Солдат балтасы
Әкиятләр

Солдат балтасы


Иң беренче әкиятнең кайсы адәм тарафыннан, кайсы гасырда уйлап табылганын кем дә белми. Шуңа карамастан әкиятләрне малайлар-кызлар да, әби-бабайлар да бик хөрмәт итә. Татар халык әкиятләре дә чордан чорга күчеп шушы чорга тикле килеп өлгәшкән. Һәртөрле могҗизави хәлләргә нигезләнүенә да карамастан, әкиятләребезнең үз нәтиҗәсе, мәгънәсе бар, әкиятләр кешегә юл күрсәтә. Әкият — тормышның көзгесе дип тә әйтсәң мөмкин, чөнки анда халыкның гасырлар буена тупланган тәҗрибәсе чагылыш таба.

Солдат балтасы

Борын-борын заманда бер солдат сугыштан кайтып килә, ди. Моның өстендә иске шинель, аркасында биштәре бар икән. Бүтән бер нәрсәсе юк, ризыгы да юк. Хәзер бу кайта-кайта ара-талчыга да бер урман кырыена килеп утыра. Куак төбендә ял итеп утырган чагында күзе төшә бер балтага. Сапсыз балта ята. Хәзер инде бу уйланып утыра: «Тукта, мин бу балтаны алып салыйм әле,— ди,— капчыгымда әйбер дә юк, бик авыр булмас»,— ди. Алып сала бу биштәренә теге балтаны.
Хәзер инде бара-бара бу тагын икенче бер урманга килеп керә. Кич тә булып китте, ашыйсы да килә, нишләргә инде хәзер? Бара-бара урман арасында бер кечкенә йорттан ут күренә. Хәзер барып керә йортка. Тәрәзәсеннән карый, ул бер генә тәрәзәле кечкенә йорт була инде,— бер карчык җеп эрләп утыра.
— Әй әби,— ди,— син мине фатирга керт әле,— ди.
Карчык чыгып, моны кертә. Солдат чишенә, моның ашарына бернәрсәсе юк. Бу карчыктан да сорый алмый инде ашарга, ояла.
— Әй әби,— ди,— минем капчыгымда бер балтам бар, син шуны пешереп бир әле,— ди.
Карчык кабыза учакны, балтаны юып сала казанга. Балта кайный, кайный, кайный — һич пешми.
— Әй улым,— ди.— Һич кенә дә пешерә алмыйм бу балтаны,— ди.
— Син, әби, аңарга бераз бәрәңге турап сал,— ди.
Карчык юып, турап сала бәрәңгене дә тагын кайната.
— Инде, улым, бәрәңге дә пеште, балта пешми,— ди.
Солдат әйтә:
— Хәзер инде син аңарга, тәтәй, он да буташтырып сал инде,— ди.
Он да буташтырып сала инде хәзер. Тагын кайный, кайный — балта һаман пешми.
— Хәзер, улым, нишләргә инде, балта пешми бит,— ди.
— Ярар, тәтәй, икенче пешәр әле,— ди,— аның ашын алып ашыйк,— ди.
— Ярый, үзем дә бик талчыктым,— ди, карчык әйтә. — Тагын кайнатыр хәлем юк,— ди
Ашны китереп утырта карчык.
— Менә, улым, аш,— ди.— Балтаңны пешерә алмадым инде,— ди.
Ярый, хәзер солдат ашны ашый, җәелеп, тирләп. Тамак туя, рәхәтләнеп йоклый. Иртә торып, китәргә җыенганда әби әйтә:
— Улым,— ди,— балтаңны ал, тагы кирәк булыр,— ди.
Балтаны ала да бу, чыгып китә. Шул балтаны авыл саен пешертеп, солдат үзенең туган-үскән авылына туган-тумачалары янына кайтып ирешкән, ди.



Добавить комментарий

WordPress: 24.17MB | MySQL:91 | 2,036sec
Рейтинг@Mail.ru