Калеб. жа дулкын
Әдәбият

Сәнгать һәм чынбарлык


“Күрдеңме? Карадыңмы? — диләр Калебнең «Яңа дулкын» шигъри спектаклен, — Бу яшьләрдә бигрәк өмет юк бит! Бигрәк төшенкелеккә бирелгәннәр инде. Шигырь укырга элмәк күтәреп чыктылар…” Мин карамаган идем. Видеоязмасын җибәрделәр. Карадым. Рәхмәт! Сезгә дә киңәш итәм.

Сәхнә бераз яктыра төшүгә анда шәүләләр шәйләнә. Кайсы баскан, кайсы утырган. Кызмы, егетме икәнен дә абайларлык түгел. Бераздан ак күлмәкле кыз бала чыга да шул шәүләләрнең берсен сәхнә алдындарак торган тумбочка янына алып килә һәм каядыр китеп югала. Бая гына сәхнә түрендәге урындыкта шәмнән ясалган сынга охшап утырган нәрсә хатын-кыз булган икән. Бик бетеренгән, бахыр, берәрсен җирләгән көнедер инде. Акылына да бераз зәгыйфлек килгән бугай, тумбочка өстендәге телефонга үрелергәме-үрелмәскәме дигәндәй бик икеләнеп өч-дүрт минут буе тартышып тора. Шок кичерә инде бу, бичара.

Бәлки, бу бик драматик күренеш булып минем күздән яшь китерергә тиеш булгандыр, әмма мин кычкырып көлеп җибәрдем. Бүгенге заман яшьләренең инфантильлегенә пародия сыман тоелды. Мин аларны:»Үзаллы түгелләр, гел җитәкләп йөртергә кирәк. Үзләре больницага барып теш тә алдыра алмыйлар.» — дип тиргәбрәк йөри идем. Монда исә үзләре телефонга үрелер өчен дә биш минут буе икеләнеп торалар. Ужас!

Ниһаять үрелде. Теге очыннан ягымлы тавыш ишетелде:
— Ышаныч телефоны. Исәнмесез. Тыңлыйм сезне.
Сәхнәдәге күренеш беркадәр аңлашылгандай тоелып куйды. Подвал тусовкасы ич бу. Кайсыдыр дустың үлсә, яки милицияга эләксә шундыйрак күренеш була торган иде. Бары тик ышаныч телефоны гына юк. Шуңа күрә, иң яшерен серләр дә шушы подвалдагы кешеләр арасында кала. Бүген аз гына башкачарак икән.
Ышаныч телефонына кыз үз халәтен сөйли:
Акылның саташкан бер мәле
Аңламыйм вакыйга агымын…

Ул үз кичерешләрен дусларына түгел, ә телефонга сөйли. Чынлап та хәле бик сөенерлек түгел икән шул бу кызыйның. Әнә ич «мин — таушалып беткән бер китап» дип моңая. Бераздан шигырьнең мәхәббәт турында булуы төсмерләнә. Егете ташлап киткәнме соң моны, үзе кызулык күрсәткән дә хәзер үкенәме… Һәрхәлдә, аның:»Әрнерме йөрәгең мин юктан?!.» — дигәнен ишеткәч, күңел беркадәр урынына утыргандай була. Аллага шөкер, сугыш чыкмаган, дөнья бетми икән әле. Ә мәхәббәт проблемалары рәте булган кеше тирәсендә гел бөтерелеп йөри инде. Шуларны уйлап шатланыптыр, залдагы халык та сыек кына кул чабып куйды.

Бераздан теге телефон янына икенче хатын-кыз килә. Монсы тәвәккәлрәк булып чыкты, шундук номерны җыя.
— Ышаныч телефоны. Исәнмесез. Тыңлыйм сезне.
Монсы бик моңсу шигырен болай дип бетерә: «Ялан аяк канга баткан килеш, Мин яңа сукмак салып киләм.» Бик ышандырмады никтер. Язу стиле дә, уку рәвеше дә, темасы да алдагы ахирәтеннән берничек тә аерылмый иде. Күрәсең, моның «яңа сукмагы» туры мәгънәдә булды.

Тагын берәү. Тагын шундыйрак хәл. Монсы:
«Мин — мескен.
Кайда да бер артык
Муенга уйларым чорнала.«

Тагын берәү: «башланмый өзелгән бер тормыш…«

Бая «подвалдагы үсмерләр тусовкасы» дигән уй да юкка чыкты инде. «Нәрсә соң бу? Җыен бәхетсез хатын-кыз җыелган нинди урын?» — дип уйлап кына куйган идем… сәхнә аз гына яктыра төште дә анда егетләр дә барлыгы шәйләнде.

Һәм менә иң көтелгән мизгел. Ниһаять, теге тумбочка янына егет кеше килде. Буй-сын соклангыч, йөз-кыяфәт тә аһ итәрлек. Хатын-кызлар мескенлегеннән генә торган бәхетсез дөньяга чын ир-егет кулы кирәк ич. Ни өчендер нәкъ менә шушы егет нәкъ менә шушы урында вакыйгалар агышын әйләндереп җибәрер сыман тоелды. Хәтта аның тумбочкага менеп чүгәләве дә:»Әтәч менгән читәнгә» — дип уйлатмады. Бу — аның югарылыгын билгеләү өчендер кебек иде. Ләкин могҗиза булмады. Шул ук зар, чарасызлык, мескенлек. Егет кеше елак хисле кызлардан бары тик тышкы кыяфәте белән генә аерыла иде. Язу стиле дә, уку рәвеше дә, хәтта мескен тавышы да – кызларныкы… Хәер тегеләрен дә “кызлар” дип булмыйдыр әле. Хатын-кызга тартым җан ияләре дияргә кирәктер. Барсында да ниндидер төссезлек, сорылык, хәтта җенессезлек…

Һәм аларның мескенлеге сиңа да йога, баса башлый. Кара төсләр, мескен кешеләр, елак шигырьләр… Болар ялкыта төшә, мәңге бетмәс булып тоела. Үзләре шундый күп алар, үзләре шундый бертөрле. Үз мескенлегеннән зарланып йөргән бу җан ияләренә ачу килә башлый. Шул авыр хәленнән чыгу өчен берсе бер хәрәкәт ясап карасачы! “Анагызны сатыйм нәрсәләр, кем тудырды сезне?!.”- дип уйлыйсың…

Һәм сәхнәдәге бу кавемнең үз балаларың белән чордаш булуы, үзеңнекеләрдә дә шундый ук инфантильлек чалымнары булу искә төшә. Перәннек ашап үскән буын ич инде бу, өф-өф итеп үстерелгән халык. Үз күңелләрендә казынулары, кечкенә җан яраларын да чокый-чокый зурайтырга тырышулары аңлашыла. Яшьләре дә шундый ич — сыткыйларын сытып та яра ясый торган чак.

Миңа, кырыкны узган кешегә аларның мәхәббәт дип шулкадәр өзгәләнүләре көлке кебек. Ләкин алар бит мин түгел. Беренчедән, яшь кеше өчен мәхәббәт проблемасы – дөнья бетү һәм сугыш башлануга караганда да зуррак.

Икенчедән… Алар әле тормыш чынбарлыгы белән мәхәббәт биләмәсендә генә йөзгә-йөз очрашкан кешеләр. Сугыш күрмәгән алар, ачлык татымаган, өйсезлекнең ни икәнен белми. Алар өчен бүтән чынбарлык юк. Өсләре бөтен, тамаклары тук, акчалары бар – боларның барсын да алар үзләре түгел, ә әти-әниләре хәл итә. Әти-әниләре аларны тормыш чынбарлыгыннан саклап, курчалап калырга тырыша. Кулларыннан килсә, әлбәттә, мәхәббәттән дә саклап калырлар иде. Тик бу мөмкин түгел.

