salavat_abuzarov
Әдәбият

Шигырь тәме


Салават Әбүзәров — бүгенге башкорт әдәбиятының иң танылган вәкиле, дисәң зур шыттыру булмас. Шигърияттә булсынмы, прозадамы, драматургия өлкәсендәме аның әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый. Хәтта чит республикаларда да әдип иҗатын беләләр, хөрмәт итәләр, яраталар. Бүген Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның Салават Әбүзәровның «Гамәл дәфтәре» китабы турында язмасын тәкъдим итәбез.

Шигырь тәме

(С.Әбүзәровның “Гамәл дәфтәре”китабын укыгач туган уйларым)

Талантын, шигъри куәсен чамалар өчен миңа шагыйрьнең «аһ!» итәрлек берничә шигыре дә җитә. Әгәр дә шул берничә шигыре бар икән, димәк, ул Минем Шагыйрь! Димәк, аның китаплары үзем яраткан шагыйрьләр генә куела торган аерым бер киштәдә торачак! Кайта-кайта тәмләп укыр өчен… Андый шагыйрьләр, чыннан да, кат-кат укыла… Гәрчә аның иҗаты сиңа күптәннән таныш булса да, ул шигырьләрнең күбесен яттан белсәң дә…

Салават Әбүзәров минем өчен нәкъ әнә шундый шагыйрьләребезнең берсе. Дөресен әйтим, мин аның үзе белән якыннан таныш та түгел. Телефоннан сөйләшеп торабыз анысы, Уфага барып чыккканда аягөсте генә хәл-әхвәлләр дә белешкәләгәнебез бар, минем бер юбилеем уңаеннан «Башкортостан» гәзите өчен интервью да оештырган иде. Тагын бер генә вакыйганы искә алып китим. Моннан берничә ел элек миңа Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергиның татар телендәге китабын җыеп чыгарырга туры килгән иде. Шуннан алда гына Салават В. Ар-Сергиның шигырьләрен башкортчага тәрҗемә итеп «Агыйдел» журналында бастырган иде. Шул исемә төште дә, тиз генә татарчалаштырып, ул шигырьләрне китапка кертеп җибәрдем. Салаватның рөхсәте белән, әлбәттә. Шулай итеп, С.Әбүзәров В.Ар-Сергины татарчага тәрҗемә итүче булды да куйды. Аннары аның «Ул чак шигырь онытылган булыр,// Җирдә беткән булыр шагыйрьләр» дигән ике юлын үземнең бер шигыремә эпиграф итеп тә алган идем…

Күрәсез, Салаватның иҗатын күптәннән күзәтеп барам: күземә чалынганнарын, кулыма эләккәннәрен укымый калганым юк. Бәләкәй генә шәлкемнәрендә дә, кыска-кыска гына шигырьләрендә дә күңелемә хуш килерлек шигъри юллар табып куанам. Бәхетебезгә, андый шигырьләре табылып кына тора. Менә әле күптән түгел генә Уфага соңгы баруымда, “Китап” нәшрияты табасыннан төшкән өр-яңа “Гамәл дәфтәре” исемле китабын кулыма төшереп кайттым…

Салават Әбүзәровның шигырьләре нәрсәсе белән күңелне җәлеп итә соң? Ул шигырьләрнең хикмәте, тәэсир итү көче нидә? Ни өчен аның беренче шигырьләренә үк бөегебез Мостай ага Кәрим игътибар иткән? Ни өчен аның юбилей китабына кереш сүзне нәкъ менә халык шагыйре Равил Бикбаев язган? Ни өчен олуг шагыйребез Хәсән Назар аның иҗатын бик югары бәяли? Хәер, алар үз сүзләрен әйткәннәр инде, безгә сүз дә калдырмаганнар… Шулай да берничә фикеремне әйтмичә булдыра алмыйм…
Безнең өлкән дустыбыз Наҗар агай Нәҗми каләмдәшләре белән хат алышырга ярата иде. Шул исәптән, мин фәкыйрегез белән дә. Аның хатлары күбрәк иҗат турында, яңа шигырьләр турында булыр иде. Ниндидер бер гади генә шигъри табышы өчен дә шатланып, тизрәк шул хакта хәбәр итә торган иде. Гомумән, әгәр дә әнә шул “ниндидер бер шигъри табышы” табылмаса, ул шигырь язарга утырмый да иде шикелле. Салаватның шагыйрьлеге дә Һади Такташ, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев кебек олуг затларыбыздан, аларның шигъри мәктәбеннән килә икән. Әлбәттә, бу очракта Салават ялгызы гына түгел. Хәсән Назар шундый, Салават Рәхмәтулла, Марат Кәбиров шундый. Әле телгә килгәннәрен генә атыйм. Ирек Киньябулатов белән Мөхәммәт Закиров шундыйлардан иде…

