хатын-кызлар өчен
Файдалы

Ирең яратсын өчен


Бу язманың да кайдан килеп эләккәнен төгәл генә хәтерләмим. Заманында мин хатын-кызлар өчен рус телендә берничә сайт алып бардым. Бәлки, шундый сайт өчен русчага тәрҗемә итәргә дип берәр татар матбугатыннан алып куйганмындыр. Язманы ошатып, үз хатыныма укыту өчен генә җыеп куйган булуым да бар. Ләкин хикмәт анда түгел. Кызыклы фикерләр бар монда. Аны кәрзингә ыргытып булмый бит инде — жалкы. Теләсәгез — укыгыз. Түбәндә — бик кызыклы язма, хатын-кызлар өчен.
* * *
Акыллы кеше чит кеше ялгышларында өйрәнә диләр. Зирәк хатын-кыз, әлбәттә, шулай итә. Гаилә учагын саклау, ирең өчен гомер буе бердәнбер булып калу – синең үз кулында бит! Ирең үзенә генә карап торсын дисә, хатын-кыз менә нинди хаталардан сакланырга тиеш:

* Бертуктаусыз өйрәтеп торудан, истерикага бирелүдән. Болай итеп кенә әлләни кыралмассың, ә менә иреңнең ачуын чыгарып, аның кыска вакытлы дошманына әйләнүең бик тә мөмкин.

* Аның артыннан күзәтмә, эзәрлекләмә. Синнән башка каядыр барырга хакы бар бит инде аның?! Аннан соң, бер-береңнән бераз аерылып торсаң, сагынып күрешергә дә әйбәт була. Аеруча, хатын-кызлар өчен…

* Аны үзгәртергә тырышма. Чынлыкта нинди бар – шул килеш ярат аны. Гомумән, кимчелекләрен эзләргә тырышма, күбрәк уңай сыйфатларына игътибар ит.

* Үзеңне кулыннан бер эш килми торган кеше кебек тотма – аңа гына салынма. Бертуктамый, йә «йозак ачылмый», йә «ипи бетте, алып кайтырсың» дип шалтыратма: ачуын чыгарырсың, үзеңнән күңелен суытырсың. Хатын-кыз ул бөтен нәрсәне дә эшли ала.

* Онытма – хатын күп төрле булырга тиеш ул. Бүген – дәртле, иртәгә – менә дигән ашарга пешерүче, берсекөнгә – тагын ымсындырып торучы… Ирен яуларга теләгән хатын-кызлар өчен бернинди дә киртә юк.

* Нәрсәдер хакында сөйләргә теләми икән – иреңне ачылырга мәҗбүр итмә. Кайбер әйберләр хакында кәефнең ниндилегенә карап кына сөйләп була бит. Ирексезләп сөйләвен сорый башласаң, давыл куптарырга да күп сорамас.

* Көнләшмә. Көнләшү – үзе-үзеңә ышанмау билгесе ул. Аның артында яныңдагы кеше белән идарә итәргә омтылу теләге дә ята. Гел көнләшеп тору яхшыга илтмәячәк. Бөтен нәрсәдән шикләнү аркасында киләчәктә мөнәсәбәтләр тәмам бозылырга да мөмкин.

* Көттермә. Каядыр барырга җыенсак, хатын-кыз бик озак күлмәк сайлый, буяна-төзәтенә башлый. Вакытында әзер булмау – ир-атның иң ачуын китергән нәрсә ул.

* Ул үзе яныңда булганда, ирең хакында беркайчан да башкаларга сөйләмә. Бигрәк тә – кимчелекләре хакында. Мин-минлегенә тисәң, ул моны бик озак онытмаячак.

* Яңа күлмәккә күзегез төштеме, тик аны сайлашырга иреңне чакыру бик үк дөрес фикер булмас. Моның өчен дус кызлар бар. Сатып алган әйберләр артык күбәеп китсә, күтәрешер кайтырга, дип иргә дә эндәшергә ярый.

* Иреңнең әнисен – кайнанаңны хөрмәт ит. Син яраткан бу кешегә гомерне ул биргән бит. Ирләрнең күбесе әниләре турында начар сүз әйткәнне күтәрми.

Әлбәттә, бу киңәшләр хатын-кызлар өчен тәгаенләнгән. Тик аны хатын-кыз гына түгел, ә ир-ат та белергә тиештер. Ничек кенә булмасын, бәхетле яшәгез.

------------
WordPress: 24.2MB | MySQL:57 | 2,405sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика