Холыксыз хатын
Әкиятләр

Холыксыз хатын


Холыксыз хатын
Борын заманда бер кире хатын булган. Ире «ашыйсым килә» дисә, чәй куя икән, «чәй эчәсем килә» дисә, аш пешерә икән.
Бервакытны ире базардан кайта да:
— Карчык, ашарга юкмы?— ди.
Теге:
— Ашарга юк,— ди,— чәй куям хәзер, чәй эчәрсең,— ди.
— Ә минем чәй эчәсем килми бит, ашыйсым килә,— ди.
— Ярар, ярар, менә хәзер чәй куям,— ди.
Шулай итеп, иренә һаман каршы эшли икән. Шундый кире булган инде ул.
Бер дә бер көнне моның ире: «Бу хатыннан котылып булмый, моны урманга алып барыйм да адаштырыйм»,— дип, алып китә моны урманга. Урманда йөри торгачтын, бер ташландык искергән кое очрый. Ире әйтә хатынына:
— Син, карчык, якын барма,— ди,— төшеп китәрсең,— ди.
Хатын әйтә:
— Барыйм әле, барыйм, карыйм әле, карыйм,— ди.
Бервакыт якын барган иде, шуды да төшеп китте, ди, теге коега. «Котылдым бу хатыннан»,— дип әйтте, ди, ире.
Шуннан ире тынычланып өйгә кайта инде. Йокларга яткач, уйланып ята бу: «Моны калдыруын калдырдым да коеда,— ди;— туганнары миннән сорарлар бит,— ди: «Хатыныңны кая куйдың?»— дип әйтерләр,— ди,— мин моны иртәгә барып чыгарыйм инде»,— ди.
Иртән бер-ике дилбегәне ялгап китә бу теге коега. Килеп җитә. Шуннан дилбегәне төшерә-төшерә дә тартып карый, төшерә-төшерә дә тартып карый. Тагын тартып караган иде — авырайган дилбегә. Хәзер тарта бу чын көчкә, чыгара башлый. Тарта, тарта, караса — Дию пәрие чыгып килә, ди. Хәзер бу төшерергә чамалый кире. Кире төшерә башлагач, Дию пәрие әйтә:
— Зинһар, мужик, төшермә, чыгар,— ди,— мин сиңа нәрсә кирәк, шуны бирәм,— ди.
Шуннан бу чыгара моны.
— Менә, мужик,— ди,— ничәмә йөз еллар шушы коеда яткан идем мин,— ди,— төште бер кире хатын,— ди,— һич тынычлык бирми бит,— ди.— Шул хатыннан туеп, чыктым мин,— ди.— Сиңа нәрсә кирәк, шуны эшлим,— ди.
Мужик әйтә:
— Ул минем хатын иде,— ди.
— Синең хатын булса, син аны чыгарма,— ди,— ә мин сиңа хатын табам,— ди.— Мин хәзер падиша кызы янына барам,— ди,— аны җүләрләндерәм,— ди,— беркем дәвалый алмаслык итәм,— ди.— Шуннан падиша гәҗиткә бастырыр,— ди: «Кем дә кем кызымны дәвалый алса — үзенә бирәм, фәлән кадәр мал белән»,— дип,—ди.— Менә мин сиңа яфрак куям, шушы яфрак белән барып, син аны дәваларсың,— ди.
Шуннан бер-ике атна йөри мужик. Бер-ике атнадан соң гәҗиткә чыга бит: «Падишаның кызы җүләрләнгән, кем дә кем дәвалый — үзенә бирәм мал белән»,— диелгән.
Шуннан бу мужик китә инде. Барса, Дию пәрие дә анда. Дию пәрие әйтә:
— Бар, бар, төзәт,— ди, тегеләргә күренми, ә моңарга күренә инде.
Падишадан рөхсәт сорап керә бу. Кыз бер бүлмәдә ята җүләрләнеп. Мужик Дию пәрие кушканча эшли, дәвалый инде. Кыз төзәлә. Кыз төзәлгәчтен, патша, бу мужикка кызны биреп, берничә атка мал төяп, кайтарып җибәрә.
Дию пәрие әйтә:
— Мин хәзер икенче патша кызы катына барам менә шушылай җүләрләндерергә,— ди.— Аны да гәҗиткә басарлар,— ди.— Син шушы кызга риза бул инде, теге кыз катына бара күрмә тагын,— ди.— Аның катына барсаң, мин сине ашармын,— ди.
Ярар. Моңар күпме айлар үткәч, икенче патша да чыгара бит гәҗиткә үзенең җүләрләнгән кызы турысында. Шуннан бу мужик анда да бара. Барып керсә, Дию пәрие ята, ди, шунда сузылып.
— Ник килдең, мужик, харап итәм бит, ашыйм сине,— ди икән.
— Мин кыз өчен килмәдем,— дип әйтә, ди, мужик,— кое төбеннән теге хатын чыккан, менә шуны хәбәр итәргә килгән идем мин синең янга,— дип әйтә, ди.
Дию пәрие:
— Нүжәли дөрес?— дип әйтә, ди. — Ату мин Каф тавы артына ычкынам, киттем, кызың да кирәкми, үзең дә кирәкми,— дип әйтә, ди.
Каф тавы артына качты, ди, Дию пәрие, теге кире хатыннан куркып.



Добавить комментарий

WordPress: 24.19MB | MySQL:91 | 2,150sec
Рейтинг@Mail.ru