гомер
Юмор

Гомер


Гомергә бер ышанган нәрсәсе түгел иде, әллә нишләп күрәзәчегә барасы итте. Үзе генә булса, бармас иде инде. Иптәш егетенең сүзе сәбәпче булды бугай:
— Әйдә, кереп чыгабыз. Унбиш минут вакыт узар инде. Файдасы тисә тияр, тимәсә нәрсә… Бер зыяны да юк.
Күрәзәче карчыкның капка төбенә килеп туктагач та кире борылырга мөмкин иде әле. Кермәскә уйлаган да иде инде. Тик ниндидер зәхмәт ирек бирмәде. Үз аягы белән керде инде ул. Кеше тырмага да үз аягы белән баса. Ирексездән үз аягы белән керде. Күрәзәче карчыкның көче тәэсир итте бугай. Бер карасаң, керүе яхшыга да булды.
Бу киноларда күрсәтелгәнчә, әллә нинди очлы башлыклар киеп, муеннарына беләкләренә тимер-томыр тагып, шәм яндырып төтен чыгарып утыра торган кортка түгел иде. Гади генә әби. Урамда күрсәң, күрәзәче икән дип тә уйламассың. Дусның өенә кереп аның әбисе белән хәл-әхвәл белешеп утырган кебек кенә булды барсы да. Һәм шуның бер мизгелендә әби әйтеп куйды:
— Үзең турында берни дә әйтмим. Шөкер итеп кенә торырлык. Ә менә синең бик яраткан этең бар. Менә ул бик нык авырый.
Егетнең күзе маңгаена менде, чөнки чынлап та эте бар һәм ул соңгы арада бераз хәлсезләнебрәк тора иде. Тик бу карчык аны каян белгән?! Хәер, шуңа да күрәзәче бит инде ул.
— Аны берәр ничек дәвалап буламы соң?
— Була, — диде әби кемнеңдер сүзен тәрҗемә иткәндәй, — Тик ул тиздән үләчәк.
Күрәзәче бүтән сүз әйтмәде.
Кайтуына эте чынлап та оясында хәлсезләнеп ята иде. Егет аны күтәреп алып район үзәгенә җилдерде, анда хайваннарны дәвалый торган урын бар иде. Фәлән сумын чыгарып салып иң абруйлы дигән врач янына керде. Тикшерделәр. Анализларын алдылар, әллә нәрсәләр кыландырдылар. Кыскасы, сүтеп кенә җыймадылар этне. Ләкин анык кына итеп: «Этегез шундый-шундый чир белән интегә,» — диярлек диагноз куя алмадылар.
Катгый диагноз куя алмасалар да бер кочак дару, бер дәфтәр киңәш язып бирделәр. Даруларның берсен дә калдырмый төяп алып кайтты. Этнең хәлен яхшырта торган ризыклар да алырга куштылар. Кешечә әйтсәң, эт диетасы була инде. Аларны да алды. Боларны күргәч, иптәш егете әйтеп куйды:
— Карале, синең этеңне дәвалау ат бәясенә төшә түгелме соң?
— Төшсен!
Эте чынлап та аңа кадерле иде. Эшеннән ял сорап алып бер атна буе этен карады. Режим белән ашатты, дарулар бирде, прогулкада йөртте, массаж ясады. Аны аякка бастыру өчен нәрсә эшләргә мөмкин — барсын да эшләде. Этнең карашларына җан керде. Менә бу карашлар… Алар мәхәббәтнең үзе шикелле иде. Бу күзләр аңа карамады, ә нур булып, җылылык, яктылык, ягымлылык һәм ярату булып җанына ягылды. Шушы карашларны күрү өчен генә дә әллә ниләр эшләргә мөмкин иде.
Бер атна дигәндә, эте терелде. Эт үзе дә сөенә, хуҗасын да сөендерергә тели: берчә, аңа килеп сырпалана, берчә, ары йөгереп китә дә күккә сикереп гимнастлар сыман әйләнеп чыга, берчә, цирк осталары сыман койма башыннан йөгерә, тагын әллә нәрсәләр кылана. Һәм егет бу тамашаның үзенә багышлануын аңлый, этенең рәхмәте дип кабул итә һәм бар булмышы елмаюга күмелә иде.
Шундый уеннарның берсендә эт койма аша сикереп чыкты да… җилдереп капка төбенә килеп туктаган иптәш малаеның машинасы астына эләгеп җан бирде.
Һәм егет үкенде. «Әгәр этем оясында авырып яткан булса, ул болай уйнакламас һәм машина астына эләкмәс иде,» — дип өзгәләнде. Бу уй тынга бирмәгәч, кабат теге күрәзәчегә китте:
— Ник әйттең син?! — диде ул җан ачысы белән, — Әгәр дәваламаган булсам, этем әле исән булыр иде.
— Оясында ятса да барыбер үләр иде, — диде күрәзәче, — Тик интегеп үләр иде. Ә ул дөньяда үзен яраткан, аның өчен барсын да эшләргә әзер дусты барлыгын аңлап, бәхетле булып китте.
Марат Кәбиров



Добавить комментарий

WordPress: 26.34MB | MySQL:119 | 1,724sec
Рейтинг@Mail.ru