Сәяхәтче кыз
Әкиятләр

Сәяхәтче кыз


Иң борыңгы әкиятнең кем тарафыннан, нинди дәвердә чыгарылуын тарих белеп бетерми. Шулай да әкиятләрне сабый бала да, зурлар да бик яратып сөйли һәм тыңлый. Татар халык әкиятләре дә буыннан буынга күчеп безгә кадәр яшәп килә. Төрле сюжетларга бай булуына карамастан, әкиятләрнең үз рухи кыйммәте, мәгънәсе бар, әкиятләр кешене тәрбияли. Әкият — тормыш дәреслеге дисәң дә ярыйдыр, чөнки анда кешеләрнең үзара мөнәсәбәте чагыла.

Сәяхәтче кыз

Элек ашлыкларны ындырга куялар иде, кибәннәр итеп. Безнең ындыр авыл читендә иде. Бервакыт шул ашлыкларга кош төшә башлады. Элек тә хәзерге кебек самогон кайнату бар иде. Әти бер бидрә самогон алып, кибән төбенә илтеп куйды. Кошлар зур күркә кебек иделәр. Шул кошлар исерсен дип, әткәй самогонны зур савытка салып куйды.
Иртән дүрт-биш кыз бардык, теге кошлар исерешеп яталар, канатлары шәлперәеп төшкән. Без бер бау алдык та, кошларны аягыннан бәйләдек тә, мин бауны билемә бәйләдем. Шуннан соң су буена төштек. Кошлар су эчә, канатларын кага башладылар, аннары «корыйк-корыйк» диделәр дә, очтылар да киттеләр. Мин әле бәләкәй идем ул чакта. Халык кычкыра:
— Бер кызны алып киттеләр,— дип.
Авыл өстеннән, урманнар өстеннән очып барабыз. Сарна — кыйган дигән сазлыкта күллек бар, «корыйк-корыйк» дип, суга төшә башладылар. Минем бау өзелде дә, суга килеп төшеп, баттым. И ятам сазлыкта, и ятам.
Бервакыт күзем ачсам, минем янга бер зур әйбер якынлашып килә. «Әллә аю инде»,— дип уйладым. Әти: «Әгәр тик кенә, кыймылдамыйча гына ятсаң, аю кешегә тими»,— дигән иде, шуны уйлап ятам. Теге нәрсә килеп аяк-кулымны ялый башлады. Аяк очына килеп утырды — кыймылдамый да ятам. Бервакыт теге кыймылдамый башлады. Мин бер күземне генә ачып карадым да ипләп кенә тегенең койрыгыннан эләктереп алдым. Аю кузгалып китте, чаба да чаба бу, сазлыктан алып чыгып, мин койрыгына ябышып барам бит инде. Әй чапты аю, әй чапты, мин аны җибәрмәдем. Әлшәй юлында бер каен бар иде, шунда китереп бәрде, кулда аюның койрыгы калды. Шуннан мин аюның койрыгын болгый — болгый, җыр җырлап өйгә кайтып киттем. Кайтканда әти — әнине, туганнарны очраттым. Алар мине эзләргә чыкканнар икән инде.
Шул вакыттан бирле аюлар койрыксыз йөри дә инде.



Добавить комментарий

WordPress: 24.03MB | MySQL:90 | 1,531sec
Рейтинг@Mail.ru