Робот язган роман финалга чыккан

Япония галимнәре роман яза алырлык ясалма интеллект булдыруга ирешкән. Тик әлегә ул кеше белән ярыша алмый. Бу хакта урындагы матбугат чаралары хәбәр итә.

Һәр елның март аенда Япониядә язучы-фантаст Синъити Хоси призына әдәби конкурс уздырыла. Быел бу бәйгедә 1450 әсәр катнашкан һәм шуларның унбере… робот тарафыннан язылган. Программистлар тәкъдим иткән сюжетларны һәм персонажларны кулланып ул яңа әсәр язуга ирешкән.

Жюри әгъзалары повесть авторын кеше дип уйлаган…

Ясалма акыл иясе тарафыннан язылган бер әсәр «Компьютер повесть язган көн» дип атала. Ул сайлап алу конкурсын уңышлы үтеп финалга чыккан. Һәм иң мөһиме, авторланың кемлеген белмәгән жюри әгъзалары аның робот була алуын күз алдына да китермәгән.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Менә мәсәлән компьютер үзенең иҗат эшчәнлеген ничегрәк сурәтли: «Беренче тапкыр мин шатлыкның нәрсә икәнен тойдым һәм илһамланып язуымны дәвам иттем. Бу компьютер повесть язган көн иде. Шатлык хисенең ни икәнен белгән компьютер инде кешеләргә хезмәт итүдән туктады.» Әлбәттә бу бик урау юл (япон-инглиз-рус) узган тәрҗемә. Япончасы ничегрәк яңгырыйдыр, әйтүе авыр. Әмма мәгънәви бәйләнеше бик үзенчәлекле.

Хакодаттагы (Хоккайдо утравы) «Мирай» университетының Хитоси Мацубаро җитәкчелегендәге программистлар төркеме компьютерга сюжет төзеп бирә, персонажларның хәрәкәт итү линиясен билгели. Ә робот үзе белгән булган сүзлек запасына таянып, шушылардан яңа әсәр төзи. Әле 2012 елда ук башланган бу проектның башында торучылар киләчәктә зуррак уңышлар булачагына шикләнми.

Язучы Сатоси Хасэ шушы бәйге уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә үзенең бу әсәргә, аның үзенчәлекле композициясенә чиксез гаҗәпләнүен белдерә. Шул ук вакытта, сурәтләү мәсәләсендә ярыйсы ук камиллеккә ирешкән хәлдә дә робот-язучының  персонажлар характерын ачуда бик беркатлы булуын да билгели. Шуңа күрә, ул бәйгенең җиңүчесе була алмаган, икенче урынга калган.

Беренче була алмаса да әдәби әсәр язучы робот соңгы елларның ясалма интеллект өлкәсендәге иң зур казанышы булып исәпләнә.

Фото: © Fotolia/Mopic
Чыганак: The Japan News