярәм… Бераз куркыта да… Бу бит икенче курс азагы… Имтиханнар…
Икенче көнне директор урынбасары рус теле дәресенә керә дә:
— Кая Кәбиров?
Мин торып басам.
— Бандит! – ди ул нәфрәтенә тончыга язып һәм бер сүз дә әйтми чыгып китә.
Икенче көнне безне республика масштабындагы җиңү белән котлыйлар, бүләкләр өләшәләр. Ә өченче көнне мине имтиханга кертмәүләре билгеле була. Сәбәбе тулай торактагы теге хәл икән. Мин, әлбәттә, кабат “Маяк”ка юл тотам. Ринат абый янына. Хәлне аңлатып бирәм. Ул теге урынбасарга шалтырата. Беркадәр сөйләшәләр. Шуннан телефонны куеп миңа эндәшә:
— Имтиханга кертәчәкләр сине. Тик гафу үтенергә туры килер инде.
— Кемнән?!.
— Тәрбиячеләрдән…
— Юк.
Ринат абый миңа текәлә. Карашлары башта аптыраулы, аннан җылына төшә һәм бары тик аңа гына хас булган ягымлы назлылык белән сугарыла.
— Эх, син… Шагыйрь…
Һәм тагын телефон номерын җыя:
— Хәниф Абулович…
Хәниф Абулович Хафизов – училище директоры. Ул иҗат кешеләрен бик тә хөрмәт итә. Ринат Хәйри инде, районда бер шагыйрь буларак та, Әнгам Атнабаевның дусты буларак та, аның беренче исәбендәдер…
— Бар, кайт, — дип елмая Ринат абый телефон трубкасын кую белән, — Бернәрсәдән дә курыкма. Туп-туры имтиханга кер.
Һәр остаздан соң ниндидер сүз кала икән, Ринат абыйдан калган сүз миңа шушыдыр кебек тоела:” Бернәрсәдән дә курыкма. Туп-туры имтиханга кер.” Мин аны аклый алдым микән, алдыма куелган имтиханнарны тиешле дәрәҗәдә җиңеп чыга алдым микән? Ансы турында ни әйтсәм дә ялган булыр сыман. Әмма бернәрсәдән дә курыкмыйча, имтиханнарга туры кереп яшәдем кебек. Һәм шул вакытларда мине Ринат абыйның якты елмаюы озатып барды сыман.
Әнгам Атнабаев белән дә Ринат абый таныштырды. Юк, күзгә күз очраштырып түгел. Ниндидер бер күрешүләрендә ул аңа минем шигырьләрне алып барган. Үзем турында да сөйләгәндер инде. Һәм “Маяк” гәзитендәге чираттагы очрашуларның берсендә визитка тоттырды. Мин, гадәтемчә, артык сер бирмичә генә ул кәгазь кисәген кесәмә салып куйдым. Ринат абый бераз сынап карап торды да:
— Тукта, Марат, син аны укып кара әле, — диде.
Мин Ринат абыйның сүзләрендә ниндидер яшерен мәгънә тоеп, түш кесәсенә үрелдем. Һәм… бу халәтне ничек сурәтләргә дә белмимдер… башта өнсез генә укып чыктым… “Марат теләсә кайсы вакытта шалтырат, килеп кер. Ә. Атнабай.” Соңыннан үз күзләремә үзем ышанмыйча тагын бер укыдым. Һәм Ринат абыйга текәлдем. Ул сине бәхетле итүдән үзе дә бәхетле булып елмаеп тора иде.
Әнгам Атнабаев белән танышуым мине начар язучы итмәде. Атнабай минем иҗатымда иң халиткеч кешеләрнең берәгәйлесе булды. Әдәбияттагы бәхетем дә, бәхетсезлегем дә шушы танышудан торадыр. Һәм шушы танышу нигезендә Ринат абыйның бәхетле елмаюы ята.
Бәлки, шундый якты елмаю белән бары тик Ринат абый гына елмая белгәндер. Фотоларына күз салыгыз… Тик бу нибары чагылыш кына… күзләрең аша җаныңа үтеп кереп, бөтен күзәнәкләреңне дә сөендерә алырлык елмаю иде анда.
Ринат абый мине югары уку йортына кертергә тырышты. Имтиханнарны тапшырып, “бал җыя алмый” кайткач та бу эш тукталмады. Берәү булса, күптән кул селтәр иде инде. Тик Ринат абый мин эшләп йөргән колхоз җитәкчеләре белән сөйләшеп тә, Уфада бергә укыган дуслары аша да үз максатына ирешергә тырышты. Нәтиҗәдә, Ринат абыйның һәм Атнабайның тырышлыгы белән мине Башкорт дәүләт университетының рабфагына кабул иттеләр.
Беркадәр вакыттан соң, Әнгам абый белән сөйләшеп утырганда Ринат абыйның ник шулкадәр тырышуы турында кызыксындым. Атнабай, син дөньяга бүген тудың мени, дигән карашын төбәп торды да:
— Икегез дә ятим, икегез дә талант. Ни телисең, Марат?! – дип көлеп җибәрде.
Мин ул чакта үземнең ятимлегемне дә, талант икәнемне дә тоймый идем әле… Шуңа да дәшмәдем. Гадәттә, ул мондый мәгънәсез рифмалардан соң җанга үтәрлек сүз әйтә иде.
— Татар таланты мәңгелек ятим, — диде Атнабай моңсу елмаеп һәм урыныннан торып китап киштәсенә юнәлде…
Рабфакны тәмамлап, журналистика факультетында укый башлагач, бу сүзләрнең мәгънәсе беркадәр ачыклана төште. Дөньялар болганып, кирәксез мәсьәләләр кирәгеннән артык котырынган еллар иде… Ә инде курс азагында әдәбият теориясеннән “икеле” алып чыккач, һәм университеттан куылуым турындагы приказны укыгач… Юк, мин укудан куылуыма озак кайгырмадым. Ул хакта хәбәр иткән курсташым:”Бәлки, ялгышамдыр. Син приказны кара әле.” – диде. Һәм мин филология факультетының приказлары эленгән җиргә килү белән ике язу күрдем. Беренчесе – теге приказ, икенчесе — Ринат Хәйринең дөньядан китүе турында хәбәр.

***
Кайчагында мин аны исән итеп күзаллыйм. Хыялымда гына аның белән аралашам, иҗат турында, әдәбият, милләт турында бәхәсләшәм. Һәм боларның өндә, чынбарлыкта булуын телим. Бәлки, бу теге вакытларда, мин яшь булу сәбәпле, җитди аралашуларга мөмкинлек тимәгәннәндер. Бәлки, башка сәбәп беләндер.
Ринат Хәйри яктылык җырчысы иде. Үз авызыннан беркайчан да зарлану сүзе ишетмәгәндәй, аның иҗатында да төшенкелек мизгелләрен күрмәссең. Шуңадыр да бик күп шигырьләре җырга әйләнеп бүгенге иң танылган җырчыларның репертуарын бизи, халык күңеленә күчә.
Балалар өчен язылган шигырьләреннән исә Ринат Хәйригә генә хас елмаю балкып тора сыман. Ул әсәрләргә әдәбият белгечләре тарафыннан хәзергәчә тиешле игътибар булмаса да балалар шундук үзенеке итә. Эзләп укый, ятлап ала. Ничек кенә карама, бала күңелен алдап булмый.
Болардан тыш аның повесть, хикәяләре дә, драма әсәрләре дә булуы билгеле. Гомумән, Ринат Хәйри иҗаты Башкортстанда да, Татарстанда да җитди өйрәнелмәгән килеш кала бирә.
Ә тормыш иптәше Айсылу ханым белән бергә оештырган “Ләйсән” иҗат түгәрәгенең бөтен республикага билгеле талантлар: язучылар, журналистлар, әдәбият белгечләре тәрбияләгәнен дә исәпкә алсаң, Ринат Хәйри эшчәнлеге Илеш тарихында гына түгел, ә Башкортстан мәдәниятын баетуда да аерым урын алып тора.
Ринат абый бер дәвердә башкалага тартылып яшәгән. “Казанга, яки Уфага китсә, бәлки, болай да булмас иде…” – ди аның тормыш иптәше Айсылу апа. Мин дәшмим. Чөнки үзем дә Казанда яшим. Яшьтән шушында булмагач, олгайган көндә күченеп йөрүләрнең авырлыгын үзем генә беләм. Уфага китүе дә зур үзгәрешләр алып килмәс идедер сыман тоела. “Татар таланты мәңгелек ятим.” Илеш тә шагыйрен саклый алмады. Үзе тудырса да.
Бүген үзем дә аның яшендә. Тормышның утын да, суын да күргәнмен. Һәм Ринат абыйны аңлыйм кебек. Беркем эшли алмаганны эшләп тә, беркемгә кирәк түгеллегеңне аңлап яшәүдән дә зуррак газап юк. Үз газапларын Ринат абый бары тик үзе генә белгәндер.
Тик аз гына гомерендә дә ул дөньяга илаһи нур, якты елмаю калдырып китте. Әсәрләре аша да, үзе тәрбияләгән шәкертләре аша да ул елмаю кешеләр күңелен бизәп яши.