Бер сүз белән генә әйткәндә, шигърияттәге Такташ юнәлеше бу. Үтемле тапкыр сүзләргә, көтелмәгән сүз уйнатуларга, усал кинаяләргә, афоризмнар кимәлендәге шигъри сүзтезмәләргә корылган, актуаль темаларны гына түгел, традицион темаларны да шигъри осталыкка төреп бирә торган тирән эчтәлекле шигърият. Андый шигырьләр халыкчанлыгы белән, укучы күңеленә якынлыгы белән аерылып тора. Мин үзем дә шундый шигърият яклы, шундый шигърият тарафдары! Ә бит ераккарак китеп карасак, ул шәрыкнең бөек шагыйрьләреннән үк, шулай ук бөек Тукай белән бөек Бабичтан ук килә. Шөкер, аларның дәвамчылары туа тора…

Соңгы вакытта мин казакъларның бөек бер шагыйре Мукагали Макатаевны татарчага тәрҗемә итү белән мавыктым. Үзем өчен өр-яңа бер шагыйрь ачтым, үземә бик тә якын булган шагыйрьне таптым. Салаватның яңа китабын укыганда да еш кына ике шагыйрьнең рухи һәм шигъри охшашлыкларына тап булдым. Соклануымның һәм гаҗәпләнүемнең иге-чиге булмады. Чын шагыйрь нинди телдә язса да, нинди милләт вәкиле булса да үзенчә яза, үз милләтенең чын шагыйре булып кала шул!

Мукагалинең бер шигырендә “Син миннән хәл сорама, син җыр сора” дигән юллар бар. Салаватның да бер шигыре “Хәлләремне сорамагыз…” дип башлана. Һәр шагыйрьнең үз язмышы, һәр шагыйрьнең үз хәле… Күпме охшашлыклар, күпме уртаклыклар… Әмма ике шигырь — ике төрле, бер-берсенә һич кенә дә охшамаганнар…

Хәлләремне сорамагыз,
Хәлләр мөшкел, алама.
Каян килеп юлыктым мин
Бу чукынган калага?!

Салаватның бу дүрт юлы мине аяктан екты. (Кайчан да булса шушы юлларны эпиграф итеп алып, үзем дә берәр шигырь язмый булдыра алмам шикелле. Ул, мөгаен, “Каян килеп юлыктым мин // Бу чукынган Казанга?!” дип тәмамланыр…) Менә кайда ул сүз тәме, сүзне урынында куллана белү осталыгы! Бөтен тарихыбыз, бөтен милли фаҗигабыз, бүгенге хәлебез, чарасызлыгыбыз шушы дүрт юлга сыйган да беткән: аңлатмалар да, өстәмәләр дә, төзәтмәләр дә кирәкми, комментарийларның да кирәге юк. Барыбызның да күңелендә йөргәнне әйткән дә биргән. Шагыйрь шулай язарга тиеш! Шигырь шундый булырга тиеш! Билгеле, Салават бу шигырен махсус рәвештә башкарак юнәлештә дәвам итә һәм күңелгә тиярлек итеп төгәлләп тә куя: “Зинһар өчен, җылы караш // Бирегезче бер тамчы!..” Кыска гына бер шигырьгә күпме фикер, күпме фаҗига, күпме картина-күренешләр сыйган. Бу инде шагыйрьнең үз язмышы гына түгел, тоташ милләт язмышы… Әйтер идем, милләтнең ачы язмышы…

Менә тагын кыска гына исемсез фәлсәфи бер шигырь. Ялгызлык турында, шагыйрь халәте турында. Тоташ төшенкелек, чамасыз чарасызлык… “Барысы да сине ташлый икән, тарту көче бетсә үзеңдә…” дигән сүзләр белән тәмамлана. Шулай, “тарту көче” дигән төшенчә зур мәгънәгә, фәлсәфи тирәнлеккә ия. Иң мөһиме, ул физика законына гына нигезләнмәгән. Биредә тарту көче лирик геройга яисә шагыйрьнең үзенә генә кагылмый, аның иҗатына да турыдан-туры карый. Ә Салават шигырьләренең тарту көче — бәхәссез. Мөгаен, мине генә үзенә тартып тормыйдыр аның иҗаты…
Күңелдә калган тагын нинди шигырьләрме? Күп алар: “Күтәрмә”, “Күңел”, “Базар капкасы төбендә…”, “Шагыйрьләр”, “Елау”, “Җир өстен төн кочаклаган…”, “Ходай алдында тигезбез…”, “Бөекләр”… Кирәк булса, тагын да саный алам. Салаватның тагын бер кыйммәтле сыйфатын әйтеп китәсем килә. Ул да булса, гомумиләштерү сәләте. Гап-гади генә лирик шигырьне дә милли, сәяси, иҗтимагый юнәлешкә борып җибәрә алу сәләте. Шушы ук асыл сыйфат “Ир канаты”, “Хәерче” поэмаларында да ачык төсмерләнә.
Ә инде китап битләре буйлап чәчелгән, күзләрне иркәләгән, күңелләрне кытыклап торган шигъри энҗе-мәрҗәннәрне санап та бетерерлек түгел:
Күңелдә гүя җыр түгел,
Зынҗыр чыңлый чың да чың…
яки

Эшең, кешем, вагырак та булыр,
Тик максатың кечкәй булмасын!..

яки

Синең белән тамугка да
Сөрелергә әзермен.

Ә менә бу шигырне, сүзләремнең хаклыгын раслар өчен, тулысынча китерәсем килә:

Ходай алдында тигезбез,
Беркемгә аерма юк.
Патшага да шул бер кояш,
Көтүчегә дә шул ук.
Бер үк җиһан, бер Җир шары,
Бер үк су, бер үк һава.
Бер үк кошлар моңын түгә,
Бер үк яңгырлар ява…
Бу сүзләрем ачыш түгел,
Моны һәркем дә белә.
Тик көтүче буласы килми,
Патша буласы килә…

Бу шигырне укыганнан соң: “Шулай шул!” – дип, авыр суларга гына кала…
“Атайсызлык” поэмасын укып чыкканнан соң, мин Салаватның күңел халәтен, эчке кичерешләрен, балачак хатирәләрен тагын да ныграк аңлый башладым шикелле. Шушындый ук поэманы мин дә язарга тиеш идем, тик ни сәбәптәндер яза алмаганмын. Ә менә Салават язган! Минем өчен дә! Әтисез үскән башка малайлар өчен дә… Әтисез үсү ничек авыр булган булса, әтисезлек турындагы поэманы язу да шулай ук авыр да, газаплы да булгандыр. Ятим балачакка яңадан әйләнеп кайтуның, кичерешләрнең, күңел яраларының яңадан кузгалуын тоюның газапларын әтисез үскән малайлар үзләре генә белә… Андагы бөтен вакыйгалар да, бөтен хисләр дә миңа үтә дә якын, үтә дә кадерле, шул ук вакытта үтә дә газаплы… Салаватның балачагын, аның туганнарын, әнисен күз алдыма китердем; үзебезнең малайчагыбызны, әле берничә генә ел бакыйлыкка күчкән Әнкәебезне хәтерләдем. Салаватлар да бишәү булган икән, без дә…
Әтисезлек, балачагыңда кичергән гаделсезлекләр, кимсетелүләр сине гомер буе эзәрлекли. Тормышта да үзен һәрчак сиздереп тора, сиздермәстән генә иҗатыңа да килеп керә. Шушы халәт Салаватның иҗатында да аермачык булып ярылып ята: милләт язмышы өчен борчылу, социаль гаделсезлекләргә ризасызлык белдерү, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне, кимчелекләрне тәнкыйть итү… Ләкин үзенчә, үзенә генә хас шигъри алымнары белән, үзенең осталыгы белән… Ул туган теленең, шигырь теленең кадерен белеп, тәмен тоеп, әйтәсе сүзенең, уй-хисләренең, фикерләренең бәясен аңлап, үзенең остазларының йөзенә кызыллык китермәслек итеп яза. Күренекле башкорт шагыйре Салават Әбүзәровның “Гамәл дәфтәре”н укып чыкканнан соң шундый катгый нәтиҗәгә киленде. Әгәр дә калган укучылар да язганнарым белән килешсә, фикерләремне, уйлануларымны хупласа, мин, билгеле инде, бик тә мәмнүн булыр идем.

Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.97MB | MySQL:65 | 4,794sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика