грипптан сакланыгыз
Файдалы

Җәйге грипп


Пыр туздырып эшләп йөргәндә, салкын тиде. Йөрсәң дә бер хәл иде әле ул, өстәл башында язып утырган килеш. Җәй булгач, ачык бит инде өйнең бөтен җире. Шуннан берәр чирле җил килеп кагылдымы — чат ябышты, заразы. Ничек котылырга, котылсам башкаларга да:”Чир-чорны өстәл башына якын китермәгез,” — дип акыл өйрәтергә уйлап торганда, “Сөембикә” журналы сайтындагы бер язмага тап булдым. Аны Лилия Гәрәева 2 августа ук әзерләгән булган. Мин генә күрмәгәнмен, күрсәм — сакланган булыр идем. Шуны сезгә дә тәкъдим итәм. Берүк авырый күрмәгез — әле минем яңа китапны укыйсыгыз да бар бит.

30 градуслы эсседә каян килсен ул грипп, дисезме? Юкка! Быел Татарстанда җәй айларында да грипп һәм вируслы инфекцияләр белән авыручылар күп икән «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, узган атнада гына да ОРВИ диагнозы 5 мең 677 кешегә куелган. Табиблар әйтүенчә, бу эпидемиологик чик түгел.

Кышкы чордан аермалы буларак, җәй көне грипп белән чирләгәндә ашказаны-эчәк проблемалары да баш калкыта башлый. Аның сәбәпчесе – энтеро-, коксаки-, эховируслар. Җылы, дымлы, бөркү мохиттә алар рәхәтләнеп яши һәм коточкыч зур тизлектә үрчи. Кеше күп җыелган ябык бинада, автобус, метрода, кибеттә вирус эләктерүе бик тиз. Чөнки ул һавадагы микроскопик су тамчыларына ияреп, тоткычларга, урындыкларга утыра, акчага ияреп йөри. Һава белән бергә безнең эчебезгә үтеп керә. Инфекция белән очрашуыбызны хәтта сизмибез дә.

Вирус борын, авыз куышлыгының, тын юлларының лайлалы тышчасын эретеп, күзәнәккә үтеп керә һәм ниндидер сәбәп белән иммунитет аны «күрми» кала икән, авыру өчен бөтен шартлар да туды дигән сүз. Үтәли җил дә вирус йоктыру куркынычын көчәйтә, эсседән кинәт кенә суыкка күчү дә…

Салкын тиюдән аермалы буларак, грипп чире кинәт башлана. Гадәттә кичкә каршы кисәк кенә температура күтәрелә, баш чатный. Йөткерү, томау кебек әйберләр булмый (алар өченче көнгә генә башлана). Кайчак тамак төбе дә авыртып торган кебек була.

Бөтен кешенең дә беренче хатасы: тиз генә температураны төшерергә омтылу. Бу дөрес түгел, чөнки температураны күтәреп, организм вирустан арынырга омтыла. Алай да тән кайнарлыгы 39 градустан югары булып, калтырата, тән сызлый икән, аны бераз төшерергә була. Балалар өчен чик – 38,5 градус.

Икенче кагыйдә – мөмкин кадәр күбрәк су эчү. Вируслар үрчеп, күзәнәкне үтерә. Шунлыктан организмда интоксикация – агулану башлана. Су организмны эчтән юдыра. Суны С витаминына бай гөлҗимеш компоты, ялкынсынуны баса торган үләннәрдән булган ромашка, шалфей, юкә чәчәге, бака яфрагы (ул табигый антибиотик булып санала) чәенә алыштыра аласыз. С витамины күзәнәкнең мембранасын ныгыта. Кура җиләге чәе дә әйбәт.

Өченче кагыйдә – мөмкин кадәр күбрәк ятып тору. Көчен башка әйбергә сарыф итмәгәндә, организм вирусны тизрәк җиңә.

Вируска каршы препаратларны беренче көннән үк куллана башларга кирәк. Гадәттә, аларны 7 көн эчәләр.
Грипп төрле органнарда ялкынсыну кузгатуы белән хәтәр. Бигрәк тә колак, тамак, борын куышлыгы, үпкә ялкынсынулары еш очрый. Тамакны әледән-әле шалфей, ромашка төнәтмәсе, фуразолидон эремәсе белән чайкап торырга, борынны диңгез суы (җылымса суга аз гына тоз һәм 1-2 тамчы йод тамызып, үзегез дә ясый аласыз) белән юдырырга кирәк.

Авырганда тирләү әйбәт. Тир белән чир чыга. Ләкин вируслы инфекция булганда мунчага кермиләр. Ул чирне көчәйтә генә. Температура югары булганда горчичник, банка, җылыта торган майлар да кулланмыйлар.

Сөембикә” журналы

------------
WordPress: 24.09MB | MySQL:56 | 2,193sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика