Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми
Әкиятләр

Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми


Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми
Бик борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булганда, атлар диңгездә йөзгәндә, балыклар җирдә йөргәндә, кешеләр аяк белән күктә очканда, яшәгән, ди, бер балта остасы. Бу балта остасының байлыгы да, мал-туары да булмаган, тик бердәнбер кызы гына булган икән. Бу кызның акыллылыгы, матурлыгы, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле булган. Шуңа күрә бу кызга дөньяда сокланмаган егет калмаган. Төрле җирдән төрле байларга сорап, бу кызга күп кенә башкодалар килә икән. Бик күп мал, дәүләт бирергә вәгъдә итәләр. Әмма бу кыз:
— Миңа мал-байлык кирәкми, миңа чын адәм кирәк,— ди дә икән, бөтен башкодаларны тәмле тел белән озата икән.
Бу ил патшасының өйләнмәгән улы бар икән. Патша малае бу кыз турында халыктан бик яхшы хәбәрләр ишетә дә, үз-үзен тыя алмыйча, бу кыз яшәгән авылга кызны карарга китә. Патша малае кызны бер күрү белән үк моңа гашыйк була һәм шундук бу кызны үзенә хатынлыкка сорый.
Ә кыз моңа:
— Дөрес, син патша, синең кулда бөтен ил, шулай да патшалык һөнәр түгел ул,— ди.— Әгәр миңа өйләнәсең килсә, нинди булса да берәр һөнәр өйрән. Шуннан соң мин сиңа хатынлыкка барырмын,— ди.
Патша малае, кызның мәрҗән кебек тешләре арасыннан чыккан бу сүзләрне ишеткәч, уйга кала. Шулай бераз уйлап торганнан соң:
— Ярар алайса, җан кисәгем, миңа бер елга миһләт бир (Миһләт бирү — кичектерергә вакыт бирү). Мин бер ел эчендә үземә һөнәр өйрәнергә сүз бирәм, аннары сине алырмын,— ди дә саубуллашып чыгып китә.
Бу патша сарайга кайта да, бөтен палас тукучыларын җыеп:
— Кем мине бер ел эчендә палас тукырга өйрәтә алыр, шуны дөнья малы белән бүләкләрмен, ә үзен баш тукучы итәрмен,— ди.
Шунда сиксән яшьлек бер карт тукучы бабай:
— Ярар, падишаһым-солтаным, әгәр әйткән сүзегездә торсагыз, мин сезне бер ел эчендә иң яхшы тукучы итәрмен,— ди.
Шуннан бабай патшаны келәм-палас тукырга өйрәтә башлый.
Бабайлардан калган сүз бар: «Исәпле көн тиз үтә»,— диләр. Шулай бер ел үтә. Патша да тырышып өйрәнүе аркасында бик әйбәт палас тукучы булып китә. Шатлыгыннан, тукучы бабайга әйткән сүзен дә үти: күп мал бирә, үзен баш тукучы итә.
Шулай итеп патша бу атаклы кызга өйләнә. Кырык көн, кырык төн туй ясыйлар. Мин дә анда идем, халык эчте, мин иренемне яладым, күргән күрде, күрмәгән ишетте. Шулай итеп туй да бетте, болар яши башладылар.
Шулай әйбәт кенә яшәгәндә, көннәрнең бер көнендә, бу яшь патша чыга үзенең илен карарга. Илне карап йөргәндә, килеп җитә бер шәһәргә. Шәһәргә керүе була, моның башына капчык кидерәләр дә күтәреп бер арбага салалар. Аннары, авызын, башын томалап, каядыр алып та китәләр. Шул көе, азмы-күпме баргач, моның капчыгын салдырып алалар. Шунда күзен ачып караса, ни күрсен, бу тора бер бик олы бүлмәдә. Бүлмәдә моңардан башка бик күп кешеләр бар икән, бөтенесе шыр диярлек ялангачлар икән. Патша, боларны күргәч, бик курка. «Иа аллам, бу ни могҗиза? Нинди бәлагә төштем? Мине монда ни эшләтерләр икән?»— ди дә телсез кала.
Шул килеш бу аптырап утырганда, моның янына бер кеше килә дә:
— Нәрсә шаккаттың? Монда кием кирәк түгел,— дип, моның киемнәрен чишендереп алып та китә.
Теге кеше моның киемнәрен алып киткәч, аның артыннан ишекләр шалтырап бикләнгәч, моның янына теге ялангач кешеләр килеп:
— Син ничек бу ерткычлар кулына эләктең?— дип сораша башлыйлар.
Хәйран калып бераз торгач, башына акылы килә, сөйли башлый.
— Бу нинди җир, нинди халык, мин кайда?— дип сорагач, бу кешеләр моңа:
— Без фәлән шәһәрдә, ә безне нәрсә эшләтәләр, бер дә белмибез. Нәр көн арабыздан йөз кешене, алып китәләр. Киткәннәрдән беркемнең дә кире кайтканы юк,— диләр.
Болар шулай сөйләшеп торганда, бүлмәнең икенче ягыннан ишек ачыла да, болар янына кулларына хәнҗәрләр, кылычлар тоткан берничә кеше килеп керә. Керәләр дә ялангач халыктан берничә кешене алып та китәләр. Шул төркемгә бу патша да эләгә. Тар, кысан җир асты юлы белән барганда болар бик күп өем-өем итеп өйгән кеше сөякләре күрәләр. Ачлыктан, төрле җәфалардан, аннан да бигрәк авыр эшләрдән үлгән, ди, ул адәмнәр.
Патша бу хәлне күргәч, бик каты курка. Шулай да бер хезмәтче янына килә дә:
