Кыйныйлар да кыйныйлар
Әкиятләр

Кыйныйлар да кыйныйлар


Кыйныйлар да кыйныйлар
Борын-борын заманда, без яшь чагында, егет булып үсеп җиткәч, әти, әни, мин — өчәү генә калдык гаиләдә.
Ярар. Мине өйләндерәселәре килә. Менә бер кыз димлиләр инде миңа.
— Бу — акыл да утырткан, бик әйбәт кыз, менә шуның белән торырсың,— диләр.
Димли торгач, күндерделәр — бу кызны алдым.
Өйләнгәч, бер заман урамда йөридер идем, бер җирдә янгын чыккан. Мин бардым да янгын сүндерүчеләргә:
— Алла куәт бирсен!— дип кычкырдым.
Кыз мине шулай өйрәткән иде: «Эшләгән кешеләрне күрсәң, «алла куәт бирсен» дип әйтерсең»,— дип. Ә тегендә мине эләктереп алдылар да:
— Монда нинди куәт, менә сибәргә кирәк!— дип, мине тәпәләделәр яхшы гына.
Ярар. Кайттым да хатынга сөйләдем:
— Хатын, мин әйтәм, менә шулай, синең өйрәтү белән йөргән идем, мине кыйнадылар бит,— дим.
— И… алай йөриләрмени андый чагында,— ди,— менә шунда, чиләк алып, су сибәргә кирәк иде,— ди, хатын әйтә, тагын мине өйрәтә инде.
Ярар. Хәзер тагын карап-карап йөрим инде, кайда су сибәсе дит Хатын өйрәткәнне тыңларга кирәк бит.
Ярар. Йөрим, бер җирдә чучка суялар. Ут якканнар, чучканы өтәләр йонын.
Һәй, барсам яннарына, чиләк белән су да утыра янында, юарга дигән. Алдым да сибеп торып җибәрдем суны чучкага. Чучка шартлап ярылды. Менә мине кыйныйлар тагы тегеләр. Кыйнадылар-кыйнадылар да, тагын хатынга кайтып әйттем:
— И хатын, мин әйтәм, синең өйрәтү белән йөрсәң!.. Менә шул кешеләр, мин әйтәм, чучка суялар иде. Барып су сипкән идем, мине кыйнадылар.
— Әй-әй,— ди,— алай йөриләрмени аны,— ди.— Андый чагында,— ди,— «сугымыгыз симез булсын» дип кычкырырга кирәк иде,— ди, хатын әйтә инде.
Алай икән. Тагын карап йөрим инде мин. Йөрим-йөрим, бер дә кычкырыр җир юк. Бер заман түбән очтан кайтып киләдер идем — бер үлгән кешене күтәреп баралар бит зияратка.
— Сугымыгыз симез булсын!— дип кычкырдым.
Һәй… тегендә арттан баручылар менә мине кыйныйлар.
Тагын кайттым хатын янына.
— Менә, хатын, мин әйтәм, шул кеше үлгән. Шуңа «сугымыгыз симез булсын» дип кычкырган идем, тагын кыйнадылар. Хәзер нишлисе инде?
Бу әйтә:
— И… андый чагында,— ди,— ул кешегә «гүр туфрагың җиңел булсын!» дип кычкыралар,— ди.
Хәзер тагын йөрим инде, шулай кычкырырга кеше кирәк бит миңа. Нәкъ безнең күршедә генә байлар иде. Бу байның малае өйләнгән. Монда яшь киленгә су юлы күрсәтергә төшкәннәр.
Мин бардым да:
— Гүр туфрагың җиңел булсын!— дип кычкырдым.
Һәй… тегеннән исерек кешеләр чыктылар да тагын мине тукмыйлар. Тукмадылар-тукмадылар да, тагын кайттым хатын янына.
— Хатын, мин әйтәм, менә шулай шулай булды.
— И… андый чакта,— ди,— бии-бии, җырлый-җырлый барырга кирәк иде яшь килен каршысына,— ди.
Тагын чыктым да йөрим. Бии-бии, җырлый-җырлый барырга кирәк ич инде. Йөридер идем, бәтәч!— бозау кайтмаган лабаса.
Чыгып киттем басуга бозау эзләргә. Анда бер аучы поса — поса гына бара. Һәй, мин моның янына бии-бии, җырлый — җырлый киттем. Бу куян атарга бара икән, куяны куркып чапты да моның:
— Менә мин аны атып аладыр идем, син генә куркыттың,— дип, тагын кыйный бу мине.
Тагын кайттым хатын янына.
— Хатын, мин әйтәм, менә шулай-шулай булды, ничек кенә итәсе, бер дә уңайга өйрәтмисең бит, хатын,— дим.
— И… андый чагында,— ди,— кеше куян атарга утырган чагында,— ди, хатын әйтә,— сиңа кача-поса гына барырга кирәк иде,— ди,— үрмәләп кенә,— ди.
Ярар. Хәзер үрмәләп барырлык җир кирәк бит. Йөрим — йөрим, су буена төштем казлар эзләргә. Казлар эзләп йөридер идем, бер карчык кер юып ята су буенда. Әй киттем мин моның янына үрмәләп кенә, барам елга кырлап әкрен генә, теге карчык керне юа да елга кырына өя. Башын калкытып карады да мине күрде ләбаса. Мине күргәч, теге кулындагы кере белән менә миңа бирә башлады…
— Үткән юганда да бер керем югалган иде,— ди,— син йөрисең икән урлап,— ди.
Тагын эш чыкмады. Ләчкелдәтеп суга батырып бетерде бу.
Кайттым да ул хатынны аердым. Кабат икенчене алдым. Монысы белән бик әйбәт торабыз әле алай.



Добавить комментарий

WordPress: 24.05MB | MySQL:90 | 1,513sec
Рейтинг@Mail.ru