Җанварлар
Юмор

Җанварлар


Ой, соңгы вакытта күпме җанвар үрчеп китте! Җанвар өстендә җанвар!
Кичә, йоклаганда биатайның колагына үрмәкүч кергән. Белмим, бәлки, берәр нәрсә әйтергә теләгәндер. Саңгырау икәнен белми бит инде. Ләкин биатай шуның нәтиҗәсендә миен селкетеп больницага керде. Ул колагындагы үрмәкүчне чыгарам дип, башын селкегән. Нык итеп. Менә шулай. Һәм кырыенда стена барлыгын оныткан. Ә стена аны онытмаган. Нәтиҗәдә — мозготрясение.
Мин үзем һәр җанварны урап узам. Юлыма әкәм-төкәм очраса да аның узып киткәнен көтеп торам. “Шуыш, шуыш, дустым… Син бит ашыгасың, әнә бит тәүлегенә күпме җир үткәнсең… Ике миллиметр!”

Улмы? Мөгезен сузып, күзләрен акайтуы була, шундый шугакка әйләнә. Әнә күрше хатыны баскычтан төшкәндә, әкәм-төкәмгә таеп егылган да — бер ай инде больницада ята. Хәзер үзе шулай шуышып кына йөри. Әкәм-төкәм кебек.

Күптән түгел генә бер кило грек чикләвеге сатып алган идем. Барсының да эче буш булып чыкты. Иң соңгысын ватуым булды, анда бер корт карап тора:
— Кызганыч, әйме? – ди.
Юк, бәлки, бу миңа тоелгандыр гына, ул адәм теле белән сөйләшмәгәндер. Әмма шундый хакка сатып алган чикләвегең буш булып чыккач, чынлап та кызганыч, әйме?!
Ай, җанвар күп бу дөняда!
Менә сезнең өйдә тычканнар бармы? Бездә — юк. Комаклар ашап бетерде. Мин комакларга бер мәлне аю капканы куйдым. Төнлә ишетәм – шшшылк! Һәм чыелдау… (Чыелдап күрсәтә: “И-ин-нең-не ген-нә-ә”) Торып карасам – бианай эләккән. Төнге сәгать икедә, ул үзенең кичтән чәйне күп эчүен искә төшергән…

Бер мәлне ашарга утырсам, тәлинкәдә чебен йөзеп йөри. Үзенә бассейн тапкан. Спортсмен! Кашык белән алып ташлыйм дигән идем, аштагы ит астына кереп качты. Водолаз! Соң, чебен төшкән ашны мин ашап утырмам бит инде. Түгәргә жалкы. Кияүгә ашаттым. Ашасын рәхәтләнеп.
Җанвар ул үзе бәләкәй генә, ә зыяны әйтеп бетергесез. Әнә минем күреше хатыны ваннасында кечкенә крокодилчик асрый башлаган иде.

Бермәлне авылдан абыйсы кунакка килгән дә юынырга кереп киткән. Крокодилны күргән ул… Күргән! Ләкин крокодил дип уйламаган. Шундый мунчала икән дип уйлаган. Һәм… Сабынлаган чакта — крокодил түзгән. Крокодил белән аркасын ышкыганда — крокодил түзгән. Крокодил борыны белән кендеген кашыганда – крокодил инде сайлый башлаган. Или ту, или эту… Крокодилның авызын ачуы булган, теге ир сабынга таеп утырган!!!
Сезгә кызык. Ә теге мужик хәзер мунчаладан курка. Кайда гына мунчала күрмәсен, башта аңа бер кисәк ит ыргытып карый.
Менә нишли җанварлар!
Үткән атнада бер капчык дөге алдым. Ике-өч көннән карыйм – капчык буп-буш. Капчыктан алып шүрлектәге тишеккә кадәр кырмыскалар тезелеп баскан. Субботникка чыккан кытайлар кебек. Бер-берсенә бөртекләп биреп, минем дөгене үзләренең ындыр табагына ташыйлар! Мин кырмыскаларны кәстрүлгә себереп төшердем дә әйттем:
— Яки дөгене кире кайтарасыз, я үзегездән ботка пешерәм.
Аңладылар. Аңладылар. Дөгене шундук кире кайтардылар. Өстәвенә, күршенең ярты капчык кара бодаен да ташып куйдылар.

Күптән түгел генә кияү командировкадан кайтты. Сумкасын ачып җибәрсә, анда бер таракан утыра. Ул таракан, бушлай транспорт булудан файдаланып, Уфадагы туганнарына кунакка килергә уйлаган. Ә Уфада аның туганнары буа буарлык! Кухнядагы нинди тишеккә карасаң да мыеклар тырпаеп тора.
Ә черкиләр! Утны сүндердең – колак төбендә безелди. Зззззззззз. Утны яндырып карыйсың – юкка чыга. Мин бөтен стеналарны тикшереп чыктым, бер урынны да калдырмадым. Тапмадым. Утны сүндерүгә тагын колак төбендә — безззззззз… Мин бүлмә буйлап чабып йөргәндә, ул минем җилкәдә утырган. Ковбой!

Нәрсә, мин аңа донор мени?! Аннан соң, черкинең шприцы да бит одноразовый түгел.
Бер мәлне таныш врачтан сорыйм.
— Карале, ахирәт, мәйтәм, черкидән СПИД йогамы ул?
Теге бертын сәерсенеп карап торды.
— Нәрсә, сиңа ирләр җитми мени?!.
— Мине, мәйтәм, ирләр кызыксындырмый. Мине черки кызыксындыра…
— Да? Нәрсә, черки белән кызыклыракмыни?
— Нәрсәсе кызык?! Кайвакыт каныңны шундый кыздыра, ничек чыдарга, нәрсә эшләргә белеп булмый. Шартлар чиккә җитәм.
— Кызык икән… Ә ничегрәк нитәсез соң?.. Нәрсәдән башлыйсыз?
— Ничек нәрсәдән!.. Утны сүндереп, түшәккә ятуым була, ул безелдәп килеп җитә.
— Шуннан, шуннан…
— Нәрсә, шуннан! Үзен көткән ләззәттән безелди башлый. Һәм шундый итеп кертеп җибәрә… Борынын…
— Кайда?
— Кайда туры килә… Колакка, тануга, күзгә…
— Карале син дә бик дәртле хатын икән! Бер уйламаган идем, — ди врач, — Шуннан сезгә рәхәт буламы?
— Ничек рәхәт булсын?! Ул бит өстән дә төшми! Ә миңа иртән иртүк торып эшкә барырга.
— Төнлә бөтенләй йоклатмый мени?
— Йокламый дип… Ул ирне яфалаган арада азрак черем итеп алам инде.
Ә доктор:
— Ирегезне дә мени?! – дип кычкырды да һуштан язды.
Менә бит алар кешене нинди хәлгә җиткерә!



Добавить комментарий

WordPress: 24.31MB | MySQL:114 | 1,582sec
Рейтинг@Mail.ru