әбиләр
Юмор

Әбиләр


 

Яз башында хастаханәләрдә әбиләр күбәя. Кыштан соң, сәләмәтлекләрен ныгытып куярга телиләр инде, әле алда язгы бакча эшләре дә бар бит. Поликлиникада ниндидер табипка зылам дисәң, урын юк — әбиләр җитешкән, язылмый гына керим дисәң — чират — әбиләр. Шул рәвешле, яз башларында поликлиникаларны әбиләр басып ала.
Бу юлы да врач ишеге төбендәге утыргычта өч әби утыра иде. Берничәсе читтәрәк. Матур гына итеп сөйләшәләр, нәкъ менә капка төбенә чыгып утырган авыл карчыклары.
— Алдан язылуга күчкәч, чират булмас дигән идем, барыбер чират көтәргә кирәк, — ди берсе. Бу юаш кына татар карчыгы, күпне күргән, күпне кичергән. Эчтән генә мин аны Агаби дип атыйм.
Икенчесе аны җөпли:
— Әйе шул… Хәзер икеләтә чират бит. Берсе — алдан язылганнарныкы, икенчесе — язылмаганнарныкы.
Монсы таза гына гәүдәле, тавышы да калын. «Ниндидер спектальдәге байның беренче хатыны сыман,» — дип елмаеп куям аны ишеткәч. Һәм бу кушамат аңа беркеп кала — Беренче хатын.
Өченчесе бик белдекле кыяфәт белән аңлатып бирә. Бу мөгаен пенсиягә хәтле укытучы булып эшләгәндер, чөнки сөйләгәннәреннән хәтта мин дә нидер төшенәм.
— Алдан язылучылар өчен аерым врач булырга тиеш ул, ә кичекмәстән кабул ителергә тиешле авыруларга — аерым. Менә шул чакта тәртип булыр иде. Ә бездә оптимизация дип бөтен җирне кыскартып бетерделәр дә халык чиләнә хәзер.
— И, безнең илдә мәңге тәртип булчагы юк инде, — ди Агаби сүз кыстырыр урын табуына шатланып, — Менә Америкада, ичмасам…
Укытучыга үзен бүлдерү ошамый, ул эре генә кыяфәт белән тегеңә борыла:
— Нәрсә Америкада? Үзең барып күрдеңме әллә?
Тегесе шундук кире чигенә:
— Юк, үзем түгел, — ди юаш кына итеп, — Данир Сабиров сөйләде. Телевизордан.
Укытучы үзенә эш табылуга сөенеп аңлата башлый:
— Һи, шуның сүзенә ышаналар мени?! Ул бит юморист. Шаярып сөйли.
— Шаярса да дөресен сөйли торгандыр инде, — дип үзенекен бөгә Агаби, — Кайчаннан бирле көтеп утырабыз бит менә. Бер рәте-чираты юк…
Ул арада ак халатлы ханым килеп ишекне ача башлый. Әбиләр урыннарыннан торып аны сырып ала.
— Кызым менә бу справканы гына…
— Язылмыйча кабул итмәссез микән?
Ак халатлы ханым елмаеп боларны кире кага:
— Гафу итегез, мин врач түгел. Әйберләр алырга гына керәм.
Теге ханым бүлмәгә кереп киткәч, Беренче хатын урыныннан кузгала:
— Безгә кирәкле әйберләрне алып китмәсен тагын, — дип ишекне ачып җибәрә, — Сеңлем…
Ул таләпчән тавыш белән нидер әйтеп өлгергәнче ак халатлы ханым кире чыга да ишекне бикли.
— Врач кайчан килер икән?
— Белмим. Көтегез.
Әбиләр тагын үз җаена күчә. Кемдер киленен, кемдер баласын сөйләп ала. Колакка эленердәй, кәгазьгә язардай сүзләре дә юк инде. Ләкин монда сүз түгел, ә аларның үзара мөнәсәбәте кызык. Шундый матур, җылы итеп гапьләшәләр, ихлас итеп сөйләшәләр. Гомер буе бергә дус булып, ахирәтләр булып гомер иткәннәр диярсең.
Мин читтән сокланып карап торам. Үземнең балачакны, әбиемне искә төшерәм. «Әби кешеләрдә ниндидер җылылык, ягымлылык бар шул, — дип уйлыйм, — Ниндидер яшерен бер матурлык бар. Күңел матурлыгы…»
Ул арада табип килеп җитә.
— Саумысыз! — дип исәнләшә дә шундук ярып сала, — Язылмаганнарны кабул итмим.
Һәм бүлмәгә кереп китә.
Әбиләр ишекне сырып ала. Бу өчәү янына читтән тагын әллә ничәү килеп өстәлә.
— Нәрсә дип ишеккә капландың анда? — ди берсе, — Мин беренче.
— Мин инде ике сәгать торам, нишләп син беренче буласың, ди. Тот менә капчыгыңны.
— Язылу буенча булса, минем чират.
— Кит әле моннан! Нишләп син, ди. Миңа справка гына алырга…
Шуннан теге матур әбиләр акырын гына итеп талашу күчеп китә. Икенче мизгелгә төрткәләшә башлыйлар. Менә-менә бер-берсенең чәченә ябышып сугышып китәрләр сыман тоела. Бәхеткә каршы, шунда ишек ачыла да врач кемнеңдер фамилиясен атый.
— Мин, — бөтенләй читкә төртеп чыгарылган Агаби тавышы ишетелә, — Мин ул, мин.
Сугышчан әбиләр төркеме өнсез нәфрәт белән аңа юл бирә. Ишек төбендә тынлык урнаша.
— Кичә көн кояшлы иде, бүген ни бер нәрсә түгел… — дип куя бераздан кемдер. Икенчесе аңа кушыла. Һәм әбиләр тагын матур итеп гапьләшүгә күчә.
Марат Кәбиров.



Добавить комментарий

WordPress: 24.43MB | MySQL:116 | 1,628sec
Рейтинг@Mail.ru