Кемгә читенрәк
Әкиятләр

Кемгә читенрәк


Кемгә читенрәк?
Ир белән хатын булган. Алар күп вакытта юк кына эш өчен дә талаша торган булганнар. Ире әйтә икән:
— Минем эш күп, миңа читенрәк,— дип.
Хатыны әйтә икән:
— Минем эш күп, миңа читенрәк,— дип.
Шулай талаша торгач, болар бервакыт җәй көне эшләрен алышканнар: хатыны басуга сукага киткән, ире өйдә калган.
— Бел аны,— ди хатыны,— көтүдән йоклап калма, сыерларны, сарыкларны чыгар. Чебешләрне туйдыр, карчыга — фәлән алмасын. Мин кайтуга аш хәзерлә, күмәч пешер; май язасы, ярма төясе бар,— ди. Үзе кичтән үк китә.
Ире иртә белән торып хәзерләнгәнче көтү киткән була. Сыерларын, сарыкларын көтүгә үзенә куып илтергә туры килә. Аннан кайта да, чебешләрне карчыга алмасын дип, барысының да аякларыннан бау белән алдырып, тавыкка бәйләп куя. Аның күргәне бар икән. Хатыны бер үк вакытта камырын да изә, ярманы да төя. Бу да шулай итмәкче була. Камырны да изә, ярманы да төя. Берочтан чүлмәк белән сөтне биленә тага: «Ярма төелгәнче, май да беррәттән язылып бетәр»,— дип. Ул арада булмый, тышта тавык чырылдый башлый. Чебешләрнең чыелдаулары ишетелә. Ир тизрәк чыкмакчы, ни бар икәнен күрмәкче була. Ашыгып чыкканда гына абына да егыла. Билендәге чүлмәк чәлпәрәмә килә, сөтнең тамчысы да калмый. Йортка чыкса, ни күрсен: зур бер карчыга бер чебешне эләктергән дә югары күтәреп бара. Теге чебешнең аягына бүтәннәре дә, тавык үзе дә бәйләнгәнгә күрә, алар да ияреп менәләр. Шулай итеп, карчыга чебешләре белән бергә тавыкны да күтәреп китә.
Ир тышта арлы-бирле маташкан арада, өйгә бозау керә дә камыр кисмәген аудара. Камыр түгелә, бозау ялый бирә. Төяргә хәзерләнгән ярма да буш калмый, бозау аңар да җитешә. Ул арада мичтәге ут та сүнеп бетә.
Күмәч тә, ярма да, май да — берсе дә булмый кала. Ашны әйтәсе дә юк.
Хатыны кайта. Тиз генә атын тугара да өйгә керә.
— Тавык белән чебешләр кайда?
— Карчыга алып китмәсен дип, мин ал арның барын бергә бәйләп куйган идем. Бик зур карчыга килгән дә барын берьюлы күтәреп тә киткән? Мин күреп кенә калдым,— ди ире.
— Аш хәзерләдеңме соң?
— Кая,— ди ире,— аш хәзерләргә әле монда, мичтә ут та сүнеп беткән.
— Май яздыңмы?
— Яздым сиңа менә! Ашыгып йортка чыгадыр идем, абындым да егылдым. Чүлмәк белән сөтне билемә таккан идем, чүлмәк ватылды. Сөтне этләр эчеп бетерделәр,— ди бу.
— Соң, бу идәндә нәрсә түгелгән тагын?— дип сорый хатыны.
— Каһәр тигән бозау,— дип тиргәнә ире,— мин тышка чыккан арада өйгә кергән дә камырны да түккән, ярманы да чәчеп бетергән.
— Күп эш эшләгәнсең икән,— ди хатыны.— Мин исә үз җиребезне сукалап бетердем дә кешедән иртә кайттым,— ди.
— Әй! Анда бит ике кулыңа бер эш, ә монда кырык эш: анысын эшлә, монысын кара, тегесенә җитеш, кая аны башкарып бетерәсең,— ди ире.
— Соң мин ничек көн саен башкарып торам? Менә шулай шул. Юкка талашма, хатыннарның бер эше дә юк дип,— ди.



Добавить комментарий

WordPress: 24.26MB | MySQL:90 | 1,640sec
Рейтинг@Mail.ru