Язучылар турында 15 фильм

Язучылар турында, яки язучылар тормышына багышланган иң уңышлы унбиш фильм. Боларның төрлесе төрле жанрда, төрле юнәлештә, төрле дәрәҗәдә. Кайберләре чынлап та тарихи шәхесләр тормышына багышланган, кайсыларында уйлап чыгарылган язучы образы хәрәкәт итә. Ләкин барсы да игътибарга лаек. Әдәбият белән кызыксынучыларга мотлак карарга тәкъдим ителә.

1. Астрид Линдгрен булу (Быть Астрид Линдгрен (2018))
Күренекле швед язучысы, балалар өчен бөтен дөньяга билгеле әсәрләр (Пеппи Озын Оек, Карлсон һәм Бәләкәч) иҗат иткән Астрид Линдгренның тормышы турында фильм.
карарга

2. Зур уен (Большая игра (2017))
Казинода зур акчага уйнарга яратучы Голливуд йолдызлары һәм башка танылган кешеләрнең маҗаралы тормышы турында фильм.
карарга

3. Упкын артында (За пропастью во ржи (2017))
Дөньяга бик күп шедеврлар бүләк иткән язучы Джером Сэлинджер турында.
карарга

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

4. Кара күбәләк (Черная бабочка (2016))
Иҗади кризис кичергән язучы авыл җирендә гомер сөрә. Һәм бер мәлне аның ишеген таныш түгел кеше кага, язучы аны кунарга калдыра. Бөтенләй таныш булмаган кешегә игелек күрсәтүнең ахры ни белән тәмамланырын ул, әлбәттә, күз алдына да китерми.
карарга

5. Тур ахрында (Конец тура (2015))
Times версиясе буенча, 20 гасырның иң яхшы язучылары исемлегенә кергән Фостер Уоллес бер журналист белән биш көнлек турга китә. Һәм ике шәхес арасында рухи якынлык барлыкка килә.
карарга

6. Мистер Бэнксны коткару (Спасти мистера Бэнкса (2014))
Кинотеатрларга 1964 елда чыккан «Мэри Поппинс» фильмын төшерү тарихы.
карарга

7. Сүзләр (Слова (2012))
Рори Дженс һәр язучы шикелле үк данлыклы булырга хыяллана. Һәм аңа танылу да, дан да килә. Ләкин үзе башкарган эш өчен түгел…
карарга

8. Ромлы көндәлек (Ромовый дневник (2010))
Пуэрто-Рикога 1960-нчы елгы болганышлар вакытында килеп эләккән язучы монда арзанлы фәкыйрь урында яши, эчкечелек һәм тәмәке тарту үзәгенә күчә. Һәм нәкъ шушында ул үзен табарга, дөреслек һәм намуссызлык турында китап язарга исәп тота.
карарга

9. Яшерен тәрәз (Тайное окно (2004))
Кайдандыр килеп чыккан маньяк язучыны плагитта гаепли.
карарга

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

10. Азатлык язучылар (Писатели свободы 2007)
Тынычсыз дәүләттә яшәүче үсмерләр һәм әдәбият укытучысы арасындагы көрәш.
карарга

11. Мизери 1990
Маньяк хатын кулына эләккән популяр язучының мөшкел язмышы турында.
карарга

12. Ташлы роман (Роман с камнем (1984))
Популяр романнар язучы ханым геройлары тормышы белән яшәргә мәҗбүр ителә һәм кызыклы да, кызганыч та хәлләргә кала.
карарга

13. Өрәк (Призрак (2010) / The Ghost Writer)
Кем өчендер әсәрләр язучыны өрәк дип атыйлар. Күренекле сәясәтчене өче мемуарлар язарга алынган өрәк куркыныч астында кала.
карарга

14. Джейн Остин (2007) / Becoming Jane
Күренекле иңглиз язучысы тормышына багышланган фильм.
карарга

15. Даһи. (Гений)
Фрэнсис Скотт Фицджеральд, Эрнест Хемингуэй кебек даһиларны дөньяга таныткан нәшир Макса Перкинс белән Томас Вульфның катлаулы дуслыгы турында тетрәндергеч фильм.
карарга