Язучылар тормышыннан

Язучы тормышы да башкаларныкы кебек үк кызыклы вакыйгалардан тора. Кызганычка каршы, алар рәсми биографиягә керми кала, шуңа да бик сирәкләргә генә билгеле була. Без һәркемгә дә билгеле булган берничә язучы тормышыннан шундый вакыйгаларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Бермәлне Александа Дюма дуэльдә катнаша. Бу дуэльдә катнашучыларның басы да жирәбә тарта, шулар арасыннан берсенә атылып үлү чыгарга тиеш була. Гаҗәпкә каршы, атылып үләргә дигән жирәбә Дюмага чыга. Ул пистолет алып читкә китә. Шартлау тавышы ишетелә. Янына барып карасалар, Дюма исән — кайдадыр еракка карап басып тора. Аның атылып та ничек исән калуына гаҗәпләнәләр, ә Дюма бик үкенгән кыяфәт белән әйтеп куя:
— Тидереп булмады.

«Өч мушкетер» романын язганда Дюма белән Нәшир мондый килешү төзи: акча юллар саны буенча түләнергә тиеш. Шуннан язучы, гонорарны арттыру максатыннан, Гримо дип аталган персонажны уйлап таба. Гримо күп сөйләшми, я әйе, я юк дип кенә җавап бирә.
— Син ризамы?
— Юк.
— Бәлки, ризалашырсың?
— Юк.
— Димәк риза түгел?
— Әйе.
Шул рәвешле юллар саның җаның теләгәнчә арттыру мөмкинлеге туа. Бераздан, акчаны сүзләр саны буенча түләүгә килешкәч, Грино тулы җөмләләр белән сөйләшә башлый.

Үзе исән чагында Франц Кафка берничә хикәя генә бастыра. Моның сәбәбе бер генә: Кафка үз-үзенә артык таләпчән була, күпчелек әсәрләрен уңышсыз дип саный. Шуңа күрә, кулъязмаларының барсын да Макс Брод исемле бик якын дустына бирә дә яндырырга куша. Ә дусты яндырмый. Киресенчә, ул әсәрләрнең барсын да дөньяга тарата. Һәм Франц Кафка үзе үлгәннән соң бөек язучыга әйләнә.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Питер Пен — беркайчан да үсмәячәк малай. Бу образны Джеймс Барри бер дә юктан гына уйлап чыгармый. Питер Пен язучының кечкенә чагында ук үлгән абыйсы, аның турындагы җуелмас хатирәләр белән бәйле.

Гомеренең соңгы елларында Эрнест Хеменгуэй тиз кызып китүчән һәм бик шикчел кешегә әверелә. Хәтта хастәханәдә яткан чагында да ул якыннарын үзе артыннан кемнеңдер күзәтүенә, шымчылык итүенә ышандырырга тырыша. Тегеләр төрле дәлилләр китереп кире каксалар да язучы тынычлана алмый. «Минем артымнан туктаусыз рәвештә күзәтәләр» — дип үрсәләнә. Үлеменнән соң берничә ел вакыт узгач, ФБР чынлап та Хеменгуэйның озак вакытлар буена, өендә дә, хастаханәдә дә, ныклы күзәтү астында булганлыгы турында мәгълумәт бастыра.

Хеминуэй песиләр яраткан. Ә бер вакыт аңа бүләк ителгән песинең бер бармагы артык булып чыга. Бүген язучы музеенда иллегә якын песи асрала. Аларның күбесе нәкъ шушы песинең нәселе, аларның да бер бармагы артык. Туристлар музейга күпләп килә. Һәм нигездә, әлеге песиләрне күрү өчен, ә Эрнест Хемингуэй белән кызыксынып түгел.