Алдакчы белән күпер
Әкиятләр

Алдакчы белән күпер


Тәүге әкиятнең нинди кеше тарафыннан, кайчан барлыкка килгәнен бер кеше дә хәтерендә саклый алмаган. Ләкин әкиятләрне бала-чага да, олылар да бик ярата. Татар халык әкиятләре дә атадан улына күчеп безнең дәвергә чаклы сакланып калган. Искиткеч тылсымлылыкка таянуына да карамастан, аларның үз морале, мәгънәсе бар, әкиятләр дөрес яшәргә өйрәтә. Әкият — тормыш чагылышы дип әйтергә дә була, чөнки анда халык акылы чагылдырыла.

Борын-борын заманда Хәсән белән Гали эш эзләп икәү бергә юлга чыкканнар. Байтак юл барып, бер су янына җиткәч, ял итәр өчен шул су янына утыргач, Хәсән Галигә баштан үткәннәрен сөйли башлап, шулай дигән:
— Мин, Гали иптәш, яшь чагымда, Кырымда торган чагымда, искиткеч нәрсәләр күргәнем бар. Анда үсә торган карбызлар, мин сиңа әйтәм, ис китәр. Бер гаҗәп: зурлыклары, әнә каршыда торган тауны күрәсең бит, андагы карбызларның зурлыгы шул таулардан да зуррак. Без ничә йөзләп кеше җыелышып бер карбызны ашап бетерә алмый идек. Шулай итеп, ул бер карбызны Кырымда ничә йөз кеше айлап ашап торадыр.
Гали, Хәсәннең сүзләрен ишетеп:
— Мин сиңа бик ышанам, булыр, үскәндер, андый зур карбыз булыр. Мин үзем, Хәсән иптәш, моннан күп гаҗәбрәк нәрсә күргәнем бар. Менә без синең белән барачак калага җиткәндә бер гаҗәп күпер бар. Астыннан бик начар су ага. Бу күпердән алдакчы кешеләр һич уза алмыйлар. Бу күпергә алдакчы кереп басса, аның баскан җире җимерелеп, алдакчы суга төшеп бата. Күпер яңадан, үз урынына урнашып, төзәт — мәсәләр дә төзәлә. Бер дә гаҗәп инде, бу күпернең тере кеше шикелле булуы.
Шулай итеп, бу ике иптәш су янында ял итеп, тагын юлга торып киткәннәр. Байтак юл баргач, Хәсән Галидән сораган:
— Гали иптәш, ерак юл калдымы безгә син сөйләгән күпергә җитәргә?
Гали Хәсәнгә җавап биргән:
— Ул кадәр ерак түгел, ике-өч сәгатьтән җитсәк кирәк,— дигән.
Тагын бераз баргач, Хәсән Галидән сораган:
— Гали иптәш, безгә ул калага башка җирдән, бу күпергә кермәстән үтәргә юл бармы?
Гали моңа:
— Юк, ул калага шул күпердән үтми башка җирдән үтәргә һичбер юл юк,— дигән.
Хәсән:
— Мин, Гали иптәш, баягы карбыз турысында бераз ялгышканмын. Ул карбыз мин әйткәннән бераз кечкенәрәк булыр,— дигән.
Гали:
— Күпмегә кечкенә булуын күпергә җиткәч әйтерсең,— дигән.
Хәсән:
— Юк, Гали иптәш, хәзер әйтәм. Ул карбыз мин әйткәннән бик күпкә кечкенә. Безнең җирдә син күргән карбызлардан бер дә зур түгел, бездәге була торган карбызлар кадәр генә,— дигән.
Гали Хәсәнгә җавабында:
— Мин сөйләгән күпер дә бездәге күперләр шикелле күпер, безнең күперләрдән бер нәрсәсе белән дә аерылмый,— дигән.



Добавить комментарий

WordPress: 24.32MB | MySQL:94 | 2,729sec
Рейтинг@Mail.ru