Белмим инде…
Юмор

Белмим инде…


(С. Альтовны үзгәртеп)

Беркөнне безнең авыл кибете янында белдерү тора: «Очсыз хакка чикләнмәгән күләмдә алтын сатыла. Килосы – бер сум. Алырга теләүчеләр белән кичке сәгать тугызда берәр меңнән килешү төзибез».

Шунда авыл халкына әллә нәрсә булды. Барсы да мал суярга тотынды. Һәм тиздән кем машина, кем ат белән район үзәгенә ит сатарга киттеләр. Ярты көн эчендә авылның бер сыер, ике сарык көтүе, колхозның бер чучка фермасы бөтенләй юкка чыкты.

Кич җитүгә бөтен авыл кибет янына җыелды. Килдек. Меңәр сумнарны бирдек.
— Алтын кайда соң? — дибез.
— Шайтан белсенме аны, — диләр.
— Белмәсәгез, эзләгез! — дибез.
— Безнең вакыт юк. Безнең үзебезне эзлиләр — диләр.
һәм киттеләр. Акчаларны алып. Без бер сәгать көттек. Ике сәгать. Шуннан милиция чакырмакчы идек, ферма мөдире каршы төште:
— Кругом мафия, җәмәгать. Милициянең болай да эше күптер. Бер чучка фермасы өчен милиция чакырып тормыйк инде.

Аның сүзен бригадир да хуплагач, без каршы килмәдек. Һәм дөрес эшләгәнбез дә. Нәкъ шул төндә милиционерлар район үзәгендә бер кибетне басып ун холодильник, егерме телевизор урлаган каракны тотканнар. Бер сукбай булып чыккан. Бармак эзләре буенча тапканнар. Шулай тиз баю шатлыгыннан теге сукбай җинаять урынында бер шешә аракы эчкән. Шунда моның бармак эзе калган. Юк, шешәдә түгел. Асфальтта… Шулай булгач, без алдандык дип бик кайгырмадык инде. Сөендек кенә, милицияне юкка борчымаган өчен.
Икенче көнне кибет янында белдерү тора: «Күренекле экстрасенс өч минут эчендә ун елга яшәртә. Бәясе — йөз сум».

Ну, кич җитүгә барыбыз да килдек. Экстрасенс килеп чыкты. Яшь кенә, чибәр генә егет. Бер колагына — ай, икенчесенә тәре аскан. Кулында — нәзек кенә канализация торбасы. Шул торбаны өч минут суырсаң, ун елга яшәрәсең, ди. Акчаларны җыеп алгач, торбасын тоттырды да һәрберебезгә өчәр минут суырырга кушып китеп тә барды. Ну, без суырдык инде. Түбән очтан Мәрфуга карчык бисмиллалап тотынды. Бисмиллалап тотынды да өч минут урынына унбиш минут суырды. Акчам әрәмгә китмәсен, дип. Үзе шатлана, бахыр:
— Ярый, теге карап тормый, әле. Оттым бит, йөз тәңкә урынына биш йөзлек суырдым! — ди.
Без дә шулай иттек. Теге торба ялтырап калды. Югары очтан туксан тугыз яшьлек Хәдичә карчык бигрәк нык тырышты. Әгәр экстрасенсның сүзе дөрескә чыкса, ул тагын унбиш елдан соң гына туачак әле.

Тик экстрасенс үзе дә, сүзенең эзе дә күренмәде. Без бер сәгать көттек. Ике сәгать. Шуннан милиция чакырдык. Ә милиционер, тикшерү үткәрәсе урынга, теге торбаны алып үзе суырырга тотынды. Суырып туйгач:
— Бераз көтик әле, җәмәгать. Монда икенең берсе: бу я ходай хикмәте, я мафия эше. Икесендә дә без көчсез, — дип китеп тә барды.

Иртәгәсен кибет янында тагы белдерү тора: «Гомере буе алданып яшәгән кешеләр өчен бүген, кичке сәгать унда клубта инопланетяннар зур концерт куя. Билет хакы — йөз илле сум».
Ә безнең авыз пешкән инде. Ахмак түгел хәзер. Беләбез! Барыбыз да кычкырырга тотындык: «Мафия! Мафия, җәмәгать! Ышанмагыз!»

Ну, кичен барыбыз да җыелдык… Залда — полный аншлаг. Энә төртерлек тә урын юк. Хәтта күрше авыллар да килгән. Ну, сез аңларга тырышыгыз инде, җәмәгать. Авылда концерт бик сирәк була бит. Узган ел Алла Пугачева баянга җырлап киткәннән бирле берәүнең дә килгәне юк иде әле.
Сәхнәдә — урындык. Ә урындыкка дуга сөяп куелган. Без бер сәгать буе тын да алмый шул дугага карап утырдык.
— Ат белән килгәннәр, бугай…— дип куйды Хәдичә карчык.
— Мишәйт итмә әле! — дип бүлдерде аны кемдер.
Шуннан сәхнәгә бер кәҗә килеп чыкты. Бик тәкәббер генә атлап чыкты да Хәдичә карчыкка карап мәэлдәп куйды.
— Кул чабыгыз, исәнләшә бит! — диде кемдер.

Зал алкышка күмелде. Икенче рәттә утырган ике кыз дулкынлана-дулкынлана чәчәк мендереп бирде. Кәҗә рәхмәт йөзеннән койрыгын күтәрде. Зал алкышка күмелде.
Кинәт Хәдичә карчыкның тавышы ишетелде:
— Кардшәләр дим, кардәшләр! Туктагыз әле, минем кәҗә бит бу!

Ферма мөдире белән тәкә печүче ветврач сәхнәгә менеп махсус тикшерү үткәргәннән соң, кәҗәнең чынлап та Хәдичә карчыкныкы икәне ачыкланды.
Ә инопланетяннар… акчаларны җыеп алу белән артист бүлмәсенең арткы ишегеннән чыгып тайган булып чыкты.
— Бәлки, килерләр әле… — диде кемдер.

Без бер сәгать көттек. Ике сәгать… Һәм үзебезнең ахмаклыктан үзебез көләргә тотындык. Ачы итеп, күз яшльәре белән көлдек без. Шул кирәк безгә, күргән-кичергәннәреннән сабак ала белми торган кара сарыкларга. Үзебезне сүгә-сүгә өйләребезгә таралыштык.
Ә икенче көнне кибет янында тагы белдерү тора: «Кич җитүгә биш йөз итеп кайтару шарты белән, бурычка йөз сум алып торам. Әйткән сүз — аткан ук. Падла буду, Габдулла».
Белмим инде, белмим… Габдулла акчамны кире кайтарыр микән, юк микән…



Добавить комментарий

WordPress: 24.31MB | MySQL:114 | 1,602sec
Рейтинг@Mail.ru