Шуңа күрә, бу үсмерләр өчен мәхәббәт – бердәнбер чынбарлык. Үзләрендә казыну – бердәнбер мөмкинлек. Чөнки алар бер алманы бишкә бүлергә өйрәнмәгән. Болар үзләреннән ерак карый белми. Кечкенә чакларында ук хәстәрлекле әти-әниләре: “син иң акыллысы, син иң матуры, син иң талантлысы, син, син, син…” — дип читкә төбәлгән карашларын балаларының үзләренә кадап куйганнар. Һәм кирәксезлек тойгысының да нигезендә шул ята. Боларның кемгәдер күренәсе, үзләренең барлыгын һәм әйбәтлеген күрсәтәсе килә, ләкин күрүче юк — барсы да фәкать үзен генә күрергә сәләтле. Һәм боларның мәхәббәт шигырьләре дә ярату объектына түгел, ә үзләренең кичерешләренә багышланган. Болар үзләрен сөйгән ярлары аша яраталар.

Тукайлар чорына караганда да аянычрак боларның хәле. Тукай “Мин кояш булмак телим” — дисә, болар үзләренең нәрсә теләгәнен дә белми. Рухи көрчеккә килеп терәлгәннәр. Үзенә күрә бер заман ахры.

Ләкин яктылыкка омтылыш бар. Бу эзләнү өметсезлек аша, газап аша, хәтта үлемгә тартылу аша уза. Һәм ул бар. Без барыбыз да ата-аналарыбызның безне җил-давылдан сакларга тырышып корган читлеген ватып тормышка аяк баскан кешеләр бит инде. Зарлана-сукрана, егыла-тора, яралана-дәвалана адәм булган нәрсәләр. Урамда нинди гасыр булса да һәр чебеш үз йомыркасын үзе тишеп чыга. Бүгенге яшьләр дә шулай үз юлын, үз мәсләген үзләре табар.

Калеб. Яңа дулкын спектакле

Мин бу әсәрне режиссерның (Әминә Миндиярова) һәм “Калеб” ачкан яшь талантларның (Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рафикова) зур уңышы дип исәплим. Картинаның композиторлары — Эльмир Низамов, Ләйсән Абдуллина, Ильяс Камал, Динә Хәкимова, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина. Бик авыр кабул ителүче, авыр һәм тирән тәэсир калдыручы үзенчәлекле спектакль тудыра алганнар. Шигырьнең бөтенләй башка яссылыкка чыгуы дип тә билгеләргә мөмкиндер әле.

Тукай шигырьләре спектакльдә ориентир буларак та кулланыла. Гомумән, монда һәртөрле символларга, аллюзияләргә урын мул бирелгән. Әсәр азагында кечкенә кызчыкның (ул фәрештә булып чыкты) кара бишмәт кесәсеннән кәнфит алып ашавы да бик кызык тоелды. Һәр нәрсәнең тәмен табып була дигән сыманрак. Моны узган гасырның алтмышынчы елларында ук инде шагыйрь Ә. Атнабаев «Авырлыкның матурлыгын җырлау» — дип бәяләгән иде. Бер карасаң, шигырьләр генә түгел, ә менә шул вак детальләр бөтен итә спектакльне. Шул детальләр ярдәмендә әсәр үзе дә шигырь дәрәҗәсенә күтәрелә.

Аның әле шундый бер соклангыч үзенчәлеге дә бар: моны бит спектакль дип түгел, ә чынбарлык, яшь шагыйрьләрнең чыгышы дип кабул итәсең. Махсус рәвештә шундый шигырьләрнең сайлануын, уку рәвешенең дә, костюмнарның да спектакльнең төп идеясына хезмәт итүен аңлаган хәлдә! Менә шул рәвешле режиссер сәнгать белән чынбарлык чикләрен җуя алган.

Ә элмәк… Ул яшь шагыйрьнең шигырь укырга элмәк күтәреп чыгуы түгел бит, спектакльнең бер эпизоды гына… “Әлдермештән Әлмәндәр”не карагач без: “Равил Шәрәфи бик начар икән, гел Шәүкәт Биктимировны үтерергә тырышты ” — дип әйтмибез ич. Һәм әлеге язмада спектакль персонажларына карата әйтелгән сүзләр анда катнашучы яшь шагыйрьләргә кагылмый. Шундый хәлләр…

Марат Кәбиров

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.23MB | MySQL:60 | 1,091sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика