Чакма ташы
Әкиятләр

Чакма ташы


Чакма ташы
Элек заманда бер солдат хезмәт итеп кайтып килә икән. Юл буенда бер биек, зур агач тебендә утырган карчыкка очраган. Ул убырлы карчык икән. Карчык әйткән солдатка:
– И улым, шушы агач башына мен (агачның эче куыш икән), шуның төбендә бер чакма ташы булыр, шул ташны алып бирсәнә, – дигән. – Анда төшкәч күрерсең: өч ишек булыр, берсенә керсәң, бер бүлмә булыр. Ул бүлмәдә бер зур сандык бакыр акча булыр. Шуның өстендә бер эт утырыр, күзе чынаяк чокыры кебек зур булыр. Менә сиңа минем яулыгым, син шул эткә шушы яулык белән сугарсын. Ул эт сандык өстеннән төшәр, сиңа тимәс. Акчаны кирәгенчә алырсың. Аннан икенче бүлмәдә дәхи зур сандык булыр, эче тулы көмеш тәңкә булыр. Аның, өстендә дәхи баягы кебек эт ятыр. Дәхи яулык белән сугарсың, янә эт төшеп китәр, акчасын узенә кирәгенчә алырсың. Өченче бүлмәдә дәхи бер зур сандык, эче тулы булыр алтын тәңкә. Янә өстендә эт ятыр. Янә аңа яулык белән сугарсың, эт төшәр, син теләгәнчә алтынын алырсың, – дигән, – миңа шундагы чакма ташын алып бирерсең, мин сине жеп белән тешерермен, – дигән.
Солдат карчыктаы бу сүзләрне ишеткәч, бик күрәсе килгән. Убырлы карчык яулыгын биргән һәм жеп белән солдатны төшереп жибәргән. Солдат төшкән. Убырлы карчык әйткәнчә, бер бүлмәгә кергән. Күрә: сандык өстендә зур эт ята. Солдат яулык белән суккан, эт сандык өстеннән төшкән. Солдат сандыкны ачкан, бакыр акчаны туйганчы алган. Икенче бүлмәгә кергән. Дәхи сандык өстендә күрә: ята зур эт. Аңа дәхи яулык белән суккан. Ул эт тә төшкән, сандыкны ачкан. Күрә: эче тулы көмеш тәңкә. Бакыр акчасын бушата, урынына көмеш тәңкә тутыра туйганчы. Солдат өченче бүлмәгә кергән. Анда дәхи күргән сандык өстендә зур этне. Аңа янә яулык белән суккан. Эт төшкән, сандыкны ачкан. Күрә: эче тулы алтын тәңкә. Көмеш тәңкәне бушата, урынына алтын тутыра да карчыкка кычкыра: «Тарт бауны!» дип.
Карчык сораган:
– Чакма ташын алдыңмы? – дип.
Солдат оныткан икән, кире кереп чакманы алып чыккан. Карчык аркан белән тартып чыгарган. Бу солдат агач башыннан төшкәч, карчыктан мылтыкларын, коралларын алган. Алгач та убырлы карчыкны атып үтергән. Үзе киткән юл белән.
Барып кергән бер калага. Ул кала бу солдатка бик ошап киткән дә шунда тора башлаган. Солдат бик бай булып киткән дә зур кешеләр белән йөрешә башлаган. Акчаны солдат мул тотып, озакка бармаган, акча бетеп киткән. Акча беткәч, йөрешә торган дус-ишләре ташлаган. Хәтта шырпы алырга да акчасы калмаган. Бервакыт солдатка ут кабызырга шырпы кирәк булган. Шырпы таба алмагач, аптырап чакма ташын суккан икән, яндырып булмас микән дип, суккач та этләрнең берсе килеп җиткән: «Ни боерасыз?» – дип.
Солдат әйткән:
– Акча кирәк, – дигән.
Эт: «Хәзер!» – дип, бик күп итеп бакыр акча китереп биргән. Солдат сизгән чакмада хикмәт барын. Солдат янә суккан ташны, икенче эт килеп җиткән. «Ни кушасыз!» – дип. Солдат: «Акча кирәк», – дигән. Эт: «Хәзер!» дип, бик күп итеп көмеш тәңкә китереп биргән. Солдат янә суккан ташны, өченче эт килеп җиткән: «Нәрсә боерасыз?» – дип. Солдат әйткән: «Акча кирәк», – дигән. Эт: «Хәзер!» – дип, туйганчы алтын тәңкә китереп биргән. Янә солдат баеп киткән. Әлеге дуслары янә килә башлаган. Көннәрдән беркөн бер дусы белән солдат йөрергә чыкканнар. Шул вакытта солдат бер бик зур пулат күреп, сораган иптәшеннән:
– Бу ниндәен пулат? – дип.
Иптәше әйткән:
– Бу йортта бер патша кызы тора, багучылар бу кызның атасына: «Синең кызыңны бер солдат алыр», дип әйткәннәр, шуңа күрә патша йортын биек, тәрәзәсез итеп салган да кызын шунда бикләгән, каравылчылар куйган, бер кеше дә кермәсен дип, – дигән.
Кызы янына патша узенең хатыны белән өч көндә бер мәртәбә генә керәләр икән, ди.
Солдат, иптәшеннән ишеткәч бу сүзләрне, кызны бик күрәсе килгән. Солдат кайтып яткан үзенең фатирына. Төн уртасы җиткәч, чакма ташын алып суккан. Хәзер эт килеп җиткән: «Ни боерасыз, хуҗабыз?» – дип. Солдат әйткән:
– Фәлән йортта патша кызы булыр, шул кызны монда китер, – дигән.
Эт: «Хәзер», – дип киткән дә әлеге йортка барып кергән. Патша кызы йоклап ята икән, эт шул көе җилкәсенә салып китергән. Солдат кызны күргәч тә гашыйк булган. Кыз уянмаган. Солдат әйткән эткә:
– Урынына илтеп куй, – дигән.
Эт хәзер илтеп куйган. Иртә белән торгач, патша кызы сөйләгән атасына:
– Шулай, шулай, әллә төшемдә, әллә өнемдә, эт мине өстенә салып бер йортка алып барды. Анда бер адәм тора икән. Шунда илтеп куйды да янә китереп урыныма куйды, – дип.
Патша каравылчылардан сораган:
– Дөресме, бу йортка бер эт кереп, кызымны алып чыгып, янә китереп куйдымы? – дип.
Каравылчы әйткән:
– Дөрес, – дип, – без бик курыктык. Этнең күзе чынаяк чокыры кебек, ут кебек янып тора. Өстенә бер нәрсә салып алып китте дә янә шул нәрсәне китереп куйды, дип, без нәрсә икәнен белмәдек, – дигән.
Кызыннан бу сүзләрне ишеткәч, патша әйткән сакчы хатынга:
– Син янында ят, кем йортына алып барыр, кем эте икән? Аннан соң ул кешене ни эшләтергә белермен, – дип.
Солдатның икенче көнне дәхи күрәсе килгән. Кич җиткәч, сәгать уникедә чакма ташын суккан. Хәзер эт килеп җиткән: «Ни боерасыз?» – дип. Солдат әйткән:
– Кичә китергән кызны алып кил, – дигән.
Эт: «Хәзер», – дип, барып күтәреп алып килгән. Хатын, сизеп, эт артыннан килгән. Эт бер капкага кергән. Хатын шул капкага акбур белән тамга салган да кайтып киткән. Эт кызны янә китереп куйган. Эт кайтып кергәндә күрә капкада акбур белән сызган сызыкны. Эт сизгән дә иллеләп капкага шуның кебек итеп сызган. Иртә белән патша килеп хатыннан сораган:
– Белдеңме? – дип.
Хатын әйткән:
– Белдем, эт кергән капкага акбур белән тамга салдым, – дигән.
Патша әлеге хатын белән киткән тамга салган капканы карарга. Барсалар, һәммә капка шуның кебек тамга белән тамгаланган. Кайсына керергә белмәгәннәр. Кире кайтканнар.
Хатың әйткән:
– Бүген кызның итәгенә аз-аз коелырдай итеп солы салып куярга кирәк, – дигән.
Һәм шулай, хатын әйткәнчә, солы салып куйганнар.
Өченче көн төн уртасында солдат торып чакма ташын суккан, өченче эт килеп җиткән: «Ни боерасызлар?» – дип.
Солдат әйткән:
– Әлегедәй, кызны алып кил, – дип.
Эт: «Хәзер», – дип, алып килгән. Солы аз-маз түгелә барган. Эт янә илтеп куйган. Эт солының, түгелгәнен сизмәгән. Иртә белән торалар. Патша килә хатын белән солы коела-коела барган юлдан. Барып, бер капкага кергәннәр. Солдатны тапканнар. Солдатны төрмәгә япканнар һәм иртәгә каланың уртасына халык җыйдырып асарбыз дип, халыкка игъланнамә таратканнар. Солдат төрмәгә чакманы үзе белән алып кергән икән. Иртә булган. Халыклар җыелганнар. Патша килгән солдат янына. Патша килеп җиткәч тә солдат чакма суккан. Этләр килеп җиткәннәр. Солдат кушкан этләргә патшаны, әлеге хатынны талап үтерергә. Хәзер этләр талап үтергәннәр. Халыклар бик курыкканнар, уйлаганнар җыелган халыклар: «Бу солдат тикмә кеше түгелдер, дип, бер кәрамәт (кадер, хөрмәт) иясе булмага кирәк», – дип. Халыклар бу солдаттан үтенә башлаганар: «Безләргә син патша бул», – дип. Солдат, халыкларның сүзен кабул итеп, кызны алып, бик яхшы гомер кичергәннәр.



Добавить комментарий

WordPress: 26.1MB | MySQL:94 | 1,708sec
Рейтинг@Mail.ru