Стивен Кинг газетага ярдәм итте

НЬЮ-ЙОРК, январь, 2019 Стивен Кинг газетаның китап күзәтү рубрикасын коткарып калды. Үзенең штатында чыга торган The Portland Press Herald газетасына Стивен Кинг китаплар күзәтүе рубрикасын саклап калырга ярдәм итте. Бу хакта әлеге газетаның сайтында да әйтелә.

Узган җомгада Стивен Кинг үзенең Twitter сәхифәсендә әлеге газетаның, финанс кытлыгы аркасында, штаттан тыш хәбәрчеләрнең Мэн штаты турындагы, яки шушы штатта язылган китаплар турындагы язмаларын басмаячагы турында хәбәр иткән иде. Кинг барлык язылучыларын, ә алар 5 млн чамасы, The Portland Press Herald газетасыннан әлеге рубриканы саклап калуны үтенергә чакырды.

Газета үз чиратында финанс хәленең авырлыгы турында белдерде һәм аның электрон вариантына Стивен Кингның укучылары арасыннан һич югында йөз кеше язылса, бу рубриканы саклау мөмкинлеген әйтте. Ә бер көн үтүгә, Portland Press Herald бу рубриканың сакланачагы турында хәбәр итте — тәүлек дигәндә аңа йөздән артык кеше язылган булып чыкты.

Стивен Кинг барлыгы 350 млн данәдә таралган 50-дән артык роман авторы. Аның «Carrie» (Кэрри) дип аталган беренче романы 1974 елда дөнья күрә. Аннан соң «Shining» (Балкыш) романы басылып чыга һәм язучыга дан китерә. Бик күп әсәрләре («Rage» (Нәфрәт), «The Long Walk» (Озак йөрү), «Roadwork» (Юл эшләре), «The Running Man» (Йөгерүче кеше) — татарчага тәрҗемә ителмәгәч, исемнәрен инглиз телендә бирәбез) Ричард Бахман псевдонимы белән басыла.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

1982 елда «The Dark Tower» (Караңгы манара) циклының «The Gunslinger» (Укчы) дип аталган беренче романын бастырып чыгара. 2003 елда Америка милли китап фондының «Америка әдәбиятына керткән зур өлеше өчен» медаленә, ә 2014 елда «Сәнгатьтәге уңышлары өчен» милли медальгә лаек була. 2018 елда PEN America оешмасы аны «Әдәби эшчәнлек өчен» премиясен тапшыра.

Стивен Кинг американың иң уңышлы язучыларыннан исәпләнә. Һәм уңышны озак еллар буена кулыннан ычкындырмый тота алган бердәнбер язучы. Беренче романы чыгу белән үк аның таланты хакында сөйли башлыйлар һәм шуннан соңгы 40 еллык иҗат дәверендә ул бер генә дә уңышсыз әсәр язмый.
«Мегаселлер» дигән төшенчә барлыкка килүенә дә аның китаплары сәбәпче. Бу рекордлы тиражлар белән таралучы бестселлер дигәнне аңлата. Шулай булса да Стивен Кинг хакында бәхәсләрнең тынганы юк: берәүләр аны арзанлы «чтиво» яза торган каләм иясенә чутлый, икенчеләр зур һәм тирән мәгънәле әсәрләр иҗат итүче әдипкә саный.

Стивен Кинг үзен юк-бар язучыга исәпләми. «Мин котычкыч жанрын югары мәдәният дәрәҗәсенә күтәрдем» — ди ул бер әңгәмәсендә. Бу мактану кебек ишетелсә дә дөреслектән мәхрүм түгел. «Хоррор короле» дигәнрәк даны чыкса да бөтен әсәрләрен дә бу жанрга кайтарып калдыру хата булыр иде. Психологик роман («Dolores Claiborne» (Долорес Клейборн), «Misery» (Мизери)), детектив («The Dark Half»), фэнтези («The Dark Tower») һәм классик язучыларныкыннан берничек тә аерлмаган хикәяләре, шигырьләре аны универсаль язучы дип атарга мөмкинлек бирә. Ә берьюлы бик күп жанрда уңышлы эшли алырлык иҗатчылар дөнья әдәбиятында да бармак белән генә санарлык. Стивен Кинг, шул рәвешле, төрле жанрда бер үк дәрәҗәдә иҗат итүче һәм укучылары көткәнне түгел, ә үзе теләгәнне яза алучы талантлы һәм бәйсез иҗатчы.

Ул экцентрик шәхес буларак та билгеле. Дусларына гади генә, тапочка эләктереп кенә кунакка килергә һәм юл уңаена берәр рәсми урынга кереп чыгарга мөмкин. Шаян, шук кеше. Куркыныч әсәрләр язса да аның белән очрашуларда, гадәттә, юмористлар концертындагы шикелле шаркылдап көлеп утыралар. Халык алдында чыгыш ясаганда төчеләнеп тормый, сүгенеп җибәрергә дә мөмкин. Шул ук вакытта ул туры сүзле: хәтта ил башлыкларына да, президенттан алып ваграк җитәкчеләргә кадәр, кискен каршы чыккан чаклары да бар. Әледән әле шәфкатьлелек акцияләре уздыра, мохтаҗларга ярдәм итә.

P.S. 4 январьда Стивен Кинг гәзиткә язылучыларга рәхмәт белдерде:

Thanks to everybody who subscribed to the Press-Herald. You saved the day. There are countries where the arts are considered vital. Too bad this isn’t one of them. The paper thanked you guys. Also thanked me. (And misspelled my name.)

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Press Herald гәзитенең электрон вариантына язылучыларның барсына да рәхмәт. Сез көнне матурладыгыз. Сәнгатне бик мөһимгә исәпләүче илләр бар. Кызганыч безнең ил түгел. Гәзит сезнең барыгызга да рәхмәт әйтте. Миңа да рәхмәт белдерде. (Һәм исемемне дөрес язмады.)

Марат Кәбиров

Өстәлмә мәгълумәт

Стивен Кингның рәсми сайты
Википедияда мәгълумәт
Рус телендә электрон китаплары 
Твиттердагы сәхифәсе