Ун әдипкә ун сорау: Роберт Миңнуллин

— Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр хәзерге татар әдәбиятында укырлык әсәр юк дип зарланырга ярата.

Роберт Миңнуллин: Зарланырга яратабыз инде… Зарланмаса, татар буламыни ул. Ә әдәбият белән әдәби тормыш — икесе ике әйбер. Аларны һич кенә дә бутарга ярамый. Әйе, илдә нинди үзгәрешләр барса, әдәбиятта да шундый ук хәлләр. Җәмгыятьтә әдәбиятның абруе, дәрәҗәсе бик нык төште. Бу мәсьәләдә безнең мактанырлыгыбыз юк. Шулай да бик үк мескенләнәсе дә килми… “Татар әдәбиятында укырлык әсәрләр юк”, — дип зарланучылар хәреф танымаган, кулларына гомергә дә китап тотып карамаган кешеләрдер ул. Янәсе, үзләренең китап укымауларына, ягъни, “сыныкка сылтай” уйлап тапканнар. Татар әдәбияты бай, теләгән кешегә укырлык әсәрләр дә җитәрлек. Бүгенге язучыларныкы охшамаса, классикларыбызны укы! Миңа калса, укучыларыбыз бар ул, ләкин алар күп түгел шул, китапларыбызга да мохтаҗлык бар, ләкин элекке кебек түгел. Мәктәпләр бар, китапханәләр бар, ләкин аларда да китапка мөнәсәбәт бик нык үзгәрде. Ләкин әйбәт якка түгел…

— Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?

Роберт Миңнуллин: Мин инде бу сорауга: “Язучы минем кебек булырга тиеш!” – дип шаярта да алган булыр идем. Ләкин мәсьәлә шактый четерекле һәм катлаулы. Һәр язучының үз таланты, үз язмышы, үз урыны… Аларның берсе дә бер-берсен кабатламый, кабатлый да алмый. Әйе, җәмгыятьтә хәзер башка өстенлекләр: акча, байлык, биек кәнәфи… Шушылар булмаса, синең белән исәнләшмиләр дә. Бигрәк тә югары даирәләрдә, байлар даирәсендә. Ничектер шулай килеп чыкты, миңа да озак еллар шул даирәдә кайнашырга туры килде. Шуңа күрә мин боларның барысын да яхшы беләм…

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Без, әлбәттә, зарланырга яратабыз. Ләкин республика җитәкчеләренең иҗат кешеләренә, бигрәк тә соңгы елларда, мөнәсәбәте шактый яхшы якка үзгәрде. Ул җылы мөнәсәбәт бигрәк тә җырчы-артистларга кагыла, билгеле. Язучыларга да акмаса да тамып тора. Китап чыгару да проблема түгел. Кем нәрсә тели, шуны чыгара. Теләгән кеше премияләр дә, мактаулы исемнәр дә ала. Рядовой язучылар бездә, гомумән, калмады да шикелле. Әдәбиятның бәясе төшкән саен атказанганнар, лауреатлар арта гына бара… Шулай да премияләргә, исемнәргә барыбер чират зур әле. Чөнки язучыларыбыз бихисап. Берлегебездә генә 400гә якын әдип. Әгәр шуларның 400е дә талантлы булса, бөтен дөньяны шаулатыр идек. Тик без һаман үз казаныбызда гына кайныйбыз шул. Чөнки берьюлы 400 талант берничек тә була алмый. Табигать законнары кушмый. Аннары бит берлекнең уставына “Татарстанның талантлы язучылар берлеге” дип тә язылмаган. Мин биредә, гомумән, берлекнең исемен “Татарстан Язучылар һәм журналистлар берлеге” дип тә үзгәртер идем. Шулай гаделрәк тә, хакыйкатькә дә ныграк туры килер иде. Ни генә дисәң дә, безнең берлектә хәзер журналистлар күбрәк шикелле. Алар һаман арта бара…

— «Язучы шулай булырга тиеш», «язучының бурычы шул» – кебегрәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә «язучының хәле ничек?» — дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә?

Роберт Миңнуллин: Бу сораудан соң, казакъ шагыйре Мукагали Макатаевның “Хәл сорама, син җыр сора” дигән шигыре искә төште. Аның “Хәлләр мөшкел, туган…” дигән шигыре дә бар. Күрәсең, аларда да мондый сорауларны еш бирәләрдер… Ләкин бу очракта зарлану урынсыз булыр иде. Язучы үз язмышын үзе хәл итә, үз дөньясын үзе карый. Теләсә, яза, теләмәсә, башка эш белән шөгыльләнә. Ләкин шунысы да бар, әгәр дә язучы яисә шагыйрь исемен күтәреп йөрисең икән, син инде аның җаваплылыгын да онытмаска тиеш. Ул җаваплылык, иң беренче чиратта, милләтең алдындагы, замандашларың алдындагы изге бурыч. Әгәр дә синең укучыга әйтергә теләгән сүзең ташка басыла икән, китап булып чыга икән, син аның һәрбер хәрефе, өтере, ноктасы өчен җавап бирергә тиеш.

— Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?

Роберт Миңнуллин: Әгәр дә дөрес аңласам, сүз язучының җәмгыятьтә тоткан урыны турында бара. Кызганыч, язучының статусын берничек тә рәсмиләштереп булмый торгандыр. Беренчедән, язучы булырга бер уку йортында да укытмыйлар. Димәк, язучы дигән һөнәр дә юк. Язучы булып беркайда да эшләмиләр дә. Бер генә оешманың штатында да “язучы” дигән графа юк. Хәтта Язучылар берлегендә дә. Беркемне дә мәҗбүриләп, көчләп яздыртмыйлар. Ул һәркемнең үз иркендә. Ә Язучылар берлеге ул иҗтимагый оешма. Ярый әле җитәкчеләребез безнең хәлгә керә: канунны бозып булса да, бюджеттан азмы-күпме финанс бүлеп бирелә, бюджет акчасына китапларыбыз чыгып тора. Ул да озакка сузылмаска мөмкин… Шуңа күрә дә әдипләрнең күбесе, тамак туйдырыр өчен, кайда да булса хезмәт итә. Фәкать язучылык белән генә шөгыльләнүчеләребез элек тә күп түгел иде, хәзер исә бөтенләй диярлек калмады. Пенсия яшендәгеләрнең дә булдыра алганнары кайда да булса эшләп йөрергә тырыша.

Әлбәттә, совет чорында язучыларга мөнәсәбәт күпкә яхшырак иде. Социаль яктан да дәүләт тарафыннан ярдәм зуррак булды. Аларның абруйлары җәмәгатьчелек алдында да, җитәкчелек алдында да югарырак иде. Чөнки язучыларның сүзе партиягә, дәүләткә кирәк иде. Язучыларыбызның бөтенесе дә диярлек мәгълүм бер идеологиягә хезмәт иттеләр. Ил белән бергә идеология дә юкка чыкты. Язучының идеология белән сугарылган сүзе дә кирәкмәскә әйләнде… Хәзер өстән кысучы юк, рәхим ит, теләгәнеңне яз… Язучының ирекле булуы шулай ук начар түгел бит.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Ә инде язучының статусы аның иҗатына, талантына, җәмгыятьтә тоткан урынына карап бәяләнә. Монда инде, әлбәттә, әлеге дә баягы шул төрле-төрле мактаулы исемнәр, премияләр мул кулланыла. Ләкин язучының зур иҗаты һәм таланты булмаса, аны бернинди мактаулы исемнәр дә, лауреатлыклар да, депутатлыклар да, байлыклар да коткара алмый. Барысы да күз алдында бит. Укучы дурак түгел, барысын да күреп, белеп, аңлап тора.

— «Хәзерге заман укучысы» дигән сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз?

Роберт Миңнуллин: Бүгенге заман татар укучысы, нигездә, совет чорыннан калган, заманында китап укып үскән, китап укырга күнеккән өлкән буын. Аларның күбесе – апалар, әбиләр. Алар инде безнең классик укучыларыбыз! Әле дә алар бар! Рәхмәт үзләренә! Бүгенге яшь буын да укый, әлбәттә. Балалар бакчаларында бәйрәмнәр уздырырга шигырьләр кирәк булганда… Мәктәпләрдә программага кертелгән әсәрләрне үткәндә, аерым язучы-шагыйрьләрнең иҗатына багышланган рефератлар язганда, көллиятләрдә, вузларда укучы филолог-студентлар зачетлар биргәндә, диплом яклаганда… Анысы да ярап тора. Ләкин алар бит бик аз санда, бармак белән генә санарлык.

Шулай да татар яшьләре бөтенләй укымый дип тә булмый. Минем күзәтүләремә караганда, аларның күбесе русча “модный” китаплар укый. Мәсәлән, Муракамины, Пауло Коэльоны…

— Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бармы? Тәнкыйть бүген нинди хәлдә, аның үсеше өчен нәрсә эшләргә мөмкин?

Роберт Миңнуллин: Язучының әдәби үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле, әлбәттә, бик булыр иде, тик кайда соң ул? Юк бит. Әдәбиятыбызның әйдәп баручы жанры буларак, ул үзенең кирәкле вазифасын башкарудан күптән инде туктады. Әдәбияттагы бүгенге бик күп аяныч күренешләрнең төп сәбәбе, әлбәттә, профессиональ әдәби тәнкыйтьнең булмавында, булган очракта да, аның сай булуында. Вакыт-вакыт тәнкыйть мәкаләләре язучы бик әйбәт каләмдәшләребез бар ул. Ул гына җитми, билгеле. Безгә фәнни һәм профессиональ югарылыкта язылган хезмәтләр кирәк. Биредә сүз, әлбәттә, бүгенге әдәби вәзгыять турында бара. Пәри башка, җен башка дигәндәй, әдәби тәнкыйть белән әдәбият гыйлемен шулай ук бутамаска кирәк. Әдәби тәнкыйть әдәби процесста турыдан-туры катнашырга һәм әйдәп барырга, әдәбиятка дөрес юл күрсәтеп барырга, әдәбиятка нигезле, төпле анализ ясап барырга бурычлы. Тәнкыйть һәр язучыны, язучының һәр әсәрен үз урынына куярга тиеш, җәмәгатьчелектә объектив фикер тудырырга тиеш. Тәнкыйть булмаганга күрә, кәсепчеләр, уртакуллар, терсәк белән ера-ера, алгы рәтләргә чыга, исемнәр даулый, лауреатлар була. Бер язучыбыз, мәсәлән, бер үк әсәрен әвеш-тәвеш китереп, шуны төрле китаплар рәвешендә чыгарып, башта Тукай премиясе лауреаты булды, аннары халык язучысы исемен эләктерде, шул ук әйберләре өчен Исхакый һәм Державин премияләрен каерып алды. Алар гына җитмәгәндер, күрәсең, өстәвенә талаша-сугыша, куркыта-куркыта дигәндәй, шигырьләр язучы мәгъшукасына да премия алып бирде. Мондый мисалларны тагы да күпләп китерергә мөмкин булыр иде.

— Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?

Роберт Миңнуллин: Сүз дә юк, совет чорында китап тарату системасы әйбәт эшли иде. Бу базар заманында, күпме генә теләсәк тә, күпме генә сөйләсәк тә, аны кире кайтарып булмас. Заман башка, заң башка… Шуңа күрә китапны кем чыгара, кайсы нәшрият чыгара, аны укучыга җиткерү белән дә шул шөгыльләнергә тиеш. Бүгенге көндә китап тарату өлкәсендә реклама, пиар, менеджмент җитми. Үземнән генә бер мисал китерим. Мин ТНВ каналыннан биш ел дәвамында “Китап” исемле тапшырулар алып бардым. Миңа беркем дә кушмады, үзем алындым. Барлыгы 120 тапшыру эшләнде. Әңгәмәгә чакырылган 120 шәхес белән татар китабы турында сөйләштек. Тапшыруларда 1000 артык китап күрсәтелде. Тапшыруны яратып карадылар. Бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен кирәк иде ул. Ләкин, ни гаҗәп, каләмдәшләр тарафыннан тапшыру турында әдәби җыелышларда булсын, матбугатта булсын, бер генә җылы сүз әйтүче булмады. Киресенчә, язучылар съездында Галиев дигән берәү “Китап” тапшыруын пыр туздырып, тәнкыйтьләп чыкты, ул тапшыруны ябарга чакырды. Залда утырган каләмдәшләр гөрләтеп кул чапты, бер генә язучы да “Китап”ны яклап чыкмады. Югыйсә, шул тапшыруда катнашкан 50-60 язучы да шунда утыра иде. Шуннан мин аңладым: татар китабының укучыга барып җитүе беркемгә дә кирәк түгел икән. “Кирәк”, “тиеш” дип сөйләшүләрнең барысы да бушка сүз куерту гына…

Аннары теләгән язучы җаен таба бит ул. Мәсәлән, Зифа Кадыйрова үз китапларын үзе чыгарып, үзе тарата. Укучылар ала, укый, ярата. Шунысын да әйтим, аның хакында иң беренче булып җылы сүз әйткән кеше мин булдым. Беренче китапларын “Китап” тапшыруында матурлап укучыларга берничә тапкыр тәкъдим иткән идем. Ә рәсми тәнкыйть аңа әлегә кадәр көлеп кенә карый. Нинди язучы ул, янәсе…

Марат Кәбиров та аптырап утырмый, интернетта утыра. Үзенең интернет-кибете бар. Белүемчә, бик уңышлы эшли…

— Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы?

Роберт Миңнуллин: “Тиеш” дигән сүз бу урында бик үк дөрес түгелдер. Әйткәнемчә, һәр язучы үз язмышын үзе сайлый. Мәсәлән, безнең классик язучыбыз Нурихан абый Фәттах укучылар белән очрашуларга бөтенләй диярлек йөрмәде, хәтта язучылар җыелышларында да сирәк катнашты. Ул өендә, “эш бүлмәсе” дигән мәгарәсендә Әбугалисина шикелле яшәде, эшләде, иҗат итте. Шуңа да карамастан, ул укучылар арасында бик популяр булды. Халык язучысы Әхсән Баян да очрашуларга сирәк чыга иде. Ә менә минем күп гомерем мәктәпләрдә, укучылар белән очрашуларда узды. Чөнки мин озак еллар дәвамында балалар матбугатында эшләдем, балалар өчен яздым. Балалар язучысы балалар арасында булырга тиеш! Монысы хак. Аннары бит, укучылар белән очрашуга барасың икән, алар белән уртак тел дә табарга, нинди аудиториядә үзеңне ничек тотарга, ниләр сөйләргә икәнен дә чамаларга кирәк, өстәвенә, сөйләү осталыгың да булырга тиеш. Мин кайбер язучыларны беләм: алар очрашу саен берничә анекдот яки берничә шигырь сөйлиләр дә шуның белән вәссәләм… Шуңа күрә кайсыбер әдипләрне укучылар каршына чыгармавың хәерлерәк. Иң яхшысы, китапларын укысыннар әнә…

— Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?

Роберт Миңнуллин: Без элек кулдан язып интегә идек, кәгазь табуы да авыр иде, хәтта сатуда авторучка да булмый иде. Хәллерәк язучылар язу машинкалары ала башлады. Аңа да татар хәрефләре куйдыру проблема була торган иде. Безгә татар хәрефләрен Абдулла Алишның бертуган энесе Габдрахман абый куеп бирә иде. Күбебездә язу өстәле дә булмагандыр, эш бүлмәсе турында әйтәсе дә юк. Ә хәзер компьютер барысын да эшли, төймәләргә генә басып утырасы. Рәхәт! Тик ни хикмәт, яхшы әсәрләр барыбер сирәк языла…

Мин биредә әлеге җитди сорауга махсус рәвештә җиңелчә генә җавап кайтардым. Кайберәүләргә ул охшап та бетмәскә мөмкин. Минем үземнең сорау бирәсем килә. Ә Тукайга бөек шагыйрь булу өчен нинди шартлар тудырылган булган? Ә Муса Җәлил үзенең “Маобит дәфтәрләре”н, ә Фатих Кәрим фронт шигырьләрен нинди шартларда язган?..

— Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)?

Роберт Миңнуллин: Соңгы вакытта мин, яңа шигырьләр язу белән беррәттән, шактый гына тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнеп алдым. Үзем өчен яңа шагыйрьләр ачтым. Төрек шагыйре Али Акбаш, удмурут шагыйре Вячеслав Ар-Серги, казакъ шагыйре Нурлан Оразалин шундыйлардан. Әлеге вакытта казакъ шагыйре Мукагали Макатаевның шигырьләрен татарчага аударам. Дөресен әйтим, тырышып, күңел биреп, яратып тәрҗемә итәм. Искиткеч талантлы, күңелемә якын шагыйрь булып чыкты. Кызганыч, андый шагыйрь барлыгын элегрәк белмәгәнмен…