— Сезнең хуҗагыз кем, кая ул? Миңа бик кирәк иде ул,— дип сорый.
Теге кеше моңа карап көлеп куя да:
— Хуҗаны күрмәсәң дә, синең майны ничек сыгарга белербез,— ди.
— Юк, син көлмә, мин аңар бик күп файда итәргә телим,— ди патша.
Бу кеше, «күп файда» дигән сүзне ишеткәч:
— Әйт, нинди файда итәсең соң?— ди.
— Мин бик яхшы паласлар тукый беләм. Мин тукыган паласларны патша йортына илтеп сатсагыз, минем бүтән эшемнән алган файдадан йөзләтә артык файда алырсыз,— ди моңа патша.
Шул вакыт теге кеше моны алып керә бер бүлмәгә. Боларның хуҗасы шул бүлмәдә икән. Патша үзенең бик яхшы паласлар суга белүен әйтеп бирә. Шуннан соң хуҗа, патшага киемнәр киендереп, бер бүлмәгә палас тукырга илтергә куша.
Моңарга киемнәр бирәләр, палас тукырга кирәк-яракларны бирәләр. Шулай итеп, бу эшкә тотына. Бер ай булды дигәндә, бер бик әйбәт палас тукып бетерә. Инде тегеләр икенче палас тукырга моңа кирәк-яракларны бирәләр. Ә паласны патша йортына сатарга алып китәләр.
Ярар, болар юлда барсыннар, ә патша паласын тукып ятсын, ә без сезнең белән китик патша йортына.
Патшаның хатыны иренең китеп кире кайтмаганын беркемгә дә белдертми. Үзе иренең киемнәрен, таҗын киенеп, ил белән хөкем кыла. Патшаның югалганына ике ай тулганда, тегеләр патша сарае янына патша тукыган паласны сатарга киләләр. Шунда патша йортындагы бөтен халык бу паласка бик сокланалар, сатып алмакчы да булалар, әмма паласның кыйммәтен җиткерә алмыйлар. Бу хәбәр патша хатынына ишетелә. Патша хатыны паласны карый да шундук аны ире тукыган икәнен танып ала, чөнки ире паластагы гөлләр арасына яшереп кенә үзенең исемен язып куйган була. Патша хатыны, сатучылар сораган хакны биреп, паласны ала да:
— Тагын шундый паласларыгыз булса, миңа китерегез,— ди.
Шулай итеп, патша тоткында ике ел ята. Шул вакыт эчендә ун палас тукый. Тукыган паласларына үзенең нинди шәһәрдә, нинди җирдә икәнен бөтенесен яза. Ә теге палас сатучылар, моны бер дә сизмичә, паласларны илтеп патшаның хатынына саталар икән. Унынчы паласны китергәч, патша хатыны әмер бирә:
— Мең солдатлы гаскәр әзерләргә, палас сатучыларны кулга алырга!— дип.
Патша хатынының әмере үтәлә: гаскәр әзер була, палас сатучыларны кулга алалар. Шуннан патша хатыны, ак атка атланып, гаскәр белән ире тоткында яткан шәһәргә китә.
Шул шәһәргә барып җиткәч, бу шәһәр халкы патшаны бик хөрмәтләп каршы ала. Шулай да патшаның бу хәтле гаскәр белән килүеннән куркалар.
Патша хатыны паласларда язган адрес белән барып керсә, күзләре белән ни күрсен, бу йорт шәһәр башлыгының йорты булып чыга.
Патша хатыны йортны тентергә, йорт хуҗасын, бөтен йорт халкын кулга алырга әмер бирә. Бер бик олы подвалдан исәбе-хисабы булмаган кеше сөякләре чыгаралар, бер сарайдан кеше киемнәре чыгаралар, ә бер бүлмәдән сәләмә генә киенгән, сакалы, чәче бик озын булып үскән, үзе бик арыгаеп беткән патшаны чыгаралар.
Патша хатыны ирен күргәч үк таный, әмма кемгә дә сиздерми. Тик:
— Моны аерым бер атка атландырып, патша йортына алып барырсыз,— ди.
Бер сарайдан шулкадәр алтын-көмеш чыга — исәбе-хисабы да юк. Бу эшкә бөтен халыкның исе китә.
— Без шәһәр башлыгыбызны бик яхшы, изге кеше дип белә идек,— диләр.— Ә ул кеше канечкеч ерткыч икән,— диләр.
Шуннан патша хатыны шәһәр башлыгын, аның эшчеләрен бер рәткә тезәргә, ә теге ялангач кешеләрне киендерергә куша.
Бу эшләр беткәч:
— Бу шәһәр башлыгыннан, аның кешеләреннән кем ничек үч аласы килә, шулай үч алыгыз, тик берәм-берәм генә,— ди.
Шуннан соң иң әүвәл теге ялангач халык шәһәр башлыгыннан, аның кешеләреннән үч ала, аннан бөтен шәһәр халкы үч ала. Шулай итеп боларны җәзалап үтерәләр.
Патша хатыны бөтен малны ярлыларга бүлеп биреп бетерә дә, үз ирен алып, гаскәре белән кайтып китә.
Патша йортына кайткач, ирен мунча кертә, сакалын-чәчен кырыктыра, патша киемнәрен кидерә дә:
— Йә, карт, синең һөнәрең үзеңне үлемнән коткарды, ә патша булуың бер тиен дә файда бирмәде. Шуңа күрә бабайлар: «Көнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми»,— дип әйткәннәр,— ди.
Шуннан патша үзенең хатынына бик зур рәхмәтләр әйтеп, бик тату итеп яши башлыйлар.
Шунда әкият тәмам. Сөйләгәнне ишеткән идем, үзем күрмәдем.



Добавить комментарий

WordPress: 26.12MB | MySQL:93 | 2,761sec
Рейтинг@Mail.ru