rkail-zaydulla
Әдәбият

Ун әдипкә ун сорау: Ркаил Зәйдулла


1. Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр укырлык әсәр юк бүген татар әдәбиятында дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек?

Ркаил Зәйдулла: Мине соңгы арада эстон әдәбиятының торышы борчый. Укырлык әсәр юк. Арво Валтон һәм башка күренекле әдипләр иҗат иткән елларны сагынам. Вакланды эстон әдәбияты. Гади халык белән элемтәсе җуелды. Урыс теленә тәрҗемә ителеп, дөнья мәйданына чыгу юлын да яптылар. Дөресен әйткәндә, шуның аркасында хәзер эстон әдәбиятын укый алмыйм да инде мин. Урыс теленә тәрҗемәләр бүген юк кимәлдә. Ә үзем эстонча белмим. Ләкин барыбер, үзем укымагач, эстон телендә хәзер яхшы әсәрләр язылмый кебек.
Каһкаһәне аңлагансыңдыр, Марат энекәш. Татар әдәбиятында укырлык әсәр юк бүген, дип сафсата сатучылар да нәкъ шундый хәлдә бит. Кулына татарча китап тотып карамаган кешеләр зарлана гадәттә. Йә укырга өйрәтелмәгән, йә татар телен аңламый. Дәлилләрсез генә инкяр итү җиңел ул. Инкяр итәсең икән, син әсәрләрдән мисал китереп сөйлә! Кайда килмәгән җире? Кайда фальш? Теле нинди? Ә бездә, гадәттә, укымыйча гына инкяр итәләр.
Менә мин син язганнарны укыйм, син дә минем әсәрләрне укыштыргалыйсың. Кайчакта, телефон аша булса да, бер-беребезне макташып алабыз. Күңелгә ятмаса да тел яшереп тормыйбыз. Димәк, әдәби процесс бара! Әгәр җитди итеп әйтсәк, татар әдәбиятында укырлык әсәрләр туа тора. Шигърияткә килгән яшь буын үзе генә дә күңелдә өмет уята. Йолдызлар, Лилияләр, Рүзәлләрнең шигырьләре теләсә кайсы халык поэзиясенең мактанычы булырлык. Ә Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй, Габделнур Сәлим?! Һәрберсе үзе бер шигъри дөнья. Алардан да өлкәннәрне искә төшереп тормыйм, исән булсыннар! Прозада өлкән буыннан Марсель Галиев бар, Камил Кәримов бар. Зөлфәт Хәким бәяннары, Марат Кәбиров романнары, Рәмзия Габделхакова хикәяләре… Мин кемнедер онытып та калдырырга мөмкин, беренче телгә килгәннәрен генә әйтәм.
Дөрес, канәгатьсезлек белдерергә һәр заманда да җай бар. Бүген Еникиләр юк, диючеләр очрый. Юк, әйе. Бәлки бүгенге уйнаш заманга Еники кебек олпат, саллы язучы төс түгелдер. Еникиләр йөз елга бер генә була. Булганына канәгать булырга кирәк. Булганны күрә белергә, бәя бирергә… Юк, дип әйтү өчен зур акыл кирәкми. Юкка тук булып утыру булдыксызлар шөгыле. Әдәбият тудыру милләтнең уртак эше, һәркем хәленнән килгәнчә өлеш кертергә тиеш. Чөнки әдәбияты юкка чыга икән, халык үзе дә тарих сәхнәсеннән төшеп кала. Ә әдәбият булыр өчен иң беренче нәүбәттә милли мәгарифебезне сакларга кирәк. Хәзер татардан чыккан талантлы яшьләрнең күпмесе урысча яза!

2. Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?

Ркаил Зәйдулла: “Язучы” дигән атама үзе үк әйтеп тора: язучы язарга тиеш! Шуңа җәмгыятьтә дә үзенә тәгаенләнгән урынны тотарга бурычлы ул. Аз да түгел, күп тә түгел. Җәмгыятьтәге урын дигәч, күпләр совет заманын искә төшерә башлый. Янәсе, ул вакытта язучының дәрәҗәсе зур иде, статусы югары. Бар иде, бар иде, шагыйрь әйтмешли, бездә ниләр юк иде!? Әмма күпме еласаң да ул заманнарны кире кайтарып булмый инде. Кире кайтарырга кирәк микән? Елаучылар күп, әлбәттә. Кире кайтарырга тырышучылар да шактый. Кеше хәтере кыска. Ләкин тоталитар җәмгыятьне сагынучы ул йә аңгыра, йә кабәхәт кеше. Андый тенденция торган саен көчәя бара. Төрмәдә дә шигырьнең дәрәҗәсе зур. Тик аңа карап кына кемнең төрмәгә керәсе килә? “Яңа буын шагыйрьләрне көтә Җәлилләрдән бушап төрмәләр,” – дип язган иде кайчандыр Сибгат Хәким. Шәп әсәр языла икән, ул иртәме-соңмы барыбер укучысын таба. Фикерле кеше сүзенә барыбер колак салалар. Язучы, шагыйрь төгәл юлны белүче юлбашчы түгел (андый юлбашчылар барлыгына мин гомумән ышанмыйм, һәркем абына-сөртенә үз юлын эзли), язучының төп миссиясе укучысына уйланыр өчен җим бирү. Уйланыр өчен! Җавапны укучы үзе эзләргә тиеш.

3. «Язучы шулай булырга тиеш», «язучының бурычы шул» — кебегрәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә «язучының хәле ничек?» — дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә?

Ркаил Зәйдулла: Беркем дә беркемгә тиеш түгел. Бурыч мәсьәләсенә килгәндә исә… Табигать тарафыннан язучылык сәләте бирелгән икән, синең бурычың әсәрләр язу. Тик моны бурыч дип әйтү дөресме икән? Язмасаң да синнән беркемнең дә яңа әсәр таләп итәргә хакы юк. Хәер, таләп тә итүче күренми. Язу-язмау синең шәхси эшең. Шул юлны сайлагансың икән, син язмыйча булдыра алмыйсың. Кемдер әйткән бит, прфессионал акча өчен яза, һәвәскәр исеме ташка басылсын өчен. Без бүген ерткыч капитализм чорында яшибез. “Хәлең ничек?” – дип сорау ул риторик эндәшү генә. Синең хәлеңдә беркемнең дә эше юк. Әлбәттә, талантлы язучылар аркадаш булса әйбәт инде ул. Без бер-беребезнең хәлен белешәбез бит искә төшкәндә. Исән микән әле ул, дип кызыксынып булса да… Әдәбиятның могҗизаи кодрәтенә чын күңелдән ышанган шагыйрьләрне күреп калдым мин. Хәсән Туфан, Мөдәррис Әгъләм… Ләкин үзем Тукай позициясендә торам: шигырь башка, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка…

4. Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?

Ркаил Зәйдулла: Язучылык һөнәр түгел бит ул. Аңа беркайда да укытмыйлар. Укытырга да мөмкин түгел. Мәскәүдә Әдәбият институты бар барын. Тик анда язарга түгел, укырга өйрәтәләр, дип беләм. Нинди рәсми статус? Әдәби иҗат белән генә тамак туйдыручылар, гаиләсен тәэмин итә алучылар беркайда да күп була алмый. Теләсә кайсы илгә барып тикшерә аласың – язучыларның күбесе йә журналист, йә укытучы, йә галим-голәмә. Болар язу-сызуга мөмкинлек бирә торган һөнәрләр. Ниндидер кара эштә бил бөксәң, әлбәттә, әсәр язу турында хыялланырга гына мөмкин. Аз санлы халык вәкиленә профессиональ язучы булырга аерата кыен. Шаккатмалы бестселлер язсаң да ул барыбер миллионлаган тираж белән тарала алмый. Тәрҗемә итсәләр, дисәң инде… Ләкин бит һәр язучы асылда үз милләте өчен яза. Башка телдәге халыкларга бөтенләй кызыгы да булмаска мөмкин. Барлык халыклар (әдәби әсәрләрне яратучылар турында сүз бара) өчен дә кызыклы, милләтенә карамастан һәркемнең күңел кылларын тетрәтә алган бөек язучылар да була, әлбәттә. Нобель бүләге иясе, итальян Эуҗенио Монталедан үз-үзен шагыйрь буларак бәяләүне сорагач, ул: “Мин үземне уртача шагыйрь, дип исәплим, — дигән. – Әгәр мин уртачадан югарырак икән, Данте нинди булырга тиеш?” Аңардан тагын уртача белән бөек арасындагы аерманы белергә теләгәннәр. “Бөек язучы үз халкыныкы гына була алмый,” – дип җавап биргән ул. Әлбәттә, Данте кебек Аурупаның бөтен әдәбиятларына да йогынты ясаган, һәр халык өчен үз булган даһилар күп булмый. Ләкин Данте – иң беренче нәүбәттә итальян шагыйре! Шуның белән ул башка халыкларга да кызыклы. Югыйсә бездә бөтен Союзга танылам дип урысча уйлап татарча язучы шагыйрьләр дә булды. Нәтиҗәдә татар да кабул итмәде, урыс та кирәксенмәде.
Иҗат оешмалары турында закон кабул ителсә, язучылык совет заманындагы сыман һөнәр буларак рәсми статуска ия булыр иде анысы. Әмма бу реаль түгел. Хәзер Рәсәйдә йөзләрчә иҗат оешмасы бар. Бер тәртипкә салыр өчен яңадан Сталин кирәк булыр иде. Алла сакласын! Хәер… Бер рәткә тезеп атлатырга теләүчеләр хәзер дә бар. Минемчә, язучылык, шагыйрьлек ул – фидакярлек. Ә фидакярлеккә бернинди рәсми статус кирәкми.

5. «Хәзерге заман укучысы» дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы?

Ркаил Зәйдулла: Һ. Һейне сүземе әле ул: бүтән заман, бүтән кошлар, бүтән җырлар. Заманы бүтән булгач, укучы да бүтән була инде. Җыр да бит бүтән! Элеккечә моңлымы ул, яисә шактый ук моңсызланганмы, анысы башка мәсьәлә. Бүгенге заман укучысы әле мин белгән элекке укучыдан бик нык аерыла. Элек берәр проза әсәре чыкса, редакциягә хатлар ява иде: персонажның адресын сорыйлар, уңай каһарман булса, аңардан киңәш көтәләр. Элегрәк тискәре геройны уйнаучы артистны сәхнәгә менеп кыйнап төшүчеләр дә булган. Укучы да шул кимәлдәрәк иде. Билгеле, барысы да түгел. Хәзер укучы белемле, аны кибәк белән алдавы кыен. Мин интеллектуал укучыларны күздә тотам. Кибәккә алданырга теләүчеләр хәзер дә бар инде ул. Болар барысы да укучының интеллектына, культурасына бәйле. Кемнедер әсәрдә яшерелгән фикер, образлар системасы кызыксындыра, кемнедер коры сюжет. Һәр заманда шулай булган. Бүгенге заманның афәте – балаларның, үсмерләрнең китап укымавы. Интернет бәлагә әйләнде. Бик файдалы нәрсә үзе. Тик даруны да чамасын белми эчсәң (яки ашасаң), ул агуга әверелә. Алар бит көннәр буе бер мәгънәсез уен уйный. Китап укуның (әдәби әсәрләрне генә түгел) үз хикмәте бар. Китап укучылар кайсы заманда да барыбер теливизор караучылар белән идарә итәчәк.

6. Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкыйть бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?

Ркаил Зәйдулла: Әдәби тәнкыйть! Тәнкыйть! Ә кем тәнкыйть ярата? “Тәнкыйть кирәкле шәйдер,” – дигән Тукай. Ул чорда күзгә-башка күренгән кешеләр арасында ул тәнкыйтьләмәгән кеше аз калгандыр. Хәлбуки, үзенә кагылган тәнкыйтьне һич тә өнәмәгән. Шуның аркасында, мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов белән аралары тәмам бозыла. Әлбәттә, тәнкыйть объектив булырга тиеш. Тәнкыйть мәкаләсе дигәндә без күп очракта мәдхияне күз алдында тотабыз. Аңа да ихтыяҗ бардыр бәлки реклама буларак. Ә чын тәнкыйтьче булыр өчен куш йөрәк таләп ителә. Тәнкыйтьләгән өчен сиңа беркем дә рәхмәт әйтми. Тәнкыйть ителүченең дошманнары килеп аркаңнан кагып китсә генә инде. Шактый еллар дәвамында Мансур Вәлиев тырышып караган иде әнә. Хәзер күренми, арды бугай тәмам. Әсәрнең төбенә төшеп анализ ясалган хезмәтләр дә күренми. Аны язар өчен автор белән бер кимәлдә яки аннан да акыллырак булу зарурдыр. Алары инде аның әдәбият гыйлеменә керә, мөгаен.
Бездәге күп әсәрләргә тәнкыйть мәкаләсе бөтенләй кирәкми. Алар үзләренә үзләре тәнкыйть.
Тәнкыйтьнең роле утызынчы елларда бик югары булган. Тәнкыйть ителүчеләр өчен нәтиҗәсе дә озак көттермәгән. Мәкалә чыгуга “кара козгын” тиз арада килеп тә җиткән. Бу җәһәттән караганда тәнкыйтьнең түбән кимәлдә калуы яхшы.
Бүген тәнкыйть социаль челтәрләргә күчте. Телгә кергән әсәрләрне анда рәхәтләнеп тәнкыйтьлиләр.

7. Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?

Ркаил Зәйдулла: Татарстанның кайбер район үзәкләрендә татар китабы кибетләре бөтенләй юк. Нинди китап сәүдәсе турында сүз булуы мөмкин? Әлбәттә, китап җан азыгы. Ләкин аның тауар булуын да онытырга ярамый. Китапны укыр өчен бит әле башта аның барлыгын, басылып чыгуын белергә кирәк. Реклама! Кайбер газета-журналларда мәгълүмат чыга, тик бит аларның үз тиражлары да бәләкәй. Телевидениедә “Китап” дигән тапшыру бар иде. Бәлки Роберт Миңнуллин бар чыккан китапларны колачлап та җиткермәгәндер, бу мөмкин хәл түгел. Бәлки субъектив бәяләгәндер кайберләрен, бу табигый, ул да бит кеше. Ләкин ул китапны пропагандалау эшендә файдалы тапшыру иде. Яптылар. Алмашка берни килмәде. Соң, Роберт абзый туйдырган икән, аның ише бүтән чибәр кешене дәвамчыга табып булмый идеме? Әдәби китапларның язмышы беркемне дә кызыксындырмый, дигән көфер уй да килә кайчак. Бигрәк тә түрәләргә кирәкми бу. Аларга ни генә кирәк соң? Бу сорауга бер китап укымасаң да шартлатып җавап биреп була.
Чит илләрдә китап басылуга нәшрият төрле шәһәрләрдә кичәләр үткәрә, телевидениене эшкә җигә. Бу аңлашыла да, ул җитештергән тауарын сатарга тели. Безнең исә китап сәүдәсен җайга салганчы укучыбызны бөтенләй югалтуыбыз да ихтимал.

8. Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланырга мөмкин?

Ркаил Зәйдулла: Укучылар белән даими аралашып торсаң, язарга бөтенләй вакытың калмаска да мөмкин. Язучы бит артист түгел, әсәрен җырлап бирми барыбер. Ешрак аралашырга кирәктер бәлки. Кайчакта язучының үзен күреп китабын укый башлыйлар. Кайчакта бөтенләй бизеп куюы да ихтимал. Шәрекътә бер борынгы гыйбарә бар: “Могайнинең шигырьләрен үзен күрми генә укы,” – диләр. Һарун әр-Рәшид хәлифә заманында шундый атаклы шагыйрь булган. Шигырьләрен укып таң калган хәлифә аны күрергә теләгән. Табып килгәннәр. Үзе ямьсез икән, өстендә пычрак җилән, җитмәсә керә-керүгә хәлифәгә акыл өйрәтә башлаган. Шагыйрьне көч-хәл белән озаткач, әлеге гыйбарәне Һарун әр-Рәшид әйткән, имеш.
Мине очрашуларга ара-тирә чакырып торалар. Кайберләренә барам да. Ләкин андый очрашуларның китап таратуга әлләни тәэсире юк дип саныйм. Хәзерге татар әдәбияты турында сөйләү өчен, әлбәттә, андый форсаттан файдаланырга кирәк.

9. Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?

Ркаил Зәйдулла: Өйдә үз кабинетың булса әйбәт инде ул. Ләкин анда һичшиксез шаһ әсәрләр туа дигән сүз түгел әле. Студент чакта мин кәгазьне чемодан өстенә куеп яза идем. Шартлар юк, дип зарланырга башка да килмәгән. Яшь чакта бөтен шартлар да үзең белән. Яхшы язасыңмы, начармы, баш өстендә түбәң булу зарур. Элегрәк иҗат йортларында язарга кулай иде. Чөнки син анда язарга дип килгәнсең, синең максатың шул, син башыңдагы программаны үтәргә тиеш. Чү, мин дә элекке заманны сагына башладым түгелме соң? Картаю билгесе бу! Димәк, киңәш бирсәм дә хилаф булмас: яшьрәк, көчлерәк чакта күбрәк язып калырга кирәк. Тик, кызганыч, аны олыгайгач кына аңлыйсың. Йомгаклап әйткәндә, иҗат дәрте шартларны үзе эзләп таба ул. Исән-сау гына булырга кирәк һәм җан хөрлеген югалтмаска. Бөтен шарт шул.

10. Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)?

Ркаил Зәйдулла: Мин үзем язылып бетмәгән әсәр турында сөйләргә яратмыйм. Кайбер язучылар әсәрләрен, тыңлаучының реакциясенә карап, сөйли-сөйли шомарта. Мин андый түгел. Алдан сөйләсәм, әсәрнең мамыгын коярмын сыман. Әле менә пьеса тәмамларга җыенам. Аны укырга түгел, спектакль буларак карарга насыйп булсын. “Кол Шәриф” романы да эш өстәлемдә.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.98MB | MySQL:66 | 5,297sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика