Әдәбият

Роберт Миңнуллин шигырьләре


Роберт Миңнуллинга — 70 яшь.

Балалар шагыйренең бабайлар яшенә җитүен күрү аз гына сәер дә кебек тоела. Ул беркайчан да олгаерга тиеш түгелдер, гел шундый җор күңелле, гел яшь булып калырга тиештер кебек. Хәер, аның балалар өчен язылган шигырьләрен укып үскән үзебез дә олгаеп барабыз ич. Аннан соң Роберт Миңнуллинны «балалар шагыйре» дип кенә атау бик үк дөрес тә түгелдер. Бу аның публицистик язмаларын, милли-сәяси, лирик шигырьләрен, юмористик әсәрләрен, кыскасы, иҗатының башка өлешен күрмәү, яки күрмәмешкә салышу сыман була. Миңа калса, кешене кечкенә чагыннан алып олгайган көненә кадәр озатып барырлык шигърият фәкать Роберт Миңнуллинда гынадыр кебек. Бик кечкенәләр өчен дә язган ул, үсмерләр өчен дә, мәхәббәткә сусаган яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә… Шигырьләрендәге тематика киңлеге дә хәйран итәрлек. Нинди темага гына алынсаң да бу хакта Роберт Миңнуллинның шигыре бар.
Өлкән иҗатташымны, якташымны юбилее белән котлап, берничә шигырен тәкъдим итәм.

Татар

Татар белән изгән Рәсәй,
Татар белән баскан.
Татардан башка булалмый, —
Татар баштан ашкан!
Татар күчмә кошлар кебек –
Ул туктаусыз күчә.
Утлар-сулар кичә татар,
Шахталарга төшә.
Тату булып яши белә
Татар барсы белән:
Үрчетә чит милләтләрне
Татар башы белән!
Күпме милләт карап тора
Татар күзе белән,
Күпме милләт балкып тора
Татар йөзе белән!
Күпме милләт яшәп ята
Татар каны белән,
Үзе – үзбәк, урыс, башкорт…
Татар – җаны белән.
Татарларны үлчи алмый
Бернинди дә бизмән…
Татар белән баскан Рәсәй,
Татар белән изгән!

Минме?

Күкрәгемдә гомер буе
Минме сөю йөртмәгән?..
Моннан соң да йөртәчәкмен –
Дәрт әле дә бетмәгән!
Янып-пешеп, тиргә төшеп
Минме икмәк икмәгән?..
Моннан соң да игәчәкмен –
Әле тир дә кипмәгән!
Үземнең туган халкыма
Минме хезмәт итмәгән?..
Моннан соң да итәчәкмен –
Ялга вакыт җитмәгән.
Шау-гөр килеп, янып-көеп
Минме гомер итмәгән?
Моннан соң да итәчәкмен –
Гомер әле үтмәгән!

Юка иңнәреңнән кочам да…

Мин бер сиңа карыйм, бер үземә…
Без бит элекке дә, түгел дә.
Ни булса да яратабыз әле
Бер-беребезне без бүген дә.
Яшь чактагы кебек дөрли-дөрли
Әле һаман яна ич йөрәк.
Картаясы килми — киресенчә,
Яратасы килә көчлерәк!
Гашыйклар ул картаймаска тиеш…
Йөрәк аңлый, акыл аңламый.
Мин кайсына булырга да белмим —
Кайсы алдый, кайсы алдамый?
Үксез сабый төсле үксим кайчак,
Юка иңнәреңнән кочам да…
Күз яшьләрең белән битне юам,
Үз яшьләрем белән кушам да.
Ә картлык ул килми, килми әле —
Без белмибез аны бар дип тә.
Күңел генә никтер бик еш тула…
Болай үзе бар да тәртиптә.

Телен саткан татарга

Нигә татар булып тудың,
Үз телең дә кирәкмәгәч,
Балаңны һәм оныгыңны
Үз телеңә өйрәтмәгәч?

Юк, татардан тумагансың,
Син уйнаштан тугансыңдыр…
Юк, син безгә туган түгел,
Син урыска тугансыңдыр…

Син сатасың нәселеңне,
Һәм анаңны, һәм атаңны…
Ходай гафу итмәячәк
Син эшләгән бу хатаңны!

Нәкъ менә синең ишеләр
Шушы көнгә илтте безне:
Илсез итте, телсез итте.
Мескен милләт итте безне…

Тик синең кебек маңкортлар
Үзенә зур гөнаһ ала!..
Әгәр туган телсез калсаң,
Чукынасың гына кала…

Чукынып кит! Минем халкым
Телсез калмас! Калмаячак!
Телсез татар булмаганны
Ул барыбер аңлаячак!

Татарлык ул күп татарның
Барыбер бар калебендә.
Ә синең кебек татардан
Ерак булсын каберең дә.

Усал булырга кирәк

Инде беләм: бу тормышта
Усал булырга кирәк.
Хәтта иң усалларга да
Мисал булырга кирәк!

Тыйнакларга көн юк бездә,
Әрсез булырга кирәк…
Чукынып китсен дөньясы,
Гамьсез булырга кирәк!

Мөлаемлык кирәк түгел,
Кырыс булырга кирәк.
Нечкә күңел белән авыр,
Корыч булырга кирәк.

Моңлыларга яшәү кыен,
Моңсыз булырга кирәк.
Тизрәк баеп калыр өчен
Комсыз булырга кирәк.

Бакыр булсаң да, мөнбәрдә
Алтын булырга кирәк.
Безнең халык ышана ул
Болтун булырга кирәк.

Кеше төсле яшим, дисәң,
Карак булырга кирәк..
Кирәк, ләкин азрак кына
Саграк булырга кирәк.

Гомумән, шәп кешеләрдән
Ерак булырга кирәк.
Иң әйбәте бу дөньяда-
Дурак булырга кирәк!

Ә мин дурак булалмадым,
Бик аңлыйм, бик тә кирәк!
Ләкин дурак булыр өчен
баш җитми- акыл кимрәк…

Ветераннар

Ветераннар килә бәйрәмнәргә
Кичәләргә, очрашуларга.
Орденнары балкый
Ә малайлар
Карап тора әнә шуларга.

Малайларга кызык
Әнә алар
Истәлекләр тыңлап утыра
Тере батырларның батырлыгын
Тыңлаулары үзе ни тора.

Истәлекләр…
Йөрәкләрдә алар
Онытылмаган бит берсе дә
Кем онытсын,
Ут эченә үзе
Аягурә барып керсен дә.

Бирешмиләр әле
Ә шулай да
Чәчләр ап-ак
Йөзләр талчыккан
Күкрәкләре тулы орден-медаль
Күкрәкләре тулы ярчыклар.

Ветераннар китә берәм-берәм
Йөрәкләрдә тынмый «Ур-ра»лар
Юк үлмиләр алар ә сугышта
Батырларча һаләк булалар.

Әнкәй дә картайган инде

Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.

Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.

Әнкәйнең ап-ак чәчләре
Агарган безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара
Күңеле, җаны акка.

Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.

Әнкәй дә картайган инде.
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.

Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.

------------
WordPress: 23.18MB | MySQL:50 | 1,298sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика