алма
Юмор

Биш алма


 

Карагыз әле, сезнең берәр качан алма җыйганыгыз бармы? Агачтан? Һи, җыйганыгыз юк мени? Минем дә юк. Иде.
Дөньяның иң матур, иң рәхәт бер урыны булса, ул алма бакчасы икән. Күзнең явын алырдай булып, кояшта ялтыратап торалар. Агач ботаклары менә-менә сыгылып китәр, я сыныр сыман тоела. Карап сөенеп туймаслык хозурлык. Ә исе аның! Бөтен тирә-якка татлы булып алма исе тарала. Дөньяның бернинди затлы кибетендә дә сатылмый, сатыла да алмый шундый хушисле нәрсәләр. Күкрәк тутырып сулап җибәрәсең — тын юллары иркенәеп кала, башлар әйләнеп китә, бер мәлгә үзеңне гади алма бакчасында түгел, ә җәннәтнең бер почмагында итеп тоясың. Рәхәт инде, әйтеп бетергесез.

Менә шул алмаларны җыярга кирәк була берзаман. Ул яшь чакта, кызларга егетлегеңне күрсәтергә теләп алма бурлыгына кергәндә генә җиңел — агач кәүсәсен тотып дер селкетәсең дә коелган алманы җирдән чүпләп астан төйнәп куелган күлмәк эченә тутырасың. Агач үзе сынып китәме, ботаклары каерыламы — карап тору юк.

Ә үзеңнекен җыйганда алай түгел. Монда агачны бик җилтерәтәсе килеп тормый. Аннан соң, шулкадәр мул уңыш биргән затны тотып җилтерәтү гаеп эш сыман да тоела, ни гөнаһы бар инде аның шулкадәр аяусыз кыланырлык. Рәхмәт укый-укый ботакларын сыйпый-сыйпый җыясы килә. Берүк, имгәнә генә күрмәсен. Үзе дә рәхмәтле булып, сөенеп калсын, киләсе елда да мул уңыш бирерлек булсын.

Шуңа күрә, башта буй җиткән өлешен ипләп кенә җыеп чыгасың. Тарткаламыйсың, йолыкмыйсың, сөйгән ярыңны чишендергән сыман, аның күлмәк төймәләрен ычкындырган кебек сак кына, назлы гына итеп алмаларны чүалисең. Аннан баскыч куеп югарырак үреләсең, тагын шулай буй җиткәнгәчә алмаларны агачтан ычкындырып чиләгеңне тутырасың. Шуннан баскычның биегрәк күтәрмәсенә менәсең. Аннан тагы югарырак.

Шул рәвешле акырын гына, сак кына барсын да җыеп бетерәсең. Җитә инде сиңа алма. Хәтта хатыныңа да җитә. Ашарга да, кайнатма ясарга да, как коярга да, киптереп куярга да, күрше-күләнгә күчтәнәч итеп таратырга да җитә. Аллага шөкер. Быел ходайның шулкадәр юмарт чагы туры килгән, күп тә иткән, татлы да иткән. Сокланып туймаслык иткән. Боларның барсын да аңлыйсың инде, сөенәсең, күңелең рәхмәт хисе белән тула.

Ләкин агачның иң очында биш алма кала. Иң очында — баскыч белән дә буй җитми торган урынында. Агачны бөгеп тә булмый — сынып китүе бар. Шул килеш калдыр да рәхмәт әйтеп кит бит инде. Юк! Берничек тә китә алмыйсың. Теге биш алма барсыннан да матуррак булып күренә, барсыннан да татлырактыр сыман тоела. Инде җыеп алган фәлән капчыгың бөтен әһәмиятен югалта, шул биш алманы алалмасаң, синең җирдә яшәвеңнең мәгънәсе юктыр сыман тоела.

Син читкәрәк китеп карап торасың, теге алмаларны эләктерү җаен эзлисең. Озын гына таяк алып төрткәләп караганда? Алай итсәң, ботагын сындыруың бар. «И, сынса, сыныр инде,» — дип кул селтисең дә таяк эләктерәсең. Ә теге алмалар төшми. Нык итеп тондырып булмый бит инде аңа… Шуннан: «Ә агач башына менеп карасам,» — дигән уй килә. Дөресрәге, ул уй әллә кайчан килгән иде инде синең башка, таяк турындагысы белән бергә үк. Ахмак уйлар берәм-берәм килми, алар көтү белән йөри.
Менеп карыйсың. Булмый. Агач чүт кенә сыеграк, ә син чүт кенә авыррак. Һәм алмалар шундый искиткеч. Боларны бер тәмләп карау үзе генә дә бер гомергә торадыр кебек. Шуннан бу шөгылеңне ташлыйсың да ахмаклыкның чираттагысына ябышасың. Ә бу баскыч өстенә тагын нәрсәдер куйсам?!. Булыр кебек. Һәрбер ахмаклык булыр, килеп чыгар кебек тоела. Булмас, барып чыкмас шикелле тоелса, ул бөек эш була. Һәм син баскыч өстенә җайлап кына урындык утыртып куясың. Бәйлисең. Бар да яхшы. Менәсең. Әһ-һә! Менә ул син теләгән бәхет! Кул сузымы арада гына. Йөрәк ярсып тибә, иреннәр елмаюга әзерләнә. Син бәхет алмасына кулыңны сузасың…

Һәм табигатьнең кайсыдыр шөрефендә хилафлык килеп чыга да урындыгыңмы, басыкычыңмы авып китә, аяк астында җир убыла. Һәм син алмагачның аяк астына «гок» итеп килеп төшәсең.
Бераздан, исән икәнеңә тәмам ышангач, күзләреңне ачып җибәрәсең. Югарыда, сине ирештергән кебек, биш алма балкып тора.

Марат Кәбиров



Добавить комментарий

WordPress: 24.46MB | MySQL:115 | 1,557sec
Рейтинг@Mail.ru